11.04.2012

Татарстанда Ислам.(хроника)


      Ислам динен өйрәнү Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең пәйгамбәрлек миссиясе тәмамланганнан соң ук киң тарала башлый, һәм Гадел хәлифләр вакытында ук инде мөселман дәүләте Африканың төньягыннан Үзәк Азиягә кадәр булган гаять зур җирләргә тарала. Омеяд хәлифләре вакытында Исламны Кавказ арты һәм Урта Азия халыклары кабул итә, ә аннан соң әлеге дин әкренләп Рәсәй буйлап тарала башлый, шул исәптән хәзерге Татарстан территориясендә дә.

Безнең эраның VII гасыр ахыры – VIII гасыр башында Хәлифәт белән Хәзәр кагантлары арасында даими рәвештә сугышлар булып торган. Мөселман сугышчылары, Хәзәр каганын (патшасын) эзәрлекләп, Урта Идел буе җирләренә кадәр җиткәннәр. Моңа дәлил булып, татар халкының истәлекләре, Болгар шәһәрендә ике сәхәбәнең – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең фикердәшләренең – каберләре тора. 737 нче елда Хәзәр каганаты рәсми рәвештә Исламны кабул итә. Болгар дәүләте ул вакытта Хәзәрнең бер өлеше була. 992 нче елда, Ибн Фадлан, Багдад хәлифе Әл-Мөхтәдир илчелегенең сәркатибе, әйтүенчә, Ислам динен дәүләт дине буларак Идел буе Болгар дәүләте кабул итә. Шулай итеп, Татарстанда 1400 ел элек башланган Ислам динен кабул итү тәмамлана.

Идел буе Болгар дәүләте, Ислам динен кабул итү белән, югары үсеш чорын кичерә һәм алдынгы Европа дәүләтенә әверелә. Данлыклы болгар мөселман галимнәренең исемнәре тарих, медицина һәм ислам юриспруденциясе өлкәләрендә киң билгеле.

XIII нче гасырда мөселман дөньясы монгол һөҗүменә дучар була, әлеге һәлакәт Болгар дәүләтен дә читләтеп үтми. Күп гасырлар буена тупланган сәнгать истәлекләре юкка чыгарыла. Болгар дәүләте Алтын Урданың бер өлешенә әверелә, бу очракта иңде Алтын Урданы исламлаштыруда мөһим рольне мөселман дини әһелләре уйный. Алтын Урданың һәм аннан соң булган ханлыкларның дини тормышында үзенчәлекле рольне сәетләр, ягъни Ислам Пәйгамбәренең токымнары башкара. Алар мөселман иерархиясенең җитәкче урыннарын билиләр. Тулырак…

Күркәм холык.


بِسْمِ اللّهِ الرَّحْمنِ الرَّحِيمِ

أَلاَ أُخْبِرُكُمْ بِأَحَبِّكُمْ إِلَيَّ، وَ أَقْرَبِكُمْ مِنِّي مَجْلِساً يَوْمَ القِيَامَةِ؟

فأَعادَهَا ثَلاثاً أَوْ مَرَّتَيْنِ، قَالُوا: نَعَمْ يَا رَسُولَ اللهِ، قَالَ: أَحْسَنُكُمْ خُلُقاً

 Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм сәхабәләрдән: «Сезгә кайсыгызны башкалардан артыграк яратуымны һәм кайсыгызның Кыямәт көнендә миңа башкалардан якынрак булачагын хәбәр итимме?» – дип  сораган. Соравын ике-өч мәртәбә кабатлагач, алар: «Әйе, Аллаһының Илчесе», – дигәннәр. Шунда ул: «Сезнең иң әхлаклыларыгыз», – дигән». Тулырак…

Беренче татар китабына 400 ел.


 Татар кулъязма китабы

Россиядә татар кулъязмаларын махсус туплау һәм өйрәнү эше 18 гасырның беренче чирегендә үк башлана. Бу эштә татар зыялылары һәм мәгърифәтчеләре белән беррәттән башка милләт миссионерлары һәм галимнәре актив катнашкан. Татар кулъязмаларын туплау һәм өйрәнү эшенә Габдрәхим Утыз Имәни (1754-1834), Ибраһим Хәлфин (1778-1829), Хөсәен Әмирханов (1816-1893), Шиһабетдин Мәрҗәни (1818-1889), Хөсәен Фәезханов (1828-1866), Галимҗан Баруди (1857-1921), Ризаэтдин Фәхретдинов, Нигъмәтулла Кармашев һәм башка язучылар, галимнәр, дин эшлеклеләре керешәләр. Шулай ук И.Н. Березин, А.Казембек, В.Вельяминов-Зернов, Н.Ильминский һ.б галимнәр бу эштә күп хезмәт куялар. Әлеге галимнәр, кулъязма китапларны эзләп, табып, туплап, еш кына борынгы язма истәлекләрне текстологик яктан тикшереп, эшкәртеп, чордашларына аңлаешлы телдә бастырып та чыгарганнар. Татар кулъязма китабы хәзинәләре төрле географик киңлекләрдә урнашкан: Казан, Петербург, Мәскәү, Ташкент, Алма-Ата, Уфа, Баку, Истанбул, Париж, Берлин кебек шәһәрләрнең фәнни китапханәләрендә сакланалар.

  Язу карасы

  Борынгы кулъязма китапларны күчереп, саклап тоткан әби-бабаларыбыз язу карасын чәй карасыннан, корымнан, имән каерысыннан, суган кабыгыннан, зирек агачы кабыгыннан һ.б. органик әйберләрдән ясалган дип сөйлиләр. Шулай ук Кытайдан китерелгән кытай тушеның да яхшы сыйфатлы булуы билгеле. Караны нәрсәдән эшләнгән булуына карап, аның составы һәм төсе үзгәргән. Мәсәлән, суган кабыгыннан кайнатып ясалган кара >>> – кызгылт көрән төстә, шомырттан кайнатылганы – миләүшә төсендә, яшь тал кабыгыннан ясалганы яшькелт төстә булган. Гомумән, төрле агач каерылары һәм үсемлекләрдән кайнатып ясалган каралар киң таралган була. Россиядә, 19 нчы гасырга кергәч, химик ысул белән, кислота кушып ясалган каралар тарала башлый. Ләкин аларның сыйфатлары начар була һәм андый кара белән язылган текст та начар саклана, чөнки кислота кәгазьне акрынлап яндыра бара һәм хәрефләр урынында тишекләр барлыкка килә. Органик каралар белән язылган текстлар исә тишелми һәм яхшы шартларда якынча 800-900 еллап сакланырга мөмкин. Шулай ук киновар исемле кызыл төстәге терекөмештән ясалган каралар профессиональ китап күчерүчеләр тарафыннан еш кулланылган. Кулъязма китапларда киновар белән бүлек исемнәрен, аерым сүзләрне, бит саннарын язганнар. Сирәк кенә булса да, кулъязма битләрендә кара ясау рецептлары очрый. Мәсәлән, 1813 нче елда Казан артындагы Кавал авылы мәдрәсәсендә күчерелгән кулъязманың беренче битендә «Кара ясамак бәяны» бирелгән: «биш мыскал самих, ике мыскал ярым мази, бер мыскал кяүкфариз, кырык биш мыскал су». Бу рецептта искә алынган самих – кара ясау өчен кулланыла торган агач яфракларын, каерыларын, мази – майны, күкфариз бакыр купоросны аңлата. Хаттатлар караны балчыктан яндырып эшләнгән махсус кечкенә савытка салып саклаганнар. Савытның авызы тар булып, кара түгелүдән саклаган. Каләм күркә, каз, аккош каурыйларыннан, камыш сабакларыннан ясалган. 18 нче гасыр ахырыннан татарлар арасында корыч каләмнәр тарала башлый. Аларны куллану тагын да нечкә сызыклар

 Кулъязма битләрен хәзерләү

  Күчерелергә тиешле әсәр хаттат (күчереп язучы) каршында ләүхә дип аталган җиһаз өстенә куелган. Хаттат, китапның күләмен чамалап, үзенә кирәк кадәрле кәгазь хәзерләгән. Кулъязма китапка тотылган кәгазь күләме табак дигән берәмлекләр белән үлчәнгән. Хаттат иң элек битләр зурлыгында кәгазьләр хәзерләгән һәм шул ук зурлыкта трафарет эшләгән. Әлеге трафаретка китап битләренең кырлары киңлеге, бер биттәге юллар саны, юллар арысындагы интервалның киңлеге турында исәпләүләр ясалгач, трафарет битенә булачак язу юллары санынча, тиешле киңлектә юллар калдырып, җепләр тарттырып куелган.Ул җепләр дүрт яктан да кысага алынган. Шул трафаретны языласы кәгазьнең астына тәңгәл китереп куеп, кәгазь өстеннән кул белән басып ышкыгач, кәгазь битендә юллар рәвешендә җеп эзләре калган. Күчерелгән битләрнең өске якларына уртадан яки уң һәм сул почмакларыннан гарәп саннары белән тәртип номерлары сугылган. Бит саннары сугылмаганда, биттәге соңгы юл астына төшеп, алдагы битнең беренче юлындагы беренче сүз язып куелган. Әлеге төшереп язылган сүзләр – кустодлар дип атала. Кулъязма китапларның кырлары киң итеп калдырылган. Аларда күчергән вакытта төшеп калган юллар, сүзләр, төрле хаталар күрсәтелгән. Фәнни-фәлсәфи әсәрләр булганда төрле кешеләрнең текстка карата фикерләре язылган. Шулай ук буш урыннарга китап иясе өчен мөһим булган көнкүреш хәлләре, аласы һәм бирәсе бурычлары, аерым вакыйгаларга бәйле даталар һ.б. хәбәрләр теркәлгән. Оста каллиграфлар күчергән кулъязма битләрендә текст алтынланган кысалар эченә урнаштырылган. Андый кысаларның тышкы як-якларына алтын йөгертелгән декоратив бизәк үрнәкләре төшерелгән, сирәк кенә чәчәк сурәтләре ясалган. Китапның ахырында автор яки күчерүченең исемнәре, китап күчерелгән торак урыны, мәдрәсәнең, укыткан остазның исемнәре, китапны язып яки күчереп төгәлләнү вакыты күрсәтелгән.

Кулъязма китапны төпләү

Әсәр язылып беткәч, кәгазьләрне бер-берсенә беркетү эшенә керешкәннәр. Кәгазьләрне башта эрерәк көлтәләр тәшкил иткән брошюраларга теккәннәр, брошюралар берничә булса, аларны бер төпкә чүпрәк ярдәмендә беркеткәннәр. Китаплар бик калын булса, аларның төбенә китап калынлыгы озынлыгында, 6-7 мм юанлыгында киселгән таякчыклар куеп, брошюраларны шул таякчыкларга нык тамбур җепләр ярдәмендә бәйләп беркеткәннәр. Андый таякчыклар китапның зурлыгына карап 4-5 кә кадәр куелган. Шулай итеп ныгыткач, аларга тышлыкны беркетү өчен чүпрәкләр тегелгән. Китап төпләү эшен шәһәрләрдә аерым профессиональ осталар башкарган. Мәсәлән, атаклы татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри үз китапларын үзе төпләгән. Китап төпләү эшен аерым хәлфәләр, шәкертләр дә башкарган. 1800 нче елдан татар типографиясе эшли башлагач, китап төпләү эше махсус кешеләр тарафыннан башкарылган.

Татар кулъязма китабының тышлыклары

Татар кулъязма китабының тышлыклары күп төрле була:
1) Традицион, борынгыдан килгән стандарт рәвештә, күннән эшләнгән тышлыклар. Күнгә стандарт орнамент эшләнгән. Күннең өслеге гадәттә сыек яшел, коңгырт төсләргә буялган. Тышлыкка басма ысул белән бизәкләр төшерелгән. Орнаментның түгәрәкләренә китап төпләүченең исеме язылган. Китап төпләүчеләр затлы тышлы китапларга, укылмаган чакта ачылып тормасын дип, җиздән, көмештән эшләнгән каптырмалар да куйганнар.
2) Берничә кат кәгазьне ябыштырып, картоннан эшләнгән тышлыклар. Андый тышлыкларны өстәмә рәвештә матур тукыма сүрү эченә тыгып, тегеп куйганнар. Мондый китаплар пөхтә хәлдә озаграк сакланган. Китап тышлыгы өчен ак киндер, чәчәкле ситцылар да файдаланылган.
3) Тышлык өчен 4-5 мм калынлыгында нараттан, чыршыдан, каеннан эшләнгән, китап форматында киселгән такталар файдаланылган. Такталар төпкә күн яки киндер чүпрәк кисәкләре ярдәмендә беркетелгән. Әгәр такта тышлык ярылса, анда тишекләр тишеп җепләр белән берничә урыннан ныгытып, бәйләп куйганнар.
4) Ярлырак кешеләр иске кулъязма яки кирәкмәгән кәгазь кисәкләрен бодай камыры белән бер-берсенә ябыштырып катыргы ясаганнар да катыргыдан тышлык ясап куйганнар. Тышлык катыргысында борынгы әдәби ядкарьләренең сәхифәләрен дә очратырга була. Мәсәлән, «Кыйссаи Йосыф» әсәренең 18 нче йөздә күчерелгән берничә бите катыргы тышлык эченнән табылган. Катыргы тышлыклар өстенә дә еш кына тукыма сүрүләр кидерелгән. Борынгы татар мәдәнияте чәчәк аткан дәверләрдә китапларның тышлыклары кыйммәтле металлардан эшләнгән, орнамент төшерелеп, матур таш кисәкләре белән бизәлгән. Миниатюр «Коръән» китапларын йөртер өчен бизәкләп алтын-көмешләрдән эшләнгән тартмачыклар да ясалган. Татар кулъязма китаплары буыннан буынга, әнисеннән кызына илдән илгә мирас булып, бүләк, мал рәвешендә күчеп йөргәннәр. Әлеге фактларны кулъязмалар кырыйларында сакланган кыска язмалар раслап тора. Алар гарәп графикасында иске татар әдәби телендә, төрле кешеләр тарафыннан язылган. Татарның иске кулъязма китапларны, ихтыяҗ булганда, шәкертләр, хәлфәләр, имамнардан сатып алырга мөмкин булган. Вакыт үтү белән, кулъязма китаплар мәдрәсә яки мәчет чормаларына куелган. 19 нчы гасыр ахырында татар типографияләренең күпләп эшли башлавы басма китапның таралуына китерә, кулдан китап күчереп язу очраклары нык кими, ләкин бөтенләй югалмый.

Китап “темасына дәрес үрнәге.(башлангыч сыйныфлар өчен).

 

Тема: Китаплар.

 

                  Максат: 1) Китап,китап  төрләре белән танышу;

2) Китапларны кем бастыра һәм яза?

3) Китапларны саклап тота белергә өйрәтү;

4) китап сайлап укуга җитди караш тәрбияләү.

 

Җиһазлау: төрле китаплар күргәзмәсе.

 

Дәрес барышы.

 

I. Актуальләштерү. (Уку мәсьәләсен кую).

Кешенең күзен ача

Безнең яраткан …….. (китап)

Кем күп белергә теләсә –

Китап була кулында.

Менә хәзер сүз башлыйбыз

Шул якын дус турында

Укый аны өлкәннәр дә –

Укый аны балалар –

Шулай гыйлем чишмәсеннән

Алар белем алалар.

Бүген без, укучылар, китаплар турында танышырбыз.

Җ.Тәрҗемановның “Якын дус” шигырен уку.

II. Төп өлеш.

1)    Әңгәмә: Нәрсә ул китап?

2)    Плакатлардан мәкальләр уку.

–         Китап – тормыш көзгесе.

–         Яхшы китапның һәр юлы алтын.

–         Китап – белем чишмәсе һ.б.

Китап – нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә бергә җыйналып төпләнгән басма.

Китап ул белем чишмәсе. Без китаплар аша белем алабыз.

3)    Китапларны кемнәр яза? Китап ничек басыла?

– Китапларны язучылар, авторлар яза. Типографияләрдә бастырып нәшрият яки аерым зат чыгара. Китап язу, басу, чыгару өчен бик күп кешеләрнең хезмәте керә. Шуңа да китапларны саклап тотарга кирәк.

4) Сезнең яратып укыган китапларыгыз, аларның авторлары?

Укучыларның җаваплары тыңлана.

III. Китап – якын дус диләр.

5) Моны ничек аңлыйсыз?

Үзеңне борчыган, уйландырган сорауларга җавапларны якын дус кына бирә. Шундый ук җавапларны укучы китаптан таба ала.

6) Китапның дошман булуы мөмкинме?

7) Китап укучыларга нинди кагыйдәләр шарт? (кагыйдәләр санала).

8) Шигырьләр уку.

IV. Йомгаклау.

V. Кулланырга мөмкин әдәбият:

1. В.Казыйханов “Әхлак дәресләре” 100-102 битләр.

2. Әдәплелек дәресләре. 50-51 битләр.

3. Китап – белем чишмәсе. (кичә).

4. Минем өйдәге китапханәм “Әдәплелек дәресләре” 184-185 битләр.

5. Риторика 2 класс. 66-67 битләр. “Китап уку кагыйдәләре”

6. Тәрбия газетасы №9. ноябрь, 1998 ел.

 

Китабым чыкты.


Бу методик ярдәмлектә минем 30 елдан артык булган педагогик эшчәнлегемнең кайбер сәхифәләре тупланган.Соңгы 15 елым Яңа Кенәр коррекцион-интернат мәктәбендә акыл үсешләре тоткарланган балалар белән эшләп үтте.Шуңа күрә материалларның шактый өлеше шушы төр балалар белән эшләү тәҗрибәсенә багышланган.Рус телендә сөйләшүче балаларны татар теле дәресләрендә татар сөйләмен тыңларга һәм аңларга,татарча сөйләшергә өйрәтер өчен коррекцион эчтәлектәге рәсемле күрсәтмә әсбаплар тәкъдим ителә.Танып-белү эшчәнлеге түбән,хәтере начар үскән,сүз байлыгы аз булган укучылар белән предметлы һәм сюжетлы рәсемнәр кулланып эшләү уңай нәтиҗәләр бирә.Алар гади,балаларга Тулырак…

Кәефегез юкмы?


Бер елдагы унике ай эчендә кеше өчен иң авыры булып март белән апрель санала. Үз-үзеңә кул салулар, аерылышулар нәкъ менә шушы чорга туры килә, хроник чирләр уяна. Хәтта сәламәт кешеләр дә елның бу вакытында үзләрен хәлсез хис итәләр, күңел төшенкелегенә биреләләр, алар юк-барга нервылана башлый, тиз кызып китүчәнгә әйләнә. Ни өчен без менә нәкъ яз көне – бар җирдә тереклек, табигать уянганда шулай бетерешәбез, тормышның мәгънәсе турында уйлый башлыйбыз соң? Тулырак…

Бәйрәм белән,кадерлеләребез!


Хөрмәтле вә гыйззәтле,күркәм вә ягымлы,тырыш,сабыр,хезмәт сөючән,булдыклы,уңган,    сабыр,мөлаем вә гүзәл,чибәр вә сөйкемле,олы җанлы вә кешелекле,кирәк вакытта каты куллы һәм кырыс та ,усал да була белгән кадерле хатын-кызларыбыз,үзегез кебек көләч,үзегез кебек йомшак һәм без ирләр өчен дә көтеп алынган күңелле бәйрәм-8 Март җитә.Сезнең шушы безгә бүләк иткән ял көннәрегез елмаеп баккан кояшның матурлыгын,табигатьнең самимилеген өстәп,күңелегезгә шатлык,тәнегезгә сихәтлек,өегезгә шатлык китерсен. Тулырак…