Хезмәт кенәгәсендәге гомер мизгелләре.
(Автобиографик язма)
Кулымда хезмәт кенәгәм. Пенсиягә киткәндә кулыңа тоттыралар икән аны. Дөрес, минем пенсиягә чыкканга күптән иде инде. Чыкканнан соң да җиде ел эшләдем. Кит дип әйтүче булмады. Хезмәттәшләрем дә “китмә” дип тордылар, җитәкчеләрнең дә миңа китәргә вакыт дип искәрткәннәре булмады. Рәхмәт аларга шуның өчен. Ләкин һәрнәрсәнең үз вакыты була. Эштән үз вакытыңны белеп, матур итеп китә белергә кирәк.
1972нче елның 3нче гыйнварында ачылган хезмәт кенәгәм. 2021нче елның 29нчы июлендә ябылды. 49 ел да 7 айга сузылган хезмәт юлым шушы юка кәгазь битләренә сыйган. Кайберәүләр әллә көлеп, әллә болай гына , нишләп 50 елга тутырмадың инде , дип сорыйлар. Тутырырга уйласаң, тагын бер уку елы эшләргә туры килә иде бит. Монысы да бик җиткән. Кеше үзе өчен дә яшәргә тиеш. Минем яшьтәшләрем инде күптән лаеклы ялда рәхәтләнеп яталар. Безгә дә шулар шикелле эшләмичә генә акча алу рәхәтлекләрен татырга вакыт җиткәндер .
10нчы сыйныфны тәмамлаган елны мин укырга керә алмадым, бер балл җитмәү аркасында конкурстан үтмәдем. Безнең заманда барысы да чиста иде, кемгәдер акча төртеп кереп китү дигән нәрсәләр уйда түгел, киноларда да юк иде. Документларымны кире алганда: “Читтән торып укырга алабыз, сезнең билгеләрегез әйбәт бит”, диделәр. Риза булмадым. Максатым: университетның үзенә кереп уку иде. Авылга әйләнеп кайттым. Укырга керә алмаганыма шатланып көлүчеләр дә күп булды. Шул вакытта синең уңышсызлыгың башкаларга шатлык китерергә мөмкин икәнлеген күрдем. Әмма мин төшенкелеккә бирелмәдем, кайту белән киләсе елга керү өчен имтиханнарга әзерләнә башладым. Бер ел үзем укыган мәктәптә үтте. Мин татар теле укыттым.
Икенче елны университетка керми калуыма шик юк иде инде. Бик яхшылап әзерләндем, тарих, әдәбият китапларын почти ятлап чыктым. Имтиханнарны җиңел бирдем. И, ул вакыттагы университетка керү шатлыкларын үзем генә беләм. Аны сөйләп тә, аңлатып та булмый. Әле дә хәтерлим: 1нче сентябрь иртәсендә Ленин урамы буйлап, портфелемне тотып, зур горурлык белән университет янына килгәнемне. Шундый җылы, саф һавалы көн иде. Университетка керә алу шатлыгыннан йөрәк дөп-дөп тибә, авыз ерылган, бөтен әгьзаларны бәхет хисе чорнап алган.
Беренче лекцияләр, беренче семинарлар… Хәзер барысы да төштәге кебек инде. Татар әдәбиятының йөзек кашы Мөһәммәт Мәһдиевне тыңлау, иң матур җырлар авторы Мостафа Ногман дәресләрендә утыру , әдәбият турында төпле фикерләрен җиткерүче Ибраһим Нуруллин сүзләрен ишетүнең соңыннан ни кадәр кадерле булачагын аңлап җиткермәгәнмен икән әле ул вакытта.
Студент еллары гомеремнең иң бәхетле, иң матур чаклары булды. Үзе студент булмаган кешегә моны аңлату мөмкин түгел. Биш ел биш минут шикелле узган да киткән. Студентлык чоры мине хезмәткә өйрәтте. Белемнең бәһасе бик югары бәяләнгән еллар. Һәрвакыт югары стипендия алып укыдым. Дипломны “5” кә якладым. Диплом җитәкчем Зәет абый Мәҗитов иде. Ярты кандидатлык эше булган бу, дип бәяләделәр. Фәннәр Академиясенә кече фәнни хезмәткәр итеп алабыз, диделәр. Ә мин юләрләнеп, авылга кайтып киттем. Үкенгән чаклар күп булды. Әмма үткән тормышның бер мизгелен дә кире кайтарып булмый икән.
Шулай итеп, мин 1977нче елның 16нчы августыннан үзебезнең Шушмабаш урта мәктәбендә тарих укыта башладым. Ике генә ел эшләп калдым.1979нчы елның августында Урта Пошалым урта мәктәбенә директор итеп җибәрделәр. Хәзерге акылым булса, ул якларга борылып та карамаган булыр идем. Мине директор итеп куярга ул вакыттагы РОНО мөдире Фоат Шәрипович алып килде. Таныштырды, кыска гына җыелыш оештырып алды. Киткәндә : “Энем, син бу мәктәптән йә күтәреләсең, йә бетәсең инде”, диде. Яшь чак, аны-моны уйлау юк. Бөтен кеше дә яхшы, бөтенесе дә җайлы дип фикерли торган вакытлар. Гөнаһ шомлыгына каршы, ул мәктәптә үзләре директор булырга хыялланып йөргән кешеләр булган икән. Миннән алдагы директор Хәнәфи Бадыйковның да (мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын) бертуктаусыз жалоба язып, үзәгенә үткәннәр. Ул заманда өч сүз сырлап җибәрелгән анонимкалар да бик җентекләп тикшерелә иде. Кыскасы, милициянең кеше канын ничек суырырга сәләтле икәнен мин шул вакытта белдем. Алар йә үзләре килеп төшәләр, йә үзләренә чакырталар. Исбатларлык әйберләре булмагач, тикшерүне яңа баштан башлыйлар. Эшне прокуратурага тапшыралар. Тегеләре фактлар җитәрлек түгел, дип кире боралар. Менә шулай итеп, кешенең тәмам нервысын суыралар. Жалоба язучыларның туганнары районның эчке эшләр бүлеге начальнигы иде. Шуңа да бик котырыштылар бугай. Шуннан бирле минем милициягә карашым бик тискәре, анда хөрмәткә лаек кешеләр эшләми дип беләм. Коммунистлар системага яраксыз кешеләрне сындыру юлларын бик әйбәт белгәннәр.
Монда эшләү миңа зур сабак булды. Кешегә әйтелгән бер нахак сүз яки бер җөмлә аны үтерергә мөмкинлеген күрдем. Әйтелмичә калган сүзләрнең йөрәккә ук булып кадалуын белдем. Хисләреңне йөгәнли белергә кирәклегенә ышандым. Югыйсә аларның колына әйләнергә бик мөмкинсең икән. Кешеләр синең үзләренә булган яхшы мөнәсәбәтеңне, аларны яратуыңны, иһласлылыгыңны бик түбән бәялиләр. Син ышанган, дус дип йөргән кешеләр синең артыңда гайбәтеңне саталар, начар сүзләр, хәтта ялган сөйлиләр. Үзең эшкә алган кешеләрнең сине яклауларына ышанырга ярамый икән. Хезмәттәшләр күп, дистәләгән булырга мөмкин. Ә чын дусларны санарга бер кулның ике бармагы да җитүенә инандым. Шушы еллар эчендә мин үзеңә хөрмәт, ышаныч яулауның дистә елларга сузылуын һәм аны секундлар эчендә югалтып булуына төшендем. Тулырак…

БӘРӘҢГЕЛЕ ТОРМЫШ








