17.02.2012

Яз җилләре исә башлады…


Тагын бер ун көннән мартка керәбез. Табигатьнең генә түгел, күңелләрнең дә кышкы  уянып, җилкенеп куя торган вакыты. Шагыйрь әйтмешли, язда бүтәнчә ашкыну, язда бүтәнчә йөрәк.Мартта җылы көннәр генә түгел, 20-30 градус салкыннар белән бураннар да булырга мөмкин. Монысы кышның китәргә теләмичә бер дулап алуы гына. Ахыр чиктә барыбер яз да, аннан соң инде җәй дә килми калмас. Тулырак…

Кайгым,шатлыгым минем.


2000 елдан башлап, дөньяда 21 февральне Туган тел көне дип билгеләп үтәләр . Дүрт ел узгач, ниһаять, ул безгә дә килеп җитте.  Әлеге көн ЮНЕСКО тарафыннан билгеләнгән. Бу халыкара оешма күптеллелек, халык музыкасы, биюләре, гореф-гадәтләре сагында тора. Тулырак…

Изге Вәли каян килгән? Сорауга җавап эзләү.


изге вәли

Бу көннәрдә мәктәпләрдә эш кызу: ”ду”килеп изге Вәлигә әзерләнәләр. Мәхәбәт җырлары җырлыйлар, сөю-сәгадәт шигырьләре сөйлиләр, кәгаздән йөрәкләр кисеп ясыйлар. Залларга матур-матур тартмалар эленә, ул тартмаларга сабыйлар мәхәббәт хатлары-валентинкалар салалар. Минем Казандагы оныгым әле беренче сыйныфта гына укый. Аңа дүрт валентинка эшләп ,дүрт кызга мәхәббәт хаты язарга һәм шул тартмага салырга кушканнар. Сала инде мескен, нишләсен. Укытучысы кушкач, шулай тиеш дип уйлый, мәгънәсен, эчтәлеген аңламаган килеш бу Вәли бәйрәмен үзенеке дип кабул итә.

Изге Вәлине белмәдек. Без мәктәптә укыган чакта бер генә кызга гашыйк булырга мөмкин дип уйлый идек. Заманалар үзгәрә, бүген дүрт кызга да, биш кызга да мәхәббәт белдереп була икән. Рухи кыйммәтләр әнә шулай җимерелә. Татарлар үзләренә чит-ят булган Вәли кебек бәйрәмнәрне, төрле шикле гадәтләрне әллә белеп, әллә белмичә үзләренеке итмәкче , үзләренә яраклыштырмакчы булалар. Милли хисләрне бүген Жириновскийлар түгел, ә үзебезнең мәктәпләр, үзебезнең радио-телевидение җимерә. Акча дигәндә җанын сатарга әзер торган Барс Медиа 14нче февраль көнен елның иң зур грандиоз вакыйгасы дип игълан итеп, “Эрмитаж” төнге клубына барлык гашыйкларны “Изге Вәли”бәйрәменә чакыра. Бу пәри туе Татар радиосы белән кулга-кул тотынып үткәреләчәк. Игъланнарда татар эстрадасының иң якты йолдызлары катнашачак дип язылган. Ләкин исемлектәге утызлап татар“йолдызы”ның мин бары бер-икесен генә беләм.

  изге вәлиИзге Вәли. Кем хокук биргән аларга 14нче февральне “Изге Вәли”көне дип атарга? Мәдәният, Мәгариф министрлыклары нәрсә карый? Сүз дә юк, милли гореф-гадәтләребезне пропогандалаучы, чын татар тарихын күрсәтүче әдәби-музыкаль кичәләрне әзерләве дә, үткәрүе дә кыен. Карагыз татар телевидениесен, ничә ел әйләндерәләр бердәнбер примитив ”Җырлыйк әле” тапшыруын. Быелгы Яңа ел кичендә, адәм көлкесе, ташбака ярыштырып байлардан акча җыеп утырдылар. Тагын нәрсә бар? Татар тарихындагы,халык күңелендәге йөзек кашы булырлык аулак өйләргә пародия ясап “Аулак өй”чыгардылар. Мәктәпләрдә күпкә җанлырак, күңеллерәк үткәрелә мондый кичәләр. Менә шуңа күрә иң җайлы юл: армый-талмый мәхәббәт җырларын тәгәрәтүне артыграк күрәләр. Көе-моңы булмаганнар сәхнәдән куылып төшмәс өчен  чишенеп чыгалар. Шуңа күрә  инде берничә ел рәттән татарның шоу-бизнес вәкилләре монах Валентинга ябышып алдылар да, аны татар Вәлиенә әйләндерү өчен җан-фәрман тырышалар.

Әгәр болай барса, ун елдан бу көн Сабантуй дәрәҗәсенә үсеп җитәчәк. Бүгенге мәктәп баласы татарның Батыршаларын белми, әмма изге Вәлине белә. Шулай күтәрерлек, безнең мәдәниятебезгә кертерлек кешеме соң ул адәм? Бу динченең, бу бәйрәмнең безнең мәктәпләребездә сөйләрлек, сәхнәләргә менгерерлек нинди күркәм эшләре бар?  Рус православие чиркәве дә әлеге бәйрәмгә тискәре карый. Ни өчен? Алар гашыйклар көненең нигезенә бозгынлык, тәртипсез җенси мөнәсәбәтләрне хуплау салынган диләр. Димәк, алар татарлар шикелле үк надан түгел, акны карадан аера беләләр.

Әгәр тарихка күз салсак, бәйрәмнең тарихы Борынгы Римга барып тоташа. 15нче февраль көнне Фавна дигән алла хөрмәтенә эротик фестиваль үткәргәннәр. Ул-Луперкали дип аталган.Ялангач ирләр кәҗә тиресеннән эшләнгән каешлар белән хатын-кызларны кыйнап йөргәннәр. Хатыннар да бик куынышып үзләрен кыйнатып торганнар. Чөнки кыйналудан соң балага узарга һәм бала табарга җиңел булачак дип уйлаганнар. Бәйрәм азагына үзләре дә бөтенләй чишенеп ташлап, чын оргий оештырганнар.

Б.э.494 елында Папа Геласий I бу фәхешне тыярга маташа. Ләкин аңа алмашка – изге Валентин килә.Аның турында берничә легенда бар. Имеш,269 нчы елда Рим императоры Клавдий II аны үлем җәзасына хөкем иткән була. Чөнки гап-гади монах Валентин яшьләрне яшерен никахлау белән шөгыльләнә.Аның бу эшен сизеп кулга алалар,төрмәгә ябалар.Үлем җәзасына хөкем итәләр.Төрмәдә ул төрмә сакчысының кызы Дҗулия белән таныша.Үлем алдыннан Джулиягә үзенең мәхәббәтен белдереп хат-валентинка яза. Тулырак…

Ахырзаман ишек шакый…


Ахырзаман ишек шакый...

Ахырзаман ишек шакый…Без кемнәр? Без ни өчен бу дөньяга     килгәнбез? Бу дөньядан киткәч безнең белән нәрсә була? Беркем дә, бернинди белемнәр дә бу мәңгелек сорауга җавап бирә алмый. Кешеләр җирдәге тормышның башын-ахырын эзләп гаҗизлеккә төшкәч, үткәннәргә, борынгы заманнарда тупланган акыл хәзинәсенә мөрәҗәгать итеп карыйлар. Шундыйларның иң хикмәтлесе һәм иң серлесе – майя цивилизациясе календаре.

Алар төзеп калдырган бу гаҗәеп календарь хәтта алдынгы фикер ияләрен дә үзенең төгәллеге белән шаккатыра һәм … куркыта. Ник дигәндә, майя календаре буенча Бишенче Кояш эпохасы 2012 елның 21 декабрендә бетәчәк. Бу дата майялар календареның соңгы көне. Аннан соң нәрсә булыр – анысын беркем дә белми. Алда безне нәрсә көтә: Кыямәтме, әллә Кешелекнең рухи яңарышымы? Сорауга җавап эзләп, бүген төрле-төрле фаразлар әйтелә, Мәхшәр көнен сурәтләгән кинофильмнар төшерелә, китаплар языла, астрологларның халыкара конференцияләре үткәрелә. 1988 елда галимнәр төзегән катаклизмнар фаразы буенча да 2012 елда (плүс-минус 2-3 ел) җирдә иң куркыныч чор башлануы күрсәтелә. 14 ел дәвам итәчәк геофизик активлык чорында җир бертуктаусыз селкенеп торачак. Ул һәлакәт инде башланды. Табигатьнең җәннәте булган Гаити башкаласы Порт-о-Пренс шәһәре өч секунд эчендә җир белән тигезләнде.

Җирдәге катаклизмнарның, катастрофаларның килеп чыгу сәбәпләрен эзләүче галимнәр җирнең магнит кыры үзгәреп һәм шуның нәтиҗәсендә полюсларның алышынып торуын ачыкладылар. 1958 елда ук Америка тарихчысы Чарл Хэпгуд “Җир кабыгының динамикасы” дигән китабында аның үзгәреп, хәрәкәт итеп торуы, континентларның “йөзеп йөрүе” турында язды. Тарихчы Иммануил Великовский “Җирдәге тетрәнүләр” дигән атаклы китабында җирнең күчәре аз гына авышу да нәрсәләр китереп чыгарачагы турында менә болай яза: “… Ул чагында тетрәүләрдән җир дер селкенер. Коточкыч эсселектән ташлар эрер, вулканнар ата башлар, җир өстенең бик күп өлеше лава белән капланыр. Таулар хәрәкәткә килер, берсе белән берсе бәрелешер. Җир өстенең бик зур өлешен су басар”.

Кыскасы, тарихчы галим катаклизмнар котылгысыз һәм алар барысы да майялар мифологиясендәге дүрт эпоханың һәлакәтен хәтерләтәләр дигән фикердә.

Шулай итеп, без кабат глобаль катастрофа алдында торабызмы? 2012 елның ноябрендә Кояшта моңарчы күрелмәгән коточкыч шартлаулар башланачак. Гренландиядә бозлар эрү югары ноктасына җитәчәк. Димәк, һәлакәтләр, су басулар котылгысыз дигән сүз. Өстәвенә, безнең Кояш системасында тагын бер планета барлыгын ачтылар. Ул безгә күренми, Кояш артында хәрәкәт итә икән. 2012 елда ул Кояш артыннан чыга һәм җирдә аны күрү мөмкин булачак. Кышкы кояш тигезлегенең икенче көнендә (ягъни 2012 елның 22 декабре) Кояш Киек каз юлына керәчәк һәм планеталар галактиканың серле энергетик үзәге белән бер рәттә торачак. Шуннан нәрсә булыр? Җир бу астрономик күренешләрдән хәвеф-хәтәрсез чыгармы? Тулырак…

Юлын белгән адашмас


“Т.Я.” битләрендә дин турында язмалар күренгәли. Бигрәк тә хөрмәтле хатын-кыз авторларыбыз муллаларны сүгәргә остарып баралар. Берсен, имеш, мәчеттә төксе чырай белән каршы алганнар, икенчесенә муллаларның акча турында кычкырып сөйләшкәннәре ошап бетмәгән, өченчесенең күңеленә мәчеттән бигрәк чиркәү хуш килгән… Тулырак…

Бүгенгене иртәгә калдырма


Моннан җиде ел элек безнең Яңа Кенәр авылында мәчет ачылды. Хәтерлим, бик зур бәйрәм булды ул. Бөтен авыл халкы җыйналды. Түрәләр дә бик күп килде. Төзүчеләргә мактау сүзләрен күп яудырдылар. Купшы сүзләр дә хәйран сөйләнде. Тулырак…