Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе I категорияле тәрбияче Ильясова Зилә Рудис кызы. Тема: “Мөслимем – туган ягым” (4 нче сыйныфлар өчен тәрбия сәгате).
Максат: Туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләү; Татарстанның , районның, авылның тоткан урынын күрсәтү; балаларның сөйләм телләрен үстерү.
Җиһазлау: Татарстан картасы, ноутбук, слайдлар.
Кулланган әдәбият:Мөслим турында китап. Youtube.com; yandex.ru – социаль челтәре медиаматериаллары.
Дәрес барышы:
- Оештыру моменты
– Балалар, бүгенге тәрбия сәгатебезне башлыйбыз.
Иң элек, әйтегез әле нәрсә ул Ватан? (Укучыларның фикерләре тыңлана).
-Ватан нәрсәдән башлана?(слайд1) (Укучыларның фикерләре тыңлана).
- Төп өлеш.
Һәр кешенең туган авылы, шәһәре була. Ул шунда туа, белем ала, шәхес булып җитешә.Һәр кешенең туган җире бик кадерле була. Үсеп җитеп еракларга киткәч тә кеше туган җирен сагына:(слайд 2) (Мөслим авылы аэросьемкасы) урамын, туган йортын, мәктәбен, авылдашларын һ.б.Сезнең туган авылыгыз бар. Ул ничек атала? (Җаваплар тыңлана).
(3 слайд). “Туган авыл Мөслимем” җыры тыңлана.
-Хәзер мин сезне Мөслим авылының тарихы белән таныштырып китәм.
Балалар,безяши торган район турында нәрсәләрбеләсез?(Җаваплары тыңлана).(слайд 4) аудиотасма “Мөслимем юкәләре”
Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы составында административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Административ үзәге — Мөслим авылы. 2020ел башында районда 19 326 кеше яши. Район бары тик авыл халкы белән генә тәэмин ителгән, 1930 елның 10 августында барлыкка килә.
Мөслим төбәге талантлы шәхесләргә бик бай. Зөлфәтнең бу шигъри юлларын белмәгән кеше бармы икән? Мөслимлеләр өчен ул, гомумән, үзенә күрә әфсенле бер дога кебек – һәрхәлдә, мин күрешкән-сөйләшкән, аралашканнар өчен шулай. Алар Тукайның шигырьләрен белмәскә дә мөмкиннәр, әмма Зөлфәтнең әлеге юлларын түгел! Димәк, бу юлы без Мөслимгә кузгалабыз – тузанына, үләннәренә, бөҗәкләренә кадәр әфсенле якка.(слайд 5)
ЗӨЛФӘТ АБЫЙ, ЯКИ «БЫЛБЫЛЛЫ ШИГЪРИЯТ»
Туфрак тарта, диләр…
Шулайдыр шул…
Үземнән дә моны мин беләм
Күкрәгемә йөрәк булып кергән
Кайнар чабышкы син, илгенәм!
Ык агымы шулай искән чакта
Каян табыйм икән тынгылык?
Күкрәгемдә йөрәк түгел лә бит!
Сайрап тора Мөслим былбылы.
– Гербтагы төп сурәт — “курайда уйнаучы егет” — яшьлекне, чәчәк атуны, алга баруны, матурлыкка омтылуны гәүдәләндерә, шулай ук районда үсеш өчен югары мөмкинлек булуның күрсәткече. Яшь кеше стильле татар киемендә курайда уйный. Моның белән күпчелек татарлар яшәгән районның тарихи-мәдәни үзенчәлекләре билгеләнә. Ук һәм сөңге очлыклары районның үзенчәлекләрен күрсәтә: бу территорияләрдә бакырдан күп әйберләр, шул исәптән корал табыла. Гербның зәңгәр дулкын өлеше районны уртага бүлеп аккан Ык елгасын аңлата, ә аның төсе намус, намуслылык һәм рухиятне символлаштыра. Яшел буй белән табигать, уңдырышлылык, авыл хуҗалыгының тормышы һәм үсеше күрсәтелгән. Костюм һәм сөңге очлыкларының сары төсе уңыш, байлык, кояш энергиясе һәм җылылык, хөрмәт һәм акыл символы булып тора. Байрак яшел төстәге туры почмаклы иңе буенча 2/3 күләмендә булган тукымадан гыйбарәт, аскы өлеше тукыманың 3/10 өлеше булган зәңгәр төстәге буй;төп яшел төстәге өлешне, зәңгәр төстәге аскы өлештән, ак төстәге дулкынлы сызык аера.Тукыма уртасында (үзәктә) курайда уйнаучы егет (малай) (слайд 6)
Безнең районыбызның башлыгы- Муллин Рамил Хәмзә улы. Аның тырышлыгы белән районыбыз зур уңышларга иреште. Безнең район халкы үзе дә бик тырыш һәм максатчан халык. Шулай булмаса, районыбызның даны еракларга таралмас иде.(слайд 7)
– Татарстан белән горурланып була. Ни өчен? Кем әйтә?” (Укучыларның җаваплары тыңлана)
Татарстан- көчле, бай Республика.Ул безнең туган җиребез.
Татарстан- безнең Ватаныбыз. Аның гербы, флагы, гимны бар.
Татарстанда руслар, татарлар, марилар, чувашлар, удмуртлар һ. б. милләт кешеләре дус яши. 6 ноябрь- Татарстан конституциясе көне.(слайд 8)
Конституциядә татар һәм рус телләре- дәүләт телләре дип язылган. Мин Республикам белән горурланам.
Ә хәзер мин Татарстан турында язган кайбер шигырьләренукып китәм.
(слайд 9)
Туган ягы кирәк кешегә.
Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә,-
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.
(Фәнис Яруллин.) Тулырак…