fbpx
04.08.2012

Кыяр күгәрмәсен дисәң (мыегыңа чорнап куй).


Кыяр күгәрмәсен дисәң (мыегыңа чорнап куй).Тозлаган, маринадлаган әйберләрне, варенье, соклар, компотларны тәмле итеп әзерләргә генә түгел, сакларга да кирәк. Кайвакыт варенье шикәрләнә, ә тозлаган гөмбә-кыярлар күгәрә. Моңа каршы ничек көрәшергә соң?

Иң беренче киңәш: продуктларны консервлаганда лакланган калай капкач кулланырга. Чөнки лаксыз капкач банкадагы ачылык белән кушылып, ризыкның төсен үзгәртергә мөмкин. Мәсәлән, кызыл төстәге җимешнең антоциан дигән буягычы тимер белән кушылып зәңгәрләнергә, хәтта каралырга да мөмкин. Шуңа күрә озак сакланган чия яки карлыган компоты шәмәхә төскә керә.

Маринадланган сарымсак тимер капкач астында яшелләнергә мөмкин: сарымсактагы флавон дигән матдә тимер тәэсирендә ачык яшел төстәге тозлар барлыкка китерә. Ләкин моннан ризыкның тәме дә, кыйммәте дә үзгәрми, шуңа күрә игътибар итмәсәгез дә була.

Билгеле булганча, суда эрегән тоз һәм шикәр эретмәләрнең кату температурасын киметә. Шуңа күрә варенье яки тозлы кыяр банкаларының минус 1-2 градуста катуыннан куркырга кирәкми, моннан зыян юк. Артык катып китсәләр дә кыярларның тәме үзгәрми, бары тик кыяфәтләре генә бозыла.

Суыкта калган варенье шикәрләнергә мөмкин: анда сахароза кристаллары бүленә. Варенье банкасын сулы кәстрүлгә утыртып, суны кайнатып чыгарып, ризыкны коткарып калырга була. Бер чеметем лимон кислотасы өстәсәң тагы да яхшы. Кайвакыт варенье озак сакланудан да шикәрләнә. Бу очракта аны кабат кайнату да, лимон кислотасы өстәү дә яхшы нәтиҗә бирми: варенье каралачак һәм аны ташларга гына туры киләчәк.

Ачыган вареньены һәр литрына 00-250 г исәбеннән шикәр өстәп тагын бер кат кайнаталар һәм стерильле банкаларга тутырып куялар.

Әгәр тозлаган кыяр күгәрсә, ачыса, аны чиста кәстрүлгә бушаталар, ваклап тураган керән яки бер аш кашыгы коры гәрчич кушып, өстенә яңа тозлык салалар. Тозлык болай әзерләнә: 1 л кайнар суда 1 аш кашыгы шикәр һәм 2 аш кашыгы тоз эретәләр.

Tags:

Шәрехләү