fbpx
02.05.2023

Сингармонизм законы 5нче сыйныф


Сингармонизм законы  5нче сыйныф
Саба  муниципаль районы муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе Шәмәрдән лицее «Үсеш» нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Сабирова Резеда Әгъзамтин кызы. Тема: “Сингармонизм законы” (Рус мәктәпләрендә туган(татар) телне өйрәнүче 5нче сыйныф укучылары өчен)

Тема: Сингармонизм законы.

Максатлар:

  • белем бирү максаты: татар теленең фонетикасы, сингармонизм законы турындагы белемнәргә ия булып, дөрес сөйләм оештыра белү һәм язуда дөрес куллана белү;

2) фикерләү сәләтен үстерү максаты: укучыларның сораулар куя белү, анализ һәм нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү, үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтүләрен   камилләштерү, уртак эшчәнлекне үстерүгә ирешү;

3) тәрбияви максат: фәнни-танып белүнең кыйммәтен аңларга омтылыш уяту, табигатьне һәм табигатьтәге җан ияләрен саклау һәркемнең изге бурычы икәнлеген төшендерү, хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләренә хөрмәт хисе һәм әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Дәреснең тибы: яңа материалны  өйрәнү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет нәтиҗәләре: сингармонизм законын телдән һәм язма сөйләмдә куллана белү, сингармонизмга буйсынмаган сүзләрне тану күнекмәләрен булдыру, рәт һәи ирен гармониясен буйсынган сүзләрне аерырга өйрәнү.

 Метапредмет нәтиҗәләр:

регулятив гамәлләр: дәреснең темасын, максатын мөстәкыйль таба белү; үз фикереңне дәлилләү; үзеңнең эш-гамәлләреңә үзгәреш кертү, үзеңнең һәм иптәшеңнең фикерен дөрес бәяли алу, сөйләм ситуациясен анализлап, башкаларның теләк-ниятләрен аңларга тырышу;

танып белү гамәлләре: мәгълүмат белән эшли белү: сингармонизмга буйсынмаган сүзләрне мөстәкыйль рәвештә аерып ала белү, логик фикер йөртеп, сингармонизм законының ике төре буенча төркемнәргә, ягъни рәт һәм ирен гармониясенә бүлә белү, нәтиҗә чыгарырга өйрәнү; мәгълүматны системалаштыру һәм истә калдыру.

коммуникатив гамәлләр: әңгәмә барышында тема буенча сораулар бирү һәм дустанә аралашуны саклап, үз фикерләреңне җиткерә белү; уртак эшчәнлекнең максатын кабул итү һәм аңа ирешү;

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: дәрестә алган белемнәрне тормышта кулланырга өйрәнү,  тикшеренү эшчәнлегенең төп күнекмәләренә ия булу, әйләнә-тирәгә зыян китерә торган эш-гамәлләрне кабул итмәү, бер-береңә һәм кеше хезмәтенә карата ихтирам, хөрмәт хисе тәрбияләү.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, эзләнү-тикшеренү

Эшне оештыру төрләре: фронталь, индивидуаль , төркемнәрдә һәм парларда эшләү.

Җиһазлау: төп электрон дәреслек: Туган тел (татар теле). 5 сыйныф. Ике кисәктә. Беренче кисәк : төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). / М. М. Шәкүрова, Л. М. Гыйниятуллина, О. Р. Хисамов; [рәссамы Диләрә Нәүрузова]. — Казан: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе нәшрияты, 2022. — 172 б. : рәс. б-н.

өстәмә: компьютер, смарт такта, презентация, рәсем, карточкалар: “Сингармонизм законына буйсынган һәм буйсынмаган сүзләрне аерып языгыз”.

Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру:
  2. Дәресне оештыру.

Исәнләшү, укучыларның хәлләрен сорашу, психологик уңай халәт тудыру.

Хәерле көннәр дип эндәшәм

Һәммәгезгә мин сезгә

Матур көннәр, яхшы кәеф

Телимен һәрберегезгә.

Укучылар, бүген көн нинди?

(Дежур укучының чыгышы)

Укытучы: Әйе, укучылар, бүген көн болытлы, җилле, салкынча. Көз җитте. Сез бакчадагы бәрәңгеләрегезне җыеп алдыгызмы әле? Быел бәрәңге уңышы ничегрәк?  Без дә бәрәңгене җыеп алдык. Тик , балалар, минем бәрәңгеләрне аермаган бит әле. Миңа ярдәм итмәссезме икән? Без аны нинди төрләргә аерабыз әле? Әйе, утырту бәрәңгесе, эре һәм вак бәрәңге.Тик минем бәрәңгеләрем тылсымлы, алар – сүзләр төзергә ярдәм итә торган авазлар.

Менә шул авазларны, сортларга аерып, капчыкларга тутырырга  булышыгыз әле. Эшкә тотынганчы, кайбер кагыйдәләрне искә төшереп китик әле, балалар

  1. Актуальләштерү.

1.Өй эшенең үтәлешен тикшерү: кагыйдәләрне искә төшерү.( Экранда сораулар чыга)

–Нәрсә ул аваз?

-Нинди авазлар була?

– Татар телендә ничә сузык аваз бар?

– Алар нинди төрләргә бүленә?

-Афәрин, ә хәзер,  парлашып, минем “серле бәрәңгеләр”емне үз капчыкларына  тутырыйк әле. ( беренче пар- арткы рәт, 2нче пар-алгы рәт, 3нче пар- иренләшкән сузыкларны аера, 4нче пар тактада  https://learningapps.org/ сайтында  интерактив тактада эшли. Сылтамасы: https://learningapps.org/watch?v=p6qghywp522 )

– Рәхмәт, менә сез нинди яхшылык эшләдегез. Яхшылыгыгызны истә тотармын. “Яхшылык эшләсәң, ул үзеңә кире кайтыр “ ди татар халык мәкале

2)  Уку мәсьәләсе кую. Әңгәмә:

-Димәк, балалар, бүген безнең сөйләшү темасы нинди булыр, ягъни нинди темага сөйләшербез?

-Яхшылык турында

-Нәрсә ул яхшылык? (җаваплар тыңланыла)

-Яхшылык эшләү җиңелме, балалар?

-Кемгәдер бик җиңел, ә кем өчендер ай-һай авыр…

-Экранга күз салыйк әле. Бу нинди әкият? Авторын беләсезме? (Экранда “Өч кыз” әкиятеннән рәсемнәр бирелгән. “Логик чылбыр” буенча эчтәлекне искә төшерү)

  • Әлеге әкият нәрсә турында дип уйлыйсыз?
  • Минемчә, бу әкият яхшылык эшләү турында.
  • Бу әкияттә кемгә яхшылык эшләү авыр, ә кемгә җиңел?
  • Олы һәм уртанчы кызга яхшылык эшләү авыр, ә кече кыз һәм тиенгә җиңел.
  • Балалар, әлеге әкият нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итте?
  • Әниләр-иң кадерле кешеләр, аларны рәнҗетергә ярамый. Һәрвакыт сүзләрен тыңларга, ярдәм итәргә кирәк һ.б…

II . Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

  • Әйе, балалар, кешеләргә, кешеләргә генә түгел барлык җан ияләренә ярдәм итәргә кирәк. Әйдәгез әле, тиеннең сүзләренә игътибар итик. (экранда түбәндәге җөмләләр чыга)

И  бала, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч бул. Кешеләр дә сиңа ихтирамлы булыр, синең яхшылыгыңны беркайчан да онытмаслар! (Сүзлек өстендә эш:  игелек- изгелек,яхшылык (доброта), ихтирам- хөрмәт(уважение), куаныч- сөенеч, шатлык( радость)

– Әйдәгез,  шушы җөмләләрдән алгы рәт сузыклардан һәм арткы рәт сузыклардан гына торган сүзләрне язып алыйк. (вариантларда эш: 1нче вариантлар-алгы рәт сузык авазлардан торган сүзләрне, 2нче вариантлар арткы рәт сузык авазлардан торган сүзләрне  язып алалар)

Эшләрне алмашабыз һәм тикшерәбез.

Алгы рәт сузыклардан торган сүзләр:  игелек,   күр,  кешеләрне,  бәхетле,   кешеләр

Арткы рәт сузыклардан торган сүзләр: бала,  буе,  булыр,  яхшылыгыңны,   онытмаслар

Нәтиҗә ясау. Димәк, беренче рәттә нечкә сузыклардан, ягъни алгы рәт сузыкларыннан гына торган сүзләр. Сузык авазлар бер-берсенә нечкәлектә ярашып килгәннәр. Икенче баганада калынлыкта ярашканнар, охшашканнар. Бу сузыклар гармониясе дип атала. Икенче төрле сингармонизм законы .  Димәк, сузыкларның я калынлыкта, я нечкәлектә ярашуы сингармонизм законы дип атала.

-Ике рәттән дә төшем килешендәге сүзләрне табыгыз әле

-Кешеләрне, яхшылыгыңны.

– Нинди кушымчалар ялганган?

– Берсенә –нечкә, берсенә калын кушымча ялганган.

Димәк, укучылар, кушымчалар сингармонизм законы нигезендә ялгана.

– Кабат экранга карыйк әле. Кайсы сүзләрне язып алмадыгыз? Ни өчен? Димәк, нинди сүзләр сингармонизм законына буйсынмый?

БЕРКАЙЧАН- кушма сүз

ИХТИРАМ- алынма сүз

СИҢА- алмашлык ю.к.

-“Яхшылык эшләү- матур гадәт” җөмләсендә сингармонизмга буйсынмаган сүз бармы? Ни өчен? (җаваплар тыңланыла)

Нәтиҗә ясау. Димәк, сингармонизм законы бары тик әйтелешкә карый.

III. Белемнәрне беренчел үзләштерү

  1. Дәреслектә бирелгән текстны уку.

–  Ә хәзер дәреслектәге 20нче күнегүгә күз салыйк.   Сезгә, укучылар, “Аучы карт” тексты бирелгән, иң элек текстны рольләргә бүлеп укыйк әле.(текстны рольләргә бүлеп уку)

– Балалар, текст нәрсә турында?

– Бабасының оныгына яхшылык эшләргә теләве турында

– Бабай яхшылык эшләү өчен нинди гамәл башкарырга тиеш?

– Болан баласын алып кайтырга.

– Сезнеңчә, бу яхшылыкмы әллә начарлыкмы?

– Минемчә, бабай оныгына яхшылык эшлим дип, боланга начарлык эшләячәк.

-Димәк, балалар, берәүгә яхшылык эшлим дип, башкаларга зыян китерү дә мөмкин икән.

  1. 2. “Сорау-җавап” уены

Афәрин, инде текст эчтәлеге буенча  “сорау- җавап” уены уйнап алыйк ( Укучылар бер-берсенә : ”Азат, әйт әле, аучы кем белән яшәгән? Асия, Миңлегәрәй нәрсә турында хыяллана?” кебек сораулар бирәләр)

  1. Эзләнү эше башкару

Балалар, ә хәзер кечкенә генә эзләнү эше башкарып алырбыз. Сезнең максат: тексттан сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрне табу һәм ни өчен буйсынмавын аңлату. (Әлеге бирем төркемнәрдә башкарыла һәм бергәләп тикшерелә)

– Нинди сүзләрне язып алдыгыз?

–  Бервакыт, Бикхуҗа, сиңа сүзләре

– Нәтиҗә ясап, нинди кагыйдә чыгарабыз инде?

–  Димәк, сингармонизм законы саклансын өчен,  сүздә я калын, я нечкә сузыклар гына булырга тиеш.

  1. Ял минуты (сыйныф бүлмәсенең диварларына сүзләр язылган кәгазь битләре эленгән, укучылар сингармонизмга буйсынган сүзләрне генә табып киләләр: бөтен, онык, гомер, табигать, экран, ашханә, бәхет)
  2. Шул сүзләрне транскрипциядә язу.(укучылар тактада эшли)

[бөтөн]      [онокъ]       [гъөмөр]       [бәхэт]

  • Беренче иҗектә нинди сузык аваз?
  • Алгы рәт, иренләшкән[ө] авазы
  • Икенче иҗектә нинди аваз ишетәбез?
  • [ө] авазы
  • Димәк, икенче иҗектә дә иренләшкән сузык ишетәбез.. Сүзнең беренче иҗегендә иренләшкән [о], [ө] сузыклары булса, икенче һәм башка иҗекләрдәге [ы], [э] авазлары урынына [о], [ө] сузыклары әйтелә: [болот], [көмөш]. Бу күренеш ирен гармониясе дип атала.

Сингармонизм законының ике төре бар: рәт гармониясе һәм ирен гармониясе.  Ирен гармониясе нинди сузыкларга карый? ( Дәреслектәге кагыйдәне уку һәм нәтиҗә ясау)

Нәтиҗә: ирен гармониясе [о ]  һәм [ ө ]сузыкларына карый. Беренче иҗектә [о ] яки [ ө ] ишетелсә, икенче һәм аннан соңгы иҗекләрдә дә [о ] яки [ ө ]ишетелә.Рәт гармониясе нечкә һәм калын сузыкларга карый. Беренче иҗектә нечкә яки калын сузык аваз булса, калган иҗекләрдә дә нечкә яки калын сузык ишетелә.

  1. Яңа белемнәрне ныгыту
  2. Карточкалар белән эшләү.

– “Яхшылык эшләү- матур гадәт” дидек. Әйдәгез, кабат бер изгелек эшләп алыйк әле. Безнең аучы  Бик хуҗа карт оныгына болан баласы алып кайтырга дип чыгып китте.  Ләкин ул барасы юлда “ташлар” ята. Юл кырыенда “чокырлар”. Ташларны шул чокырларга алып ташларга кирәк. Әлбәттә, “ташлар”язулы, “чокыр”ларның да исемнәре бар. Шул ташларны урыннарына алып куярга ярдәм итик инде, балалар. ( Укучыларга карточкалар таратыла, парларда эшлиләр.

Бер пар такта янында https://learningapps.org    сайтында  интерактив тактада эшли.Сылтамасы: https://learningapps.org/watch?v=pk0ow70zn22 )

  1. Рәсем буенча биремнәр эшләү.

-Рәхмәт, балалар. Безнең аучы юлдан бара-бара болынга килеп чыкты. Ул нәрсәләр күрде икән?  Рәсемгә карап, рәт һәм ирен гармониясенә буйсынган 5әр сүз уйлап әйтегез әле:

– Яфрак, үлән, аяк, чәчәк, агач

– Болыт,болын, колын, төлке, койрык

-Инде  шул сүзләр белән бер-берсе белән бәйләнешле җөмләләр төзеп карыйк:

-Күктә ак болытлар йөзә. Болында колын йөгереп йөри. Агачлар янында кызыл төлке күренә. Болында төрле төстәге чәчәкләр үсә.

Колынның койрыгы кечкенә.

– Балалар, шушы рәсемгә карап, нинди яхшы гамәлләр эшләп була? (җаваплар тыңланыла. Мәсәлән, аучы күрмәсен дип, төлкене куркытырга. Төлке колынга тимәсен өчен, колынны куып җибәрергә)

  1. Рефлексия.
  2. Рефлексив кабатлау.

Балалар, бүгенге дәрестә сез никадәр изгелек эшләдегез: миңа, аучы картка бер-берегезгә ярдәм иттегез. Тик, балалар, бүгенге дәрестә безнең Азат катнаша алмады, ул авыртып киткән. Әйдәгез, аңа шалтыратып, бүгенге дәрестә ниләр белүебезне җиткерик әле (укытучы шалтырата(бу уен формасында да , реаль дә булырга мөмкин) һәм балалар сыйныфташларына дәрестә өйрәнгәннәрне сөйлиләр)

– Без бүген “Сингармонизм законы” дигән теманы өйрәндек.

–  Сузык авазларның я калынлыкта,я нечкәлектә ярашуы сингармонизм законы дип атала.

– Аның ике төре бар.

– Ирен гармониясе [о], [ө] сузыкларына карый.

– Сингармонизм законы әйтелешкә генә карый, язылышка карамый.

– Кушма һәм алынма сүзләр законга буйсынмый.

– Рәхмәт, балалар. Азат та, бик канәгать калгандыр. Ә сингармонизм законы тормышта кирәкме? Ничек уйлыйсыз? (укучы җавабы).

-Әйе,укучылар, сингармонизм законы телдән һәм язма сөйләмебезне камилләштерә. Без әлеге закон нигезендә авазларны, сүзләрне дөрес әйтеп, сөйләмебезне үстерәбез һәм сүзләрне дөрес язарга өйрәнәбез

  1. Белемнәрне бәяләү. Укучыларга, дәрестә катнашканнарын бәяләп, билгеләр куела.
  2. Өй эше:
  3. 16нчы күнегү (мәкальләрне туры китерергә, сингармонизмга буйсынмаган сүзнең астына сызарга)
  4. “Хәйләкәр әтәч” әкиятеннән ирен гармониясенә 10 сүз язып алырга
  5. Иҗади эш: “ Әгәр дә сез сингармонизм законы булсагыз, үзегез белән ничек таныштырыр идегез?”

 

 

 

 

Шәрехләү