fbpx
27.04.2020

Зөләйханың мондые кирәкми безгә. Сериалдан соң туган фикерләр.


                      Зөләйха

“Зөләйха күзләрен ача” сериалы турында

Зөләйха турында сүзне кайдан башларга белми утырам. Фикерләр шулкадәр күп, мәгълүмат искиткеч чуар һәм каршылыклы. Мөгаен, китап авторы Гүзәл Яхина үзе дә, һәм “Зөләйха күзләрен ача” сериалын төшерүчеләр дә моны махсус шулай эшләгәннәрдер. Бу китап инде басылып чыккач та зур шау-шу чыгарган иде. Шул вакытта ук тыясы, ә авторына тиешле чара күрәсе булган. Юк шул, безнең татар дигән халык мондый вакытта шарт икегә бүленә дә куя. Берәүләр әсәрдәге вакыйгаларның чын асылын күрсәтергә, бу китапның татар милләтен мыскыллау өчен язылганлыгын исбатларга тырыштылар. Икенчеләре, татарлыгын җуйган адәмнәр, аны күкләргә чөеп мактадылар. Нәтиҗә: тизлек белән шушы китап буенча сериал төшерергә тотындылар. Сериал китапка караганда да зуррак җәнҗал китереп чыгарды. “Коммерсант” газетасы язуынча (24.04), бүген “Зөләйха күзләрен ача” сериалы берничә пункт буенча: халыклар арасында милли дошманлык тудыруда, дин тотучыларның хисләрен мыскыллауда гаепләнеп,  Дәүләт Думасы депутаты Сергей Гаврилов тарафыннан Генпрокуратурага тикшерүгә  бирелде.

Баштан башлыйк әле. Ни өчен төп геройның исеме – Зөләйха? Чөнки автор Г.Яхина аны астыртын максат белән куйган. Татар халкы күңелендә яшәгән Гаяз Исхакыйның Зөләйхасын юкка чыгару, пычрату өчен эшләгән. Исхакыйда да, Яхинада да Зөләйхаларның язмышлары урыс белән бәйләнә. Ләкин Исхакыйда ул – фаҗига, милләт фаҗигасы буларак күрсәтелсә,  Яхинада бәхеткә ирешү юлы буларак бирелә. Әгәр китап та, кино да Зөләйха булмыйча, әйтик, Нәфисә, Гөлсинә, я Мәмдүдә “күзләрен ача” дип аталса, ул күп кешегә мәгълүм булмаган гап-гади бер кино булып калыр иде. Инде фильмны төшерә башлаганда ук тавыш-гаугалар чыгып алды һәм күп кенә милли җанлы татар артистлары анда уйнаудан баш тарттылар. Һәм алга китеп булса да әйтим, бик дөрес эшләгәннәр.Зөләйха

Ярый, ә Г.Исхакыйның Зөләйхасын белмәгән кешеләр бу сериал турында нәрсә әйтәләр? Интернетта шушы сорауга җавап эзләп, мин шактый казындым. Мине бигрәк тә русларның фикерләре кызыксындырды. Ни гаҗәп, татарларга карата бернинди тискәре сүз таба алмадым. Барысы да сериалның бер тиенгә тормавы турында язалар. Ә бит киноны төшерүчеләрнең татар халкын каралтып күрсәтергә тырышулары башында мие булган татар кешесенә ап-ачык күренеп тора. Карагыз, Зөләйханың ире Мостафаның кыяфәтен, хатыны белән кыланмышларын. Идән юган җиреннән Зөләйханы караватка өстерәп, дуңгызларча нинди азгынлык эшли.

Татар гаиләсендә гомергә хатын-кызны олылау, хөрмәт итү һәм ихтирам яшәп килгән. Ә монда деспот ир, кол хатын. Мөселман ире зиратта кабер казып, шунда ашлык яшереп йөри. Иң аңгыра, бозык, юлдан язган ирләр дә зиратта ризык яшерми. Бу –колак ишетмәгән, күз күрмәгән күренеш. Ә инде Мостафаның балта белән үз сыерын чыбып үтерүе татарны тәмам вәхши итеп күрсәтү өчен эшләнгән. Сыер –  татарның ярты байлыгы, ярты тормышы ул. Татар ирләре беркайчан сыерларына балта күтәрмәгән.  Мостафа татарның җыелма образы итеп бирелә: ул иң пычрак, иң әшәке, иң начар яктан, бар кешедә нәфрәт уятырлык итеп күрсәтелгән. Ягъни, күрегез россиялеләр, мондый вәхши, ерткыч татар кирәкме сезгә? Аның җире, дәүләте, теле булырга тиеш түгел. Шуңа күрә кызылармеецлар атып үтерәләр аны. Үлгән ирен Зөләйха өйгә өстерәп керә, караватка сала һәм…үзе дә шуның янына килеп ята!?.. Акылына зәгыйфьлек килгән хатын гына моны эшли ала. Бармы татар дөньясында мәет янына килеп яту очрагы? Тфү-тфү, Аллам үзе сакласын мондый хәлләрдән. Әле җитмәсә үлгән иреннән кәгазьгә кул куярга рөхсәт сорап тора. Сигез серия буена безгә психикасы дөрес булмаган юләр хатынны күрсәттеләрмени? Аның сүзсез озаклап карап торулары да мазохистик, куркыныч. Киноның бөтен максаты: татар халкының гореф-гадәтләренә төкерү, аны кыргый һәм имансыз итеп күрсәтергә тырышу.

Ә 1791нче елда төзелгән борынгы тарихи Мәчкәрә мәчетендә кызылармеецларның америка парнографик киноларындагы шикелле кыланмышлары? Яки сөрелгән сәяси тоткыннарның исем- фамилияләрен Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Шиһабетдин Мәрҗани исемнәре белән атау нәрсәне аңлата? Бөтен Рәсәйгә билгеле мөфтиләрнең исемнәрен пычрату тагын да зуррак тавыш чыгару өчен кирәк булдымы икән? Берәр хокукый илдә бу киноны күрсәтүдән туктатып, төшерүчеләрен һәм күрсәтүчеләрен шундук төрмәгә ябып куйган булырлар иде инде. Җитмәсә, изге рамазан ае  башланырга берничә көн кала эшләнде бу кабәхәтлек. Дөрес, мөфти Әлбир Крганов  17нче апрельдә фильмны төшерүчеләр мондый гамәлләре өчен бөтен мөселманнар каршында гафу үтенергә тиешләр дип, ВГТРКның генераль директоры Олег Добродеевка белдерү ясады ясавын. Әлегә тынлык. Белеп торам: беркем дә берәү каршында гафу үтенмәячәк. Минемчә, гафу үтендерергә тырышу безнең көчсезлекне генә күрсәтә. Кеше хокукларын бозган өчен Европа халыкара судында каралырга тиеш режиссерның бу гамәле.

ЗөләйхаШунысы куандыра: мин руслар сериалны “ха-ха!” дип күтәреп алырлар һәм, татарлардан бармак төртеп, туйганчы көләрләр дип уйлаган идем. Әмма алай булмады. Киресенчә, татар халкын яклап язылган язуларны күп укырга туры килде. Чөнки фильмның начар эшләнеше алдан уйланылган уңышка китермәде. Ә сериал чыннан да талантсыз яшь режиссер кулына тапшырылган. Рекламаларда кино кат-кат “ел бестселлеры” булачак дип кабатланып торды. Әмма бу юлы реклама да үз эшен эшли алмады. Сериал 30нчы елларда кулакларны себергә сөрү турындагы фильмнардан күпкә көчсезрәк, ялыктыргыч һәм мәгънәсезрәк булып килеп чыккан. Бу чор һәм мондый язмышлар турында искиткеч сериаллар бар инде. Берничә елдан бу кино онытылачак. Декорацияләр дә ялган, артистларның уйнаулары да ышандырмый. Күрегез инде Ангара буендагы өр-яңа такталардан салып куйган корылмаларны. Себер салкыннарында мондый өйләрдә яшәп буламы? Яки Университет янындагы урам чатында җемелдәшеп янган светафор утлары булганмы ул чагында? Улы белән очрашу өчен 14 елдан соң Казанга кайтып төшкән Зөләйханың йөзенә хәтта грим да салмаганнар. Егерме ел элек нинди булган, шулай калган Чулпан Хаматова.

Гомумән, китабын укымаган кешегә аңлашылмаслык әйберләр бик күп бу кинода. Чөнки сериал автор китабын гади хикәяләү рәвешендә генә биргән. Сюжет үсеше, конфликтлар, психологик кичерешләр, драматизм, ышандырырлык көчле диалоглар юк монда. Чулпан үз ролен уйнарга тырыша тырышуын, әмма танылган артисттан тамашачы күбрәкне көткән иде. Чулпан Хаматова да, Гүзәл Яхина да татар милләте вәкилләре түгел. Шуңа күрә алар татар мохитен, татар хатыннарының кичерешләрен күрсәтә алмыйлар. Шундый хәдис бар: “кайсы телдә сөйләшсәгез, шул кавемнән китәрсез” диелгән. Чулпанның сериал буена үз улына “улыйм,улыйм” дип эндәшеп йөрүе көлке дә, кызганыч та. Һич югы “сынок” дип әйтсен иде инде.

Безнең интеллегенция вәкилләре һәм кайбер түрәләр Чулпан Хаматованы татар артисткасы дип атарга яраталар. Каян килеп татарныкы булсын инде ул! Саташмагыз инде, җәмәгать. Яхина белән дә нәкъ шулай. Русча язылган әсәрләрнең авторын татар язучысы дип  атаудан туктасак иде инде.  Бу бит милләтне пычрату, аннан көлү. Акча эшләү өчен язылган китап һәм сериал гына бар монда. Башта китапка кара пиар ясадылар, аннан 2-3 ел буе кино төшерделәр, аны күрсәтүне һаман да суза килделәр. Һәм менә мөселманнарның изге айлары башланыр алдыннан шалт, китерделәр дә куйдылар. Ил сәясәтен үткәргән Россия 1 каналы шундый бүләк әзерләгән булып чыкты. Хәер, ул инде моңарчы да татар милләтен кимсеткән “Орда” фильмы белән уңыш казанырга тырышып караган иде. Ә монысы Татарстаныгызның 100 еллыгына булыр дигәннәрдер инде.

Ә менә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин 21 апрельдә “Бизнес-Онлайн”га биргән җавабында бу сериал турында гаҗәп уңай фикерләр әйтте. Соңыннан мине гаепләмәсеннәр өчен чыганактагы сүзләрне үзгәртмичә  китерәм: “В целом впечатление о сериале у меня достаточно хорошее. Мне кажется, он прибавит популярности книге, потому что тот, кто смотрел сериал, захочет прочитать и первоисточник. Я всех призываю это сделать”.

Китапны укырга кыстыйсы юк. Ул инде болай да дөньяның 34 теленә тәрҗемә ителде. Шушы ук чыганакта Чулпан Хаматова үз исеменә бик күп каргаулар һәм мыскыл итүләр кабул итүе турында язган иде. Нинди ипи пешерәсең, шуны ашыйсың инде, сеңлем. Яхинаның артык исе китмәгән тагы, мондый тәнкыйть мине чыныктыра гына дигән. Шулай чыныга-чыныга тагын берәр нәрсә әвәләп чыгармакчы була, ахырысы. Белеп булмый, моңа кадәр өләшкән шикелле өләшсәләр, алдагы елларда бу кинога Тукай бүләге дә бирүләре мөмкин. Татарстанның 160 миллион сум акчасына төшерелгән нәрсәне мәдәният түрәләре яманлый да, бүләксез дә калдыра алмыйлар бит инде.

Кайбер кино белгечләренең һәм җәмәгатьчелекнең сериал турында   фикерләре менә болайрак яңгырый.

«Увы, кинематографичность прозы осталась на бумаге, и всё что мы видим в фильме, не считая анимационных вставок, — лишь механический и довольно торопливый перенос сюжета на экран и избыточное музыкальное его сопровождение. За кадром осталось главное — мысли Зулейхи, ведь в книге мы не просто видим героиню на переднем плане, а всё время слышим её робкий и спрятанный глубоко внутренний голос» (Екатерина Визгалова, Кино-театр.ру)

«Этот пространный восьмисерийный фильм — длинный, как эшелон на восток, мрачный, как страх в пасмурном карантине, занудный, как жизнь в замкнутом пространстве, безжалостный, как коронавирус» (Александр Бобров, «Советская Россия»)

 «Мы имеем развесистую унылую клюкву, в которую из-за несостыковок, нелогичности и просто ошибок просто не веришь. Какая-то унылая антисоветская и антитатарская фантастика» (Владислав Хабаров, глава отдела научной реконструкции Национального музея Республики Татарстан)

ЗөләйхаБу сериалның эшләнеп бетүенә инде бер ел булды. Ләкин аны күрсәтүне нигәдер һаман суза килделәр. Һәм халык өчен иң уңайсыз вакытта экраннарга чыгардылар. Короновирустан бикләнеп өйдә яшәргә мәҗбүр ителгән акчасыз, эшсез һәм психланган Рәсәй халкына тәмугтагы татар хатынының мәхәббәт тарихы бер тиенгә дә кирәк түгел иде. Әмма өйдә утыру сәбәпле, халык аны карарга мәҗбүр булды. Һәм нәрсә күрде: бертуктамый эчүче исерек НКВД начальниклары, хатын-кызларга бәйләнергә торган ерткыч кызылармеецлар, Зөләйха кайнанасының  өрәге – явыз Убырлы карчык. Шулар арасында Зөләйха йөри. Кем аның күзләрен ача? Сөяркәсе Игнатовмы? Әгәр сериал азагында күзләре ачылган хатынның эчке кичерешләрен, тетрәндергеч сүзләрен ишетсәк, бәлки бераз тынычланган да булыр идек. Ләкин сорауга җавап табылмады, боларның берсе дә булмады.

Автор тарафыннан романның чишелеше бирелмәгән. Сериал тәмамлангач, социаль челтәрләрдә барган бәхәсләргә чик куярлык түгел иде. Һәм мине иң гаҗәпләндергәне, беләсезме, нәрсә булды? Татар хатыннары Зөләйханың Игнатов белән бергә калмауларына зар елап, яшь түктеләр. Белмим, бу режиссерның белепме, белмичеме эшләнгән бердәнбер уңышлы финалы иде. Безнең татар хатыннары өчен рус белән калу трагедия түгел икән бит. Бу чынбарлык. Бүгенге көндә һәр биш гаиләнең берсе катнаш никахта яши. Меңәрләгән Йосыфлар кинодагыча Иосиф исемен йөртә. Менә милләтнең фаҗигасе кайда. Ә Зөләйха Казанга улы янына үзе генә кайтып төшә. Игнатов кайда? Чынлап яратканмы ул Зөләйханы? Юктыр дип уйлыйм. Чөнки аның Зөләйхага кадәр дә бер чекист кызы була инде. Зөләйха Игнатовтан улы Йосыфны поселениедән җибәрүен үтенә. Юк, ир ярдәм итми. Яраткан булса, шундук булышкан булыр иде. Бары үзен начальниклыктан аласыларын белгәч кенә, ашыга-ашыга Йосыфны үз улы ясап, туу таныклыгы язып бирә. Минем бабайлар да шушы чорда Лена елгасы буена кадәр Себергә сөрелгәннәр. Әмма алар сугышка кадәр үк ниндидер юллар белән кире Казанга кайтып төшәләр. Кулак хатыны булган өчен генә 60нчы елларга кадәр сөрген поселениесеннән китә алмаган Зөләйхага ышанып булмый. Игнатовны ни өчен эшеннән алалар, хәрби дәрәҗәләрен бетерәләр? Бу сорауга да җавап юк.

Мин һаман да бер сорауга җавап таба алмыйм. Зөләйха күзләрен ача һәм ул нәрсә күрә? Китапта да, сериалда да автор фикере, нәтиҗәсе күренми. Зөләйханың бәхете нәрсәдә? Үз ирен атып үтергән Игнатовның сөяркәсе булуны бәхет дип саный икән, димәк, бу әсәр татарларны руслаштырырга кирәклегенә өндәгән провокацион тауар булып чыга. Татар иреннән туган балалар рус фамилиясе йөртергә тиешләр.  Шулай итсәң, Рәсәйдә татарлар саны кимиячәк. Халык саны алуларында болай да татарны әллә ничәгә бүлеп, ничек киметергә белмиләр. Ә болай җайлы, фамилиясе рус булгач, рус дисең дә язып куясың.

Нинди генә әсәр булмасын, ул билгеле бер максат белән языла. Язучылар болай гына, әбием сөйләгәннәрне яздым әле менә дип, роман язарга утырмыйлар. Роман буенча сериаллар да тик торганнан гына төшерелми. Анда сәяси бурычлар һәм акча эшләү максатлары алына. Бу яктан сериалны төшерүчеләргә “5”ле куярга була. Моңа кадәр Россиядә татарларга каршы эшләнгән фильмнар шикелле “Зөләйха күзләрен ача” фильмы да үзе куйган мәкерле, астыртын максатына ирешкән. Татар әхлагына, тормышына, кием салымына, яшәү рәвешенә, теленә туры килмәгән күренешләр матур татар җырына төреп бирелә.(Әмма русларның күпчелеге ул җырларны яратмады). Төп рольне татар фамилияле рус хатыны уйный. Шулай булгач, тагын сезгә нәрсә кирәк, диделәр бугай кино ясаучылар, менә сезгә татарлар турында  кина. Тиешле акчаны бирегез дә, таралышыйк. Калганын үзегез карарсыз, янәсе…

Карадык. Күрдек. Күзләр ачылды. Секс, кан, советка каршы булган  әсәрләр мактала һәм хуплана икән. Сюжет кирәк түгел, ул монда юк та. Мондый сюжетларны “Сволочи” , “Штрафбат”, “Цитадель” һ.б. җитлекмәгән картиналарда күргән идек инде. Россия Мәдәният министрлыгы шушындый сериалларны пичәтләп кенә тора. Һәр ел саен нәкъ менә Җиңү көне алдыннан шундый советка каршы берәр нәрсә пәйда була. Ә беләләр микән алар Бөек Ватан сугышында 161 татарның Советлар Союзы Герое исеменә лаек булуын, 70 000 татарның орден-медальләр белән бүләкләнүләрен. Ул кан түгүләр, җиңүләр Яхина китабындагы аңгыра, вәхши Мостафалар аркасында булганмы, әллә батыр, курку белмәс, гаярь татар ир-егетләре аркасындамы? Сугыштан соң илне торгызуда татарлар бөтен халык белән бергә иңгә иң куеп тир түктеләр. Бүгенге искиткеч матур төзелгән, чит ил халыклары сокланырлык кыяфәткә кергән Казаныбызны күрегез. Яхинаның кол Зөләйхасы төзегәнме аны? Гомумән, сериал буена милләте, иле өчен берәр файдалы нәрсә эшләдеме ул Зөләйха?

Алга таба да шушындый романнар язылмасын, сериаллар төшерелмәсен өчен тизлек белән мондый пасквильләргә чик куярга кирәк. Бүгенге көндә яшәешкә җиңеллек күрсәтеп, милләтеңнән, телеңнән, ата-бабалар тарихыннан ваз кичү, үткәннәргә хыянәт кылу, киләчәктә аклана алмаслык җинаятькә үсеп әверелергә мөмкин!  Кайчан күзең ачылыр, и татар!?..

Милләт кыйбласы

                                                                 Фәрит Вафин

Шәрехләү