10.12.2016

Мәгарифнең деградацияләнүе


                                              Мәгарифнең деградацияләнүе. 

majmyl Бүген мәктәп укучыларына белем бирү артыгыннан күп йөкләнә дип зарланалар. Шулай микән? Балаларга бер заманда да җиңел булмаган. Моны раслау өчен 1878нче елда  Мәскәүдә Софья Арсеньева мәктәбендә 7нче сыйныфта укучы кыз балалар өчен төзелгән укыту программасына күз ташлау җитә. Әйдәгез, XIX гасыр ахырында 7 сыйныфта укучы баланың ниләр өйрәнүен карап китик әле.Шуннан үзебезнең никадәр ялгышканыбызны аңларбыз.

19 гасыр азагында гимназистка-кызлар 8 ел укыганнар.Укуны тәмамлаганнан соң Мәскәү университеты каршындагы сынау комитетында имтихан үткәннәр.Яхшы нәтиҗәләр күрсәтү өй укытучысы вазыйфасы алуга хокук биргән.Бу һөнәр бик күп кызлар өчен акча эшләү чыганагы булып торган.Димәк,кызларның мәктәптә алган белемнәре гомерләре буена белем бирергә җитәрлек булган.

Рус теле

7нче сыйныфта гимназиядә укучы кыз бала рус теле грамматикасын һәм чиркәү-славян телен камил белеп,орфографик һәм синтаксик күнегүләр эшли белергә тиеш булган.Һәр кызга мәҗбүри төп таләп- чит телдән матур һәм дөрес итеп текстлар тәрҗемә итү куелган.Игътибар итегез: бу 13-14 яшьтә!

Дәрестә шулай ук рус әдәбиятын,рус театры тарихын,публицистика өйрәнгәннәр.Шунысы да кызык,укытучылар кызларның белемнәрен генә түгел,ә уйлый белү һәм логик фикерләү сәләтләрен дә тикшергәннәр.Сочинение өчен иң югары билге үз фикерләрен әйтеп яза белүчеләргә куелган.kyzlar

Чит телләр

Кызлар ким дигәндә ике чит тел өйрәнгәннәр,ә күбесе-өч.Укытучылар киңәшмәсе белән телне авыр үзләштерүче укучы  өченче чит телне(инглиз) укудан азат ителгән.

-Француз теле

Француз телен белмәгән килеш өй укытучысы һөнәренә ия булу турында хыяллана да алмаганнар.Шуңа күрә аны гимназиядә укучы һәр кыз үз ана теле дәрәҗәсендә белгән.Ул хәтта Расин,Корнель, Мольерны оригиналда укыган һәм аларның эчтәлеген язма һәм телдән сөйләмдә аңлата алган.Хәзерге вакытта бу әсәрләр махсус мәктәпләрнең югары сыйныфларында адаптация рәвешендә генә укытыла.

-Немец теле

Немец теле икенче мәҗбүри тел булган.Кызлар бу телдә Лессинг, Шиллер, Гёте әсәрләрен телдән һәм язмача анализлый алганнар.

Арифметика,алгебра,тригонометрия

Вакланма,күпбуын,кубның тамырлары,геометрия һәм тригонометрия нигезләре,иң зур бүлүче- боларның барысы турында гимназия тәмамлаучы бәйнә-бәйнә сөйли алган.Уйлап кына карагыз,7 сыйныф кызларына  Ньтон биномын аңлатканнар.Хәзерге мәктәпләрдә Ньтон биномы формуласын бары махсус физика-математика лицейларының 11 сыйныфында гына өйрәтәләр. Тулырак…

Яңа ресурс.Әдәп башы-матур гадәт.


  dscn3523Апас муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Чури – Бураш төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Ибраһимова Гөлнар Фәрит кызы

Тема: “Әдәп башы-матур гадәт”(2 нче сыйныфта әдәби уку дәресе)
Максат :Ә.Бикчәнтәеваның “Өстәл янында” хикәясе белән таныштыру. Укучыларны тәртипле,тәрбияле булырга,шәхси кагыйдәләрне һәр урында дөрес кулланырга өйрәтү. Әдәплелек гамәлләре формалаштыру.
Көтелгән нәтиҗә Өстәл янында утыру кагыйдәләрен үзләштерү.Әдәплелек кагыйдәләрен үзеңдә булдыру.
Төп төшенчәләр Аңлау: Текст уку. Өстәл янында,кунакта,туклану урыннарында үзеңне әдәпле тоту
– Гаиләдәге өлкән кешеләр киңәшен тота белү
Предметара бәйләнеш Әдәби уку, сынлы сәнгать.
Ресурслар -төп
-өстәмә Әдәби уку дәреслеге,Ә.Бикчәнтәеваның китаплар күргәзмәсе.
Темага нигезләнгән рәсемнәр,плакат шаблоннар.
Оештыру Фронталь,индивидуаль эш.

Тулысы белән укырга һәм күчереп алырга: https://mugallimplan.ru/plannar/

Фигыль турында төшенчә. 3 сыйныф.


   foto2Апас муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе Чури – Бураш төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шәфигуллина Гүзәл Фәрит кызы

Тема: Фигыль турында төшенчә. ( 3 сыйныфта татар теленнән уздырылган ачык   дәрес)

Максат: 1. Фигыль турында төшенчә бирү, башка сүз төркеменнән аеру, сөйләмдә

дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

  1.   Укучыларның фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади

активлыкларын һәм танып – белүне үстерү.

  1. Аралашу, коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
    Көтелгән нәтиҗәләр:

Танып – белү: Нишли? Нишләде? Нишләгән? Нишләр? сорауларына җавап булган

сүзләрне аеру һәм тану; фигыль сүз төркемен аңлау; фигыльне

сөйләмдә  куллана алу.

Регулятив : Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели алу һәм

формалаштыра белү, эшләнгән эшкә бәя бирү

Коммуникатив: Күнегүләрне кагыйдә һәм үрнәк буенча башкару.Үз фикерләрен

төгәл һәм ачык итеп белдерә алу. Дәреслектән дөрес информацияне

табып куллану.

Шәхси: Укытучы укыганны һәм сөйләгәнне игътибар белән тыңлый белү.

Дустыңны аңлау, хөрмәт итү.

Җиһазлау: компьютер, презентация, дәреслек.

Дәрес тибы: яңа төшенчәләр формалаштыру. дәвамы “планнар” битендә  https://mugallimplan.ru/plannar/

Квест-дәрес.Су-гаҗәеп матдә.


  fotoҮрәзмәт башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар  укытучысы

Шәйгәрдәнова Гүзәлия Әсгать кызы.

 

Квест- дәрес.  Тема: Су – гаҗәеп матдә.

 Максат:

1)Суның иң кирәкле гаҗәеп  матдә икәнен исбатлау.

2) Су турында алган белемнәрне гомумиләштерү, суның өч төрле халәттә булуын ныгыту.

3) Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, суның төп үзлекләрен; тере организмнарның яшәве өчен төп шартларын,  алган белемнәрен һәм күнекмәләрен көндәлек тормышта куллана белү, фикерләүдә логик чылбыр төзү; төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

Җиһазлау: 1) Әйләнә-тирә дөнья.1нче һәм 3 класс. Дәреслек һәм хрестоматиянең 1 кисәге. О. Н. Федотова, Г. В. Трафимова, С. А. Трафимов, Л. А. Царева. 2) Чиста банкалар, балыклы һәм кыслалы банкалар, боз кисәге, химик стаканнар, колбалар, тәлинкә, төсле түгәрәк кәнфитләр, су, СД диска, фонарик, глобус, Татарстан картасы. 3) Компьютер, презентация, колонка, лэпбук интерактив папка.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

-Әйләнә-тирәбезгә, табигатькә һәм  табигать дусларына матур теләкләр белән дәресебезне башлыйбыз. Дәресебез дә гади түгел, ә квест- дәрес.

Квест ул- маҗара, сынау. Уен барышында катнашучылар ниндидер каршылыкларны, этапларны үтеп, гомуми җиңүгә ирешергә тиешләр.

Димәк без дәрестә актив катнашып, квест-жетоннар җыярга һәм хәзинә табарга тиеш. Без сезнең белән бүген “Дөньядагы иң кирәкле әйбер”не табарбыз. Аның өчен игътибар белән тыңларга, сорауларга тутырып җавап бирергә, биремнәрне төгәл эшләргә, барлык утрауларны ачарга кирәк. Нәрсә ул утрау? (Су эчендәге коры җир кисәге). Димәк без кайда хәрәкәт итәбез? (Суда). Суда нинди техникалар йөзә? ( Көймә, катер, теплоход һ.б.) Без сезнең белән корабльдә сәяхәткә чыгарбыз. Корабльләрне кем йөртә икән соң? ( моряк)  Безгә моряклар кирәк. Ишектән моряк киеменнән ике 3 кл. укучысы килеп керә:

Күчереп алу өчен монда күчәргә: https://mugallimplan.ru/plannar/

Яңа ресурс.Дуслык турында.


   yayayaАрча муниципаль районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт гомуми белем бирү учреждениесенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

                         Йосыпова Рәисә Фаил кызы

 

                                      Ачык тәрбия сәгате

                                            “ДУСЛЫК ТУРЫНДА…”

Максатлар: Балаларны дуслык серләренә төшендерү, чын һәм ялган дусны           аера белергә өйрәтү.

Укучыларның сөйләм телләрен үстерү.

Үзара дустанә мөнәсәбәт тэрбияләү.

  • Хәерле иртә балалар! Бүген без сезнең белән тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе – дуслык хакында сөйләшербез. Әңгәмәбезгә керешкәнче бер күнегү эшләп алыйк. Ул “Елмай!” дип атала.Уң як күршеңә елмай һәм аның белән күреш, ә хәзер сул як күршеңә елмай һәм аның белән күреш.
  • Балалар, без бүген дуслыкның серләренә төшенербез, чын дус һәм ялган дусны аера белергә өйрәнербез. Чынбарлыкта, кызганычка каршы чын дуслык бик сирәк очрый. Сез бу сүзне ничек аңлыйсыз? Нинди кешеләр генә чын дус була ала? Чын дус булу өчен без нинди сыйфатларга ия булырга тиешбез?  Кешеләр арасында дуслык бар икәнен без  каян белә алабыз?
  • Әйе балалар, дус була белү – бик зур сәләт. Шуңа күрә безнең һәрберебез дусларның кадерен белергә, шул ук вакытта үзе дә яхшы дус булырга тиеш.
  • Ә хәзер мин сезгә дуслык турында бер хикәя укып китәм.
  • Сүзлек эше: чүл (эсселек турында әйтеп китү)
  • Ике дус берничә көн дәвамында чүл буйлап барганнар. Бара торгач ачуланышканнар һәм берсе кызып китеп икенчесенең яңагына китереп суккан. Суксалар да, тегесе берни дәшмәгән, иелгән дә комга “Бүген минем иң якын дустым минем яңагыма китереп сукты” дип язып куйган. Болар юлларын дәвам иткәннәр. Берничә көн барганнан соң болар сулыкка килеп чыкканнар. Су коенырга уйлаганнар. Шул вакытта яңагына сугылганы бата башлаган, ә аның дусты аны коткарган. Аңына килгәч, ташка уеп “Бүген минем иң якын дустым мине үлемнән коткарды” дип язып куйган. Коткарганы аптырап “Мин синең яңагыңа суккач син комга яздың, ә коткаргач ташка язасың. Ни өчен?” дип сорый. Һәм дусты болай дип җавап бирә: “Әгәр дә безне кем дә булса үпкәләтсә, без бу турыда комга язарга тиешбез. Бу вакытта аны җилләр себереп алып китәрләр. Ә безгә эшләгән яхшылыкларны без ташка уеп язарга тиешбез. Ул вакытта аны бернинди җил дә юып ала алмас”.
  • Балалар, бу хикәя безне нәрсәгә өйрәтә?
  • Чыннан да, балалар, үпкәләрне оныта белергә, дустыңның яхшы якларын күбрәк хәтердә калдырырга кирәк.
  • Ә сезнең чын дусларыгыз бармы? Син чын дус була аласыңмы? Моны белү өчен мин сезгә сезне сыный торган берничә сорау биреп карарга булдым.
  • Син дустыңны үзеңә кунакка чакырырга булдың. Ләкин ул әнисенә өйләрне җыештырачакмын дип сүз биргән. Бу очракта син нишлисең?

Тулырак…

Яңа ресурс.Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы.


Яңа ресурс.Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы.

Ногманова Миләүшә

Әгерҗе муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Әгерҗе шәһәре 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                         Ногманова Миләүшә Сәлим кызы.

Тема.  Сыйфатларның  җөмләдә кулланылышы.( 6 нчы рус сыйныфының татар төркемендә Сингапур методикасы белән уздырылган ачык мастер- класс планы)

              Максат. 1) Сыйфатларның җөмләдә кулланылыш үзенчәлекләрен ачыклау, аларның җөмләдә теләсә нинди җөмлә кисәге булып килүен төшендерү.

              2)Сыйфатларның  җөмләдә төрле җөмлә кисәкләре булып килүен  дөрес итеп билгеләү һәм аларны  сөйләмдә урынлы файдалану күнекмәләрен үстерү 3)табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.  4)Укучыларның аралашу культурасын үстерү.

              Җиһазлау. Техник чаралар:  Ноутбук, проектор

              Таратма материаллар: МЭНЭДЖ  МЭТ , битләр, дәреслек, карточкалар, рәсемнәр.

               Кулланылган структуралар: Мэнэдж мэт.Конэрс. СИ- Финк- Уандэ

               Финк- райт раунд- робин.Тэйк- оф-тач-даун

               Тибы: Белем һәм күнекмәләр камилләштерү.

                                    Дәрес барышы.

             I.Оештыру өлеше.

              1.Укучыларны тынычландыру. ХАЙ ФАЙВ сигналы буенча.

  1. Дәрес этабының максатын кую.

  III Белем һәм күнекмәләр камилләштерү

1.. Дәресебезне дәвам итәбез. Алдыгыздагы текстларны чагыштырып ,сыйфатларның җөмләдәге ролен ачыклыйк әле.    Кайсы текст уңышлырак, аңлаешлырак, тулырак, матуррак дип уйларсыз? Сыйфатлар ни өчен кулланыла икән?
1нче текст.  Көздән соң туган ягыма кыш килде. Аланнарны, уҗымнарны, сукмакларны кар каплады. Агачлар да, куаклар да агарды. Әйтерсең, буяп куйганнар. Шулай да араларында яшелләре дә күренә.

2нче текст.Алтын көздән соң туган ягыма салкын кыш килде. Киң аланнарны, яшел уҗымнарны, тар сукмакларны ап-ак кар каплады. Агачлар да, куаклар да ап-ак. Әйтерсең, акка буяп куйганнар. Шулай да араларында яшелләре дә күренә.

 Болар – ылыслы агачлар.(Р.Фәезов.)
  Укучылар җавабы. ( Сыйфатлар кулланып төзелгән җөмләләр тулы, матур, аңлаешлы).  Тулырак…