fbpx
13.05.2019

Батырлыкта- матурлык


Батырлыкта матурлык
Мөслим муниципаль районы Үрәзмәт башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Нургалиева Тәнзилә Зөфәр кызы. Тәрбия сәгатенең  темасы: “Батырлыкта- матурлык”.  4 сыйныф.

 

“Батырлыкта-матурлык” сайтка яңартып куелды: 13.05.2019.

Максат:1) Укучыларда хәрби- патриотик хис тәрбияләү.

               2) Батырлыкта -матурлык. Үз Ватаныңа карата горурлык, намуслылык, гаделлек тәрбияләү.

               3)Дусларыңа, сыйныфташларыңа  игътибарлы,ярдәмчел булу    теләген  үстерү.

               4) Укучыларда  батырлык  сыйфатлары  тәрбияләү.

Җиһазлау: Уен өчен кирәкле атрибутлар: пилотка, фуражка, лента(беләккә бәйләү өчен), сораулар язылган кәгазьләр,  сугыш техникасы  рәсемнәре, пастилкалар.

                              Дәрес барышы:

1.Оештыру  өлеше.  Мотивлаштыру  этабы.

Хәерле  көн,  дуслар!

     – Әйдәгез,барыбыз  да  матур  итеп  басып, кулга-кул  тотышыйк, бер-беребезгә  елмайыйк. Куллардан-кулларга  җылылык,күңелдән-күңелгә  рәхәтлек  йөгерде, йөзләргә  якты  нур  булып  елмаю  сирпелде. Менә  шушы  җылылык,  рәхәтлек,  елмаю безгә  көн  буена  җитәрлек  көч  бирсен. (Барыбыз  да  урыннарга  утырабыз)

– Балалар, мәктәптә февраль ае патриотик айлык буларак үткәрелә. Шушы уңайдан без сезнең белән бик күп чараларда катнаштык. Бу чаралар шул ук вакытта нинди  зур бәйрәмгә багышланды?  23 Февраль- Ватанны саклаучылар көне, Җиңүнең 70 еллыгы.

 Ә Җиңү көне нинди бәйрәм  ул? Бөек Ватан сугышы турында кыскача мәгълүмат бирү. 1941 нче ел 22 июнь иртәсе искиткеч матур, күк йөзе аяз, көннең кызу булачагы күренеп тора. Совет халкы, эшчеләр, авыл хезмәтчәннәре эш атнасыннан соң ял итә.

 Менә  шушы тыныч иртәдә канатларына тәре төшерелгән самолетлар тыныч шәһәрләрне, авылларны бомбага тота, танклар һәм пехота чикне бозып илебезгә  керәләр. Бу иртәдә меңләгән чик буе сакчылары Ватан өчен, безнең тынычлык өчен гомерләрен куялар дошманга аяусыз каршылык күрсәтәләр. Ил халкы белән бергә безнең   Үрәзмәт авылы халкы да Ватан сагына баса.

Кыю ир-егетләребез Бөек Ватанны сакларга яуга киткәннәр.

Сугыш безнең халкыбызның 300 меңгә якын сугышчысын йотты. Ләкин бу- гади үлем генә түгел, ә батырлар үлеме булып тарихка кереп калды. Сугыш елларында Татарстанның 200 дән артык егет һәм кызы Советлар Союзы Герое исеме дигән югары мактаулы исемгә лаек булды, 29-ы Дан орденының тулы кавалеры, 100 меңнән артык сугышчыга орден һәм медальләр тапшырылды. Алар арасында Илдар Маннанов, Гыймазетдин Вәҗетдинов, Петр Днепров кебек Советлар Союзы Геройлары, Бәдыйк Салихов кебек I, II, III нче дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнгән якташларыбыз бар.

 Безнең Үрәзмәт  авылы  җирлегеннән барысы 628 кеше китеп, шуның  367 туган якларына әйләнеп кайта алмадылар.Без аларны онытырга тиеш түгел. Сугышта катнашкан һәрбер кеше – олы батырлык үрнәге. Сез дә бүгенге класс сәгатендә кыю, өлгер булырсыз, югалып калмассыз дип ышанып калам.

  1. Төп өлеш.

-Хәзер без сезнең белән “Разведчиклар” уенын уйнап алырбыз. Мин сезгә чиста кәгазьләр өләшәм. Ләкин укучылар ялгышмагыз, ул кәгазьләр чиста түгел, анда символ яшерелгән. Сез  ул кәгазьләрне буяп, яшерелгән символны укырга тиеш буласыз.(пастилкалар өләшү)

-Кемгә нинди символ чыкты?1 ләр беренче өстәлгә, 2- икенче өстәлгә утырыгыз.

– Сезнең өстәлләрдә уен өчен кирәк булган атрибутлар  куелган. Шулар ярдәмендә үзегезгә  вазифалар бүлешербез.Командирлар-фуражка,шәфкать туташлары -лента, разведчиклар- пилотка  алып киегез.

-Вазифалар бүленеп бетте, һәркем  үз урынын алды. Хәзер командалар үзләренә исем сайласын. Сезнең алдыгызда рәсемнәр, сез шулар арасыннан үзегезгә ошаган рәсемне сайлап командага исем уйларга тиешсез.(Күгәрчен, кояш, гвоздика, мәңгелек ут рәсеме, георгий лентасы,салават күпере )

-Һәр команда  үз командасының  рәсемен ясап тактага беркетеп куйсын.(Команда исемнәре: Хәтер һәм Тынычлык)

-Укучылар хәзер командалар арасында ярышны башларбыз.  Шәфкать туташларына  кәгазьләр  өләшенә, сез анда  шәфкать туташларына кирәк булган сыйфатларны санап чыгарга тиеш буласыз. Язып бетергәч  һәр ике команда да эшләрен тактага эләрләр.

Ни  өчен син үзеңә бу рольне сайладың? Нәтиҗә: Дөрес укучылар бары тик шушы сез санаган сыйфатлар сугыш чорында шәфкать туташларына кирәк булган.

– Хәзер сүзне  разведчикларгада эшне бүлеп бирәбез.Алар  алфавитттагы хәрефләрне кулланып  шифровка ясарга тиеш булалар.  Сезгә алфавит бирелә, сез аның ярдәмендә  яшерелгән сүзне табып заданиене үтәргә тиеш буласыз, эшегез беткәч, тактага элеп куярбыз. 

Ни  өчен син үзеңә бу рольне сайладың?

Нәтиҗә: Укучылар, чыннан да сугышта кыюлык һәм батырлык янәшә йөргән. Сугышчылар үзләрен аямыйча җиңүгә ирешкәннәр.

-Хәзер сүзне командирларга бирәбез. Алар  хәзерге һәм  сугыш чорындагы сугыш техникаларын чагыштырырга тиеш. 1 нче өстәл сугыш вакытындагы, 2 нче өстәл тыныч вакыттагы техникаларны  барлап кәгазьгә ябыштырырлар.Алар да шулай ук кәгазьләрен тактага элеп куярлар.

   Ни  өчен син үзеңә бу рольне сайладың?

Нәтиҗә:

Хәзер барыбыз интерактив тактага карадык. Гомуми күзаллау өчен Сез анда сугыш елларында  кулланылган техникаларны күрерсез. Хәзерге сугыш техникалары белән чагыштырганда алар югалып кала шикелле. Ләкин бит шул танк, катюша, самолетлар ярдәмендә безнең батыр сугышчыларыбыз дошманны җиңүгә ирешкәннәр. Шул җиңү бәрабәренә без бүген тыныч тормышта яшибез.

III. Йомгаклау.

  • Менә укучылар һәркем үзенә йөкләнелгән вазифаларны төгәл үтәп, сез җиңүгә ирештегез. Бөек Ватан сугышы елларында да шәфкать туташлары кеше гомере өчен, разведчиклар  задание  төгәл үтәлсен өчен, командирлар җиңү планы өчен җаваплы булу нәтиҗәсендә генә Бөек җиңүгә ирешелгән. Без алар бүләк иткән тыныч тормышта үзебезнең яхшы укуыбыз, тәртипле булуыбыз һәм аларны һәрвакыт  искә алып торуыбыз белән җаваплы.

 

Шәрехләү