Үткәрү формасы: “Мияубикәгә кунакка” Уен – сәяхәт
Максат: “5“ саны эчендә санауны ныгыту. Таныш булган предметларны зурлык буенча чагыштырырга, “Зур-кечкенә” сүзләрен сөйләмдә кулланырга өйрәтү. Пространствода ориентлашырга ,“Уң–сул“ төшенчәләрен өйрәтүне дәвам итү. “Яз” – ел фасылын әйтә hәм хас үзенчәлекләренә карап аера белүләрен камилләштерү. Бер-береңгә игътибарлылык тәрбияләү.
Тәрбия бурычы: Бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт, балаларда мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Үстерү бурычы: Балаларның күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлыкларын,хәрәкәт координациясен, ориентлашуны, бәйләнешле сөйләмне, әйләнә-тирә чынбарлыктагы предметлар һәм күренешләр турында кузаллауларын үстерү.
Белем бирү бурычы: “5“ саны эчендә санауны ныгыту. Таныш булган предметларны зурлык буенча чагыштырырга, “Зур-кечкенә” сүзләрен сөйләмдә кулланырга өйрәтү. Пространствода ориентлашырга ,“Уң–сул“ төшенчәләрен өйрәтүне дәвам итү. “Яз” – ел фасылын әйтә hәм хас үзенчәлекләренә карап аера белүләрен камилләштерү. Бер-береңгә игътибарлылык тәрбияләү.
Көтелгән нәтиҗәләр: Балалар алдына куелган бурычларны үзлектән чишү
Шәхси эш: Шигырь юлларын кабатлау
Сүзлек өстендә эш: “Унда – сулда“, “Зур – кечкенә“, “Алда – артта “ төшенчәләре
Алдан башкарылган эш: Күрсәтмә һәм таратма материаллар, нәфис сүзләр әзерләү, методик материаллар өйрәнү. Балаларның кәефләрен сорашу, җаваплар алырга тырышу, “Елмай “ уенын өйрәтү.
Методик алымнар: Методик алымнар һәм чаралар: күзәтү, табышмаклар чишү. Сорауларга җавап,хәрәкәтле уен, мактау.
Җиһазлар: Уенчык песи, тузганак чәчәге, күбәләкләр,геометрик фигуралар ( түгүрәк, квадрат, өчпочмак.)
“Мияубикәгә кунакка” уенында эшчәнлек барышы
Балаларны оештыру: Балаларның кәефләрен сорашу, җаваплар алырга тырышу, “Елмай “ уенын уйнату.( Балалар түгәрәк ясап басалар.)
1,2,3 – елмаю дустыма күч!
(Балалар бер – берсенә карап елмаялар, кочаклашалар.)
Тәрбияче. Безнең кәеф тагын да күтәрелеп китте. Үзебезнең яхшы күтәренке кәефебез белән килгән кунаклар белән дә уртаклашыйк.
(Балалар кунакларга карап елмаялар, исәнләшәләр.)
Тәрбияче. Әйтегезче сез миңа балалар, хәзер елның кайсы вакытты?
Балалар. Яз.
Тәрбияче. Язның кайсы ае?
Балалар. Май ае.
Тәрбияче. Игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә май ае турында шигырь сөйләп китәсем килә:
Майдан да ямльле ай, Яшәргән агачлар,
Җанлы ай юк бугай. Каеннар, усаклар,
Беренче май белән Юкәләр ярганнар
Башлана шул бу ай. Ямь – яшел яфраклар
Тәрбияче. Як-якка карыйк әле – нинди матурлык, нинди яшеллек! Саф,язгы hава. (Балалар исниләр .)
Тәрбияче. Сез тагын нинди ел фасыллары беләсез ?
Балалар. Яз, җәй, көз, кыш.
Тәрбияче. Димәк ничә ел фасылы бар?
Балалар. 4 ел фасылы бар.
Тәрбияче. Балалар сез кунака йөрергә яратасызмы ?(Балаларның җаваплары).
Мин сезгә бер табышмак әйтәм, тыңлагыз!
(Балаларга табышмак әйтелә.)
2 күзе, 2 колагы,
1 коерыгыбар аның.
Һәмдә бар 4 тәпие,
Тычканнарны ярата,
Кычкыра ул – МЯУ – МЯУ- МЯУ!
Балалар: Песи.
Тәрбияче. Балалар, мин сезне бүген Мияубикәгә кунака алып барам. Яши Мияубикә еракта, аның янына барырга бик озак. Ә хәзер, минем артымнан тезелеп басыгыз.
Кулга – кул тотынып
Әйдәгез алга барыйк.
Нәрсә көтә безне алда
Тизрәк барып карыйк !
Тәрбияче. Балалар, без кая килеп чыктык ?
Балалар. Аланлыкка.
Тәрбияче. Күрегезче, балалар, нинди матур чәчәкләр! Игътибар белән карагыз әле, берәрегезгә таныш түгелме бу чәчәкләр?
(Балаларның җаваплары тыңланыла.)
Тәрбияче. Әйе балалар, бу чәчәкнең исеме – тузганак.
Тузганакның чәчәге нинди төстә?
Балалар. Сары.
Тәрбияче. Яфраклары нинди төстә?
Балалар. Яшел.
Тәрбияче. Аланда ничә чәчәк үскәнен кем әйтер икән миңа? Тулырак…