28.01.2017

ФДББС шартларында һәр яктан камил шәхес тәрбияләү


ФДББС

Сафина Гөлзадә Хәмит кызы. Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. ФДББС шартларында һәр яктан камил шәхес тәрбияләү. Мәкалә яңартып куелды.17.09.2019

ФДББС ның яңалыгы нәрсәдә? Ул нәрсәгә нигезләнә? Моңа бер генә җавап: шәхес, дәүләт, җәмгыять. “Шәхес тәрбияләү – белем бирүнең теләсә кайсы системасының төп нәтиҗәләренең берсе булып тора,” – дип яза А.Кондаков. Шәхес тәрбияләүнең концепциясе – ул белем алуга омтылыш, аралаша белү, эшләгән эшләреңә җаваплылык тою, патриотлык, гражданлык хисләре, укуга мотивация һәм толерантлык. Ана телен яхшы белү укучыларның яңа белемнәрне үзләштерүдә, гомуми үсеш дәрәҗәләрен күтәрүдә, фикер йөртү сәләтләрен үстерүдә, киләчәктә җәгыять тормышында актив катнашырга әзерләүдә һәм сайлап алган хезмәтләрендә уңышларга ирешүдә мөһим шарт булып тора.

ФДББС ның төп максаты – шәхес тәрбияләү. Нәкъ менә шуңа да инде мин үземнең методик темамны “ФДББС шартларында, укучыларга иҗади якын килеп, белемле, тәрбияле һәм мәдәниятле шәхес тәрбияләү,” – дип алдым. Иҗади фикер йөртүче укучыда татар телендә нинди компетенцияләр формалаштырырга тиеш соң? 4 төрле компетенция бар: коммуникатив, лингвистик, этномәдәни һәм информацион. Мәгълүм булганча, укыту процессы – укытучы һәм укучының бердәм эшчәнлеге. Укытучы укучыны фәнне үзләштерүгә актив катнаштыра алырга, аны мөстәкыйль рәвештә акыл эшчәнлегенә җәлеп итәргә һәм анда белем алуга кызыксыну уята белергә тиеш. Шуны күздә тотып, уку процессында бик күп төрле алымнар кулланырга тырышам.

Метод һәм алымнар кулланганда, укучыларның психологик үзенчәлекләрен, аларның фикер эшчәнлекләрен һәм гомуми үсеш дәрәҗәләрен исәпкә алып сайларга тырышам. Менә шул очракта гына, аларның алган белем һәм күнекмәләре ныклы була. Эшне төрлеләндерү, төрле авырлыктагы күнегүләр һәм иҗади эшләр эшләү – дәрес үткәрүдә иң отышлылары дип саныйм. Укучыларның белемнәре ныклы булсын өчен, материалны әледән-әле кабатлап, ныгытып бару да мөһим. Дәрестә төрле күрсәтмәлекләрдән, өстәмә әдәбияттан файдалануның да әһәмияте бик зур. Бу укучыларга материалны яхшырак хәтердә калдырырга, төрле кагыйдәләрне өйрәнүгә, укучыларда фән белән кызыксынуны, күзәтүчәнлекне үстерүгә ярдәм итә.

Шулай ук төрле мәгълүмат чараларыннан һәм интернет ресурслардан да еш файдаланам.

Хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уңышлы кулланыла торган методлар булып әңгәмә, өлешчә эзләнү яки эвристик, парларда яки төркемнәрдә эшләү, мөстәкыйль эш һәм проект эшләре тора. Бу методларны куллану уңай нәтиҗәләр бирә.

Дәрестә укучылар пассив утырмасын һәм аларның игътибарын җәлеп итү, уйлау һәм кабул итү сәләтләрен үстерү максаты белән, танып-белү сорауларын куям, төрле проблемалы ситуацияләр тудырырга тырышам. Дәрестә укучыларның бер-берсен аңлап, ярдәм итешеп эшләүләре дә мөһим. Шулай ук бүгенге көн белән дә бәйләп карауны бик кулай күрәм.

Укучыларга бирелә торган материалны эчтәлекле, кызыклы һәм укучыларның уйлау активлыкларын үстерерлек итеп сайларга тырышам.

Ә дәрескә йомгакны укучылар белән берлектә ясыйбыз, ягъни рефлексия.

Укучылар үз эшчәнлекләрен дөрес бәяләргә тиеш. Бу да шулай ук ФДББС ның төп максатларының берсе булып тора. Моның өчен төрле уен методлары (рольле, иҗади, коммуникатив уеннар), тест сораулары һәм карточкалар белән эшләү бик кулай.

Әдәбият дәресләрендә аерым әдипләребезнең иҗатын киңрәк өйрәнүгә дә зур игътибар бирәм. Шуңа күрә язучылар һәм иҗат кешеләре белән булган очрашуларга бик теләп йөрибез. Шулай ук алар белән мәктәбебездә дә очрашулар үткәрәбез. Филология фәннәре докторы Хатыйп абый Миңнегулов белән тыгыз элемтәдә торабыз.

Дәрестән тыш чаралар да шәхес тәрбияләүдә төп роль уйныйлар. Төрле тематик сыйныф сәгатьләре, ата-аналар җыелышлары, фән, мәдәният һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә эшләүче кешеләр белән очрашулар да уңай нәтиҗә бирә.

Болар барысы да укытучының иҗади тәҗрибәсеннән чыгып тормышка ашырыла. Ә укучыларның эшчәнлек нәтиҗәләрен төрле мониторинглар, олимпиада эшләре, конкурслар һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә күреп була.

Әгәр дә укытучы иҗади, зыялы, үз эшенең остасы икән, димәк, аның укучылары да белемле, тәрбияле һәм мәдәниятле шәхесләр. Мәкаләне күчереп алырга

Җир астына сәяхәт


чишмә
Салавыч күппрофильле лицее филиалы Сәрдегән башлангыч мәктәбе укытучысы Хамматова Лилия Ильдар кызы.
 Тема: Җир астына сәяхәт. Файдалы казылмалар.Максаты: Укучыларда файдалы казылмалар турында күзаллау  булдыру, аларның составлары, көнкүрештә кулланылуы  белән таныштыру.  Фикерләү, сөйләм дәрәҗәләрен,күзәтүчәнлекләрен, чагыштыра һәм нәтиҗә ясый белүләрен үстерү.  Табигатькә, кешеләр хезмәтенә сакчыл караш тәрбияләү. Планлаштырылган нәтиҗә: Төп билгеләре буенча файдалы казылмаларны аера белү.  Файдалы казылмаларны куллануга мисаллар китерә белү. Төп төшенчәләр: Файдалы казылмаларның исемнәре. Предметара бәйләнешләр:Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку, сынлы сәнгать Ресурслар: – төп; – өстәмә.Күрсәтмә һәм таратма материал: эш дәфтәре, кешеләр хезмәте төшерелгән рәсемнәр. Оештыру: Фронталь, индивидуаль,  парлап,  төркемнәрдә эшләү. Дәрес этаплары.Укытучы эшчәнлеге.Укучы эшчәнлеге.Җиһазлау.Диагностик биремнәр. Тулысы белән планнар битендә

 

Экология


Яңа ресурс.Экология.

Яңа ресурс.Экология.

Татарстан Республикасы Мөслим  муниципаль районы дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе  “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп – интернаты” ның технология укытучысы Әхмәтҗанова Рушания Мөнир кызы.

Тема: Экологик проблемалар һәм алар белән көрәшү

Соңгы вакытта без “экология” дигән сүзне көннән-көн  ешрак кабатлыйбыз. Нәрсә соң ул экология?

    Экология- табигать белән организмның үзара мөнәсәбәтен өйрәнүче фән. Ә ни өчен хәзер экология актуаль мәсьәләгә әйләнде?

    Кешеләр гомер-гомергә тирә-як мохит белән тыгыз элемтәдә торган,  табигать кочагында яшәгән. Табигать аны туендырган, киендергән, җылыткан, савыктырган. Кеше кулына балта тотып, утын әзерләгән, мылтык алып ауга барган, елга-күленнән балык тоткан. Табигатькә моннан артык зыян килмәгән.

   Әмма вакытлар узу белән фән-техника үсә. Хәзер инде  табигатьне балтадан, мылтыктан гына түгел, ә төрле химикатлардан, зарарлы газлардан да сакларга кирәк. XX гасыр ахырында кешелек дөньясы алдына Җирдәге бөтен тереклек юк ителү куркынычы килеп басты.

    Һәркемгә билгеле, экологик проблемалар-кешелекнең иң мөһим проблемаларының берсе. Экология белән үзара ярдәмләшүгә безнең һәрберебезнең язмышы бәйләнгән. Еш гына “экология” сүзе “табигать” һәм “тирә-як яшәеше” дигән сүзтезмәләр белән бергә тора. Соңгы вакытта бик еш кына “экология” сүзе һәлакәт сүзе белән күбрәк кулланыла башлады. Без котычкыч рәвештә җирнең үсемлекләр дөньясын, горур һәм бәйсез хайваннарын, тормышның бөтен матурлыгы булган, гүзәллекне үз кулларыбыз белән харап итәбез.

    Хәзерге заман экологиясенең үсеше әйләнә-тирәне фәнни яктан танып-белүгә зур йогынты ясый. Бу үсеш исә экологик белемнәрне тиешле дәрәҗәдә бирүгә китерә. Тормышыбызны һәрьяклы демократияләштерү, экономик реформаларны тирәнәйтү җәмгыятьтә кешенең табигатькә карашын үзгәртә, аның экологик интересларын экономикага булган таләпләре белән беррәттән куя һәм кешедә табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә карата җаваплылык хисен үстерә һәм арттыра.

      Экология фәне – белемнәр системасы ул. Экологияне өйрәнү биләмәсе искиткеч зур. Аның, мөгаен чиге дә юктыр. Экология чикләренең соңгы вакытта киңәюе сизелә. Бүгенге көндә кешенең сәламәтлеге начараюын да, психикасы какшавын да … – һәммәсен экологиягә бәйләп карыйлар. Нибары 20 -25 ел эчендә экологиянең әһәмияте югары күтәрелде. Бу фән кешелек дөньясын саклауга хезмәт итә. “Үзен – табигать патшасы” дип исәпләгән адәм баласының эшчәнлеге һәрчак уңай нәтиҗәләр бирми. Киресенчә ул күп очракларда табигать анабызга фаҗигале үзгәрешләр алып килә, әйләнә – тирәбезгә күпме зыян салды һәм сала. Күп сулы елгаларыбыз саега, җирләр упкынсыман ярыклар белән яргалана. Елга үзәннәре баткаклыкка әйләнә,

Тулырак…

Ү авазы.Ү,ү хәрефләре.


fiziyaАрча муниципаль районы  муниципаль бюджет белем учреждениесе Яңа Кенәр урта мәктәбе филиалы Сөрде башлангыч мәктәбе укытучысы Фәйзрахманова Физия Әхъяр кызы.

Тема: Ү авазы.Ү.ү хәрефләре. 1нчы сыйныф.

Тема

 

[ү]авазы,Ү,ү хәрефләре.
Дәреснең

максаты

[ү]авазы,Ү,ү хәрефләре белән таныштыру
Дәреснең бурычлары-укучыларны  [ү] сузык авазы белән таныштыру. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан  [ү] авазы кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәтү;

-[ү] авазын сүзнең аваз моделендәге урынына карап дөрес әйтергә өйрәтү;

-ү хәрефе турында авазның тышкы билгесе, ягъни “киеме” буларак образлы күзаллау булдыру;

-“Сертотмас үрдәк”әкиятен ишетеп төшенә, аңлый һәм образлы күз алдына китерә белү күнекмәсен формалаштыру; эчтәлек аркылы балаларга  әдәп-әхлак тәрбиясе бирү;

-укучыларда сөйләм теле культурасын тәрбияләү

Дәреснең тибы

 

яңа материалны үзләштерү
Планлаштырылган нәтиҗәләр

 

Предмет нәтиҗәләре:

Авазны белдерүче хәрефләрне белү, сүзне авазларга  таркату, авазга характеристика бирү

 

Метапредмет  нәтиҗәләр:

–         танып-белү универсаль уку гамәлләре:

–          аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.

регулятив  универсаль уку гамәлләре:

сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, сузык авазны аеру.

–         коммуникатив  универсаль уку гамәлләре:

–          ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүз байлыгын арттыру;

Шәхси нәтиҗәләр:

авазларны дөрес әйтү, эш төрен сайлый белү

Предметара бәйләнешӘйләнә-тирә дөнья, сынлы сәнгать
Эш формаларыфронталь, парлап, төркемнәрдә
Ресурслар

 

И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина,Р.Р. Шәмсетдинова әлифба, 1нче сыйныф өчен дәреслек, 21бит; методик ярдәмлек; Р.Миңнуллин “Хәрефләр бәйрәме”,”Рәсемле әлифба”

http://balarf.ru/ татарча ”Сертотмас үрдәк”әкияте.

Предмет рәсемнәре, Ү ү хәрефе рәсеме, кисмә хәрефләр,

Тулысы белән “Планнар” битендә.

Гаилә белеме


foto

Гаилә белеме
Азнакай муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия hәм белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Ләйсән” гомум үсеш төрендәге балалар бакчасы тәрбиячесе Сунгатуллина  Римма  Владимир кызы. Тема. “Гаилә белеме” (Семьяведение). ( 2 нче кечкенәләр төркеме өчен әдәп-әхлак тәрбиясе буенча тематик план).
АйТемаКечкенәләр  төркеме 3-4 яшь
1СентябрьМинем йортымМин яши торган йорт.
2ОктябрьБезнең  гаиләМинем әти-әнидән дә кадерлерәк кешем  юк.
3НоябрьМинем ата-анамМинем  әни нинди?  Мин әтигә охшаганмы?
4ДекабрьГаилә белән ялЯңа ел йолалары.
5ЯнварьГаиләдә апа,абыйАбый, апалар белән  кышкы  уеннар.
6ФевральГаиләдәге эшләрМин үзем.
7МартМинем әбием һәм бабаемӘбинең кызы минем әни, бабайның улы -минем әти, мин-әби, бабайның оныгы.
8АпрельСәламәт гаилә“Минем гаиләдә  сәламәтлек  турында ничек  кайгырталар?”
9МайМинем гаиләм-бердәмБез  әби, бабайларны  яратабыз.
Тулысы белән “Планнар” битендә.

Проект эше.Кеше-табигать баласы


g-lzad-safinaТатарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе «96 нчы гимназия»нең 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                       Сафина Гөлзадә Хәмит кызы.

Проект эше. Кеше-табигать баласы
Проект эше. Тема:  “Кеше – табигать баласы” дигән темага технологик карта. Теманың актуальлеге: Дәрес урта  белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты куйган таләпләрне истә тотып планлаштырылды. Бүгенге көндә белем бирүнең стратегик бурычы – аның эчтәлеген, алымнарын яңарту һәм шуның нигезендә нәтиҗәләрнең яңа сыйфатына ирешү, ягъни белем алу белән бергә, универсаль уку гамәлләрен дә формалаштыру тора. Шуңа күрә укытучы, дәресләргә әзерләнгәндә, кайбер кыенлыклар белән очраша.  Мәсәлән, дәрес материалын үзләштергәндә, кайбер укучылар текстның мәгънәсен аңламыйлар яки сорауларга җавап бирә белмиләр, үзләренең эшчәнлекләрен бәяли алмыйлар. Шунлыктан, дәреснең нәтиҗәлелеге кими. Югарыда язылганнардан чыгып, әлеге проект актуаль дип санала. Көтелгән нәтиҗәләр:  Технологик карта төзү нәтиҗәсендә, дәрес структурасына тулысынча күзаллау булдыру. Эшнең максаты һәм бурычлары:  Проект эшенең максаты: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә технологик карта төзү. Дәвамы монда:  https://mugallimplan.ru/plannar/