25.12.2018

И.Туктар. “Ялкау өчен ботка суынган”. 5 сыйныф өчен дәрес планы.


 И.Туктар Ялкау өчен ботка суынган

Кайбыч муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе “Тулы Дан ордены кавалеры В.Р.Платонов исемендәге Надеждино урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Зиннурова Резидә Гумәр кызыны дәрес планы. Тема: И.Туктар Ялкау өчен ботка суынган. ( Дәреслек 5 нче сыйныф. Татар теле.  А.Х.Нуриева, Р.Х.Ягъфәрова, К.С.Фәтхуллова)
  

Максат.Укучыларны яңа әсәр белән таныштыру: сәнгатьле  һәм рольле укуны камилләштерү; сәйләм телен шомарту, фикерләү сәләтен үстерү; яшьтән үк эшчән булырга өндәү; тырыш,сабыр булырга теләк тудыру. Укучыларда  узара дустанә мөнәсәбәт, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Җиһазлау:компьютер, интерактив такта, мультимедиа проектор, дәреслек.

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

Сәламләшү. Яңа материалны үзләштерү өчен уңай психологик халәт  тудыру.Укучыларны дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру.

2.Өй эшен тикшерү.

3.Фонетик күнегүләр.

а)аңа-ана                      яңгыр-янгын                  уң-ун

Миң-мин                    яңа-яна

б) Мәкальләрне дөрес  кабатлагыз.

1.Кем эшләми, шул ашамый.

2.Ялкауга көн дә бәйрәм.

3.Эшенә күрә ашы.

4.Башланган эш,беткән эш.

5.Эш беткәч, уйнарга ярый.

6.Ни чәчсәң. шуны урырсың.

  1. Бүгенге эшне иртәгә калдырма.

в)Бу сүз эчендә нинди сүзләр яшеренгән?

Ялкау-ял,кал,ау,уа,кая.ул.

г) тизәйткечләр:

Карга кара,кара карга,каррык-каррык каркылдама.

Агач башы тукылдык.Тукый.тукый тук булдык.(Тукран)

Яңа теманы аңлату.

Бүген без сезнең белән Идрис Туктарның хикәясен укырбыз.Бергәләп сәнгатьле, рольләп уку күнекмәләрен камилләштерербез сорауларга җаваплар бирербез,уйларбыз,нәтиҗә ясарбыз,әңгәмә алып барырбыз, хикәянең исемен сез үзегез ачыкларсыз.

Табышмак җавапларының беренче хәрефен шакмакларга языгыз.

1.Ялда бар,балда юк(Я)

2.Сарыдыр төсе,агыдыр тәме.(Лимон)

3.Үзе миңа көлә,үзе мине күрми.(Көзге)

4.Җәен киенә,кышын чишенә.(Агач)

5.Ул булса,караңгы булмый.(Ут)

ялкау

 

1.Суда туа,җирдә үлә.(Балык)

2.Аны иләктән үткәреп коймак пешереп була.(Он)

3.Чикләвекне ярата, сызгырса урманны яңгырата.(Тиен)

  1. Ике туган бер-берсен күрә алмый.(Күзләр)

5.Җәен урманда патша,кышын кардан да аста.(Аю)

ботка

 

Дәреснең максаты: Авторның әйтергә теләгән уен ачыклау.”Тырышлык-зурлык,ялкаулык-хурлык” дигән фикерен дәлилләү. Тулырак…

Без әнигә булышабыз. Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.


әни
 Яр Чаллы шәһәре  МББУ  “53 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Миннешәехова Фирүзә Дөлкәфил кызы.  Тема:  БСҮ “Без әнигә булышабыз” . Монолог.

Максат: Үткән теманы ныгыту. Монологик сөйләмгә чыгу. Фикерләрен әйтә белүләренә ирешү. Укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчел булу, олыларга, тирәбездә яшәүчеләргә ихтирам тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар.

Материал: 5 нче сыйныф өчен Татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Ахметзянова)

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп,бер өстәлдә 4 укучы утыра.

  1. Дәресне оештыру.(ХАЙ ФАЙВ-тынычлану сигналын куллану)
  2. Исәнләшү(укытучы һәм бер-берсе белән исәнләшәләр)
  3. Уңай психологик халәт булдыру.

– Бүген кем дежур ? Дәрестә кем юк?

-Бүген көн нинди? Көн кояшлымы? Кар явамы? Атнаның нинди көне?

  1. Өй эшен тикшерү.
  • Алдагы дәрестә нәрсә өйрәндек?
  • Кем турында сөйләштек?
  • Рәсим нишли?
  • Әнисе нишли?
  • Рәсим әнисенә булыштымы?
  • Рәсим нинди малай?
  • Рәемгә карагыз. Анда кемнәр төшерелгән? Балалар нишлиләр? Без бүген нәрсә турында сөйләшербез? (әнигә булышу, өйдә булышу)

III.Актуальләштерү.

1.Тактадагы сүзләрне дөрес укыгыз.(1 слайд)

[бәрәңгэ]

[әзэрли]

[әрчи]

[чишә]

-нинди сүзләр язылган? Басым кая төшә?  (2 слайд)

[оноттом]

[булыша]

[йуwа]

[йалкъаw]

-нинди сүзләр язылган? Басым кая төшә?

  1. Үтелгән сүзләрне (карточкалар белән) кабатлау.

а)  Һәр укучыга сүзләр язылган карточкалар таратыла.  МЕНЕНДЖ МЭТ кулланып эшләү.Үзләре генә, иптәшләренә карамыйча гына бирелгән сүзләрне тәрҗемә итәләр. А лар Б белән, Б лар А белән  алышып (яки 3-4,1-2 алышып) бер-берсенең эшен тикшерәләр. (3 слайд)

Тырыш- старательный

Ярдәмчел-отзывчивый

Тыйнак- скромный

Ялкау-ленивый

Эшчән-трудолюбивый

Мактанчык-хвастун

Тәрбияле-воспитанный

Юына – моется

Урын  җыя-заправляет постель

  1. Төп өлеш.

Тулырак…

Сәиф   Сараиның    “Сөхәйл  вә  Гөлдерсен”    әсәрендә   сугыш   китергән   ачы     язмышларның  бирелеше


Сөһәил вә Гөлдерсен
Питрәч  муниципаль районы муниципаль  белем  учреждениесе   Питрәч икенче гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәминова Римма Александр  кызы. Тема: Сәиф   Сараиның    “Сөхәйл  вә  Гөлдерсен”    әсәрендә   сугыш   китергән   ачы     язмышларның  бирелеше  (10 нчы   сыйныфның татар төркемендә  татар әдәбиятыннан Сингапур  методикасы   кулланып  уздырылган  дәрес  планы). 

        Максат.  Алтын урда әдәбиятының үзенчәлеген, әдәби әсәр аша  борынгы бабаларыбызның тормыш- көнкүрешенең  чагылышын үзләштерү, кеше тормышындагы, тарихындагы  сугыш, басып алуларның  тәсирен, тарихыбыздагы  аянычлы язмышларны  аңлату; мәхәббәт, ярату хисләрен үстерү,  патриотик тәрбия бирү.

Җиһазлау:   схемалар,  карта,  таблица,  проектор,  экран,  компьютер, рәсемнәр, карточкалар, дәреслек

Дәреснең   тибы:    белемнәрне    системалаштыру.

   Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше

Укучылар группада   дүртешәр  утыралар.  ( Йөзгә йөз, җилкәгә җилкә)

Укытучының сәламләве

1) Укучыларның сәламләве

2)  Өстәл №1  укучы № 2  сыйныф исеменнән кунакларны сәламли. Укучылар бер- берсен сәламли.

3)  Командалар  команда исеме,  девиз уйлый.  Әйдәп баручыны, сәркәтипне  билгелиләр.                                                                  Teambuilding

(Тим- чир)  Командалар кычкырып исемен, девизын әйтә.  (кычкырып әйтү, кыска һәм күңелле  орфоэпик  күнегү)

4) Укытучының кереш сүзе.

II  Актуальләштерү.

Укытучы: (Тэйк Оф – Тач Даун)  Без  Алтын Урда тарихы һәм әдәбияты турында нәрсә беләбез?  Схема буенча  укучылар бер- бер артлы җавап бирәләр. ( “басарга-утырырга”)

III  Яңа күнекмәләр формалаштыру.  Проблема кую.

-Безнең тарихыбызда нинди сугышлар була?   Аларның максаты нинди?  Төркемнәрдә эшләү.   Сорауга җавапны  бер-бер артлы әйтәләр, фикер алышалар. (Single Round Robin яки Сингл Раунд Робин)

Укытучы  №.2.. өстәлдәге  №.3.. укучының җавап бирүен сорый.

  Бу язма бер хыял җимеше түгелдер,

  Ике гашыйк турында, булган эш бер.

 – Бу шигъри юлларны кем язган?

 -Әсәрдә нинди сугыш  турында сүз  бара?    Һәрбер укучы өзектән эзләп табып эчтән  укый,   аннары  әйдәп баручы  укый.

     Укучылар сорауга җавап  язалар:  “Әсәрдә нинди тарихи вакыйга сурәтләнә?  Нинди проблема  күтәрелә?”  Бу проблема  кайсы  төп геройларның язмышы аша  ачыла ?

 (Финк-Райт-Раунд- Робин) . Командада  уйла- яз- фикер алыш.  Сорауга  җавапны уйлыйлар, язалар,  чиратлашып сорау буенча фикер алышалар. Укытучы    һәр  өстәлдәге  № 1… укучыларның   телдән җавап бирүен сорый.  -Укытучы: Әйе укучылар, сугыш үзеннән соң    төзәлмәс яралар, тирән эз калдыра.

 -“Сөһәйл һәм Гөлдерсен язмышы- сугыш афәте ул.”

Шушы төшенчәне  ачыклап килүче сүзләрне   уйларга.. Кәгазьне (А4)   дүрткә бүлергә. Карточкаларга уйлаган сүзләрне язарга.  Карточкаларны бер рәткә тезеп куярга. (4 рәт, 16 кәгазь) . Рәтләр буенча  җөмләләр төзиләр .

( Джот Тотс)

Сәламәтлек минуты

Басалар, урындыкларын  алга этеп куялар. Музыка. Күзләрегезне йомыгыз, ачыгыз һәм күз   алдыгызга  матур  киләчәкне китереп,   кулларыгызны алга сузыгыз, аяк очларына басып,   кояшка үрелегез, бер-берегезгә карап елмайыгыз.

– Карточкадагы сорауларга җавап бирү.  Укучылар бер- берсенә, чиратлашып,  сораулар бирәләр.

*Сугыш үзеннән нинди эз калдыра?

*Сөһәйл белән Гөлдерсеннең   бер- берсенә мөнәсәбәте ничек?

  Гыйльми  яктан *Сөһәйл вә Гөлдерсен”дә әһәмияткә  ия булган нинди мөһим фикерләр бар?

 *Сөһәйл  ни өчен Гөлдерсенгә  гашыйк була?

* Проблеманы ачуда  төп геройларның  кичерешләре  нинди әһәмияткә ия?

*Гөлдерсенне Сөһәйлнең  нинди сыйфатлары үзенә  җәлеп итә?

 *Поэмада борынгы заман әдәбиятына хас нинди алым кулланылган?  Мисаллар китерегез.

Без  төш күрү  алымы  белән  нинди әсәрләрне  өйрәнгәндә очраштык?

Опроси –опроси –  обменяйся  карточками (Quiz-Quiz-Trade).    Тулырак…

Татар халык авыз иҗаты


 Татар халык авыз иҗаты
Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Гөлзадә Хәмит кызы.Тема: Татар халык авыз иҗаты .7 нче сыйныф, әдәбият 

Максат:

  1. Белем бирү: халык авыз иҗаты турында алган белемнәрне ныгыту.
  2. Күнекмәләр булдыру: укучыларның сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен үстерү; уку һәм танып-белү мәсьәләсен куюда тамгалар, символлар, модельләр, схемалардан файдалана алу.
  3. Тәрбия бирү: татар халкының сәнгати һәм мәдәни мирасын үзләштерү аша матурлык сыйфатларын үстерү.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

Регулятив УУГ: эшчәнлекне планлаштыра, үз алдыңа максат куя белү, эшләгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Коммуникатив УУГ: төркемнәрдә эшләгәндә үз фикереңне җиткерә белү, үзара килешү, мәгълүматларны таба, куллана алу, әңгәмәдә катнашу, ишеткәнеңне үз фикерең белән чагыштыру.

Танып-белү УУГ: Дөрес нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерү.

Шәхескә кагылышлы УУГ: иптәшеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү, үз мөмкинлекләреңне бәяләү, үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.

Материал: рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныфында укучы рус балалары өчен дәреслек.

Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, тавыш көчәйткеч, рәсемнәр.

Дәрес тибы: проект яклау дәресе.

Методлар: өлешчә эзләнү, тикшеренү ысулы, акыл штурмы, төркемнәрдә эш, энергизатор.

Эшчәнлек төрләре: проект эшен яклау, күрсәтмә әсбаплардан һәм техник чаралардан файдалану.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

Укучыларда уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Барыгызга да яхшы кәеф телим. Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп алыйк әле. Сез бик шат күренәсез. Ә хәзер Сәнифә Рангулова башкаруында җыр тыңлап китик. Ул “Елмай” дип атала.

Җыр тыңлагач, кәефләрегез тагын да күтәрелгәндер дип уйлыйм. Шушы күтәренке рухта дәресебезне башлап җибәрик.

  1. Актуальләштерү.

Сорауларга җавап бирү:

Укучылар, әйтегез әле, без сезнең белән нинди бүлекне тәмамладык?

Халык авыз иҗатына нәрсәләр керә?

Быел без сезнең белән халык авыз иҗатының кайсыларын өйрәндек?

Нәрсә ул йола?

Йолалар ничә төркемгә бүленә һәм алар ниндиләр?

Бәетләрнең нинди төрләрен беләсез?

Балаларның җаваплары тыңлана.

  1. Белем һәм күнекмәләр ныгыту.

Укучылар, без сезнең белән проект эшенә әзерләндек, әйеме. Бүгенге дәрескә өй эше нәрсә иде? Әйе, проект эшен йомгаклап бетерергә иде.Димәк, безнең бүген нинди дәрес була инде? Әлбәттә, проект яклау дәресе. Ә дәресебезнең максаты нинди булыр?

Дәреснең максаты әйтелә:

  1. Халык авыз иҗаты турында алган белемнәрне ныгыту; эшкә иҗади якын килә белү.

Сез төркемнәргә бүлендегез һәм һәр төркем халык авыз иҗатының аерым бер төре турында мәгълүмат әзерләде.

Беренче төркем календарь йолалар турында , икенче төркем гаилә йолалары турында, ә өченче төркем бәетләр турында чыгыш әзерләде. Ә хәзер сүзне беренче төркемгә бирәбез.

Һәр төркемнең чыгышы тыңлана, презентацияләр карала, сораулар бирелә, сорауларга җаваплар тыңлана.

  1. Рефлексия.

Тулырак…

“Су анасы” әкиятен критик фикерләү технологиясе кулланып тикшерү


су анасы
  Сарман районы МБГББУ “Сарман гимназиясе”нең башлангыч сыйныфлар укытучысы Һадиуллина Гөлнара Әкмәлетдин кызы.Мастер-класс. Тема: Г.Тукайның “Су анасы”әкиятен критик фикерләү технологиясе ысуллары кулланып тикшерү. Мастер класс. Сайтка яңартып куелды.28.10.2019

     Максат: балаларны үз фикерләрен курыкмыйча әйтергә өйрәтү; критик фикерләүнең “6 эшләпә” ,”Ачык сораулар” ысуллары белән таныштыру.

Исәнмесез! Иң беренче эш итеп, критик ягъни тәнкыйди фикерләү технологиясе , ысуллары турында сез нәрсә белә идегез, нәрсә белергә телисез шул турыда әлеге таблицаларга тутыруыгызны сорар идем. “Беләм, беләчәкмен,белдем” алымы.

         Г.Тукайның барыбыз да белгән “Су анасы” әкиятен тикшерүне критик фикерләүнең  “Алты эшләпә” ысулы ярдәмендә башларбыз. Аны Британия психологы Эдвард де Боно уйлап тапкан. Бу ысул ярдәмендә фикерләүнең алты төрен  күрсәтергә була. Эшләпәләр түбәндәге мәгънәгә ия: Ак эшләпә. Укучы бары тик фактлар белән генә эшли. Сары эшләпә. Бары тик уңай фикерләр генә әйтелә. Кара эшләпә. Бу эшләпәне алган төркем нәкъ киресен, ягъни вакыйгаларның тискәре якларын гына сөйлиләр. Кызыл эшләпә. Бу эшләпә эмоциональ фикерләүне таләп итә. Яшел эшләпә. Бу эшләпәне алган төркем башкалардан иҗади булуы белән аерылып торырга тиеш. Зәңгәр эшләпә. Ул дәрескә йомгак ясарга ярдәм итә.

Гомуми нәтиҗәләр чыгарыла. Бу эшләпә “хуҗалары” башкаларның фикерләрен игътибар белән тыңларга тиешләр, чөнки алар алдында иң җаваплы бурыч – барлык төркемнәрнең җавапларын берләштереп, нәтиҗә чыгару тора.     Бу ысул белән төркемнәрдә дә,фронталь  эшләргә дә була.Ә без бүген  бөтен зал  белән эшләп карыйк.

Эшләпәләрне хыялда гына киябез һәм барыбыз да белгән “Су анасы “ әкияте мисалында бу ысулның ничек эшләвен карарбыз.   Әйдәгез , бераз хыялланып, ямьле җәйгә әйләнеп кайтып  килик әле. Барыбызның да башларында кызыл  эшләпә. (хисләр)

Хисләребезне әйтеп – аңлатып бетереп булмый: кояш көлә, кошлар сайрый, чәчәкләрнең хуш исләре борыннарны кытыклый. Елга ярына килеп җиттек. Ә анда….Су анасы чәчен тарап утыра. Без әлеге җан иясенә  күренмәс өчен эшләпәләребезне батырып киябез һәм кырыннан чак кына күтәреп күзәтеп утырабыз. Менә Су анасы чәчләрен тарап бетерде дә, суга чумды. Без шушы вакытта эшләпәләребезне карасына алыштырабыз. (барыбызның да башларында кара эшләпә,тискәре якларны эзлибез) -су анасының үзенең дә гаебе бар,тарагын онытып калдыррган,үз әйберләреңне барлап йөрергә кирәк; -чәчне урамга чыгып тарамыйлар, өйдә тарыйлар , ә Су анасының  өе –су.; Укырга һәм күчереп алырга

Шушы темага: Су анасында кунакта

Авылым чишмәләрен өйрәнү һәм саклау


 чи
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Туембаш төп мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе башлангыч сыйныф укытучысы Гилмутдинова Гөлнара Вакыйф кызы. Эзләнү-тикшеренү эше. Проектның темасы : 'Авылым чишмәләрен өйрәнү һәм саклау'
Эзләнү-тикшеренү эше. Проектның  темасы : “Авылым чишмәләрен өйрәнү һәм  саклау” Проектның җитәкчесе: Гилмутдинова Гөлнара Вакыйф кызы, башлангыч класслар  укытучысы. Проектта катнашучы: 6 нче класс укучысы: Гилмутдинова Фәридә Ренат кызы Проектның максаты:   1.Җирлектәге  чишмәләрне  өйрәнү һәм  барлау.    2.Чишмәләрнең санитар торышын тикшерү.    3.Чишмәләргә,сулыкларга сакчыл караш тәрбияләү. Өйрәнү  алымнары:  1.Өстәмә әдәбият куллану.   2.Экспедицион.   3.Статистик. Проектның бүлекләре: Кереш. Су-мәңгелек  кыйммәт. Авылыбыз чишмәләре. Тикшеренүләр. Йомгаклау.Авылыбызда   чишмәләр җыры тынмасын! Тикшеренү нәтиҗәләре: Безнең өйрәнүләрдән, тикшеренүләрдән күренгәнчә,җирлегебездәге чишмәләрнең санитар торышы бик үк начар түгеллеге ачыкланды, ләкин күпчелек чишмәләр файдаланылмый һәм аларга безнең ярдәм кирәк. Кереш.  Су-мәңгелек  кыйммәт  Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул,  Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,    Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән. Г. Тукай. Җир йөзендә мәңгелек кыйммәтләр бар. Шундый кыйммәтләрнең берсе, һичшиксез, чишмәләребездер. Кеше гомер буе аларның тылсым көченә табынган, алардан көч алган. Су – музыка бит ул. Нинди генә тавышларны яшереп сакламый су үзендә! Чулпы чылтыравы да, кыңгырау чыңы да бар ул тавышлар арасында. Урманда, басуларда, болыннарда йөреп сусагач, чылтырап аккан чишмә буена килеп чыксаң, суның чисталыгына карап, аның җирдән бәреп чыгуын күреп, сүзсез калып торасың. Ә аның суын татып карагач, нинди салкын, нинди тәмле икәнен тоясың. “Челтер-челтер чишмә ага. Авылда туып үсеп читтә яшәгән кеше һәрвакыт туган җирен искә төшерә. Кушучлап тәмле суын эчкән, бала чактан ук күңеленә моңлы җыры белән кереп урнашкан таныш чишмәсен күз алдына китерә. Аны туган җиренә челтерәп аккан шул чишмәләр тарта. Һәр авылның үз чишмәсе бар. Кешеләр чишмәләргә матур-матур исемнәр биргән… “Туган як чишмәсе, магнит кебек, ераклардан үзенә тарта”, – дип яза Касыйм Тәхау.  Һәркем  үзе  яшәгән  урынның  тарихы белән кызыксынадыр. Берсеннән- берсе серле, кызыклы исемнәр каян килеп чыккан соң, кемнәр кушкан аларны? Шушы сорауларга җавап эзләп, мин дә үзебезнең чишмәләрне барларга һәм аларны өйрәнергә булдым. Иң  беренче эш итеп мин авылыбызның өлкән яшьтәге аксакалларыннан чишмәләрнең кайларда урнашканлыгын, исемнәренең килеп чыгышларын сораштым, аннан соң укытучыбыз Гөлнара апа белән берлектә аларны өйрәндек һәм аларның паспортларын эшләдек. Бу эшләрнең нәтиҗәләре белән  сезне таныштырырга  булдык. 2. Авылыбыз чишмәләре   Укырга һәм күчереп алырга