Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МГБББУ “Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең I категорияле туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы Хатыйпова Гөлназ Рафис кызы.Тема: Әзһәр Габиди иҗаты. (6нчы сыйныфта дәрестән тыш уку дәресенең план-конспекты)
Дәреснең темасы: Якташ язучыбыз Әзһәр Габиди иҗаты белән танышу.
Максат:
- Ә.Габидинең тормышы һәм иҗаты хакында тулырак мәглүмат бирү.
- Укучыларның монологик һәм диалогик сөйләмнәрен үстерү.
- Язучы иҗатына мәхәббәт уяту, якташ шагыйрьләребез белән горурлану хисе тәрбияләү.
Метапредмет нәтиҗәләр:
Танып-белү УУГ: кирәкле мәгълүматны эзләп табу, сорауларга җавап бирү, уй-фикерне аңлап һәм ирекле оештыру;
Коммуникатив УУГ: үз фикереңне тиешле дәрәҗәдә тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;
Регулятив УУГ: яңа мәгълүматны алырга омтылу, үз фикереңне тиешле дәрәҗәдә тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;
Шәхси нәтиҗәләр: Ә.Габидинең әсәрләре белән кызыксыну уяту, уку һәм сөйләмне камилләштерү, парлап эшләгәндә бер-береңә игътибарлы булу, җаваплылык хисе тәрбияләү.
Дәрес төре: яңа белемнәрне үзләштерү.
Предметара бәйләнеш: татар теле, музыка.
Эш төрләре: сорау-җавап, проблемалы сорау, синквейн, төркемнәрдә эшләү һ.б.
Җиһазлау: Ә.Габиди әсәрләреннән күргәзмә, презентация
Алдан әзерләнгән эшләр: укучыларны өч төркемгә бүлеп, һәрбер төркемгә Әзһәр Габидинең тормыш юлын, иҗатын, төрле өлкәдәге эшчәнлеген өйрәнергә ярдәм итүче эш тәкъдим ителә.
- Әзһәр Габидинең тормышыннан кызыклы материаллар тупларга, биографиясен әзерләргә.
- Әзһәр Габидинең балалар өчен язылган шигырләре турында сөйләргә әзерләнергә.
- Әзһәр Габиди иҗатында туган як темасы турында чыгыш ясарга әзерләнергә .
Дәрес барышы:
- Мотивлаштыру-ориентлашу.
а)Уңай психологик халәт тудыру;
– Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр,-диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк. Кара-каршы партнерыгыз белән сәлам бирешегез, янәшә партнерларыгызның кулын кысып уңышлар теләгез.
Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик
ә) белемнәрне тигезләү.
-Үткән дәрестә без нинди УМ тикшердек?
Көтелгән җавап: Якташ язучыбыз Дамир Гарифуллинның тормыш юлы, иҗаты белән таныштык.
- Үткән тема искә төшерелә (синквейн).Үзбәя
Дамир Гарифуллин
Моңлы, бөек
Иҗат итә, яза, эшли
Туган як җырчысы
Шагыйрь
- II. УМ кую ситуациясе.
-Укучылар, без бүген дә якташ шагыйрьләребезнең иҗатын өйрәнүне дәвам итәчәкбез.Экранга карагыз әле. Мин сезгә шигырь юллары укыйм, ә сез аның кемнеке икәнен әйтеп карарсыз.
Әткәй, әнкәй, кара әле,
Айны кем китеп алган?
Кайчан гына тулы иде,
Бүген яртыга калган.
Очучы абыйлар әллә
Анда менеп җиткәнме?
Маратка кызык булсын дип,
Айның читен киткәнме?
Укучылар фикерләрен әйтәләр
-Әзһәр Габидинең “Айны кем китеп алган?” шигыре
-Булдырдыгыз, әйе, бу Әзһәр Габидинең “Айны кем китеп алган?” дигән шигыре.
-Димәк, без бүген кемнең иҗаты турында сөйләшербез икән?
-Ә.Габиди, аның тормыш юлын, иҗатын өйрәнәбез.
– Ә кем икән соң ул Әзһәр Габиди?
-Бу сорауга җавапны табу өчен ,сүзне төркемнәргә бирәбез. Иң беренче сүз 1нче төркемгә бирелә.
(берничә укучы сөйли, презентация күрсәтелә)
1 нче төркем
Әзһәр Сәмигулла улы Габидуллин 1926 елның 26 сентябрендә Сарман районы Чукмарлы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Җидееллык мәктәпне бетереп, Сарман урта мәктәбендә укып, унынчы классны тәмамлап, фронтка китә һәм, яраланып, госпитальләрдә ята. 1945 елда «Тревога» исемле фронт газетасы типографиясендә аның «Борылмалы юллардан» исемле китабы басыла.
Әзһәр ага Габиди соңгы елларда бик актив язган, еш кына газета-журналларда шигырьләре басылып чыккан. Әзһәр ага Габиди 1947-1950 нче елларда «Чулпан» колхозында хисапчы ярдәмчесе, хужалык мөдире булып эшли. Минзәлә педагогия училищесын тәмамлагач, Ләке, Морбаш, Чукмарлы сигезьеллык мәктәпләрендә укыта. 1942 нче елда районның «Югары уңыш өчен» газетасында аның «Фашизмга үлем», «Җиңү өчен» исемле тәүге шигырьләре дөнья күрә.
-Яхшы, укучылар, сез бик яхшы әзерләнгәнсез, рәхмәт!
-Ә хәзер сүзне икенче төркемгә бирәбез.
2 нче төркем
Әзһәр ага Габиди башлыча балалар шигъриятенә хезмәт итте. Язучының бүгенге көнгә балалар өчен «Тапкырҗан табышмаклары», «Кошчыгым», «Калган эшкә кар ява», «Таң сәгате», «Без яз дуслары», «Югалган кояш» китаплары дөнья күргән.Аның балалар өчен язган шигырьләре туган як, андагы вакыйгалар, күренешләр турында. Аларның һәркайсына шагыйрь балалар күзлегеннән карап бәя бирә.Төрле образлар аша ул туган як җиренең уңдырышлылыгы, муллыгы турында сөйли. Ә. Габиди балалар психологиясенә хас булган тискәре сыйфатлардан көлә, уңай сыйфатларга, киресенчә, дан җырлый, бу сыйфатларны яшь укучыда күрергә тели. Бу турыда шагыйрь ачыктан-ачык әйтми, ә бәлки киная белән яшь укучыга нәтиҗәләр ясарлык итеп сөйли. «Һавалы чеби» шигырендәге чуар тавык чебие кебек һаваланып йөрсәң, песи тырнагына эләгерсең, «аерылганны аю түгел, песи дә ашый». Карак мәче кебек булсаң, келәткә кереп май урлап йөрсәң, тычкан көләрлек хәлдә калырсың, -ди язучы.
Язучының кайбер шигырьләре хезмәткә, батырлыкка, кыюлыкка чакыра, төрле профессия кешеләренә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияли. «Бал кортлары», «Кораб», «Җайдаклар», «Җырлы урамнар» «Шофер» шигырьләре шундыйлардан. Алар да балалар теле белән, бала күңеленә барып җитәрлек итеп язылган. Шулай ук автор төрле күренешләргә бала күзаллавынча бәя бирә белә. Өч яшьлек Әбүзәргә ап-ак мыек үскән. Мондый хәлнең булуы мөмкинме соң? Мөмкин икән шул: «Мыеклы малай»–шигыре. Шагыйрьнең нәни геройлары гел яхшылык эшләүдә. («Елка», «Аптырап калмаган»,«Гөләндәм сәгате», «Нигә уты күренми»). Балалар тормышны үзләренчә өйрәнәләр. Мондый шигырьләрне укып үскәч, алар, һичшиксез, акны карадан, яхшыны начардан аера беләләр.
- Яхшы, рәхмәт, укучылар, бик кызыклы мәгълүматлар туплагансыз, рәхмәт.
Ял моменты
-Укучылар, ә хәзер әйдәгез бераз ял итеп алабыз.
Укытучы
– Балаларның зиһенен баетуда, уйлау-фикерләү сәләтен үстерүдә дә Әзһәр аганың күп кенә табышмаклары игътибарга лаек.
Әйдәгез әле, без дә зиһеннәребезне тикшереп, «Булсаң зирәк -әйт тизрәк!»-дигән табышмак әйтү уенын уйнап алыйк. Тулырак…










