Көннәрдән беркөнне йокыдан торгач, аягыма көчкә басып, кузгалып киттем. Сул аякның тезе бигрәк тә каты авырта. Сызламый үзе, әмма баскан саен ыңгырашырлык итеп авырта. Әйтерсең, тез буыннарына эчтә әллә нәрсәләр тутырып куйган шикелле.










