Олимпиада биремнәре. Татар теле. 6-7 сыйныфларның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалары өчен.
Сәламәтлекләре чикләнгән балаларны олимпиадаларга әзерләү укытучыдан системалы эш таләп итә. Шуңа күрә әлеге эшне башлангыч сыйныфлардан ук башларга кирәк. Башлангыч сыйныфларда да һәм, гомумән, аннан соңгы сыйныфлар өчен дә татар теленнән олимпиада үткәрү өчен үрнәк биремнәр юк. Шуны истә тотып, мин үзем татар теленнән олимпиада биремнәре төзим. Биремнәрнең төрлелеге һәм авырлыгы укучыларның яшь үзенчәлекләрен һәм дәресләрдә өйрәнелгән уку материалын исәпкә алып төзелде.
Берничә ел элек “Сәламәтлек чикләнсә дә, ярышлар чикләнмәгән” дигән мәкалә язган идем. Анда “коррекцион мәктәпләр өчен олимпиадалар кирәкме?” дигән сорауга җавап эзләнгән иде. Башта шуны укып чыгарга тәкъдим итәм. https://clck.ru/ML6X5 “Мәгариф”.Татар теле. №2,2016
Укытучылар балаларны олимпиадага әзерләгәндә аларның сүз байлыгын үстерүгә, телдән һәм язмача аралашуга, үз фикерләрен төгәл, ачык белдерә алуга игътибар бирергә тиешләр. Тәкъдим ителгән олимпиада биремнәрен татар мәктәпләрендәге 5-6 сыйныфларда эшләүче ана теле укытучылары олимпиадага әзерләү өчен файдалана алачак.
Олимпиада биремнәрен сезгә дә тәкъдим итәм. Гадәттә, олимпиадаларны татар теле атналыгында үткәрү файдалы. Укучыларның белем дәрәҗәсе буенча һәр укытучы үз балалары өчен бу олимпиада биремнәрен куллана ала. Яки үзе теләгәнчә төзәтмәләр кертә.
Олимпиада биремнәренең төп максаты:
– акыл үсешләре тоткарланган балаларның ана теленнән (татар теленнән) белем дәрәҗәләрен һәм сөйләм күнекмәләрен тикшерү;
– алдынгы балаларны ачыклау;
– укучыларны үзләрен сынарга, тикшерергә өйрәтү, ярышларда катнашырга әзерләү.
Олимпиада биремнәре:
- Предметны белдереп, кем? нәрсә? сорауларына җавап булып килгән сүз …… дип атала. (дөрес җавапны язарга кирәк)
а). фигыль;
б). исем;
в). алмашлык.
- Татар телендә ….. килеш бар? (дөрес җавапны язарга кирәк)
а). 7
б). 6
в). 5
- Предметның эшен, хәрәкәтен белдерә торган сүзләр ….. дип атала. (дөрес җавапны язарга кирәк)
а). алмашлык;
б). фигыль;
в). исем.
- Предметның билгесен белдерә торган сүзләр ….. дип атала. (дөрес җавапны язарга кирәк)
а). фигыль;
б). исем;
в). сыйфат.
- Предметның исәбен белдергән сүзләр ….. дип атала. (дөрес җавапны язарга кирәк)
а). исем;
б). сан;
в). фигыль.
- Әйтү максаты буенча җөмләләр ….. төрле була. (дөрес җавапны язарга кирәк)
а). 5
б). 4
в). 3
- Татар алфавитында ….. хәреф бар. (дөрес җавапны язарга кирәк)
а). 37
б). 39
в). 38
- Исемнәргә күплек кушымчалары өстәп языгыз.
тун… болын…
көн… тиен…
урман… каләм…
имән… каен…
урам… кавын… Тулырак…