27.12.2022

Дуслык һәм әдәплелек


Дуслык
Саба муниципаль районы Тимершык гомуми урта белем бирү мәктәбенең I категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Гарифуллина Марсилә  Миннәхмәт кызы . Тема: «Дуслык  һәм әдәплелек»

 

 ПРЕЗЕНТАЦИЯ 

Предмет:  ОРКСЭ, модуль «Дөньяви этика нигезләре», 4 класс

Дәреслек: ОРКСЭ «Дөньяви этика нигезләре» 4 класс, «Русское слово» Москва, 2012 ел, Татарчага тәрҗемә, ТР “Хәтер” нәшрияты

Дәрес тибы: Яңа теманы өйрәнү, беренчел ныгыту дәресе

Максат:

-укучылар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү;

-матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатларын тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча нәтиҗәләр

Дуслык, дусларча мөнәсәбәт төшенчәләрен аңлау, дусларга яхшы ярдәмчел мөнәсәбәттә булу.

Метапредмет нәтиҗәләре

РУУГ: уку мәсьәләсен кабул итү, планлаштыру, истә калдыру; акыл эшчәнлеген көчәйтү; уку эшчәнлеген бәяләү;

ТБУУГ: китап белән эшли белү, кирәкле мәгълүматны таба,  гомумиләштерә белү, төшенчәләрне чагыштыра, анализлый белү;

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү, бердәм эшчәнлектә уртак кызыксынулар табып, уртак фикергә килү.

ШУУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру, дәрестә үз фикереңне башкаларга җиткерә белү; укуга, милли кыйммәтләрне аңлауга үз мөнәсәбәтеңне формалаштыру.

 

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру

Хэерле кон. кадерле балалар!   дөньяви этика нигезләре фәне буенча дәресебезне башлыйбыз.

Балалар, бер-берегезгә карап елмайыйк әле. Чөнки йөзебездәге елмаюлар күңелләрне күтәрә, кәефне яхшырта. Бүгенге иртәдә сезнең кәефләрегез ничек икән, билгелик әле. Үзегезнең кәефегезгә туры килгән күбәләкне сайлап алыгыз.  

Дәрес ахырына   кәефләрегез үзгәрерме, юкмы, монысын соңрак күрербез.  Яхшы кәеф, елмаю чаткыларыгыз йөзегездән китмәсен, үзегез турында яхшы фикерләр генә калдырыгыз.

 

  1. Актуальләштерү. Теманы ачыклау.

– Әйдэгез әле, укучылар, сорау-җавап уены уйнап алыйк эле.   төркемнән чиратлап чыгып карточкаларны алабыз һәм артына язылган сорауга җавап бирәбез. Бер-берегезне игътибар белән тыңлагыз, кемнең җавабы тулы, тапкыр, матур булыр икән.

 

Сораулар:

  • Башкалар дустың турында начар сүзләр әйтсәләр, син аны яклап чыгарсыңмы?
  • Дустыңның нинди булуын теләр идең?
  • Малай һәм кыз бер – берсе белән дуслаша аламы?
  • Син бүләкне алырга яратасыңмы яисә бирергәме?
  • Эт яки песи белән дуслашып буламы?
  • Серләреңне дустыңа сөйлисеңме?
  • Синең дусларың әти – әниеңә ошыймы?

 

  • Димәк, бүгенге дәрестә без …. дуслык турында сөйләшәбез икән.

 

  1. Яңа материалны аңлату.

– Дуслык – дөньядагы иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе. Дуслары булган кешеләр генә бәхетле буладыр, минемчә. Ә сезнеңчә ничек, укучылар? Сезнең фикерләрегезне ишетеп китәсе килә.

  • Әйтегез әле, балалар, кем ул дус?

 –Илзат. Ышанычлы, таянырдай кеше. Серләрне ышанып тапшырырдай кеше , сине яклап чыгучы кеше. Башкаларга да ошый торган кеше.

  • Ә нэрсэ ул дуслык?

Хэлил. Дуслык – ул бик кыйммәтле язмыш бүләге. Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәргә ярдәм итә. Ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Дустың булу – зур байлык.

  • Әйе, балалар, һәркемнең дә дусты булырга тиеш, шулай булганда гына яшәве күңелле, рәхәт була.
  • Дуслык турында бик күп әкиятләрдә, хикәя-шигырьләрдә дә языла. Әйдәгез, искә төшереп китик әле, сез дуслык турында нинди әсәрләр беләсез?
  • Дүрт дус”, “Өч дуңгыз баласы”, “Кәҗә белән сарык”, “Кот Леопольд”.
  1. Беренчел ныгыту

– Укучылар, дуслык турында татар халкы үз фикерен мәкальләр аша бик үтемле итеп җиткерә. Ә сез аларны беләсезме икән?  Тикшереп карыйк әле? Өстәлдәге конвертларда мәкальлэр бирелгән. Ләкин аларны дөрес итеп төзергә кирәк. Килеп чыккан мәкальне анлатып та бирерсез.

 

  • 100 сум акчаң булганчы … (100 дустын булсын.)

(Әйе, акча ул була да бетә, ә дуслар ,дуслык гомерлек)

  • Дустың булмаса – эзлә (тапсаң-югалтма.)

(Әйе, берьялгызың, дусларсыз гына яшәве бик авыр. Син үзеңә дус табарга тиеш. Ә инде дустыңны югалтмау, саклау – сезнең һәрберегезнең үз кулында. Игътибарлы, ярдәмчелч, ышанычлы булсагыз, дусларыгыз югалмас.)

  • Кешенең иң зур байлыгы – … (чын дусты.)

(Әйе, дусты күп булган кеше – иң бай кеше. Чөнки алар теләсә кайсы вакытта сиңа ярдәмгә килә алалар, кайгың булса, уртаклашалар, шатлыгыңны бүлешә алалар.)

  • Дус-кайгыда(сынала.)

Син кешенең дусты икән, шатлык килгәндә генә түгел, кайгы килгәндә дә аның янында булырга тиеш. Әгәр кайгы килгәндә юкка чыккан икән, ул чын дусмы? Юк, ул башта ук чын дуслык булмаган. Чын дус бервакытта да сине бәладә ташламый.

  • Иптәшең үзеңнән (яхшырак булсын.) (Нинди дә булса авырлык килсә ул сине ташлап калдырмый )
  • Дуслыкта, бердәмлектә (көч.) (Барлык эшне дэ бергэ кинэшлэшеп эшләргә кирәк)

“Балык – сусыз, кеше дуссыз тора алмый”

“Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә”

“Кош – канаты белән – кеше дуслык белән көчле” һ .б

 

  • Укучылар , әйдәгез инде нәтиҗә ясыйк, дәреслектэн билгеләмәне укыйк әле.  Дуслык сүзенэ дәреслектә нинди билгеләмә бирелгән икэн?   (62 бит)
  • Ә менә татар мәгърифәтчесе һәм педагогы Каюм Насыйри узенең бер нәсыйхәтендә дуслык турында ни яза икән. Шуны тыңлап китик әле. (66 бит)
  • Сорау: бу әсәрдә автор нинди биш кешегә ышанмаска куша?
  • Ә хәзер укучылар Дуслыкка ни булыша
  • Дуслыкка ни комачаулый?

1 төркем: Дуслыкка ни булыша?

риясызлык, ышаныч, кызыксыну, ихлас күңеллелек, мәрхәмәтлелек, тигез хокуклылык, ирек, күңелгә ошау, намуслылык.

2 төркем: Дуслыкка комачаулый?

кызу канлылык, ахмаклык, бәйлелек, көнчелек, комсызлык, ялган, ышанычсызлык, алдашу, хыянәт итү, хәйлә Тулырак…

Сыйфатларны кабатлау. 4нче сыйныф.


сыйфат
Саба муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбенең I кв.категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Галимова Гөлчәчәк Хөснулла кызы. Тема: Сыйфатларны кабатлау. 4нче сыйныф.

 

Предмет нәтиҗәсе: сыйфат темасы буенча үзләштергән белемнәрне камилләштерү, ныгыту.

Метапредмет нәтиҗәсе: укучыларның танып белү, тиз уйлау, фикерләү сәләтләрен арттыру, тел байлыгы хәзинәләрен баету, үстерү.

Шәхси нәтиҗә: кышкы табигатьнең матурлыгына соклану хисе уяту.

Җиһазлау:

Мультимедия: презентация, эш битләре, тест, карточкалар. 

                                                  Дәрес барышы         

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру
  • Хәерле көн, укучылар! Бүгенге дәресне мин алып барырмын. Сезне күрүемә шатмын. Барыгызга да уңышлы уку көннәре телим! Ә хәзер Әйдәгез, бер-беребезгә чын күңелдән елмаешыйк та, хәерле көн теләп исәнләшик.
  • Хәерле көн миңа
  • Хәерле көн сиңа
  • Хәерле көн безгә
  • Хәерле көн сезгә

Утырыштык, укучылар. Барыбызга да хәерле көннәр булсын!

  1. Актуальләштерү
  • Без инде туган тел дәресебезне һәрвакытта матур язудан башлыйбыз укучылар. Ә бүгенге матур язу күнегүе итеп үз исемебезне һәм үзебезгә хас сыйфатны алырбыз.
  • Сезнең алдыгызга шушындый битләр таратылган. Әлеге биткә матур итеп исемегезне язып куегыз. Бүгенге дәрес барышында без әлеге битләрдә эш башкарырбыз. (1 нче бирем)
  • Уку мәсьәләсен кую, өлешләп чишү.

Бүген төнлә мин төш күрдем. Бик куркыныч төш иде ул. Имеш”Туган тел” илендә бер сүз төркеме югалган. Шул сүз төркеменнән башка бөтен дөнья ямьсезләнгән, предметлар төссез, формасыз калганнар; ә ризыклар тәмен җуйган. Куркып уянып киттем. Ничек эзләп табарга икән бу сүз төркемен? Ярдәмгә сезне чакырырга булдым. Сез миңа булышырга ризамы? Югалган сүз төркеменең исемен белер өчен без икенче биремне эшләп алырбыз.Игътибар белән биремне укыгыз әле.

 

2 нче бирем

Күп нокталар урынына аста бирелгән сүзнең берсен сайлап язарга кирәк. Миңа әни …. күлмәк алды.(Кыйммәтле, чәчәкле, матур, ак)

Укучылар, сайлаган сүзләрегез нинди сорауга җавап бирәләр?

-Нинди? соравына җавап бирүче сүз төркеме ничек атала әле?(Сыйфат сүз төркеме)

“Туган тел” иленнән сыйфат сүз төркеме югалган булган. Без аңа  үз урынына кайтырга ярдәм иттек. Димәк,бүгенге дәресебезнең темасы сыйфат темасын кабатлау.Теманы язып куябыз.

Максатыбыз: сыйфат сүз төркеме буенча алган белемнәрне кабатлау, гомумиләштерү булыр. 

Тик ул хәтерен югалткан. Әйдәгез, белгәннәребезне исенә төшерик. Аның өчен өченче биремне үтәп Сыйфат нәрсәне белдерә? Нинди сорауларга җавап бирә? дигән сорауларга җавап табыйк һәм эш битенә язып куейк.

Тулырак…

“Өч кыз” әкияте. 2 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес планы


Өч кыз
Саба муниципаль районы Тимершык гомуми урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Дәүлиева Эльмира Ренат кызы. Тема:  “Өч кыз”әкияте. (татар мәктәбенең 2 нче сыйныфында үткәрелгән ачык дәрес планы)

 

Максат: “ Өч кыз” татар халык әкияте белән танышу, әкиятнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.

Бурычлар:

1) Укучыларны үз фикерләрен әйтә белергә,әкият геройларының эш-гамәлләрен анализларга өйрәтү;

2) Балаларның сәнгатьле уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү, мөстәкыйль фикер йөртү,нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту, әкиятләр укуга кызыксынуны арттыру;

3) Әниләргә карата хөрмәт, ярату хисләре ,игелеклелек тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр.

Предмет : әкиятне аңлап һәм сәнгатьле уку,төп уйны һәм төрен билгели белү.

Шәхсиятле: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.

Метапредмет нәтиҗәләр.

Танып белү: әкияттән кирәкле өзекне таба белү.

Регулятив: әкиятне анализлый, нәтиҗә ясый белү.

Коммуникатив: күршең белән хезмәттәшлек итү,тыңлый һәм аралаша белү.

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Пространствоны оештыру: күмәк эш; индивидуаль эш, парларда эш,төркемдә эш,сүзлек белән эш,дәреслек белән эш.

Төп төшенчәләр: әкият,тылсымлы әкият,тиен,ана,олы кыз,уртанчы кыз,кече кыз,ләгән,бака,җеп,үрмәкүч.

Төп ресурслар: ”Әдәби уку” дәреслек-хрестоматия, 2 нче сыйныф,”Өч кыз” татар халык

әкияте,презентация.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

  Рәхмәт кояш,

Таң китердең!

Бар дөньяны ялт иттердең.

Нурын төште бүлмәбезгә,

Сәлам бирик һәммәбезгә!

  • Хәерле көн укучылар! Уку дәресен башлап җибәрәбез.

II.Актуальләштерү.

Әкиятләр, әкиятләр,

Тылсымлы, уйландыра

Хыял дөньясына чума,

Сине укыган бала. (слайд №2)

-Балалар, бу шигырь нәрсә турында?

– Әкиятләр безне нәрсәгә өйрәтә?

–  Әкиятләр безне акыллы, шәфкатьле булырга, бер-береңә ярдәмләшергә, олыларны хөрмәт итәргә , хыялланырга өйрәтә.

-Бик дөрес әйттегез,булдырдыгыз ,балалар.Әйдәгез,бергәләп, “Кем әйтә?” уенын уйнап алыйк әле(слайд №3). (Әкиятләргә иллюстрацияләр күрсәтелә) .

– Игътибар белән карагыз  һәм фикерләрегезне әйтегез

-Әкиятләр нинди төрләргә бүленә?.

– Без нинди төрдәге әкиятләр беләбез? ( Әйткән укучы тактага ябыштыра бара)

Халык әкиятләре

– Бу әкиятләрнең авторлары кем?(билгесез, халык)

Автор әкиятләре

– Әкият язган нинди авторларны беләсез?(Г. Тукай, А. Алиш)

Хайваннар турында әкиятләр

– Бу әкиятләрнең геройлары кемнәр?

Көнкүреш әкиятләре

– Бу әкиятләрдә нәрсәләр сурәтләнгән? (Көнкүреш әкиятләрендә ялкаулык, саранлык, куркаклык һәрвакыт кешеләрдәге иң начар сыйфатлар буларак күрсәтелә. Хезмәт яратканнар – акыллы, зирәк, ә комсыз байлар -надан булып сурәтләнә.)

Тылсымлы әкиятләр

– Бу әкиятләр нәрсә белән башка әкиятләрдән аерылып тора?

– Димәк, әкиятләр нинди төрләргә бүленә- Ә тылсымлы әкиятләрдә нинди предметлар очрый?

– Сезнең ишеткәнегез бармы, бу тылсымлы  предметлар  кешеләргә нинди файда китерә соң?

III. Уку проблемасын кую.

Викторина сораулары буенча кроссворд чишү

әкиятләр –  ( дәресләрдә укылган әкитләрдән өзекләр слайдка куела, әкиятнең исемен әйтәләр.) Кроссворд тактага эленә, укучылар чыгып язалар.

Ө – “Бүдәнә белән Төлке”

Ч – “Гөлчәчәк”

К – “Кәҗә белән сарык”

Ы – “Батыр әтәч”

З – “Төлке белән Каз”

  • Укучылар, нинди сүзтезмә килеп чыкты?
  • Димәк, бүгенге дәрестә без “Өч кыз” әкиятен укырбыз.

Дәрескә нинди максатлар һәм бурычлар куярбыз?

-“Өч кыз” әкияте белән танышу

-Әкиятнең төрен ачыклау

  • Үзегезгә нинди бурычлар куярсыз?

-Сәнгатьле итеп укырга

-Сорауларга тулы, дөрес итеп җавап бирергә.

  1. IV. Яңа материалны аңлату.
  2. Сүзлек өстендә эш ( слайд)

Җиз ләгән-бакырга башка металл өстәп коелган эретмәдән ясалган ләгән

Ярминкә – һәр елның бер үк вакытында һәм билгеле бер урында үткәрелә торган зур сәүдә базары.

Киндер –өйдә киндердән тукылган тукыма.

– Әйе,балалар, элекке вакытларда безнең әбиләребез өй шартларында киндерне сукканнар,аннан бизәкләп паласлар,сөлгеләр,тастымаллар,ашъяулыклар,тукымалар тукыганнар.Киндер тукымалардан күлмәкләр,ыштаннар,эшләпәләр теккәннәр.Хәзер дә әбиләребезнең сандыкларында аларның әниләре,әбиләре суккан сөлгеләр,тастымаллар ,ашъяулыклар кадерләп саклана әле .( әйберләрне күрсәтү) Тулырак…

А.Алиш. Сертотмас үрдәк. (сценарий).


         сертотмас үрдәк
Казан шәһәре Вахитов районы муниципаль бюджет белем учреждениесе  “ 96 нчы гимназия”нең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Альмира Хәнәфи кызы. Тема: А.Алиш.”Сертотмас үрдәк” (сценарий).

 

        Катнашалар: Сертотмас үрдәк, Хуҗа, әтәч, тавыклар, чеби, эт, песи, сыер, ат,

бәрән, керпе, куян, төлке һәм төлке балалары, аю, бүре.

 

Сәхнәдә авыл күренеше, өй ишегалды, сарай, агачлар. Талгын гына йомшак      тавышлы кыз җырлаганы ишетелә. Күңел моңга тула, хисләр уяна.

 

Автор. Борын-борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул узе,

сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп

яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Алар үз чиратында аның сүзен тыңлый-тыңлый       арып бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән.

 

Ишегалдында кош-кортларның тавышлары ишетелә. Әтәч тә, тавык та, чеби дә, каз да нидер эзли, нәрсәдер сөйләнә.

 

         Сертотмас үрдәк (Һәр җан иясе янына килеп). Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа

гына сер итеп сөйлим! (Игътибар итүче янына килеп).

Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим!

Хуҗа. (Сәхнәгә чыга һәм тынлык урнаша.  Ул кош-кортларга, хайваннарга карап).

Мин урманга утын кисәргэ киттем. Өйдә юклыгымны берәүгә дә әйтмәгез! (китә).

        Эт. Мин дә хуҗам синең белән! Ау-ау-ау!

         Сертотмас үрдәк (кош-кортлар янына килеп). Нигә белдермәскә кушты икән?

Бак-бак!

Акрын гына музыка уйный. Караңгы төшә. Кош-кортлар йоклыйлар.

 

         Таң ата, яктыра.

Әтәч (кычкыра). Кик-ри-күк!

Тавык. ( нидер чүпли, казына) Нишләптер безнең хуҗабыз күренми әле.

Песи. ( ишегалдында йөри, нәрсәнедер күзәтә) Кайчан кайтыр икән ул? Мяу-у-у!

         Сыер. (абзардан башын чыгарып мөгри) Му-у-у-у, белмим шул.

Чеби (елый). Чип-чип-чип, мин курка-а-ам!

Бәрән. (шук кәҗә белән башларын бәргәләшәләр) Бә-ә-ә! Мин дә куркам.

Әтәч. (Үрдәкнең сөйләнеп йөргәнен күреп, читәннән кычкыра)Үрдәк, тукта әле!

Ат. (Үрдәкнең ишетмәгәнен күреп) Кара әле, тыңла әле! Сиңа әйтәбез.

Кәҗә. Кайтмый да, кайтмый Хуҗабыз. Мә-ә-ә! Аны эзләп кайтырга кирәк.Мә-ә-ә!

         Әтәч. (күкрәкләрен киереп үрдәк алдына сикереп төшә) Син очасың да, син йөзәсең          дә, син йөгерәсең дә, син бар!

Тавык.( канатларын селкетеп, белдеклелеген исбатлапЛәкин берәүгә дә нишләп йөрүеңне  белгертәсе булма!

Сертотмас үрдәк  (бер урында таптанып тора да, күнеп) Ярар, сезнең хакыгыз өчен генә барсам,  барырмын инде. (бик горурланып китә)

 

Сәхнәдә табигать күренеше. Сертотмас үрдәк олы юлдан бара, елга буйлап йөзә. Менә куе урманга да барып җитә. Күбәләк артыннан  йөри. Каршысына керпе килеп чыга.

Керпе.( аркасында берничә гөмбә) Кая барасың болай?

Сертотмас үрдәк ( гадәттәгечә, хыялланып сөйләп китә)Урманда утын кисүче Хуҗабызны эзлим. Әле җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хэәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны алып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр.

Керпе. (әйләнә – тирәсенә каранып) Синең өең еракмы соң?

Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы?

Сертотмас үрдәк  ( сөйләшер иптәш булганына сөенеп) Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, берәүгә дә әйтмә, кара!

Керпе.(авыл ягына карап) Мин инде андый усалларның берсе дә түгел, синең серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Шулай да син саграк бул. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә.

 

Автор. Үрдәк аның киңәшенә колак салмый, ашыга-ашыга урман эченә атлый. Бара-бара озын колаклы бер куян очрый. (Сертотмас үрдәккә куян килеп бәрелә)

Куян. (Үрдәкне күргәнгә аптырап) Әй, бүрекле үрдәк, көзге төсле матур, кыр төсле зур күл булганда,  ни эшләп урманда буталып йөрисең?

Сертотмас үрдәк  Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргэ киткәннәр иде, өебез ялгыз калды.

Куян (эченнән генә). Алай булгач, Хуҗаның алмагачларын кимерергә

бик җайлы вакыт икән! (үрдәккә карап). Хуҗаңны күргәнем юк. (тизрәк авылга чаба).

Автор. Сертотмас үрдәк бара-бара бер аланлыкка барып җитә. Анда зур

аю йоклап ята.

Сертотмас үрдәк  Әй, тор әле, йокы бәлеше! Эт иярткэн, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме?

Аю. (ачуы килеп уяна). Күрмәдем. (үрдәкнең хәлен аңлагандай ). Урман эченәрәк керсәң, һичшиксез табарсың! (үрдәк юлын дәвам итә).

Аю. (үзалдына) Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы

вакыт икән! (авылга китә). Сертотмас үрдәк каршына Бүре килеп чыга.

Бүре. Әй, бүрекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызың гына курыкмыйча батырланып ничек йөрисең?

Сертотмас үрдәк. ( сөйләнә-сөйләнә)Эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме?

Бүре. (тешләрен шыгырдатып, үз-үзенә).Боларның сарыкларын ашап кайтырга бик җайлы чак икән! (үрдәккә карап) Андый кешене күргәнем юк. (китә).

        Автор.  Сертотмас үрдәк Хуҗаны эзләүне дәвам итә. Каршысына көлтәдәй койрыклы бер Төлке килеп чыга.

Сертотмас үрдәк  (төлкегә сокланып) Багалмакай, матур апакай, минем Хуҗамны күрмәдеңме? Янында эте, кулында балтасы бар иде.

Төлке. Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре, күрдем мин аны! Янында

кәкре койрыклы эте дә, билендә корыч балтасы да бар иде. Әйдә, алып барам!

          Автор.  Төлке Сертотмас үрдәкне үз оясы янына алып кайта. Анда төлке балалары уйнап йөриләр.

Төлке балалары. Әни, безгә азык алып кайттыңмы?

Төлке. (Сертотмас үрдәккә ымлап) Менә сезгә тәмле үрдәк ите.

Төлке балалары. Ура! Ура! Ура! (Төлке балалары бии).

Төлке. Хәзер балакайларым, авылга барам, берьюлы берничә үрдәк алып кайтам!

Төлке шулай дип авылга китә. Ә Сертотмас үрдәк бераздан төлке балаларыннан кача. Төлке оясыннан очып чыгып китә.

 

Автор. Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр

иде, ләкин Хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган.

Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дэ сарыклар эләкмәгән, хуҗаның абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, кача алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга

эләккән, ә Хуҗа кайткач инде, үрдәкнең кирәген биргән…

(Хуҗа кайтып кергәндә урман җәнлекләре капкында була, хуҗа кайтып аларга

яный, орыша…)

 

Автор. Хайваннар эшнең хикмәтен Хуҗага сөйләп биргәннәр. Сертотмасны шундый зур эшкә кушуларына алар да бик нык үкенгәннәр.

Сертотмас үрдәк.  Гафу итегез мине! Мин бүтән бер вакытта да серне башкаларга сөйләп йөрмәмен! Бак-бак!

Автор. Әлбәттә, Сертотмас үрдәкне гафу иткәннәр. Менә шуның белән әкият тә тәмам! Дуслыкның кыйммәтен белеп тату яшәргә кирәк.

Ишегалдында музыка уйный, хайваннар һәм кош-кортлар күңел ача. Күмәк бию.

 

Якташ язучылар иҗатында туган як һәм ана темасы ( проект эше)


Якташ  язучылар иҗатында туган як һәм ана темасы  ( проект эше)
ТР  Мөслим муниципаль районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре  чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп- интернаты”ның беренче категорияле укытучы-дефектологы Шайгарданова Илсөя Ринат кызы. Тема: “Якташ  язучылар иҗатында туган як һәм ана темасы”  ( проект эше).

                    

                                               Кереш өлеш

Туган як! Туган җир! Туган туфрак!  Туган төбәк!   Һәрбер кеше өчен  нинди  газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала бара. Туган якның бай тарихы һәм культурасы, табигате һәм көнкүреше-болар барысы да кече яшьтән үк балалар тормышының бер кисәгенә әверелә.  Безнең аңыбызда һәм тойгыларыбызда чагылган таныш урыннар, акрынлап Ватан образын күзалларга ярдәм итә. Туган якны өйрәнү халык культурасының гасырлардан килгән традицияләрен, халыкның зур һәм матур эшләренә хөрмәт хисләре тәрбияләүдә туган якны өйрәнүнең мөмкинлекләре аеруча зур.

Мөслим ягы – җырлы, шигырьле як. Татар шигъриятенең, җырының иң бөек үрнәкләрен тудырган гаҗәеп талантлар биргән як ул Мөслим төбәге. Ык буенда үскән  таллары суга иелеп нидер сөйлиләр, пышылдашалар, нәзберек җил дулкыннарны уйнатып ала, офыкка таба сак кына үрелгән оялчан зирек яфракларыннан сихри моңнар тарала. Мөслим өстендә илаһи моң, серле балкыш, җаннарны иләсләндерерлек көйләр агыла.

Кеше кайда гына булмасын, ул иң беренче чиратта әти — әнисен, туган ягын искә төшерә, алар белән бәйләнешле истәлекләрен яңарта. Үз төбәген белмәгән, өйрәнмәгән, аңа битараф кеше үз туган илен ярата алмый.
Мөслим – безнең туган ягыбыз. Ул республикабызның көнчыгышында урнашкан. Мөслим төбәгенә килгән һәр кеше аның гаҗәеп матур табигатенә, кешеләрнең нечкә күңеллелегенә, рухи гүзәллегенә сокланып туя алмый. Районыбыз территориясе буынча агучы Ык елгасы, аның янәшәсендәге күлле әрәмәлекләре, болыннар, табигатьнең матур төрле манзараларына бай күренешләр хакында күп сөйләргә мөмкин. Мөслим төбәгеннән күп санлы язучылар, мәдәният әһелләре чыккан, бу як күп кенә әсәрләрдә гәүдәләнеш тапкан.

 

                                     Эшнең максаты :
1.Үзебезнең якның шифалы суларын эчеп, сихәтле тау һавасын сулап үскән якташларыбыз, төбәгебезнең күренекле шәхесләре прозаик Фоат Садриев, шагыйрәләр Шәмсия Җиһангирова һәм Лилия Садриева иҗатларын тирәнтен өйрәнү.
2.  Язучыларның иҗаты белән кызыксындыру.
3.Туган төбәгебездән  чыккан күренекле шәхесләребез белән горурлану хисе тәрбияләү.
4.Туган якка һәм аналарга мәхәббәт тәрбияләү.

Методлар:
1.Әдәби текстлар, матбугат материаллары белән эшләү.
2.Кулланылган әдәби материаларны системага салу.

3.Шигырьләргә һәм әсәргә анализ ясау.

                                 Төп өлеш

Якташ язучылар иҗаты, аларның әсәрләре дигәндә иң беренчеләрдән булып Фоат абый Садриев язмалары күз алдына килә. Аларның нигезендә туган як, ана образы, кешеләр язмышы сурәтләнә.

Язучы-прозаик һәм драматург Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941 елның 10 мартында Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылында туа. Үз авылларында — җидееллык, аннан күрше Шуган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1958 елдан хезмәт биографиясен башлап җибәрә: колхозда эшли, хуҗалык кибетендә сатучы-өйрәнчек, авыл китапханәсендә мөдир вазифаларын башкара. 1963-1970 елларда башта Сарман, аннары Мөслим район газеталарында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, берничә ай Мөслим метеостанциясендә метеоролог булып эшли; 1970-1972 елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының Мөслимдәге укыту-консультация бүлегенә җитәкчелек итә. 1972 елның августыннан 1981 елның сентябренә кадәр ул — Мөслимдә чыга торган «Авыл утлары» исемле район  газетасының җаваплы мөхәррире хезмәтендә. Шул елларда төп эшеннән аерылмыйча укып, 1965 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. 1981-1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Мәдәният министрлыгы каршындагы берьеллык Югары театр курсларында укып кайта.

Фоат Садриевка 1991 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исем бирелде.

Ф.Садриев — 1981 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

XX гасыр татар әдәбиятының төрле  дәверләрендә  реализм традицияләренә тугры калып, тормыш  рәсеме тудыруда чынбарлыкка охшатуны әһәмиятле тапкан зур язучылар иҗат итеп килде, милли сүз сәнгатенең умыртка баганасын тәшкил  итте. Шулар арасында прозаик Фоат Садриев та бар.

Фоат Садриев-ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы. Аның әсәрләре бик күп театр сәхнәләрендә уйнала һәм тамашачылар аларны бик җылы кабул итә. Ә “Таң җиле” романы өчен Фоат Садриевны Әлмәт язучылар берлегенең Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләге белән бүләклиләр.

Әнкәй кулы сыман сыйпап үтә Мөслимнәрдән  искән  Таң  җиле, Өзгәләнәдер  ул  Замананың  Сызлый  икән,  диеп,  кай  җире?  Ана  һәркем өчен  кадерле  зат!  Алар  безне  якты  дөньяга  китереп,   җыр  көйләп йоклатканнар,  иркәләп  уятканнар,   яшәргә  көч-дәрт биргәннәр,  кайгы-шатлыкларыбызны   уртаклашып   яшәгәннәр.   Әниләр   турында    сүз башласак,    күз   алдыбызга   туган    йортыбыз    килеп  баса    һәм    бер-бер артлы    әниләргә   бәйле   якты     хатирә-истәлекләр уза.  Фоат Садриев үзенең истәлекләрендә әнисе Гыйзделямал апага булган олы мәхәббәтен ачык чагылдыра. Ул әнисен балачактан ук олылаган, кадерләгән. Тормышта ананың уң кулы булган. Тормыш авырлыгын бергә тартканнар. Хезмәтне яратырга аны әнисе өйрәтә, чөнки Гыйзделямал апа үзе дә эшкә батыр, уңган була, ир-атлар гына эшли торган хезмәтләр дә аның кулыннан килгән. Язучының әнисе көчле холыклы, намуслы, ялганны үз итми торган изге җанлы хатын-кыз.  Язучының  әнисен  мин “Таң җиле” романындагы    Нуриәсма- ана образы белән чагыштырыр идем.

Әсәрнең төп каһарманы- ана образы, Нуриәсма. Әсәрдә  Нуриәсма образы бөтен нечкәлеге, татар хатын-кызларына гына хас матурлыгы белән ачылган. Аның турында укыганда күзләрдән яшьләр тама, гүя үзең дә бу образ белән бергә яши башлыйсың, бергә сулыйсың. Нуриәсма-гади авыл хатыны, шулай булуга карамастан ул югары әхлак кануннары буенча яши. Һәрвакыт алда барырга тырыша, эштә дә, тормышта да үзенә  зур бурычлар куя.   Кешеләр Нуриәсманың бу максатларын аңлап бетерә алмыйлар,

үзләренчә бәялиләр,  Нуриәсмадан    гаеп   табарга тырышалар.  Балаларына да җиңел   булмый   Нуриәсманың,    ата- ана  балаларына караганда икеләтә   тырышып    эшлиләр,   әниләренең    йөзенә   кызыллык китермиләр.    Аларга    тормышта    авыр    булса   да   әниләре аларны чын ир-егетләр,      кызлар     итеп    тәрбияли,    алар    тормышта    үз    юлларын табалар,  эшлиләр,  яшиләр.  Нуриәсмага мәхәббәт өлкәсендә дә газаплар күрергә туры килә. Яраткан тормыш иптәше Сәгыйдулла аңа үзенең иптәше, яшьтәше Хәдичә белән хыянәт итә. Нуриәсмага тормыш тукталган кебек тоела, үз-үзенә кул салырга да уйлый, ләкин соңгы чиктә генә үзенең дә гаебе барлыгын танырга мәҗбүр була. Чынлыкта ул Сәгыйдулласын үлеп ярата, аны үбәсе, кочаклыйсы, назлыйсы килә.  Ләкин әлеге дә баягы эчке әхлак кагыйдәләре аңа ачылып китәргә ирек бирми, ул үзен билгеле бер кысада тота, шул югары әхлак кануннары аркасында ул зур газапларга дучар була, иренә булган олы хисләрен ул яшереп саклый.  Бары тик күп гомерләр узгач кына Сәгыйдулласына булган мәхәббәтен ача ала.  Нуриәсма  үз-үзенә дә, балаларына да, авылдашларына да бик таләпчән була.  Ул һәрвакыт кешеләргә  яхшылык  кына   эшли,  аның  фикеренчә дөнья гел яхшылыкка гына корылган булырга тиеш. Нуриәсма  кешеләрне кызгана,  аларны гафу итәргә тырыша.  Бүлмәдәш  кызы җиңел тормыш белән яши, егетләрне гел алыштырып тора, бәби  таба һәм аннан бик җиңел генә котылырга уйлый.  Ә Нуриәсма ул баланы үзенеке  итә,  аңа  Фәрит дип исем куша,  аңа  яхшы тәрбия  бирә, чын ир-егет итеп тәрбияли.  Үзенең баласы түгеллеген халык та,  Фәрит  үзе  дә  белми,  бу  серне  Нуриәсма

үзе  белән   алып  китә.  Аны авылдашлары фәрештәгә тиңлиләр.

Нуриәсма ул җир кешесе. Ул табигатьне ярата, кырда, тауда, йөри, табигатьнең уянуына чын күңелдән сөенә, матурлыкны ярата һәм күрә, тоя белә. Оныгы Маратны да табигатьны, кош-кортларны, хайваннарны яратырга өйрәтә. Нуриәсмада  балаларны  тәрбияләү хисе көчле,  ул  ачуланмый,  акыл да  сатмый,  шулай булуга карамастан аның сүзе һәрвакыт төгәл үтәлә, эшләнә, ул балалар телен аңлый, алар белән җиңел аралаша белә.

Нуриәсма-күпкырлы образ.  Аның уңай яклары да, тискәре сыйфатлары да очрый, бу шулай булырга тиештер дә бәлки, һәрбер кеше хатадан хали түгел. Нуриәсма кебек әниләр җир йөзендә күп очрый, алар тагын да күбрәк булсалар җир йөзендә ятим балалар азрак булыр иде. Нуриәсма образы бик күп аналарга үрнәк булып тора, андый әниләр булганда җир йөзендә тереклек бетмәс, таң җилләре үз вакытында исәр, яңгырлар да вакытында явар, тормыш дәвам итәр.

Ана образы белән бергә Фоат абый туган төбәк темасында яктырта. “Таң җиле” әсәрендә ана Нуриасма табигать белән бер булып яши, кояш һәм таңга табына. Туып килүче кояшны ул: “Әйдә, рәхмәтең белән, хәерең белән кил!” –дип каршылый.. Ул иртән таң белән уяна, табигать, агачлар белән сөйләшеп йөруен, табигатьне яратуын бик оста итеп гәүдәләндергән.

                    Лилия Садриева – Ык буе шагыйрәсе. Аны безнең Мөслимдә олысы-кечесе танып белә. Һәрвакыт кешеләр белән, халык алдында. Күңеле – гамь, җаны кешеләрне, туган ягын, гомумән, тормышны ярату белән тулы. Һәр вакыйга-күренеш уңаеннан, һәр форсатта аның үзенә хас әйтер сүзе бар – ул шигырь белән сөйләшә. Шигырьне яза белү генә җитми, аны сәнгатьле итеп халыкка җиткерә белү дә мөһим.

Гомер буе туган ягына тугрылыклы булып яши шагыйрә. Туган җирдән китмәвенә чын күңелдән сөенә,  горурлана, шигырьләре аша туган яктан читтә яшәгән якташларына шулай икәнен сиздерә…

И туган як, сине башкалардан,

Ахры, ныграк аңлый алганмын.

Минем кебек кем сокланыр иде,

Ярый элесиндә калганмын.

Туган як, авыллар язмышы, аның мәртәбәле кешеләре хакында язылган шигырьләре беркемне дә битараф калдырмый.  Беткән авыллар язмышы, авылдан киткән кешеләре турында ачынып шигырь юлларына сала.

Кемнәрнеңдер газиз туган йорты

Еллар чоңгылына күмелгән.

Бу авылда минем күргәннәрем

Китмәс, ахры, китмәс күңелдән.

Шигырьдәге “чоңгыл” сүзе барысын да аңлаып бирә төсле.

Лилия Садриева шигырьләрендә туган як  белән беррәттән әти-әнисенә багышланган шигырьләр дә бар.  Әти-әнигә багышланган шигъри юлларны укыганда, һәркемнең күңеле үз әти-әнисе янына кайтып килердәй итеп сурәтләнгән. Ата-ананы зурлый, аларны изге затка санап яза шагыйрә. Аның фикеренчә, ата-ананың барлык кылган изгелекләре өчен аларга иән чагында кадер-хөрмәт күрсәтә алган кеше генә зуен чын бәхетле дип саный ала торгандыр.

Әткәеңә охшагансың, диләр,

Кайнарлыгың, холкың, барлыгың.

Рәхмәт, әткәй, эле дә дөнья ямен

Аңлый торган күңел калдырдың.

Бу шигырьнең эчтәлегендә нинди тирән мәгънә ятуны ата-анасын зурлаган, хөрмәт иткән кеше генә аңлый ала торгандыр.

Лилия Садриеваның 2002 елның җәендә беренче шигырьләр китабын чыгара – “Өр яңа яз” исемле китабына аның  табигатькә, туган якка багышланган 100 дән артык шигыре кертелгән. Шул шигырь китабындагы бер шигырьнең  ике юлны укыгач, йөрәк дертләп куйды: “Ыкта боз киткән, диләр… Юраучы булды микән?’  Бик тә таныш, якын халәт бит бу!   И туган як… Язларың челтери синең, көзләрең саргая, кышларың буранлый… Минсез генә… Миннән башка әнә шул могҗизаларны иминлеккә-бәхеткә юраучылар әле дә бармы? Гомумән, табигатьне кеше күңеленә юраучылар бармы әле? Бар, әлбәттә. Андый юрамышларны, әдәби сүз белән, шигырь дип атыйлар. Юраучының да әдәби исеме бар – шагыйрь. Иң сөендергәне  шул: Лилиянең кайсы төбәк баласы икәнен, кайсы як былбылларын тыңлап, кайсы чишмәләрнең суын эчеп үскәнен, яшәгәнен шигырьләреннән сизенеп, тоеп була. Шагыйрь өчен бу – ифрат та мөһим сыйфат. Чын шагыйрьләрнең акылы да, тормыш юлы да, тормыш фәлсәфәсе дә, фаҗигасе һәм тантанасы да – барысы да шигырьләрендә. Дусай авылы кызы, үз авылын уйлап, болай ди:

“Каеннары бигрәк якын миңа…

Әллә бергә-бергә үскәнгә?”

Ак каеннар аның өчен матур агач кына түгел, авылдаш, чордаш, хистәш-күңелдәш үк икән, ләбаса! Йә, ак каенның үзе белән авылдаш булу бәхет түгелмени! Тормыш ак каеннары белән генә түгел, үзенең реаль тетрәнүләре, кырыс гамәлләре белән дә күңелгә кагыла, хәтта, кыйнарга-имгәтергә тели, һәм шагыйрә көрсенеп, уфтанып ала:

“Әй язмыш, җанымны кыйнама…

Мин кунак бу кыргый дөньяда!

Әнә, күр, таң ата…

Өр-яңа… Ә җанда – соңарган хыяллар. …

Мин кунак бу кыргый дөньяда?

Лилия Садриеваның нинди генә шигырен алсаңда, кайсына гына тукталсаңда, тирән мәгънә ята. Туган як, табигате, авыллар язмыш, әти-әнигә хөрмәт һ.б.   

Шәмсия Җиһангирова – лирик күңелле, романтик рухлы шагыйрә. Тулырак…

“Песнәк” хикәясендә (Г. Рәхим) авторның үз геройларына мөнәсәбәте


“Песнәк” хикәясендә (Г. Рәхим) авторның үз геройларына мөнәсәбәте
 Арча муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе  Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбенең  башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәйзрахманова Физия Әхъяр кызы. Тема: “Песнәк” хикәясендә (Г. Рәхим) авторның үз геройларына мөнәсәбәте.   4сыйныф. Әдәби уку. 

 Максат: Укучыларны безнең якта кышлаучы кошлар белән таныштыруны

дәва итү.

Бурычлар:  Сәнгатьле итеп, тиешле тизлектә уку күнекмәләрен булдыру.

Әсәр өстендә эшләү күнекмәләрен ныгыту. Бәйләнешле сөйләм

телен үстерү.

Кошларга  мәхәббәт, сакчыл караш, игътибарлылык, күзәтүчәнлек

сыйфатлары  тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Регулятив УУГ:  максат кую, план төзү, план буенча эш алып бару,  нәтиҗәне бәяләү.

Танып белү УУГ: тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу.

Коммуникатив УУГ: үз фикереңне белдерү,башкаларныкын тыңлау, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Шәхескә кагылышлы УУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру, эш гамәлләрне бәяләү,

Төп төшенчәләр: кышлаучы кошлар

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья

Эш формасы: индивидуаль, фронталь, парларда,төркемнәрдә

Ресурслар:  Әдәби уку 1нче кисәк 99-101нче битләр, кошлар турында китаплар.

Җиһазлау: компьютер, презентация, экран, кош рәсемнәре, пластилиннан ясалган кошлар, җимлек,  Г. Рәхим портреты, китапларыннан күргәзмә, кошлар турында китаплар.

 

Дәрес барышы

 I этап     Дәресне оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру.

Психологик уңай халәт барлыкка китерү.

Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә!

Якты чырай, яхшы кәеф

Күрәм мин йөзегездә.

Хәерле һәм матур көннәр

Телим һәммәгезгә.

-Бүгенге дәресебезне яхшы кәеф белән, бер-беребезгә елмаю бүләк итеп башлап җибәрик.

Килеп җитте кыш та

Ай-яй салкын тышта.

Өч ай торыр торса,

Аның гомере кыска.

Чыннан да, бүген бик салкын. Салкында без генә түгел, ә кошлар, хайваннар да туңалар. Бүген мәктәп ишегенә хат кыстырып киткәннәр. Әйдәгез, шул хатны укып карыйк әле.

Җәй көне бик рәхәт

Тамак та була тук.

Ә хәзер бер ярма,

Бер бөртек бодай юк.

Ачты бик карыныбыз

Өшибез, туңабыз.

Кешеләр ярдәмгә килегез

Суыктан бит харап булабыз.

-Хатны кем язган дип уйлыйсыз?

-Кышлаучы кошлар.

-Димәк, бүген без дәрестә кошларга ярдәм итәргә тиеш булабыз.

 

II этап      Актуальләштерү.  Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ булдыру

1укучы чыгышы.

Без тәрбия сәгатендә кышлаучы кошлар турында сөйләштек. Кышын кошларга бик кыенга туры килә. Алар салкыннан һәм ачлыктан интегәләр. Безнең бу кошлар турында күбрәк беләсебез, аларга ярдәм итәсебез килде. Укытучы безгә кошлар турында  эзләнү эше алып барырга тәкъдим  итте. Өйрәнү өчен безгә көн дә мәктәптән кайтканда очрый торган кошны сайлап алдык. Аның исемен табышмакка җавап табып белерсез.

Түшләрендә кояш төсе

Аркасында яз төсе.

Кышын тәрәзәмә килеп:

“Таныйсыңмы?” ди төсле. (Песнәк).  (слайд1)

Ни өчен шушы кошны сайлавыбыз белән кызыксынырсыз. Чөнки, бу сары түшле кош турында күбрәк беләсебез килде. Эшебезне без китапханәдән башладык, интернетта эзләндек. Менә без нәрсәләр белдек: (слайд2)

2 укучы чыгышы. Песнәкләр – бик хәрәкәтчән, кечкенә кошлар. Алар агач куышларында, ояларда яши. Песнәк җәй буена 2шәр тапкыр 8-10 бала чыгара. Аның томшыгы көчле. Томшыгы ярдәмендә ул агач кайрысыннан бөҗәкләр чүпли. Алар киндер, көнбагыш, кабак орлыгын, туңмай, ит кисәген  аеруча яраталар. Песнәкләргә кыш көне азык табу кыенлаша, шуңа күрә алар кеше яши торган урыннарга якынаялар. Песнәкләрнең дә төрләре бик күп. Мәсәлән, зур песнәк, зәңгәр песнәк, озын койрыклы, бүрекле песнәкләр була. Элек 12  ноябрьне халыкта “Песнәкләр көне”дип йөрткәннәр(слайд3,4)

Шагыйрьләр песнәк турында шигырьләр язганнар.

3укучы чыгышы. “Песнәк”шигырен сөйләү.      Дамир Гарифуллин

Песнәк шакый тәрәзәдән,

Әйтер сүзе бар сыман.

Тышка чыксам, минем белән

Бергәләп уйнар сыман.

Үзе тәрәзә төбенә

Тамга салып бетергән.

Әти әйтә: «Ул кошлардан

Сиңа рәхмәт китергән».

Кошлар синең җимнәр салып

Торганыңны белгәннәр.

— Бигрәк әйбәт малай икән,

Бик зур үссен! — дигәннәр.

Үз күзәтүләреннән чыгып  язучылар да бу матур кошлар турында хикәяләр язганнар.

Бүген без дәрестә Гәрәй Рәхимнең “Песнәк” хикәясен  укырбыз. (слайд 5)

III  этап   Яңа  белем һәм күнекмәләр булдыру.

 

  1. Гәрәй Рәхим–күренекле татар шагыйре. Ул 1941 елның 15 июлендә Татарстанның  Лениногорск районы Аланлык авылында туа. Мәктәптә укыганда ук әдәбият белән кызыксына башлый, беренче шигырьләре газета битләрендә басылып та чыга. Гәрәй Рәхим шигырьләр, повестьлар, хикәяләр, мәктәп сәхнәләре өчен пьесалар һәм скетчлар яза.  Аның әсәрләрен олылар да, укучы балалар да кызыксынып укыйлар.
  2. Текст өстендә эш.

Хикәяне эчтән укырга. Сорауларга җавап әзерләргә (слайд 6 )

  • Автор бу хикәясе белән безгә нәрсә әйтергә тели?
  • Бу хикәяне укыгач, без автор турында нәрсә әйтә алабыз?
  • Ул нинди күзәтүләр алып барган?

Физкультминутка

 

3.Игътибарлылыкка уен «Оча-очмый»  (Күчмә һәм кышлаучы кошларны аерырга,очу хәрәкәтләре белән күрсәтергә)   Күке, песнәк, чыпчык, карлыгач,  күгәрчен, сыерчык, ябалак, сандугач, тургай, торна, чәүкә, тукран,  кызылтүш, саескан, ала карга.

IV этап   Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

 

1.Чылбыр буенча укыту.

  1. Эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрү. Сайлап уку.

а) Автор  песнәкне нинди кошлар белән чагыштыра?

б) Яз дәрте кайчан кабына?Аны песнәк каян эзләп таба?

в) Песнәк үзенең бәясен ничек саклый?

г) Хикәя нинди җөмлә белән тәмамлана? Сез бу җөмләне  ничек  аңлыйсыз?

  1. Хикәядә телгә алынган кошларны чагыштыру. Кош тавышларын тыңлату. (слайд 7 )

4.Хикәяне өлешләргә бүлү. План төзү. (слайд 8 )

1) Песнәкне мактыйм.

2) Яз дәрте.

3) Песнәк үз бәясен белә.

V этап     Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

 

  1. “Сорау-җавап” уены. Парларда эш.

Хикәя  эчтәлеге буенча сораулар төзеп  әйтергә.

2.Төркемнәрдә эш. Әйдәгез,синквейн төзеп карыйк.

 

Нәрсә ул синквейн? (5 юлдан тора, исем, ике сыйфат, өч фигыль, җөмлә, синоним)

1.Песнәк

2.Җитез,сары (тырыш, хәрәкәтчән, бүрекле,..)

3.Оча, сайрый, чүпли (ашый, чыелдый, …)

  1. Песнәк безнен якларда кышлый.

5.Песнәк – тыйнак кош.

  1. Песнәк турында сынамышлар.(слайд 9 )

Беренче салкыннар песнәкләр килгәч башлана.

Песнәк сызгырса – көн салкын була.

Кышын песнәкләрне ашатсаң, язын ул сине исенә төшерер.

Тынгысыз песнәк – бакча сакчысы.

Кош сайравыннан билгеле.

Балалы коштан җим артмый.

Кошларга иректә очу алтын читлектә торудан артыграк.

Кошның да туган оясы бар.

  1. Дәреслектәге рәсем буенча эш (слайд 10)

-Рәсемдәге кош турында нәрсә әйтә аласыз? (ачыккан, салкында туңан)

  1. Кошлар өчен күп төрле җимлекләр ясап була.(слайд 11,12 )

Сез кошлар өчен нинди җимлекләр ясыйсыз?

  1. Рольле уен

Безнең дә җимлегебез бар. Әйдҽгез, кошларны җимлеккә чакырыйк.

1 нче укучы: Килегез, кил кошкайлар,

Сез бит безнең дускайлар.

Бакчабызга куныгыз,

Көн дә кунак булыгыз.

2 нче укучы:Песнәк, песнәк, кил тизрҽк

Җим сибҽм сиңа әзрәк.

Песнәк: Бигрәк суык кышларын,

Белмим ничек кышлармын?

Азык табу бик кыен,

Җаным асрау бар уем.

3 нче укучы: Чыпчык, чыкчык-чык-чырык,

Җим сиптем, кил тиз очып!

Чыпчык: Салкын дими, буран дими,

Чыркылдаучы әле без.

Башкаларны гына сыйлап

Мине оныта күрмҽгез.                                                                                                              4 нче укучы: Кызылтүшем оялма, җим сибәмен бер оя .                           Кызылтүш: Балан белән миләшне                                                                                                       Күптән ашап бетердек.

Безгә азык кирәк дип

Сезгә хәбәр китердек

5 нче укучы: Күгәрченем гөр-гөр-гөр

Җим сиптем менә күр-күр.

Күгәрчен: Күгәрчен тыныч көн күрә

Кешеләр белән бергә.

Гөлдер-гү, гөлдер-гү,

Бигрҽк җитез өлгер ул.

6 нче укучы: Саескан ала канат,

Җим сибәм кабат – кабат.

Саескан: Саескан гына димәгез,

Мин дә бик кирәкле кош.

Миңа да салкын куркыныч,

Бик авыр була бит кыш.

Укучы:

Ашагыз, кошкайлар,

Сез бит безнең дускайлар!

Кош

Рәхмәт инде , балалар,

Безне ачлыктан коткардыгыз.

Тәрәзәгезгә килеп сезне

Һәр бәйрәмдә котлармын.

VI этап        Йомгаклау. Рефлексия

-Дәрес ахрында һәм эзләнү барышында  сез нинди нәтиҗәгә килдегез?

(слайд 13)

-Кошлар безнең ярдәмгә бик мохтаҗ. Без аларга ярдәм итеп, кошларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз. Кошлар елына ничәшәр миллион кортны юк итәләр. Урман-кырларыбызны, бакчаларыбызны корткычлардан саклыйлар. Матур итеп сайраулары белән дөньяны матур моңа күмәләр, безнең күңелләребезне күтәрәләр.

Әйдәгез, аларны саклыйк, кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик.

1.Дәрестә нинди яңалык белдегез? Дәрес сезнең өчен файдалы булдыма? Дәрестә ничек эшләдек дип уйлыйсыз?

2.Үзең өчен дәрестә нинди нәтиҗә чыгардың?

  1. Билге кую.

-Син үзеңә, иптәшеңә нинди билге куяр идең?

VII этап        Өй эше сайлап алына  (слайд 14)

-“Минем яраткан кошым” дигән темага хикәя язарга.

– Хикәянең эчтәлеген план буенча сөйләргә.

– Песнәк рәсемен ясарга һәм аның турында сөйләргә.