
Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Гөлзадә Хәмит кызы.Тема: Татар халык авыз иҗаты .7 нче сыйныф, әдәбият
Максат:
- Белем бирү: халык авыз иҗаты турында алган белемнәрне ныгыту.
- Күнекмәләр булдыру: укучыларның сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен үстерү; уку һәм танып-белү мәсьәләсен куюда тамгалар, символлар, модельләр, схемалардан файдалана алу.
- Тәрбия бирү: татар халкының сәнгати һәм мәдәни мирасын үзләштерү аша матурлык сыйфатларын үстерү.
Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:
Регулятив УУГ: эшчәнлекне планлаштыра, үз алдыңа максат куя белү, эшләгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.
Коммуникатив УУГ: төркемнәрдә эшләгәндә үз фикереңне җиткерә белү, үзара килешү, мәгълүматларны таба, куллана алу, әңгәмәдә катнашу, ишеткәнеңне үз фикерең белән чагыштыру.
Танып-белү УУГ: Дөрес нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерү.
Шәхескә кагылышлы УУГ: иптәшеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү, үз мөмкинлекләреңне бәяләү, үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.
Материал: рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныфында укучы рус балалары өчен дәреслек.
Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, тавыш көчәйткеч, рәсемнәр.
Дәрес тибы: проект яклау дәресе.
Методлар: өлешчә эзләнү, тикшеренү ысулы, акыл штурмы, төркемнәрдә эш, энергизатор.
Эшчәнлек төрләре: проект эшен яклау, күрсәтмә әсбаплардан һәм техник чаралардан файдалану.
Дәрес барышы.
- Оештыру.
Укучыларда уңай психологик халәт тудыру.
Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Барыгызга да яхшы кәеф телим. Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп алыйк әле. Сез бик шат күренәсез. Ә хәзер Сәнифә Рангулова башкаруында җыр тыңлап китик. Ул “Елмай” дип атала.
Җыр тыңлагач, кәефләрегез тагын да күтәрелгәндер дип уйлыйм. Шушы күтәренке рухта дәресебезне башлап җибәрик.
- Актуальләштерү.
Сорауларга җавап бирү:
Укучылар, әйтегез әле, без сезнең белән нинди бүлекне тәмамладык?
Халык авыз иҗатына нәрсәләр керә?
Быел без сезнең белән халык авыз иҗатының кайсыларын өйрәндек?
Нәрсә ул йола?
Йолалар ничә төркемгә бүленә һәм алар ниндиләр?
Бәетләрнең нинди төрләрен беләсез?
Балаларның җаваплары тыңлана.
- Белем һәм күнекмәләр ныгыту.
Укучылар, без сезнең белән проект эшенә әзерләндек, әйеме. Бүгенге дәрескә өй эше нәрсә иде? Әйе, проект эшен йомгаклап бетерергә иде.Димәк, безнең бүген нинди дәрес була инде? Әлбәттә, проект яклау дәресе. Ә дәресебезнең максаты нинди булыр?
Дәреснең максаты әйтелә:
- Халык авыз иҗаты турында алган белемнәрне ныгыту; эшкә иҗади якын килә белү.
Сез төркемнәргә бүлендегез һәм һәр төркем халык авыз иҗатының аерым бер төре турында мәгълүмат әзерләде.
Беренче төркем календарь йолалар турында , икенче төркем гаилә йолалары турында, ә өченче төркем бәетләр турында чыгыш әзерләде. Ә хәзер сүзне беренче төркемгә бирәбез.
Һәр төркемнең чыгышы тыңлана, презентацияләр карала, сораулар бирелә, сорауларга җаваплар тыңлана.
- Рефлексия.
Тулырак…