fbpx
22.03.2012

Авыр сүзләр һәм катлаулы терминнарны истә калдыруның кайбер дидактик методы һәм алымнары


    Соңгы елларда телебездә бик күп яңа сүзләр һәм әйтергә кыен терминнар кулланылышка керде.Чөнки базар мөнәсәбәтләре тормышка күп төрле яңа оешмалар, эшләр, профессияләр алып килде.Хәзер акционерлык җәмгыятьләре бик күп.Компанияләр, холдинг-компанияләр,фирмалар,кече предприятиеләр,салым инспекцияләре,инвестиция фондлары исемнәре телдә еш кабатлана.Яңа белгечлекләр,һөнәр исемнәре барлыкка килде: компьтерчылар,омончылар,тән сакчылары ,блогерлар, промоултерлар.

Фән-техника үсүгә бәйле рәвештә дә сөйләмебезгә яңа сүзләр  көннән-көн күбрәк үтеп керә.Лицензия,бизнес,депозит,презентация,офсет,пейджер, круиз,провайдер,нонсенс,консенсус,акциз кебек сүзләрне еш ишетергә туры килә.Шул ук вакытта татар теленә архаик сүзләрнең кире кайтуы күзәтелә.Мәсәлән,мөгаллим,мөхәррир,сәясәт,икътисад,канун,туң-дырма, җөмһүрият. Махсус иҗат ителгән яңа терминнар кереп бара.Мәсәлән,санаr(компьютер),күрәк(дисплей),сайлак(меню),сан-санар(калькулятор),төймә-сар (калькулятор). Бүгенге татар журналистлары арасында төрек теленә ияреп,”вертолетсүзен “боралак”, ”кандидат”сүзен “нәмзәт” дип язучылар да бар.  Үз чиратында укучылар сөйләмдә кулланыла торган һәр сүзне,терминны аңларга,хәтерләрендә калдырырга һәм үзара аралашканда куллана белергә тиешләр.Ләкин кызганычка каршы,класстагы балаларның барысы да телдәге яңа сүзләрнең мәгънәләрен аңламыйлар һәм аларны әйтергә авырсыналар яки дөрес итеп әйтә белмиләр.Хәтере зәгыйфь үскән укучыга авыр әйтелешле сүзләрне истә калдыру,аның эчтәлеген аңлау һәм кабатлап әйтү аеруча кыен.Чөнки аларның информацияне кабул итү сәләте нигездә әйберләрнең тышкы билгеләрен күреп истә калдыруга нигезләнгән.

   Фәннәрне өйрәнгәндә терминнарны үзләштерү проблемасы укытуның бөтен этапларында:яңа материалны аңлату,белемнәрне формалаштыру һәм ныгыту,кабатлау һәм гомумиләштерү вакытларында хәл ителергә тиеш.Чөнки сүзләрнең мәгънәсен аңламаган,хәтерендә тотмаган укучы уку материалын тулысынча үзләштерә алмый.Өйрәнә торган материалга кызыксыну тудырганда аны истә калдыру җиңелләшә.Шуңа күрә укытучы яңа терминнар белән таныштырганда аны телдән әйтеп китү,тактага язып кую белән генә чикләнмәскә,ә бәлки аны актив кабул итү юлларын эзләргә,уй-фикер күнекмәләрен үстерергә,камилләштерергә тиеш.Хәтердә ныгытып калдыруның төрле формаларын куллану уку предметына кызыксыну тудырырга һәм укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә.Өйрәнәсе әйбергә кызыксыну уятканда гына аны истә калдырырга һәм гамәли кулланырга мөмкин.Укытучы балага биремнәр биреп,аны пассив кабул иттермәскә,ә уйлау-фикерләү аша актив эшчәнлеккә юнәлдерергә тиеш.Моның иң кулай юлы дип мин үзем уй-фикерне үстерүче төрле уенлы биремнәрне кулланырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килдем.Эш тәҗрибәмдә еш кулланыла торган шундый бирем үрнәкләренең кайберләрен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәм.

1.Терминнарны язу. Тактадан күчереп язу,ишетеп язу,хәтердән язу.Терминнарның сүзлеген төзү.Бу традицион форма: күрү һәм ишетү юлы белән истә калдыру бала хәтерендә озак сакланырга мөмкин.Ләкин хәтере начар үскән бала авыр сүзләрне болай гына хәтерләп кала алмый.

2.Рәсемле,сүзле,сүзләрнең төрле өлешләре язылган,график сурәтле карточкалар.(Төсле карточкалар ныграк истә кала).

1.Язып бетер.

                    Терминнарның исемнәрен язып бетер.
инвеспромоул
креди хак..
конструкблог..
рационализаакцион..
новакоррупцио

2.Кайсы артык? уены.

        Һәр рәттәге  артык сүзне сыз.(буйлыга) Ни өчен икәнен аңлат.

 

ЛексикографияФразеологияФлюорографияЛексикология

 

АргентинаВенесуэлаБразилияКопенгаген

 

СупермаркетГипермаркетМаркетингПарламент

 

КсероксПейджерБизнесменФакс

 

                                                                                                                                             3.Сүзгә дөрес терминны тап.

Антарктида:Авторитаризм:Лингвистика:
утраусәнгать төретел турындагы фән
океандемократиягә каршы системадәүләт
материктау исемекеше исеме
диңгезҗәмгыять төзелешекүп телләр белү

4.Дөрес җавапларга “+”билгесе куй.

 

 

 

Девальвация

 

 

 

 

кризис 

 

Рационализация

 

фәнни хезмәт

 

акчаның кыйммәте төшүэшчәнлекне яхшырту,камилләштерү
акча үзгәрүбәя күтәрелү

5.Терминнардагы җитмәгән хәрефләрне тап.

К_ли_ан_жаро        (Килиманджаро)

 На_ио_а_из_ц_я      (Национализация)

Ре_ _три_ц_ яләү      (Репатриацияләү)

Ре_о_ _тру_ _ия        (Реконструкция)

6.Сүзләр кайсы өлкәгә карый.Таблицага  тутыр.Соңыннан сүзләрне үз төсләренә буя.

Оптимальләштерү,плагин,референдум,контент,кэш,сайт,инновация,кон-сенсус,психолингвистика,абстиненция,провайдер,сингармонизм,клавиату-ра,агностицизм.адаптация.

      Компьтер             Сәясәт           Мәгариф

6.Уеннар уйлау эшчәнлеген яхшырта,фән белән кызыксынуны арттыра, куелган мәсьәләне чишү юлларын эзләүгә этәрә.Белемнәрне уеннар белән үзләштерү аз көч куеп,күбрәк мәгълүмат алуга булыша.

1.”Эстафета” уены.Беренче укучы термин әйтә,икенчесе аңа аңлатма бирә.Аннан үзе термин әйтә.

2.”Домино” уены.Сүзләр язылган карточкалар таратыла.(Мәсәлән,дәүләт исемнәренә аларның баш шәһәрләренең исемнәре язылган карточкалар табыла).

3.”Лото” уены.Тактага географик символлар (елга.утрау,күл һ.б.) төшерелгән таблица эленә.Укучыларга географик исемнәр (Идел,Утлы җир,Амазонка һ.б.) язылган карточкалар өләшенә.Алар  үзләрендәге атамаларга символларны табып куярга тиешләр.

4.”Сүзлек буенча дежурный” уены.Дежурный сүзлекләр өләшә һәм өйрәнелә торган тема буенча сүзләр табарга куша.Кем күбрәк сүз таба,шул җиңә.

5.”Киредән уку” уены. Тактага яки таблицага киредән язган сүзләрне дөрес итеп язарга кирәк.Мәсәлән:ЯИЦАДИВКИЛ (Ликвидация), ЯИФАРГОМСОК (Космография)

6.”Җавабын тап”уены.Хәрефләр җыелмасы таратыла.Мәсәлән, ӨКБНШЫГА. Һәм табышмак әйтелә: “Таяк,таяк өстендә табак,табак өстендә кибет,кибет эчендә мең егет”.  (Көнбагыш).

7.Ребуслар чишү.

8.Кроссвордлар.Төп сүз аерым төс яки рамка белән аерылып торырга тиеш.

Мәсәлән:

1   Исраф
    Никум
3пе    Дант
4печ     Енг
аза     Ки
ариеС

1.Әрәм-шәрәм итү,туздыру.

2.Кабатланмый торган,бердәнбер.

3.   Артык җитди,вакчыл кеше.

4. Борынгы төрки халыкларның берсе.(9-11йөзләр).

5.Озын камзулга охшаш,җиңле һәм кечкенә утырма якалы өске кием.

6. Тешләрнең бозылу авыруы.

(Җавап: Индекс-исемлектә цифрлы күрсәткеч ) .

9.”Клавиатура”.Кәрәзле телефондагы номерлар белән шифрланган сүзне табалар.Мәсәлән:Җир йөзендәге иң зур утрау-2,6,3,5,4,2,5,3,4,9? (Гренландия).

10.Билгеләмәгә туры килгән сүзне тап.

1.Теләккә ирешүдә гадел булмаган ысул,астыртын хәйлә.

2.Үлчәү берәмлекләре турындагы фән.

3.Дошман,каршы як белән хезмәттәшлек итү.

4.Чиновникларның сатылучанлыгы,ришвәт алуы.

Сүзләр: метрология,махинация,каллоборационизм,коррупция.

11.Монда барысы да дөресме? Дөресләп яз.

1.Промоултер компьтерда утыра,ә хакер тауар сата.

2.Дефектология тире авыруларын өйрәнә торган фән,ә дерматология тумыштан кимчелекле балаларның үсеш үзенчәлекләрен тикшерә.

12.Мнемоник күнегүләр. 

1.Рифма һәм ритм. Хәтердә калдыруның бер җиңел юлы- рифмага салу.(бу алым рекламада кулланыла).

2.Аббревиатура(акроним).Сүзләрне кыскарту,озын тезмә сүзләрнең беренче хәрефләреннән яңа сүз ясау.Мәсәлән,Татарстан Республикасы-ТР;АКШ-Америка Кушма Штатлары.Аббревиатура сүзләрне кыскарта һәм хәтердә калдыруны җиңеләйтә.

3.Сүзгә рәсем табу методы. Хәтердә калдырыласы сүзгә өч рәсем күрсәтелә.Шул рәсемнәрнең кайсысы терминның мәгънәсен(эчтәлеген)ача,  шул табыла.

Катлаулы,әйтергә читен терминнарны хәтер үсешләре тоткарланган балаларга исләрендә калдыру катлаулы,озак һәм күп хезмәт сорый торган процесс.Терминнарны хәтердә калдыруның төрле метод һәм алымнарын куллану балаларның әлеге сүзләр белән кызыксынуларын арттыра һәм уйлау сәләтләрен активлаштыра.Аларның танып-белү эшчәнлеге үсә,эзләү-эзләнү күнекмәләре барлыкка килә,иҗади эшчәнлекләре формалаша.Хәтердә калдыруның күрү,ишетү,образлы фикерләү алымнарын берләштерү дәресләрнең җанлы үтүенә һәм укуның сыйфаты күтәрелүгә ярдәм итә.

 Шулай итеп,катлаулы терминнарны истә калдыру укытучыдан күп төрле метод,алым һәм дидиактик материал куллануны таләп итә.Укытучы авыр сүзләрне хәтердә калдыруның стандарт булмаган формаларын табарга,укучылар белән эшләүнең иң оптималь педагогик алымнарын эзләргә һәм һәр укучыга индивидуаль якын килеп аның үзләштерү дәрәҗәсенә туры килгән чараларны кулланырга тиеш.Шулай булганда гына сыйныфтагы һәр бала иң читен сүзләрне дә җиңел әйтә башларга мөмкин.

Шәрехләү