fbpx
13.02.2022

Кыр казлары китә җылы якка… 3нче сыйныфта уку дәресе


кыр казлары
Татарстан   Республикасы   Азнакай   муниципаль  районы  Актүбә  ш.т.п.  3 нче гомуми  урта  белем  бирү мәктәбе  башлангыч  сыйныфлар  укытучысы Таҗетдинова   Лилия  Миннулла   кызы. Тема: Кыр казлары китә җылы якка…   М. Мазунов «Карап торам», Г. Хәсәнов «Кыр казы»  әсәрләренә дәрес эшкәртмәсе  (3 нче с.).

Максат: М.Мазунов, Г.Хәсәновларның  кыр  казларына багышланган  әсәрләрендәге  уртак  фикерне  табарга  өйрәтү. Әсәрләрне тематик  яктан берләштерү  күнекмәсе булдыр

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ:  үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.

 Бурычлар:

  • Көзге үзгәрешләрнең үзенчәлекләрен аңлатуны дәвам итү;
  • Табигать серләрен  ачыкларга омтылышны  үстерү;
  • Табигатькә соклану-гаҗәпләнү  аша  эстетик зәвыкны  формалаштыру, мәрхәмәтлелек,  табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Материал. М. Мазунов «Карап торам», Г. Хәсәнов «Кыр казы».

Җиһазлау: Шагыйрь һәм язучыларның портретлары, дәреслек (1нче кисәк), презентация, тест материалы, аудиоязма, видеоязма .

Дәрес тибы: дистанцион.

Дәрес планы.

  1. Дәресне оештыру. Мотивация.
  2. Дәреснең максатын билгеләү.
  3. Яңа тема белән танышу.
  4. Ял минуты
  5. Теманы ныгыту.
  6. Йомгаклау.Рефлексия.
  7. Өй эше.

I.Дәресне оештыру.Мотивация.

–  Хәерле көн, укучылар!

–  Хәерле көн миңа,

–  Хәерле көн сиңа,

–  Хәерле көн сезгә,

–  Хәерле көн безгә!

– Матур кызлар, сез дәрескә әзерме?

-Рәхмәт. Уңышлар сезгә!

– Менә дигән егетләр. Ә сез дәрескә әзерме?

– Рәхмәт! Сезгә дә уңышлар телим.

Шундый   күтәренке күңел белән башлыйк дәресебезне.

  1. Дәреснең максатын билгеләү.

-Укучылар, игътибар белән тыңлагыз әле табышмакны һәм әйтегез, нәрсә турында сүз бара.

Суда юынып алды,

Өсте коры калды. (КАЗ).

-Әйтегез, әле укучылар казларны нинди төркемнәргә бүлеп була?

-Дөрес, укучылар. Димәк, казлар ике төркемгә бүленә. Бәлки, сез миңа дәрес темасын әйтергә ярдәм итәрсез.

-Әйе, сүз казлар турында барачак.

III.Яңа  тема  белән танышу.

1)Презентация карау.

  • Сынамышлар
  • Кызыклы мәгълүматлар

2)М. Мазунов һәм аның  әсәрләре турында  кыскача  мәгълүмат бирү.

а)Видеоязма “Кыр  казлары  кайтты  бүген”.   https://vk.com/video-35371039_456239120

б) http://tatarschool.ru/ сайтында бирелгән материал  белән  танышу, биремнәрне  үтәү.

в) Сүзлек өстендә эш.

Иңкү– әйләнә-тирә  җирдән  түбәнрәк, батыбрак торган җир.

Тымызык-1)тын, җилсез(көн, һава,су һ.б.).2) Бик акрын  исә  торган җил.

2)“Карап торам”шигырен  уку.

а) Сүзлек өстендә эш.

“камыл”  1) өлгергән  игеннең  сабагы.2) Игеннәрне  урганнан  соң  калган  сабак  төбе. (камыллы басу)..

  1. Ял минуты
  2. Теманы ныгыту.

1)Мөстәкыйль эш.

Балалар, әсәрләрне   эчтән укыйбыз һәм сорауга җавап эзлибез:

-Бу ике әсәрне  нәрсә  берләштерә?

2.Тест.

1)Автор киек казларны нәрсә белән  чагыштыра?

а) ак ташлар

ә)кечкенә шарлар

б) эшләпәләр

  1. Ашлыклар кайда?

а) базарда

ә) амбарда

б)  келәттә

3.Кыр казлары  кайчан  кайта?

а)  көз  көне

ә) җәй көне

б)  яз көне

4.Үсмер  каз  булып  җитешер  өчен  бәбкәләргә күпме  вакыт кирәк?

а)  6 ай

ә)  1 ай

б)  3 ай

5.Әткә  каз  нинди  рольне башкара?

а)  жыештыручы

ә) хезмәтче

б)  сакчы 

  1. Йомгаклау.Рефлексия.

– Дәрестә тагы  нәрсәләрне  беләсең килеп  калды?

-Син бу  дәрестән һәм үзеңнең  җавапларыңнан  канәгатьме? Ни өчен?

VII. Өй эше.

  1. “Кыр казлары кайта” исемле рәсем, я хикәя.
  2. ” Кыр казлары киткәндә ”  исемле  рәсем, я хикәя.

3.Бирелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп  уку.

Дәресебезне “ Табигатьне саклыйк! “җыры (Жемчужинки ДДТ-Бураево башкруында ) белән тәмамлыйбыз.

Укучылар җырлыйлар,экранда әкрен генә табигать күренешләре чиратлаша.

 

 

 

Шәрехләү