Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Таҗетдинова Лилия Миннулла кызы. Герой – шагыйрь Муса Җәлилнең “ Күке шигыренә дәрес эшкәртмәсе (2 нче сыйныф өчен).Ә дәби уку дәресе
Максат :
1) М. Җәлилнең “ Күке” шигыре белән таныштыру;
2) укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен һәм шигырьне анализлый белүләрен камилләштерү;
3) кошларга карата җылы караш тәрбияләү.
ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.
РУУГ: үз эшеңә бәя бирә белү.
КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.
Бурычлар:
- М. Җәлилнең шигыре белән таныштыру, табигать гүзәллеген аңларга өйрәтү;
- Табигатьне якларга, сакларга омтылыш тәрбияләү.
- Эстетик зәвыкны үстерү.
Җиһазлау. Презентация , аудиоязма, китап күргәзмәсе.
Предметара бәйләнеш: татар теле, әйләнә-тирә дөнья
Дәрес барышы:
- Дәресне оештыру. Мотивация.
Хәерле көн, укучылар сезгә!
Хәерле көн һәммәгезгә.
Белем үрен яулаганда
Уңыш юлдаш булсын сезгә.(1 слайд)
- Дәреснең максатын билгеләү. Актуальләштерү.
- Өйгә эшне тикшерү.
2) Уен «Кошны таны».
– Колга башында йорты, эчендә аның җырчы. (Сыерчык)
– Савытыннан сабы озынрак. (Саескан)
-Бер кошым бар: бер дә тынмый, агачка да оя кормый. Өе – җирдә, җыры – күктә. (Тургай)
– Җәй шакылдый бу чүкеч, кыш шакылдый бу чүкеч. Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран) (2 слайд)
- Яңа материалны аңлату.
М. Җәлилнең “Күке” шигыре белән танышу.
Күке тавышын тыңлау.(3 слайд)
- Бу кайсы кош тавышы?
- Буген дәрестә М. Җәлилнең “ Күке “ дигән шигыре белән танышырбыз.
- М. Җәлил турында белешмә бирү. ( 4- 13слайдлар)
Муса Җәлилнең туган җире – Оренбург шәһәреннән 120 чакрым ераклыктагы Нит елгасы буенда урнашкан Мостафа авылы. Аның әтисе Мостафа абый балаларын укытырга, белемле итәргә тырыша. Шуңадыр, Муса инде 6 яшендә үк авыл мәдрәсәсендә укый башлый. Табигатьне бик ярата.
1913 нче елда Муса гаиләсе белән Оренбургка күченә. “Хөсәения” мәдрәсәсендә белем ала. “Кызыл йолдыз” газетасы редакциясендә эшли. Аның баш мөхәррире була.
Мусаның алдагы тормыш сукмагы Мәскәү шәһәре белән бәйле. Ул анда булачак тормыш иптәше Әминә белән таныша һәм алар өйләнешәләр. Кызлары Чулпан да шунда туа.
Мәскәүдә ул татар халкының күренекле шагыйре, җәмәгать эшлеклесе булып таныла. Шулай ук спортны да бик ярата.
Менә шулай матур гына яшәп ятканда илебезгә зур афәт килә – Бөек Ватан сугышы башлана. Әлбәттә, Муса Җәлил дә бу афәттән читтә кала алмый. Сугышның беренче көннәрендә үк ул, үзе теләп, яу кырына китә. Батырлыкка, үлемсезлеккә илткән юл әнә шулай башлана…
1942 нче елның июненнән Муса Җәлилдән хатлар да, хәбәр дә килми башлый. Шул ук елның 26 нчы июнендә ул, авыр яраланып, гитлерчыларга әсирлеккә төшә.
1944 нче елның 7 нче февралендә Дрезденда хәрби суд җәлилчеләрне үлем җәзасына хәкем итә. Шушы елның 25 нче августында Муса Җәлил һәм аның 11 көрәштәше җәзалап үтерелә.
- Укытучы укуын (яки аудиоязма) тыңлау.
- Сорауларга җавап бирү:
- Автор урманда нинди кош тавышы ишетә?
- Күке дигән кошны күргәнегез, аның турында ишеткәнегез бармы?
Күке – Татарстанда яшәүче, һәр урманда очрый торган кош. Ул безнең якларда кышламый. Алар яз көне генә кайталар. Күкеләрнең тормышы да, игътибар белән күзәтсәң, шактый катлаулы икән. Ана күке бер җәйдә 20 – 25 йомырка сала. 25 йомырканың һәрберсенә оя эзләргә кирәк. Күке беркайчан да бер ояга икедән дә артык йомырка салмый.
Кошның фотосурәтен карау , тавышын аудиоязмада тыңлау. (14 слайд)
- Сүзлек өстендә эш.
Хәтерсез – исендә калдыра алмаучы, онытучы.
Моңлы- күңелсез , кайгылы
Салмак- әкрен,ашыкмыйча
Кабатлый – кат-кат әйтү
Ялгыз- берүзе. (15 слайд)
6) Шигырьне уку. Тулырак…