Конкурслар


Татарча конкурслар

 

татарча конкурс
«Счастливые истории» балаларга ярдәм итү фонды ел саен уздырыла торган  «Глаголица»  балаларның бәйсез әдәби премиясе яңа конкурс сезонын ачты. Премия 10 яшьтән 17 яшькә кадәрле рус һәм татар телләрендә язучы авторлар арасында оештырыла. Катнашучылар эшләрен www.glagolitsa-rt.ru сайтына түбәндәге номинацияләр буенча җибәрә ала: поэзия, проза, эссеистика, матур әдәбият тәрҗемәләре. Конкурс Положениесе 

татарча конкурслар
«Белем җәүһәрләре» дөньякүләм бәйгесе сигезенче ел рәттән иң яхшы татар сайтларын ачыклый! 10 февраль көнне, «Белем җәүһәрләре» VIII дөньякүләм бәйгесенә гаризалар кабул итү башланып китте.Бәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле һәм башка файдалы интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына… Тулы текст  

татар-мэгрифэтчелэре
«Мәйдан» журналы «Мәгърифәт нуры ачар…» дип исемләнгән электрон презентацияләр бәйгесе игълан итте.Ул татар халкының бөек мәгърифәтчесе, тарихчысы һәм фәлсәфәчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел ел тулуга багышлана.Диния нәзарәте 2017 елны «Галимҗан Баруди елы» дип игълан итте.Конкурста катнашу өчен иҗат эшләрен 5 майга кадәр cbs_filial12@mail.ru электрон адресы буенча җибәрергә кирәк.Тулы текст монда

музей
ТР Милли музее “Тылсымлы куллар” журналы белән берлектә “Әбиемнең серле сандыгы” бәйгесе үткәрә.Моның өчен гаиләгездә бер кулыңа ядкәрнең үзен, икенчесенә аның рәсемен тотып фотосурәткә төшәргә, әлеге ядкәр турында хатирәләр язарга кирәк. Текст А4 форматында бер биттән артмаска тиеш. izdmus@mail.ru электрон почтасына юллагыз.Конкурс 1.02дән 15.04 кадәр үткәрелә. Чыганак: http://mincult.tatarstan.ru/tat

яңа укытучы
Февральдә «Безнең яңа укытучыбыз» гранты кысаларында бәйгеләр башлана.»Безнең яңа укытучыбыз» гранты республикабыз мәктәпләре, гимназияләренә югары белем бирү йортын, педагогия көллиятләрен тәмамлаучы иң яхшы студентларны, яшь аспирантлар һәм фән кандидатларын җәлеп итү максатыннан оештырыла. Бәйгенең беренче этабы 2017нче елның февраль-март айларында уза.Чыганак.

казан утлары
«Казан утлары» әдәби журналы хикәя конкурсы игълан итте. Хикәяләр 2017 елның азагына кадәр kazanutlari@yandex.ru адресына кабул ителә. Хатның темасын «Хикәя яза аласызмы?» дип билгеләргә кирәк. Хикәяләрнең саны чикләнми, ә менә күләмнәре чикләнә: стандарт бит (60ар тамгалы 30 юл) саны 15тән артмаска тиеш, дип хәбәр ителә журналның kazanutlary.ru сайтында.Тулы текст монда

авыл
Бөтендөнья татар конгрессы «Минем авылым» иҗади бәйгесен игълан итте. Бәйге татар авылларын борчыган проблемаларга киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатында оештырыла.Татар яки рус телендә иҗат ителгән 10 биттән дә артмаган язмаларны 2017 елның 30 октябреннән дә озакламыйча электрон рәвештә info@tataravyly.ru адресы буенча оештыручыларга юлларга кирәк. Тулы текст монда

бәйге
II Россиякүләм «Әдәби җәүһәрләр» татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе. II Россиякүләм «Әдәби җәүһәрләр» татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан, «Белем.ру» порталы мөмкинлекләрен кулланып күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырыла. Бәйге сентябрь-апрель айларында үткәрелә, 2 этаптан (онлайн һәм финал турларыннан) тора.Тулы текст 

 

Төрле сайтлардагы Конкурслар           

 


апельсин конкурс
Приглашаем детей, подростков и детские коллективы показать свои творческие достижения на детском творческом Фестивале. Участие в Фестивале бесплатное. Максимальный возраст участников — 17 лет.  http://mdtf.ru/

 

 

 
конкурслар
Международный фестиваль культуры и искусства предлагает всем желающим продемонстрировать свои достижения в искусстве и творчестве.Можно сделать красивый сайт для своего коллектива. Сайт делается очень просто.http://cultnet.ru/

конкурслар
Фестиваль детского и юношеского творчества «Звезды нового века» предлагает детям, подросткам, молодежи и детским коллективам продемонстрировать свои достижения в искусстве и науке.http://znv.ru/

конкурслар
 Детский творческий фестиваль «Южный полюс» Участие в Фестивале бесплатное. Максимальный возраст участников — 17 лет.http://ujp.ru/ 

конкурс
  Международная педагогическая олимпиада предлагает преподавателям и студентам педагогических образовательных учреждений продемонстрировать свои достижения в педагогике и творчестве.http://pedolimp.ru/

         конкурс
Педразвитие 7 января 2014г. — 18 марта 2014г.»Конкурс на лучшую методическую разработку, посвящённую празднику 8 Марта»   Участие в конкурсе бесплатное.    http://pedrazvitie.ru/   

«Мөгаллим язмалары»ндагы Конкурслар

дәрес планына

Конкурс ябык.

Башлана: 15.03.2019.  Тәмамлана: 15.04.2019.

Конкурс планын язуга таләпләр.

1.Конкурста  татар телендә язылган дәрес планнары гына катнаша.

2.Планнар бары тик Times New Roman шрифтында ,14 языла.  Юл араларындагы интервал – 1,5. Полялар: сулдан – 2,5см, астан – 2см, уңнан – 1,5см, өстән – 1,5см.

3.Катгый таләп:

   -Битләр рамкаланмый.

   -Титул бите куелмый.

   -Татар хәрефләре урынына рус шрифтлары язылмый.

   -Таблица белән язылган планнарны сайтка куеп булмый.

4. Планның өске өлешенә мәктәп исеме ,укытучының исем-фамилиясе, дәреснең темасы языла.Менә болай:

Апас муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе  Чури – Бураш төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәфигуллина Гүзәл Фәрит кызы. Тема: Фигыль турында төшенчә ( 3 сыйныфта татар теленнән уздырылган ачык  дәрес).

Максат:

Көтелгән нәтиҗәләр:

Танып-белү һ.б…

5.Дәрес планнарының күләме – 5-7 бит.

6.Планнар моңарчы интернет порталларда басылган булырга тиеш түгел.

7.Планда рәсемнәр булса, алар аерым җибәрелә.

8.План автор фотосы белән бергә басыла.Фото jpg форматында булырга тиеш.Ул планга куелмый.Аерым җибәрелә.

9.Конкурс планнары    minmplan@mail.ru  адресына юллана.

10.Җиңүчеләр ачык тавыш бирү юлы белән билгеләнә.

11.Конкурста катнашу бушлай. Җиңүчегә Диплом биреләчәк.  Катнашучыларга , әгәр  кирәк булса , Сертификатлар җибәрелә.

Катнашыгыз!  Уңышлар телибез!!

Конкурска килгән дәрес планнары. 

Конкурста  катнашучы  дәрес  планнары.

Вакыты: 15.03-15.04

 

йорт һәм кыргый хайваннар
1.Казан шәһәре Вахитов районы муниципаль бюджет белем учреждениесе»96 нчы гимназия»нең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Альмира Хәнәфи кызы. Тема: Йорт һәм кыргый хайваннар.( 2 нче сыйныфта татар теленнән уздырылган ачык дәрес планы). 

ел вакытлары
2.Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Бөгелмә төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимова Рәзилә Ринат кызы. Тема:  “Ел вакытлары”  темасын кабатлау дәресе.( 1 нче сыйныфларның рус төркемендә  уздырылган дәрес планы) 

 

 

Шалкан әкияте
3.Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Самойлова Ләйлә Ахмадулла кызы. Дәреснең темасы: Әкиятләр. “Шалкан ” әкияте. 2 нче сыйныфның рус төркемендә татар әдәбияты дәресе планы.

 


Конкурс төгәлләнде.

“Мөгаллим язмалары” сайтта Яңа Ел уңае белән “Сөйкемле Кыш бабай”дигән конкурс үткәрә.        

кыш бабай

                               

1.Гомуми  нигезләмә.  

”Сөйкемле Кыш бабай”  конкурсын  “Мөгаллим язмалары”  сайты уздыра. Конкурсның исемен һәм нигезләмәсен алу, өлешчә файдалану , конкурс эшләрен башка сайтларга кую  тыела.

 2. Конкурсның максаты:

-татар телен һәм мәдәниятын үстерүдә Интернет   челтәре  мөмкинлекләрен файдалану һәм татар теленең Интернет челтәрендә куллану сферасын киңәйтү;

-иҗат, аралашу, ял итү,  белемнәрне камилләштерү өчен яңа мохит буларак мәгълүмати интернет-тирәлек үсешенә ярдәм күрсәтү;

— сәләтле балаларны ачыклау, берләштерү, иҗади активлаштыру ;

-талантлы балаларга үз иҗатларын күрсәтү мөмкинлеге тудыру;

— физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм акыл үсеше тоткарланган балаларның иҗади cәләтләрен үстерү һәм аларның эшләрен Интернет челтәрендә тарату.

3.Конкурсны үткәрү тәртибе  

3.1 Конкурс Интернет челтәрендә  https://mugallimplan.ru/ сайтында үткәрелә.

3.2 Конкурс елга бер тапкыр Яңа Елга багышлап үткәрелә.

3.3 Конкурста җиңгән эшләр “Мөгаллим язмалары” сайтына куела.

3.4 Бәйгене үткәрү вакыты: 25ноябрьдән-25 декабрьгә кадәр  (2018).

3.5 Бәйге өч этаптан тора:

  I этап —  конкурс эшләрен кабул итү (2018нче елның 25нче ноябреннән-2015нче елның 25нче декабренә кадәр ).

II этап — сайлап алу туры. Иҗади эшләрне тикшерү, бәяләү. (2018 елның  25-28 декабре.)

III этап –Җиңүчеләрне билгеләү. Хезмәтләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән, сайлап алу турын үткән конкурсантларның эшләре  “Мөгаллим язмалары” сайтында урнаштырыла. 

2.Конкурста катнашу тәртибе.

2.1 Конкурста 1-8 сыйныф укучылары һәм коррекцион мәктәпләрнең 1-9  сыйныф укучылары катнаша  ала. Коррекцион мәктәпләрдә укучы балаларның эшләре аерым карала һәм урыннар аерым бирелә.

2.2 Конкурста  татар телендә язылган эшләр генә кабул ителә.

2.3 Конкурска заявка биреп,катнашучы үзенең бәйге таләпләре белән килешүен һәм конкурска җибәргән эшләрне сайтларга һәм социаль челтәрләргә куярга рөхсәт иткәнлеген белдерә. Конкурста катнашу бушлай.
3.Конкурс эшләре өчен төп таләпләр. 

1. Конкурста моңарчы беркайда да басылмаган эшләр генә кабул ителә.
3.1   Конкурска җибәрелгән эшләр бүтән сайтлардан күчереп алынган булырга тиеш түгел.

3.2  Авторлык хокукын тупас бозучы   ( чит авторның әсәрләрен яисә аның өлешен үзенеке дип атаучы), этика нормаларын үтәмәүче,  сайт адресына  тискәре,әдәпсез сүзләр әйтүче Конкурсантлар шунда ук бәйгедә катнашу хокукыннан мәхрүм ителәләр

3.3  Конкурс эшләре чиста-пөхтә эшләнелгән,фотолар ачык,язмалар хатасыз булырга тиеш.

3.4 Конкурска электрон файллар гына кабул ителә.
4. Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

1)     Компьютер графикасында  Кыш  бабайга  багышлап эшләнгән коллаж. (Нинди программада эшләнүен күрсәтергә кирәк).

2)      Кыш бабай турында 1-3 минутлык видеоролик.

3) Кыш бабай рәсеме. Акварель,карандаш яки компьтер графикасында ясалган рәсемнәрнең фотосурәте.

4)Кыш бабай костюмы. Авылга,мәктәпкә,балалар бакчасына,мәдәният йортына “килгән”  Кыш бабай  белән үзегез  янәшә төшкән фотосурәт.

4.1  Кыш бабай рәсеме һәм Кыш бабай костюмы фотога төшерелеп,В Контакте  челтәрендәге  “Мөгаллим язмалары”  төркеменә куела.Моның өчен төркемгә керергә,төркемгә кушылырга кирәк. Адресы: http://vk.com/club68893985  Фотоны һәр конкурсант  “Кыш бабай рәсеме-2018”  яки “Кыш бабай костюмы-2018” һәм “Кыш Бабай турында коллаж” дигән альбомнарга үзе куя. Видеоролик диварга беркетелә.   “Описание” дигән урынга катнашучы укучы һәм аның җитәкчесенең тулы исем-фамилиясе,мәктәпнең татарча тулы исеме  языла.

4.Җиңүчеләрне бүләкләү.

4.1 Конкурс нәтиҗәләре 28нче декабрьдә “Мөгаллим язмалары” сайтында игълан ителә. Нәтиҗәләр һәр эшкә куелган лайклар саны буенча билгеләнә. Лайклар куюның соңгы көне-27 декабрь 23сәг.59минут.

4.2 Һәр номинациядә җиңүче укучылар I-II-III дәрәҗәдәге бушлай  Дипломнар белән бүләкләнәләр.Катнашучы укучыларга кирәк булса, түләүле Сертификат яки Диплом бирелә. Барысы да электрон формада сезнең почтага җибәрелә.

4.3 Сертификат белән Дипломның  бәясе-90шар сум.  Кирәк кешеләр шушы анкета-форманы тутырып  konkursbabay@mail.ru  адресына хат җибәрәләр. (Кирәк булмаса,түләү мәҗбүри түгел). Сертификат һәм Дипломнарны җибәрү вакыты: 25.12.2015-10.01.2016

Катнашучының тулы И.Ф.О.сыҖитәкче укытучының И.Ф.О.СыйныфМәктәпнең тулы исемеАдрес,телефон, Е-mailНоминация

Түләү өчен монда күчәргә кирәк: http://goo.gl/MAB5NU    (Яндекс-Деньги)   Түләгәндә исем-фамилиягезне язарга онытмагыз.

Әлеге Нигезләмә, кызыксынган якларны канәгатьләндерү йөзеннән, тәҗрибә арта бару белән  һәм сезнең тәкъдимнәрегезне дә исәпкә алып,  яхшыртылырга мөмкин. Нигезләмә бәйгенең рәсми сайтында урнаштырыла һәм бәйгедә катнашырга теләгән һәркем аның белән танышып чыга ала.

Конкурста иҗади уңышлар һәм җиңүләр телибез!

P.S. Конкурс эшләрен җибәрү яки урнаштыруда кыенлыклар чыкса,сорауларыгызны турыдан-туры  “Мөгаллим язмалары” сайтыннан язып җибәрә аласыз. https://mugallimplan.ru/   

 «Сөйкемле Кыш бабай» конкурсында катнашкан өчен бирелә торган Сертификат үрнәге.

сертификат

 «Сөйкемле Кыш бабай» конкурсында җиңгән өчен бирелә торган Диплом үрнәге. 

диплом


 

Шәрехләү