fbpx
21.03.2017

Йомры икмәкнең юлдагы маҗаралары


йомры икмәк
Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе гомуми үсеш төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Фәррәхетдинова Люция Рафаэль кызы.
Тема: “Йомры икмәкнең юлдагы маҗаралары”. Танып белү өлкәсе буенча юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен заманча төзелгән борынгы әкият. (Уртанчылар төркемендәге балалар өчен ачык шөгыль конспекты). Максат: юл йөрү кагыйдаләре һәм юл билгеләре турындагы белемнәрен киңәйтү. – җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне искә төшерү һәм ныгыту; – юл билгеләрен төрләре буенча танып белүне ныгыту һәм камилләштерү; – балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлелек тәрбияләү; – урамда, машина хәрәкәте урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту; – фикеләү сәләтен үстерү; – светофорның әһәмиятен искә төшерү. Җиһазлар: юл билгеләре, светофор, биремле карточкалар, биремнәр, магнитофон.у.м.к. Алдан эшләнгән эш: куркынычсызлык турында әңгәмә үткәрү, шигырьләр ятлау, җырлар тыңлау. Сүзлек өстендә эш:транспорт, җир асты, җир өсте чыгу юлы.светофор,җәяүле сукмагы,тротуар. Балалар бүлмәгә керәләр, исәнләшәләр, тәрбияче янына түгәрәккә басалар. Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә! Сәламәтлек миңа, сезгә һәм барлык кешегә. Тәрбияче: Балалар, безнең эшчәнлегебезгә кунаклар килде. Әйдәгез, исәнләшик. Балалар: Исәнмесез! Хәерле иртә! – Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? (Әйе) – Ә нинди әкиятләр беләсез? (Балаларның җавабы) – Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез аның җавабын әйтерсез: “Амбар төбеннән себерелгән, Иләктән иләнгән, мичтә пешерелгән, Тәрәз төбендә суытылган” . Балалар: Йомры икмәк. Тәрбияче: Күрәм, сез беләсез бу әкиятне. Йомры икмәкнең юлында нәрсәләр очраган? Балалар: Куян, бүре, аю, төлке. Тәрбияче: Бүген мин сезне яраткан йомры икмәк турында яңа әкият белән таныштырам… слайдны карау. Борын-борын заманнарда яшәгәннәр ди урман кырыендагы авылда бер әби белән бабай .Алар икесе генә яшәгәннәр. Бабай: Әллә соң миңа камырдан Кабартма ясап бирәсеңме дип сораган Әби:И атасы, үзем дә гел шул уйны уйлап йөрим. Бабайга – Бар әле, атасы, он кертеп бир әле дип әйткән әби.

Шәрехләү