23.02.2018

Ә.Еники. “Матурлык” .Дәрес планы.6 с.


 еники матурлык
Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе «16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызы. Тема: “Ә.Еникинең “Матурлык” хикәясе” (6 нчы сыйныфның татар төркемендә татар әдәбиятыннан уздырылган ачык дәрес планы)
Максат: 1) Ә.Еники иҗатын күзәтү, аның “Матурлык” хикәясен анализлау; 2) уйлау, фикер йөртү сәләтен, активлыкларын үстерү; парларда, төркемдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү; 3) укучыларда матурлык, аны күрә, тоя белү, әниләргә хөрмәт хисләре; китап укуга теләк уяту. Планлаштырылган нәтиҗәләр: Предмет буенча УУГ: Ә. Еники иҗаты турында гомуми күзаллау булдыру, аның “Матурлык” хикәясен анализлый белү.  Танып-белү УУГ:укыган хикәяне аңлау һәм  төп идея-темасын билгели, үз фикереңне җиткерә белү, матурлык төшенчәсен аңлау. Коммуникатив УУГ: диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү: дөрес итеп сорау бирә һәм аңа җавап бирә белү. Регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатын фаразлау, уку  эшчәнлеген  оештыра, үз эшен бәяли белү Шәхси УУГ: китап укуның кирәклеген аңлау; матурлыкны күрә, тоя белү, үзеңдә матурлык сыйфатлары булдыру теләге уяну Тибы: уку мәсьәләсен чишү Методлары: әңгәмә, монологик һәм диалогик сөйләм, тикшерү, эзләү, нәтиҗә ясау, гомумиләштерү, модельләштерү. Җиһазлау: компьютер, презентация, карточкалар, цитаталар Дәрес барышы:    I.Дәрескә оештыру.Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру. Дәресне түбәндәге цитатадан башлау. Китап дигән хәзинәнең Тиңдәше юк. Яхшы китаптан да яхшы Киңәшче юк.    (Х. Халиков) (слайд) Сүзлек эше: хәзинә – байлык, тиңдәшсез – тиңдәше юк (бесподобный), киңәшче – аңлатучы, өйрәтүче ( советник) (слайд) Укырга һәм күчереп алырга

Фигыль һәм аның нигезе. 6 сыйныфта дәрес планы


фигыль 
Буа муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе Н.Г.Фәизов исемендәге Яңа Тинчәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәмсетдинова Гөлүсә Сәмигулла кызы. Тема: “Фигыль һәм аның нигезе”. (6 нчы сыйныфның татар мәктәбендә татар теленнән уздырылган ачык дәрес планы)
Максат: 1. Фигыль сүз төркеменә сорау куя белү һәм җөмләдән фигыльне таба һәм нигезен билгели алу. Бурычлар: 1.Белем бирү: сүз төркемнәре буенча алган белемнәрне һәм сүз төркемнәре белән эшләү күнекмәләрен ныгыту. 2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү. 3. Тәрбияви: Г.Тукай иҗатына мәхәббәт, бер – берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү. Планлаштырылган нәтиҗә: Шәхескә кагылышлы: 1) укучыларда үз уңышларын, уңышсызлыкларын күрә,аера белү,үзеңдә шуларны булдырырга омтылу, кеше өчен сөенү, кызгана белү; 2) иптәшеңә терәк, таяныч булу (төркемдә, парда эшләгәндә); 3) дөрес сөйләргә омтылу, үз сөйләм хаталарыңны тану, төзәтү; 4) шәхесне (яныңдагы иптәшеңне) кимсетүдән саклану, вакытында тыелып калу. Метапредмет: Танып белү УУГ: әңгәмәдәшеңнән ишеткәнне үз фикерең белән чагыштыру, фигыль билгеләрен аерып күрсәтеп, кагыйдә формалаштыру,текст белән эшли белү, фигыль сүз төркемен модельләштерү; Коммуникатив УУГ:әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, ишетә белү, чират белән чыгыш ясау, үз фикереңне курыкмыйча дәлилли белү, диалогик сөйләм күнекмәсен камилләштерү. Регулятив УУГ: максат куя белү, төркемдә чишү юлын билгеләү, адымлап биремнәр үтәү, нәтиҗә ясау һәм аны дөрес формалаштыру, үзбәя кую. Предмет буенча: Фигыльне билгели белү, аның нигезен табу. Дәреснең тибы: Яңа теманы аңлату. Төп төшенчәләр: Фигыль һәм аның нигезе. Предметара бәйләнеш: Татар теле, математика, татар әдәбияты. Эшне оештыру төрләре: Төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү. Чыганаклар: Ф.Ю.Юсупов,Ч.М.Харисова, Р.Р.Сәйфетдинов.6нчы сыйныф өчен уку әсбабы, 2014нче ел. 1. Презентация Power Point – “Фигыль” компьютер, интерактив такта, карточка. Дәрес барышы I этап. Оештыру моменты. 1.Дәрескә әзерләнү. Нинди максат белән килдегез? Әйдәгез әле, бер-беребезгә карап елмайыйк та дәресебезне башлап җибәрик. Дәфтәрләргә число язу. II этап. Мотивация. Укырга һәм күчереп алырга

Татар халык әкияте “Ак бүре”. 5сыйныф.


Ак бүре
Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” – Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Әнисә Газизулла кызы. Тема: Татар халык әкияте “Ак бүре”. 5сыйныф.
Аннотация. Татар халык әкияте”Ак бүре” әсәрен өйрәнү  буенча программада  (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы. ”Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен  татар әдәбияыннан авторлык программасы” (5 – 9 нчы сыйныфлар), төзүче авторлар: Ф.А. Ганиева, Л.Г. Сабирова, Казан, 2014) дүрт сәгать вакыт каралган. Әлеге дәрес икенче дәрес буларак үткәрелә. Алдагы дәрестә укучылар әкиятләрнең жанр төрләре, үзенчәлекле сыйфатлары турында белемнәрен барладылар.      Планлаштырылган нәтиҗәләр: Метапредмет — әкият жанрының асылына төшенү, үз фикерен төгәл һәм тулы итеп җиткерә белү, сөйләм әдәбенә өйрәнү халык иҗатының бай мирасын өйрәнү, әкиятнең нигезендә халыкның акылы, тапкырлыгы зирәклеге, батырлыгы салынуын төшенү. П р е д м е т — әкият жанрын кабатлау, әкиятләргә хас үзенчәлекләрне искә төшерү, әкияттә күтәрелгән төп фиерне ачыклау. Шәхескә кагылышлы — укучыларда әкиятләргә карата мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын, баланың үзаңын үстерү.  Әкиятнең эчтәлеген анализ нәтиҗәсендә ачыклау;   Әкиятнең нигезендә халыкның акылы, тапкырлыгы зирәклеге, батырлыгы салынуын төшендерү, шул турыда уйларга өйрәтү; Әти-әнигә, туганнарга карата мәрхәмәтле булу, кешеләр белән итагатьле сөйләшү әдәбе, батырлык, максатчанлык кебек сыйфатлар тәрбияләү. Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү. Укучыларда УУГ  (танып белү, регулятив, коммуникатив, шәхескә кагылышлы) формалаштыру.  Шәхескә кагылышлы УУГ:  –  укучының  башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру. Регулятив УУГ:   – максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану; Укырга һәм күчереп алырга

 

Тубым минем, тупкаем. Спорт сәгате.


спорт тубым
Татарстан республикасы Балтач муниципаль районы МББУ Түнтәр гомуми урта белем мәктәбенең озайтылган көн тәрбиячесе Зәйнетдинова Эльмира Роберт кызы. ”Тубым минем,тупкаем” темасына спорт сәгате (1-4 сыйныфлар өчен).
Укучыларның яше: 7-10 яшь. Занятиеның тибы: өйрәнү дәресе һәм алган белемнәрне ныгыту. Максат: Универсиада төренә кергән кайбер туплы ярышлар белән якыннан таныштыру, балаларның Универсиада турында белемнәрен ныгыту,  кызыксынуларын үстерү, сөйләм телләрен баету. Бурычлар: Балаларда Универсиада идеяләрен популярлаштыру, яраткан спорт төрләренә мәхәббәт уяту, волонтерлык эшенә хөрмәт уяту. Спортны, Ватанны ярату хисләре тәрбияләү, яхшылык, гаделлек, тырышлык, үзара дуслык тәрбияләү. Балаларның сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча белемнәрен камилләштерү, хәрәкәт активлыкларын үстерү, җитезлеккә, төгәллеккә өйрәтү. Занятиеның формасы: сәяхәт дәрес. Методлары: әңгәмә, телдән сорау, иллюстрация методы, күргәзмә (наглядный) методы. Җиһазлау: ноутбук, презентация, проектор, интерактив такта, спорт җиһазлары, кызыл, зәңгәр, яшел төстәге туп рәсемнәре. Кулланылган әдәбият:  “Физкультура в школе”журналлары ; В.Д. Ковалев “Спортивные игры”, “Детская энциклопедия”.  Әзерлек эше: Бер атна алдан IV сыйныф укучыларына (5 укучыга берәр төрдән) футбол, волейбол, гандбол, су полосы, баскетбол туплары һәм уеннары турында информация тупларга задание бирелә.   Спорт сәгатенең барышы. Оештыру этабы. Уңай психологик халәт тудыру. 1) укучылар белән исәнләшү 2) кереш беседа -Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Әйдәгез бер-беребезгә яхшы теләкләр телик, елмаешыйк  һәм  спорт сәгатен башлыйк. Балалар, мин сезнең яныгызга бүген өр- яңа  һөнәр үзләштереп килдем .Минем кем булуымны сез үзегез дә белә аласыз! Ә мин  сезгә ярдәм итәрмен. Менә мин үзем белән никадәр спорт җиһазлары рәсемнәре алып килдем.  Бәлки  минем  кемлегемне кроссворд чишкәч белерсез. Мин сезгә спорт җиһазлары күрсәтермен, яисә аның турында сөйләрмен, ә сез шул уенның исемен әйтерсез. Һәм мин җавапларны буш шакмакларга язып барырмын. Анда килеп чыккан сүз минем кем икәнемне аңлатыр .Спорт сәгате.Күчереп алырга
Презентациясен карарга

 

Яңа ел кил безгә


яңа ел
Азнакай муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия hәм белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Ләйсән” гомум үсеш төрендәге балалар бакчасының 1 категорияле тәрбиячесе Сунгатуллина Римма Владимир кызы.Тема: “Яңа ел кил безгә. ” ( Зурлар төркеме, 4-7 яшь).
Группага Бакылдык  үрдәк керә. Үрдәк:Исәнмесез балалар!Хәерле көн!Мине хуҗам Яңа елга Кыш бабай белән Кар кызы артыннан урманга  җибәрде, күрмәдегезме аларны? Балалар:Юк. Алып баручы:Без үзебездә Яңа ел бәйрәменә, Кыш бабай белән Кар кызы янына бәйрәм итәргә җыенган идек,әйдә безнең белән. Җыр астында залга керәләр. Аб. Исәнме,чыршы,исәнме!         Яңа ел килеп җитте. Күңелле чыршы бәйрәмен- Балалар күптән көтте. Үрдәк:Чыршы утларың нишләп янмый, нигә күңелсезләнеп утырасың? (үрдәк тыңлаган сыман кыйлана) Чыршы:Балалар җәй көнне кунакка чакырдылар, күңелле була диделәр, ә миңа күңелсез. Аб.Чыршыбызның күңелен күтәрик, аның турында җыр җырлыйк. “Чыршы”. Үрдәк:Без чыршы күргәч ник килгәнебезне дә оныттык,без урманга нигә килдек әле? Балалар җавабы. Әйдәгез юлыбызны дәвам итик. Юлда Куян очрый. Куян:Исәнмесез, Хәерле көн балалар!Урманда ниләр эшләп йөрисез? Б-р:Кыш бабай белән Кар кызын эзлибез.Безгә юлны күрсәтә алмассың  микән? Куян:Кыш бабай белән Кар кызы кемнәр соң алар. Миңа сөйләп күрсәтмәссез  микән? Яңа ел кил безгә.Күчереп алырга

Нәүрүз килде безгә.


нәүрүз
Азнакай муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия hәм белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Ләйсән” гомум үсеш төрендәге балалар бакчасының 1 категорияле тәрбиячесе Сунгатуллина Римма Владимир кызы. Тема: “ Нәүрүз килде безгә.” ( Зурлар төркеме 4-7 яшь).
Алып баручы: Хөрмәтле ата-аналар, кадерле кунаклар, балалар! Без бүген бирегә язны – Нәурүзбикәне каршы алу бәйрәменә җыелдык. Бәйрәмдә халкыбызның дәртле җырларын, борынгы такмакларын ишетерсез, җырлы-биюле уеннарын күрерсез, үзегез дә дәртләнеп биерсез. 1)Әйдә, кояш, сип нурыңны, Кызганма бер дә,Руслан Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм Нәүрүз бүген бездә.  2)Тизрәк кил безгә, җылы яз, Тизрәк-тизрәк кил!          Әмир Куяннар туңып беткәндер, Иссен җылы җил. 3)Урманда бит җылы өй дә, Җылы мич тә юк.                      Рәмис Куяннарның әбиләре Бәйләми оек. 4) Тизрәк кил безгә, җылы яз, Тизрәк-тизрәк кил!                          Динә Чыпчыкларга җырлар өйрәт, Уйна, сайра, көл. 5)Урманда бит пешермиләр Тугәрәк калач.   Айзирәк Песнәкләрнең туннары юк, Тамаклары ач. 6)Чәчәкләр белән күмелсен Без яшәгән ил.    Айзилә   Тизрәк кил безгә, җылы яз, Тизрәк-тизрәк кил! А.б.Нәүрүз бәйрәме котлы булсын, Эче тулы нур булсын! Нәүрүз көен кем көйләсә Ул дәртле һәм бай булсын! Нәүрүз көенә Нәүрүзбикә керә. Нәүрүзбикә:Гайбәт бетсен телегездә, Орыш бетсен илегездә, Ачу китсен йөзегездән, Шулай икән-киләм сезгә! Исәнмесез, балалар, хөрмәтле ата-аналар! Мин – Нәүрүзбикә! Язның иң гүзәл бәйрәме – Нәүрүз бәйрәменә килдем! (Нәүрүзбикәне ипи-тоз белән каршылыйбыз. Нәүрүз.Күчереп алырга