
Кукмара шәһәре А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Үзбәкова Алсу Шәрифҗан кызы. Тема: “Песнәк белән Әнисә”. Г.Лотфи хикәясе. (4нче сыйныфта әдәби укудан үткәрелгән дәрес планы)
Белем бирү максаты:
1.“Песнәк белән Әнисә” текстын аңлап, дөрес уку күнекмәләрен булдыру.
2.Эчтәлекне үзләштерү, тәрҗемә итү , сораулар буенча сөйләү күнекмәләре формалаштыру.
3.Үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә
4.Укучыларның уйлау сәләтен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.
5.Укучыларда “Песнәк белән Әнисә” хикәясе буенча табигатькә, кошларга, мәхәббәт, сак караш тәрбияләү.
Фикер сәләтен үстерү максаты – яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;
укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;
Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.
КУУГ: : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.
ТБУУГ: “Песнәк белән Әнисә”дәге төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.
ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.
РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу,
биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү
Җиһазлау:“Песнәк белән Әнисә” хикәясе буенча эшләнгән презентация,карточкалар,дәреслек,сүзләр,сораулар.
Дәрес тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү.
Дәрес барышы.
1.Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.
1.Дәресне оештыру моменты.
Укытучы: Исәнмесез, хәерле иртә укучылар!
Хәерле иртә телик таңнар саен,
Аяз күкләр телик җиребезгә.
Кояшлы иртә телик һәр кешегә,
Һәм иминлек телик җиребезгә.
Хәерле иртә телик барчабызга,
Хәерле иртә телик үзебезгә.
Укучылар:
Хәерле иртә миңа!
Хәерле иртә сиңа!
Хәерле иртә аңа!
Хәерле иртә сезгә!
Хәерле иртә безгә!
Хәерле иртә барыбызга да!
-Әйдәгез укучылар безнең дәрескә килгән кунаклар белән дә исәнләшик!
Ә хәзер бер-беребезгә елмаеп карагыз һәм хәерле эш сәгате теләп әкрен генә урыннарыгызга утырыгыз.
- Уку мәсьәләсен кую.
1.Дәрес максатын сораулар ярдәмендә ачыклау;
2.Проблема кую.
Укучылар мин сезгә бер табышмак әйтәм, сез җавабын әйтергә әзерләнеп торыгыз.(слайд)
Түшләрендә кояш төсе
Аркасында яз төсе.
Кышын тәрәзәмә килеп:
“Таныйсыңмы?” ди төсле.
Бу нәрсә?–песнәк.(слайд)
Дөрес, укучылар.
Укучылар, без бүген сезнең белән Гасыйм Лотфиның “Песнәк белән Әнисә” хикәясе белән танышып китәрбез.(слайд)Ә хәзер дәреслегегезнең 58нче битен ачып, хикәяне табыгыз.Хикәя белән танышканчы безгә очрый торган яңа сүзләр белән танышып китәргә кирәк.Игътибар белән экранга карагыз әле.Бирелгән сүзләрне берәм –берәм укыйбыз.(слайд)
Кунды- подсела
Чукый башлады- начала клевать
Аның ашыйсы килгән-она проголодалась
Канатын какты-махнула крылышком
Ияләште –привыкла.
Булды,яхшы.Әйдәгез әле бу сүзләр белән җөмләләр дә төзеп карыйк әле.(берничә укучыдан укыту).
Хикәяне бер кат үзегез укып чыгыгыз әле.Булдымы? Яхшы,игътибар белән мине тыңлагыз,мин укып китәм.
Песнәк белән Әнисә.
Кыш көне иде. Көннәр бик салкын. Беркөнне тәрәзәгә бер песнәк кунды. Ул тәрәзәне чукый башлады.
– Әни, нигә песнәк тәрәзәне чукый? – дип сорады Әнисә.
– Тышта нинди салкын! Аның ашыйсы килгән, – диде әнисе.
– Алайса мин аны ашатам, – диде Әнисә. Ул тәрәзәне ачты һәм бер кисәк май куйды. Песнәк бик шатланды. Канатын какты, Әнисәгә рәхмәт әйтте.
Песнәк көн саен тәрәзәгә килеп куна иде. Ул Әнисәгә ияләште һәм ачык тәрәзәдән өйгә керә башлады. Тулырак…