fbpx
11.09.2012

Хәтәр дәрес. Юмористик хикәя


хәтәр дәресУкытучы, мәктәп ишеген ачып, эчкә узды. Гаҗәп хәл: аны берәү дә ишек яңагына кысмады, берәү дә бәреп екмады. Мәхшәр туе булган коридорда сәер тынлык: гөлләр дә идәнгә очып төшмәгән, тәрәзә пәрдәләре дә урынында эленеп тора. Укучылар чыпчык балалары шикелле чөкердәшеп, матур гына җитәкләшеп йөриләр. Киемнәрен күр: концерт куярга килгәннәрмени?

Сүгенү сүзеннән башканы әйтә белмәгән Марат та, авызын ерып, укытучы белән: “Хәерле иртә!” – дип исәнләшеп узып китте.Укытучы, шикләнеп, сыйныф бүлмәсенә керде. Шаккатырлык: аның башына шапылдап такта чүпрәге килеп төшмәде. Идән юылган, такта сөртелгән, хәтта стенага эленгән портретларга кадәр урыннарында. “Исәнмесез!” – дип бердәм исәнләштеләр өндәү билгеләре кебек үрә баскан балалар.

Парта астында берәү дә калмаган. Кулыннан рогаткасы төшмәгән Шамил күкрәгенә китабын кыскан. Һәммәсе дә гипнозланган кебек укытучының күзләренә карап торалар. Дәрес башланды. Һаман тавыш юк, һаман кычкырышмыйлар. Укытучының йөзендә каушау билгеләре күренде. “Юньлегә түгел бу”, – дип борчылды ул. Кара әле, арткы партада гел карта уйнап утырган Равил белән Рәшит тә укытучының авызына керердәй булып игътибар белән тыңлыйлар.

Ә Наил бөтенләй фәрештәгә әйләнгән. Сагыз чәйнәми, иптәшенә төкерми. “Ярабби, бетүләрем шушы икән!” – дип уйлады укытучы йөрәгенең чәнчи башлавын тоеп. Дәрес уртасында бәдрәфкә барып тәмәке тартып килә торган Сәлим дә өйрәтелгән эт кебек кымшанмыйча утыра.

Наилә бәйләү җепләрен бөтенләй алып килмәгән ахры, кулында каләм. Һәрчак ипи күшәп утыра торган Шәүкәтнең авызы шапылдамый. Чебен очкан тавыш та юк. Кинәт шул тынлыкны бозып:

– Булды, Гөлсинә Зәкиевна, төшереп бетердек! – дигән тавыш яңгырады.

Алдынгы тәҗрибә конкурсына җибәрәсе дәрес видеотасмага язылып беткән иде.

Марат парта өстенә менеп “Ура-а!” кычкырды. Түшәмгә китаплар, дәфтәрләр очты. Ручкалар шартлап сынды. Сәлим тәмәкесен алып, бәдрәфкә чапты. Рогатка “пулялары” сызгыра башлады. Укытучының башына кәгазь карга килеп кунды. Ул арада Равил Рәшитнең күз төбенә менеп төште. Кемдер акырып елап җибәрде, артына инә кададылар, ахрысы.

Укытучы: “У-уф!” – дип җиңел сулап куйды…

“Т.Я.”архивыннан.2003ел,1март

Tags: ,

Шәрехләү