ТР Балтач районы Смәел урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зиннәтуллина Гөлназ Рафис кызы. Тема: Әниләр бәйрәме (Әдәби кичә).
“Әни кирәк” җырының видеоклибы куела.
Укытучы. Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.
Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез.
Иминлекнең терәге сез.
Һәркемнең кирәге сез.
Сез чаялар, сез батырлар,
Сез дөньяда иң матурлар.
Сез булганга тормыш ямьле,
Сез булганга яшәү гамьле.
1 ук. Әни… Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни… Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! Мәдинә
2 ук. Әни… Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен. Рүзәл
3 ук. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре… сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы. Нәфисә
4 ук. Ә авырсаң… авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле. Самат
5 ук. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез. Алисә
1.Әнием – син минем бердәнберем,
Мин сине бик тә яратам.
Синең күзләреңә карыйм да
Барлык борчуларым таратам. Мәдинә
- Булышсам, ничек шатланасың,
Бүләк итеп кабул итәсең.
Килә минем сиңа һәркөн шулай
Гел шатлыклар бүләк итәсем! Рүзәл
- Әни сүзе – иң бөек сүз,
Юк аңа һичбер алмаш.
Иң – иң әйбәт кешеләр дә
Әни кебек булалмас. Алинә
- Учларымда кояш минем,
Күңелемдә гел яз минем,
Син булганда янәшәмдә,
Бердәнберем, газиз әнием! Булат
- Һәркемгә дә газиз әни
Әни сүзе – изге сүз.
Күпме наз һәм нур сибелә
Бу гади сүз үлемсез. Инзилә
- Әниләрнең назы белән
Без керәбез һәр көнгә
Кояш кирәк җир йөзенә,
Әни кирәк һәркемгә. Самат
- Дөньяда иң яхшы әни,
Беләсезме, кемнеке?
Белмәсәгез, үзем әйтәм,
Ул әни бит – минеке. Нәфисә
8.Күмәкләшеп, бергә , дуслар
Җырлап алыйк, әйдәле.
Котлы булсын, гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме. Ильяс
Җыр башкарыла. “Әниләр бәйрәме” Тулырак…











