Казан шәһәре Вахитов районы муниципаль бюджет белем учреждениесе “ 96 нчы гимназия”нең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Альмира Хәнәфи кызы. Тема: Йорт һәм кыргый хайваннар.( 2 нче сыйныфта татар теленнән уздырылган ачык дәрес).
Дәреснең тибы: Лексик – грамматик белем күнекмәләрен камилләштерү һәм комплекслы куллану.
Максат:
Дидактик : йорт һәм кыргый хайваннар турында гомуми төшенчә; хайваннарның охшаш һәм аермалы якларын карау; сөйләм калыбын аңлау һәм үзләштерү; укучыларның сүзлек составын баету.
- Үстерелешле: укучыларның сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен үстерү; хайван атамаларын сөйләмдә һәм язуда дөрес куллана белү күнекмәләрен булдыру.
- Тәрбияви: укучыларда хайваннарга карата миһербанлык һәм шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр: Татарча сөйләшә алу, сыйныфташларга һәм укытучыга карата игътибарлы булу, дәрестә кызыксынучан булу.
Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:
Регулятив УУГ: эшчәнлекне планлаштыра, үз алдыңа максат куя белү, эшләгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.
Коммуникатив УУГ: парларда эшләгәндә үз фикереңне җиткерә белү, үзара килешү, мәгълүматларны таба, куллана алу, әңгәмәдә катнашу.
Танып-белү УУГ: дәреслектә ориентлаша белү, дәреслек, такта һәм карточкалардагы мәгълүматлар белән эшли белү.
Шәхескә кагылышлы УУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү, үз мөмкинлекләреңне бәяләү, үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.
Предмет нәтиҗәсе: Татарча сорау бирә һәм әңгәмә алып бара алу.
Материал: рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен Сәлам уку – укыту әсбабы.
Җиһазлау: уен өчен карточкалар, рәсемнәр, уенчыклар, интерактив такта, ноутбук, флеш-карталар, тавыш көчәйткеч.
Эшчәнлек төрләре: аңлатмалы сөйләм, чагыштыру, әңгәмә үткәрү, дәреслек белән эш, уеннар уйнау, җыр җырлау, акыл штурмы, парларда эш, күрсәтмә әсбаплардан һәм техник чаралардан файдалану.
Дәрестә танып белү эшчәнлеген оештыруның
- формасы – ФДББС;
- методы – эзләнү;
- контроль, бәя, пробелны бетерү – үзконтроль, үзбәя.
Дәрес барышы
- Мотивлаштыру-ориентлаштыру. (1минут)
Укучыларда уңай психологик халәт тудыру.
-Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Барыгызга да яхшы кәеф телим.
– Исәнмесез. (укучылар җавабы)
– Әйдәгез, хәзер сәлам җырын җырлап алабыз. Тулырак…