fbpx
06.07.2012

Җәйләр җәйлик!


 

Җәйләр җәйлик!Иң матур, иң рәхәт ел фасылы саналучы җәйнең уртасы җитеп килә. Әмма чын җәй әле хәзер генә килеп җитте ахрысы.  Хәзер кояш чын-чынлап кыздырырга тотынды. Әмма яңгырлары, салкыннары булса да, моңа кадәрге көннәрдән берәү дә зарланмастыр. Чөнки яңгыр күп яугач, быел печән ишелеп уңды. Тузан күрмәдек, шуңа күрә гел чиста һава гына сулап йөрдек. Каен һәм җир җиләге күп булды, инде менә кура җиләге, карлыган, чия пешеп җитте. Болары да быел мулдан. Бакчада үз кулларыбыз белән үстергән кыярлар,помидорлар өзеп ашарлык булды. Көньяк җимешләре – абрикос, персик, кавын-карбыз да кайтып җитте. Рәхәтләнеп сыйлан гына витаминнар белән! Һәм иң мөһиме, Аллага шөкер, әлегә кадәр зур гарасатлар булмады һәм алга таба да аларны күрергә язмасын.

Кызу көннәрне сагынган халык бүген су буйларын, пляжларны сырып алды. Каникуллар, җәйге яллар сезоны да шул бу җәй. Ял дигәннән. Социологларның сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, русиялеләрнең күпчелеге җәйге ялын өендә генә уздыра икән. Кемдер дачасында казына, кемдер пляжда кызынып ята, кемдер якын-тирәдәге авылына кайтып килә, кемдер өен ремонтлый, чистарына. Болар нигездә курортларга барырга акчалары булмаучылар, шулай ук юл йөрүне яратмаучылар. 6 процент халык үзебезнең илдә – Сочи, Анапа, Новороссийск тирәләрендә ял итүне үз күрә. Бу җәйдә 2 процент русияле – Кырымга, 1 проценты Балтыйк буена бара. Ә чит ил курортларына китүчеләр, ягъни Төркия, Мисыр, Гарәп Әмирлекләре, Тайланд һәм башка шуның ише җылы илләргә баручылар 5-6 процент тәшкил итә. Ә 7 процент русияле, гомумән, җәйге ялын алып тормый.

Җәйләр җәйлик!

Витаминнар ашап калыгыз!

Бүген бакчаларда карлыган, кура җиләге, крыжовник өлгерде. Безнең табигать шартларында иң яхшы үсә, ел да мул уңыш бирә һәм иң мөһиме, бик тә файдалы җимешләр шулар инде.

Кара карлыган. Аның 100 граммында 201 мг. С витамины бар. Ягъни шуның кадәр карлыганны ашап куйсаң, әлеге витаминга булган өч көнлек ихтыяҗны канәгатьләндерәсең дигән сүз. Моннан тыш, карлыганның 100 граммында көнлек норманың 30 проценты күләмендә В1 һәм В2 витаминнары бар. Шулай ук әлеге җимеш рак авыруы һәм йөрәккан системасы авырулары барлыкка килүдән саклый торган антиоксидантларга бай. Карлыганда пектин, ягъни холестерин җыелуны булдырмый һәм кеше организмыннан зарарлы матдәләрне куып чыгара торган матдә дә күп. Яңа гына өзеп ашаган карлыган бронхитны, үпкәләр ялкынсынуын дәвалый, ашказаны эшчәнлеген рәткә китерә.

Кура җиләге. Әлеге җиләк составында аксым, органик кислоталар, калий, натрий, кальций, фосфор, магний, тимер, А провитамины, В1 һәм В2 витаминнары, РР һәм С витаминнары бар. Кура җиләге – азканлылык вакытында, ашказаны-эчәклек авыруларыннан интеккәндә, атеросклероз һәм кан басымы югары булганда, бөерләр авыртканда менә дигән дәва чыганагы. Аны гомер-гомергә температура төшерү һәм тирләтү чарасы итеп тә кулланалар. Ул шулай ук эч катканнан да файдалы. Кытайда аның төнәтмәләре белән ирләрдәге җенси көчсезлекне, кысырлыкны һәм нерв авыруларын дәвалыйлар. Кура җиләге составында йөрәк тибешен җайга сала торган йод та бар. Шикәр диабеты булганда да сезон вакытында кура җиләге согы эчәргә киңәш итәләр.

Крыжовник. Бу җимеш тә аксымга, углеводка, органик кислоталарга, калийга, фосфорга, кальцийга, тимергә, глюкоза белән фруктозага, А, С, В1 һәм В2 витаминнарына бай. Крыжовник азканлылык вакытында, эчәклек авыртканда, аяк-куллар шешенгәндә файдалы. Аның согы матдәләр алмашын җайга сала, организмнан авыр металл тозларын, холестеринны, шлакларны куа, канны чистарта һәм тән тиресен чистарта. Ул шулай ук эчне йомшарту, сидек һәм үт суы куу үзлегенә дә ия. Ә крыжовникның иң төп үзлеге – составындагы гәрәбә кислотасында, бу кислота баш авыртуын баса.

Шәрехләү