Авыл халкының мәчеткә йөрми торган өлеше, гадәттә, дин тотучыларга шикләнебрәк, яратмыйчарак карый. Тулырак…
Ислам-сәламәт яшәү чыганагы.

Авыру балалар.
Инвалид балаларның саны – 50 0000. Беренче сыйныфка укырга керүче һәр биш баланың берсе генә сәламәт (22%). Мәктәпне бетергәндә 2,5% бала гына сәламәт булып кала. ДЦП, аутизм белән туучы балалар артканнан арта. Россиядә ел саен күп меңнәрчә бала үлә. Балаларның 34 проценты — сулыш органнары, 52 проценты —ашказаны, 21 проценты нерв системасы чиреннән интегә. 17 мең балада — шикәр диабеты диагнозы . Балалар туу Россиядә елдан ел кимүгә бара.Росстат мәгълүматлары буенча, 2017 елда туу 10,7%ка кимегән.Алдагы елларда үсеш булмаячак.
Сәламәтлек саклау буенча дәүләткүләм әһәмиятле документлар кабул ителә.Программалар эшләнә, дистәләгән спорт корылмалары, стадионнар төзелә. Ләкин мәктәп тәмамлаган яшүсмер егетләрнең 70–80 проценты хәрби хезмәткә яраксыз булып чыга. Яшьләр баштанаяк тәмәке төтененә чумган, аракы-сыра диңгезендә йөзә, фахишәлек белән шөгыльләнә, наркоманга әверелә.43 мең бала ВИЧ инфекцияле. Бу күңелсез саннарга һәм чирләргә соңгы елларда яңалары — төрле психик авырулар һәм суицидлар өстәлде.
Сәламәт булу сере.
Кешенең сәламәтлеге һәм рухи кыйммәтләр хәзергәчә шулай җимерелеп барса, милләт буларак сакланып калырбызмы, сәламәт җәмгыять төзи алырбызмы?
Сау-сәламәт шәхес булу өчен, организмның бөтен мөмкинлекләрен дә файдалана алырлык дәрәҗәдә белем һәм күнекмәләргә ия булу мөһим. Шундый мөмкинлек — сәламәт яшәүгә бөтен тулылыгы белән өйрәткән ислам тәгълиматы. Әгәр ислам кануннары үсеп килүче буынга сәламәтлек чыганагы буларак тәкъдим ителсә һәм аңлатылса, Коръән аятьләренә ышандырырлык төпле дәлилләр күрсәтелсә, мәктәпләрдә тәрбиянең яңа формалары туар, сәламәт яшәү рәвеше турында яңа фикерләр, күзаллаулар барлыкка килер иде.
Еш кына исламны намаз уку, ураза тоту кебек гыйбадәтләр белән тиңләштерәләр. Билгеле, динебезнең баганасы булган бу гамәлләрдән башка кешене мөселман дип исәпләп булмый. Ләкин динне тормышка беркетелгән бер өстәмә әйбер рәвешендә генә кабул итәргә ярамый. Ислам һәртөрле дәүләт программаларыннан өстен, чөнки анда ышану, инану бар, Аллаһтан курку бар.
«Кешеләр ике төрле нигъмәтнең кадерен белми, — ди Пәйгамбәр (с.г.в.). — Берсе — вакыт, икенчесе — сәламәтлек». Аллаһы Тәгалә кешегә күркәм тәнен, сизгер җанын, акылын һәм иң зур нигъмәт булган — саулыгын да биргән. Биреп кенә калмаган, аны саклау кагыйдәләрен Пәйгамбәребез (с.г.в.) аркылы ирештергән. Ул үзенең хак сүзе булган Коръәндә сәламәтлеккә зыян китерүче һәрбер нәрсәне тыя һәм кешенең саулыгын ныгытуга юнәлдерелгән гамәлләргә этәрә.
Ислам һәм сәламәтлек.
Ислам сүзе «әсләмә» дигән фигыльдән алынган, ул буйсыну дигәнне аңлата, сәламәтлек сүзе дә шушы фигыльдән ясалган. Аллаһы Тәгаләгә буйсынмыйча сәламәт булып булмый. Кыямәт көнендә кешедән соралачак беренче нигъмәт — сәламәтлеге булачак. Аңа: «Мин синең тәнеңне сәламәт итмәдеммени?» — диеләчәк. Сәламәтлек дигәндә тәндә авыруларның юклыгы гына күздә тотылмый. Исламча сәламәтлек — ул рух тынычлыгы һәм тормышта бар яктан иминлек дигән сүз. Исламда җан тынычлыгы тән сәламәтлеге белән бергә үрелеп бара. Болардан башка гаилә, җәмгыять, дөнья һәм ахирәт сихәтлеге була алмый. Безнең җәмгыятьтә исә бүген сәламәтлек тәндәге төрле авыруларны дәвалауга гына кайтып кала. Ә ислам дине сәламәтлекне саклауны дөрес туклануда, хезмәт итүдә, киенүдә, йоклауда, ял итүдә, җенси мөнәсәбәтләрдә, Аллаһы Тәгалә кушканнарны төгәл үтәп яшәүдә күрә.
Ашау әдәбе.
Сәламәтлекнең нигезе — дөрес туклану. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу турыда менә нәрсәләр әйткән:
- Озак ашалмыйча калган ризыкны ашамагыз.
- Ризыкны бик кайнар яки салкын булганда ашамагыз.
- Кулларыгызны ашау алдыннан һәм ашаганнан соң юыгыз.
- Артык туйганчы ашамагыз.
- Ашаган арада суны күп эчмәгез.
- Ялгыз гына ашамагыз.
- Алҗыган, арыган булсагыз, татлы ризык ашап куегыз.
- Ай эчендә бер көн булса да ураза тотыгыз, тәнегезне ял иттерегез.
Шәригатебез буенча кеше өстәл яныннан тамагы туймыйча торырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Адәм баласы тутыра торган капчыклар арасында корсактан да начар капчык юк. Адәм баласының дөньяда торуына бер йотым су җитә. Әгәр дә ашау зарур булса, ягъни тиеш булса, ул карынын өчкә бүлсен: бер өлешенә — аш, икенче өлешенә — су, өченче өлешенә — һава. «Кайсы дәва яхшырак?» — дигән сорауга табиблар да: «Ашыйсың килеп тә, ашаудан туктау», — дип җавап бирә. «Пәрдә» сүрәсенең 31 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: «Ашагыз, эчегез, әмма исраф кылмагыз, чынлыкта Аллап исраф кылучыларны яратмый», — ди.
Шәригать белгечләре фикеренчә, бу ике җөмләдә кешенең сәламәтлеген саклау өчен кирәкле бөтен нәрсә хакында да әйтелгән. Туйганнан соң ашау — исраф. Динебездә һәрбер исраф — хәрам, тыелган гамәл. Күп ашау акылга, әдәпкә дә кимчелек китерә. Кешенең акылы кими, холкы бозыла, юк-бар нәрсәләрдән курка башлый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Өммәтем өчен куркынычның да куркынычы: корсакның чамасыз зурлыгы, йокының озаккарак сузылуы, ялкаулык һәм иманның зәгыйфьлеге», — ди. Тулырак…
Инновацион педагогик технологияләр
Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдәге җаваплылыгы арта бара. Социаль-тарихи һәм мәдәни процессның шундый субъекты булып һәрьяктан камил, рухи яктан үскән шәхес тора. Ул шул мохиттә яшәргә сәләтле булу белән бергә анда актив эшләү күнекмәләренә дә ия булырга тиеш. Хәзерге шартларда «мәгариф» дигән төшенчә үзе дә үзгәрә башлады. Ул элегрәк мәктәптә укыту процессы белән генә тиңләштерелсә, хәзер киңрәк мәгънә ала бара. Хәзер безнең илдә дөнья мәгариф тирәлегенә керүгә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара. Бу эш педагогик фәнгә һәм укыту-тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә.Ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
-белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгьлүмат белән эш итү сәләте үстерелә, белем бирү программалары индивидуальләштерелә, фән һәм икътисад үсеше проблемалары иҗади хәл ителә;
-мәгьлүмат туплауның гадәти ысуллары-телдән һәм язма сөйләм, телефон һәм радио элемтәсе компьютер чаралары белән алмаштырыла, телекоммуникация чаралары бөтен дөньяда киң тарала;
-укытучының укучылар белән шәхси юнәлешле аралашуы-педагогик процессның мөһим состав өлеше булып тора;
-шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә, кешенең әхлакый йөзен формалаштыруга зур әһәмият бирелә;
-белем бирү факторларын: мәктәп, гаилә бердәмлеген алга таба үстерә;
-иҗтимагый белем дәрәҗәсендәге педагогик технологияләрне булдыруда фәннең әһәмияте арта бара.
Педагогик-психологик планда белем бирү технологияләренең төп камилләшү технологияләре түбәндәгеләргә күчү белән характерлы:
– үзләштерелгән белемнең акыл үсешенә ярдәм итүе;
– уртача укуга исәпләнгән программаларны дифференцияләшкән һәм индивидуальләштерелгән укыту программалары итеп үзгәртеп кору.
Бүгенге мәгариф системасында вариативлык принцибы киң җәелә бара. Педагогик процессны теләсә кайсы модель (авторлык программалары) буенча да сайлап алу мөмкинлеген тудыра. Мәгарифнең алга таба үсеше нәкъ менә шушы юнәлештә алып барыла: аның эчтәлегенең төрле вариантлары төзелә; мәгариф структураларының нәтиҗәлелелеген арттыруда хәзерге заман дидактикасының мөмкинлекләре файдаланыла; яңа идея һәм технологияләр фәнни һәм гамәли нигезләнә.
Мондый шартларда укытучыга хәзерге заманның күптөрле инновацион технологияләренә, идеяләргә юнәлеш тотарга кирәк. Бүген педагогик яктан грамоталы белгеч булу өчен яңа педагогик технологияләрен белү һәм аларны нәтиҗәле файдалану сорала.
Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты – белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү. Моңа мәгълүмати технологияләр дә нык тәэсир итә. Бүгенге мәгълүмати технологияләргә нигезләнгән мәгарифнең нәтиҗәлелеге файдаланыла торган технологияләрнең төренә генә түгел, ә бәлки педагогик эшнең сыйфатына да бәйле. Технологик инновацияләр педагогик метод һәм алымнар эчтәлегенең баюына китерә, шуның белән бергә алар педагогика үсешенә тулаем тәэсир итә. Тулырак…
Хәзер укытучылар берсе икенчесеннән берәр төрле методик кулланма сорыйсылары булса,”сайтыма кереп ал”дип кенә сөйләшәләр.Чөнки күп укытучының бөтен методик-дидактик эшләре,планнары,презентацияләре,чыгыш-лары сайтка туплап куелган.Мин бу сайтларны белем хәзинәсе шыплап тутырылган алтын сандыкка охшатам.Укытучы гомере буе һәр дәрес эшкәртмәсен, ачык дәрес планнарын,күрсәтмә әсбапларын,гомумән,язган бөтен кәгазен бөртекләп җыеп , папкага тутырып барды.Әле 4-5 ел элек кенә укытучының эшенә бәяне шул папкаларның санына һәм калынлыгына карап бирделәр.Аның эчендәге әйберләре ул кадәр әһәмиятле түгел,тышының ялтырап торуы һәм матур итеп бизәлгән булуы кирәк иде.Иң аянычы шунда: ул папкалар укытучының үзеннән башка берәүгә дә кирәк булмады.Интернеттагы сайтлар да шундый ук белем папкалары.Ләкин монда инде язмаларны кеше үзе өчен дип кенә түгел,ә кеше күрсен,бүтәннәр дә файдалансын өчен куя.Һәм алар кәгазь папкалар шикелле китап шүрлегендә еллар буе тузан җыеп ятмыйлар,ялт итеп билгеле бер системага салынып Интернетта эленеп торалар.Искиткеч матур зәвык белән эшләнгән сайтлар бар.Иң гаҗәбе шунда,татар теле укытучылары монда да осталыкларын башкаларга караганда күбрәк күрсәтәләр.Татар тел белгечләре арасында Гүзәлия Тарханованың сайтын белмәгән һәм аннан файдаланмаган кеше юктыр дип уйлыйм.
Үзебезнең Арчадан Эльмира Газизова сайты карап туймаслык:күзләрне иркәләп,күңелләргә рәхәтлек биреп тора.Һәр сайт үзенчә,һәрберсе кешене җәлеп итәрлек итеп төзелгән.Җәлилова Гөлназ,мәсәлән,сайтында белем бирү эшен дәвам итеп,төрле бәйгеләр үткәрә,укучыларга киңәшләр бирә.Университетта үзем белән бергә укыган Кәүсәрия Гаянова сайтлар төзү буенча мастер-класс үткәрә ала,аның берүзенә әллә ничә сайты бар.Билгеле,мин монда үземә охшаган затлы сайтларның барысын да санап чыга алмыйм.Теләгән кеше үзе карый ала.Сез анда Энҗе Хиразованы,Резидә Әхмәтҗанованы,Гөлнара Хакимова һ.б.һ.б.укытучыларның төрле-төрле күпләгән сайтларын күрә аласыз.Аларның күбесе “Белем җәүһәрләре” интернет-проектлар бәйгесендә катнашучылар һәм җиңүчеләр.Ә беләсезме бер тиен түләнми торган шушы эшкә күпме көч,күпме вакыт киткәнен.Үзем дә сайт эшли башлагач кына белдем компьтер артында күпме утырырга һәм сайт төзергә өйрәткән күпме әдәбият укып чыгарга кирәк булуын.
Укытучы халкының 20-30 мең түләп сайт ясатып алырга мәмкинлеге юк.Әле ярый безнең шикеллеләргә бара торган түләүсез “ucoz” программасы һәм хостингы бар.Билгеле,сайтыңны кешенекеннән уздырып, тагын да кызыграк,җәлеп итәрлек итеп эшләргә теләүчеләргә шунда ук өстәмә түләп башка өстенлекләр дә алырга була.Кыскасы,күңелен шуңа биреп, иренмичә эшләгән кеше бүген Интернет кырында әллә нинди могҗизалар тудыра.Бөтендөнья пәрәвезенә бер килеп эләксәң тиз генә ычкына алмыйсың. Шул сайтларны карап кызыгып киттем дә кешегә ияреп, үземә дә сайт эшли башладым.Әле беренче кирпечләрен генә салып киләм.Ул кадәр мактанырлык эшем юк.
Укытучы риясыз кеше.Ничә еллар туплаган,язган әйберләрен бушка өләшә.Илледән артык сайтта “йөреп” бары шуның икесендә түләүле бит очраттым.Хезмәтнең әҗере булырга тиеш.Башкалар интернетны акча эшләү өчен файдалана,юк кына нәрсәләр өчен дә акча сорый.Ә укытучы монда да үз белемен бушка таратып,аң-белем,мәгърифәт бирүче һөнәр иясе булуын раслый.Ярый, анысы һәркемнең үз эше.Кемгә ничек охшый,шулай рөхсәт ителә.Иң мөһиме сайтың кеше карарлык,бер кергәч чыгып китмәслек булырга тиеш.Мәсәлән,Саба районы егете Булат Шакировныкы кебек.Афәрин,коллегалар!
Галиҗанәп укытучы икәнегезне инде сайтларыгыз белән дә раслый башладыгыз.Шушыларны укыгач инде үзегезгә дә сайт эшләү теләге тумадымы? Безнең мәктәптә бар андыйлар.Ләкин ничек,нәрсәдән башларга икәнен белмиләр.Бик әйбәт киңәш бирәм.Үзем дә соңга калып кына белдем.Сайтыгызны UCOZда түгел,ә HTML шаблоннар белән” WEB PAGE MAKER” программасында эшли башлагыз.Бик җайлы,материалларны искиткеч тиз урнаштырып була.Компьютерда ул кадәр оста булмасагыз да башкарып чыга алачаксыз. Мөрәҗәгать итү өчен адрес: RafilSalahutdin.ru Шушы сайтка керегез дә,калганын үзегез табарсыз.Ул егет сезгә татарча сайт ясау серләренә өйрәткән видеодәресләр җибәрә.Бәясе дә бик арзан, шалкан бәясе.Әле аның укытучылар өчен махсус шаблоннар табып,эшләргә булышып җибәрү мөмкинлеге дә булыр кебек иде.Мәкаләне язып бетергәч кенә белдем.Эшләгән ул аны.Махсус сайт булдырган. .Анда укытучыларга сайт ясау мөмкинлекләре күрсәтелгән. Үрнәк шаблоннар куелган.Күңелегезгә хуш килгәнен сайлап ала яки икенчерәген сорый аласыз.Аларын үзегез килешеп бетерерсез.Хәерле сәгатьтә. Сайтыгызда очрашып,сезләр белән сөйләшергә насыйп булсын.






