11.08.2019

Дүртаяклы дусларыбыз. 4 сыйныф. Технологик карта.


Дүртаяклы дусларыбыз
Яр Чаллы шәһәренең муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең туган тел һәм әдәбият укытучысы  Гомәрова Әлфия Юныс кызы. Тема. Дүртаяклы дусларыбыз (4 нче сыйныфта укучы рус балалары өчен уздырылган дәреснең технологик картасы)

 

Предмет: туган тел. Сыйныф: 4Ирешәләчәк белем нәтиҗәләре буларак теманың максатлары:

Предмет нәтиҗәләре: 1.П,3.П,6.П

тема буенча өйрәнгән лексиканы искә төшерү; сөйләм үрнәкләрен камилләштерү; аларны сөйләмдә куллана белү.

Метапредмет нәтиҗәләре: 1.М,4.М,8.М,9.М,10.М

Шәхси үсеш нәтиҗәләре:2.Ш,7.Ш,11.Ш

Дәреслек(УМК): Күңелле татар теле Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗәнова, Л.Ә Гыйниятуллина. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2014.
Дәреснең темасы: Дүртаяклы дусларыбыз
Дәреснең тибы: кабатлау, ныгыту
Дәресне җиһазлау: Презентация Power Point – “Дүртаяклы дусларыбыз”,тест, таблица”Охшаш һәм аермалы яклар”, перфокарта

 

Укыту нәтиҗәләре буларак дәрес максаты, максатка ирешү дәрәҗәсе:

“Дүртаяклы дусларыбыз” тема буенча өйрәнгән лексиканы белү,аны сөйләмдә куллану

Планлаштырылган нәтиҗәләрНәтиҗәләрне бәяләү буенча эш төрләре
Белем: “Дүртаяклы дусларыбыз” тема буенча өйрәнгән лексиканы искә төшерүА3 форматындагы  кәгазьгә  тема буенча белгән сүзләрне,сүзтезмәләрне яздыру
Аңлау: Алынган белемнәрне төрле формада күзаллауТабышмаклар җаваплар табу,перфокарталар белән эш
Куллану: Үрнәк буенча төрле күнегүләрне эшләүТест сорауларына җавап бирү, диалог төзү
Анализ: Алынган белем нигезендә яңа белемнәрне ачуОхшаш һәм аермалы якларны табып,таблицаны тутыру
Синтез: Бер хайван турында сөйләргә өйрәнүМонолог
Бәяләү: Тәкъдим ителгән сораулар буенча сөйли белүПлан буенча сөйләү
Планлаштырылган нәтиҗәләрНәтиҗәләрне бәяләү буенча эш төрләре
Белем: “Дүртаяклы дусларыбыз” тема буенча өйрәнгән лексиканы искә төшерүА3 форматындагы  кәгазьгә  тема буенча белгән сүзләрне,сүзтезмәләрне яздыру
Аңлау: Алынган белемнәрне төрле формада күзаллауТабышмаклар җаваплар табу,перфокарталар белән эш
Куллану: Үрнәк буенча төрле күнегүләрне эшләүТест сорауларына җавап бирү, диалог төзү
Анализ: Алынган белем нигезендә яңа белемнәрне ачуОхшаш һәм аермалы якларны табып,таблицаны тутыру
Синтез: Бер хайван турында сөйләргә өйрәнүМонолог
Бәяләү: Тәкъдим ителгән сораулар буенча сөйли белүПлан буенча сөйләү
Тулырак…

Cүз һәм сүзтезмә Дәрес планы


 Сүз һәм сүзтезмә
Түбән Кама шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 10 нчы урта мәктәбенең 1 квалификацияле категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәрәева Гөлнара Риан кызы. Тема: Сүз һәм сүзтезмә (2 нче татар сыйныфы өчен татар теленнән уздырылган ачык  дәрес эшкәртмәсе)

 

Дәрес тибы: үткән материалны ныгыту

Максат:сүзне  һәм сүзтезмәне таный белү күнекмәсен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  • Метапредмет –чагыштырып,нәтиҗә ясый белү;
  • Предмет-сорау куеп,сүз һәм сүзтезмәне билгели белү;
  • Шәхескә кагылышлы –аңлы уку теләге булдыру.

Җиһазлаупрезентация, индивидуаль карточкалар, интерактив такта,

Материал: Татар теле, ҖамалетдиноваЗ.И.. 2 класс, электрон кушымта

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.
  2. –Хәерле көн, балалар!

— Хәерле көн!

— Хәерле көн, миңа! Хәерле көн, сиңа! Хәерле көн, барыбызга да!

2) – Бүген сыйныфта кем дежур? ( Дежур укучы белән әңгәмә)

– Бүген урамда һава торышы нинди?

1.Өй эшен тикшерү.

2)Матур язу күнегүе. ( 1 җөмлә әйтеп яздыру)

Карлы,буранлы кыш җитте.

3)Актульләштерү

-Ә хәзер бирелгән җөмләдән сүзләрне аерып күрсәтик әле(карлы,буранлы,кыш,җитте)

-Нинди сүтезмәләр таптыгыз?(карлы кыш, буранлы кыш)

-Сүз һәм сүзтезмәләрне нинди юл белән таныдык?

-Кем исбатлап  күрсәтә?(1-2 укучы сөйләп күрсәтә)

  Сүз                                               Сүзтезмә

*сүзне әйтәбез                               сүзләрне әйтәбез

*мәгънәсен ачыклыйбыз             сүзләрнең бәйләнешен күзәтәбез

*”сүз”дип нәтиҗә ясыйбыз       Фикер әйтелеп беткәнме-юкмы икәнен ачыклыйбыз

*нәтиҗә ясыйбыз 

4 Уку мәсьәләсе кую

Балалар,  чана тартып, тауга киттеләр.(слайд №1)

  • Укучылар бирелгән җөмләдән Белмәмеш дигән малай сүзтезмәләр тапкан, дөрес таптымы икән ул?Әйдәгез,Белмәмешнең хаталарын  төзәтик әле?(балалар чана, чана тартып,тартып тауга,чана киттеләр,тауга киттеләр)
  • Балалар чана ,тартып тауга , чана киттеләр сүзләре нигә сүзтезмә түгел?
  • Чөнки сүзләр үзара бәйләнмәгән.
  • Димәк, без бүген  дәрестә  нәрсә  эшлибез?(Сүз һәм сүзтезмәләрне тануга күнегүләр эшлибез)

II Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1 нче бирем Парларда эш Тулырак…

Тукай-татар халкының бөек шагыйре


Тукай
Кукмара посёлогы А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 1нче категоряле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Үзбәкова Алсу Шәрифҗан кызы. Тема: Г.Тукай-татар халкының бөек шагыйре.

 

Максат:1.Г.Тукай һәм аның әсәрләре,шигырьләре

белән таныштыру.

2.Сәнгатьле уку һәм бәйләнешле сөйләм

күнекмәләрен үстерү.

3.Укучыларны үз хисләрен матур,дөрес

итеп әйтә,аңлата белергә өйрәтү.

Җиһазлау: портрет,китаплары,кроссворд,шигырь-

ләр,иллюстрацияләр.

Материал: ”Әлифба”, ”Гөлбакча”, ”Раушан көзге”

китаплары,сүзлек. 

                            Дәрес планы. 

I.Оештыру өлеше. 

II.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

а) яңа теманы,максатны хәбәр итү:

1.Дәресне Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән башлау. 

2.Кроссвордлар чишү.

1.Үземне көтеп алалар,күрендемме качалар.(яңгыр)

2.Яшел чирәм өстендә

Кырт-кырт кыртлар

Канатларын җәеп,

Балаларын туплар.(тавык)

3.Чуар йомшак күлмәге

Тотсаң уңа бизәге.(күбәләк)

4.Соскы борын бакылдык,

Күп сөйләшә такылдык.(үрдәк)

5.Аягы юк,кулы юк,

Ишек ачуга өй эченә йөгерә.(суык)

6.Түгәрәк,ә ай түгел,

Сары,ә кояш түгел.

Тәмле,тик шикәр түгел,

Койрыклы,тычкан түгел.(шалкан)

7.Кулы юк,балчык ташый,

Балтасы юк-өй ясый.(карлыгач)

8.Кем аны чишендерә

Шул кеше яшен түгә.(суган) Тулырак…

Йорт һәм кыргый хайваннар


йорт һәм кыргый хайваннар
Казан шәһәре Вахитов районы муниципаль бюджет белем учреждениесе  “ 96 нчы гимназия”нең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Альмира Хәнәфи кызы. Тема: Йорт һәм кыргый хайваннар.( 2 нче сыйныфта татар теленнән уздырылган ачык дәрес).

Дәреснең тибы: Лексик – грамматик белем күнекмәләрен камилләштерү һәм   комплекслы куллану.

Максат:

Дидактик : йорт һәм кыргый хайваннар турында гомуми төшенчә; хайваннарның охшаш һәм аермалы якларын карау; сөйләм калыбын аңлау һәм үзләштерү; укучыларның сүзлек составын баету.

  1. Үстерелешле: укучыларның сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен үстерү; хайван атамаларын сөйләмдә һәм язуда дөрес куллана белү күнекмәләрен булдыру.
  2. Тәрбияви: укучыларда хайваннарга карата миһербанлык һәм шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: Татарча сөйләшә алу, сыйныфташларга һәм укытучыга карата игътибарлы булу, дәрестә кызыксынучан булу.

Универсаль уку  гамәлләре формалаштыру:

Регулятив УУГ:  эшчәнлекне  планлаштыра, үз алдыңа максат куя белү, эшләгән эшнең  сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Коммуникатив УУГ: парларда эшләгәндә үз фикереңне җиткерә белү, үзара килешү, мәгълүматларны таба, куллана алу, әңгәмәдә катнашу.

Танып-белү УУГ: дәреслектә ориентлаша белү, дәреслек, такта  һәм карточкалардагы мәгълүматлар белән эшли белү.

Шәхескә кагылышлы УУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү, үз мөмкинлекләреңне бәяләү, үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.

Предмет нәтиҗәсе: Татарча сорау бирә һәм  әңгәмә алып бара алу.

Материал: рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен  Сәлам уку – укыту әсбабы.

Җиһазлау: уен өчен карточкалар, рәсемнәр, уенчыклар, интерактив такта, ноутбук, флеш-карталар, тавыш көчәйткеч.

Эшчәнлек төрләре: аңлатмалы сөйләм, чагыштыру, әңгәмә үткәрү, дәреслек белән эш, уеннар уйнау, җыр җырлау, акыл штурмы, парларда эш, күрсәтмә әсбаплардан һәм техник чаралардан файдалану.

Дәрестә танып белү эшчәнлеген оештыруның

  1. формасы – ФДББС;
  2. методы – эзләнү;
  3. контроль, бәя, пробелны бетерү – үзконтроль, үзбәя.

Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру. (1минут)

Укучыларда уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Барыгызга да яхшы кәеф телим.

– Исәнмесез. (укучылар җавабы)

– Әйдәгез, хәзер сәлам җырын җырлап алабыз. Тулырак…

“Ел вакытлары” темасын кабатлау дәресе


ел вакытлары
Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Бөгелмә төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимова Рәзилә Ринат кызы. Тема:  “Ел вакытлары”  темасын кабатлау дәресе.( 1 нче сыйныфларның рус төркемендә  уздырылган дәрес)

 

Максат:

-Укучыларның ел вакытлары турында белемнәрен гомумиләштерү, системалаштыру.

-Тема буенча өйрәнелгән лексик берәмлекләрне  куллана белүне камиләштерү.

-Укучыларның   уйлау сәләтләрен, танып белү активлыгын үстерү.

-Диалогик һәм монологик сөйләм телләрен үстерү.

-Укучыларда туган  як табигатен саклау һәм ярату хисе тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет – өйрәнгән сүзләрне грамоталы итеп язу күнекмәләрен тикшерү;

Метапредмет – балаларның алган белемнәрен күзәтү, ныгыту, бәяләү күнекмәләрен формалаштыру;

Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән бурычларны  билгели белү,укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү  универсаль уку гамәлләре: фикерләрне  логик чылбырга салу, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү,аралашу күнекмәләрен формалаштыру.

Шәхси – татар телен өйрәнүгә уңай караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: ЛГКК

Җиһазлау: Р.З. Хәйдәрова “Күңелле  татар теле”;  методик ярдәмлек,  дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар, аудиоязма.

Дәрес барышы:  

Фигыльләрне кабатлау. 4нче сыйныф.


фигыль
Кукмара шәһәре А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гилемуллина Ләйсән Мансур кызы . Тема: Фигыльләрне кабатлау. 4нче сыйныфта татар теленнән үткәрелгән ачык дәрес.

 

Дәреснең тибы: кабатлау дәресе.

Дәреснең максатлары:

1)Белем бирү максаты:

Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, соаруларын, категорияләрен(барлык-юклык,заман,зат-санда төрләнү),җөмләдәге ролен искә төшерү, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен камилләштерү. Дөрес, матур язу күнекмәләрен ныгыту.

2) Фикер сәләте үстерү максаты:

Укучыларның сөйләмен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын, игътибарлылык, танып- белүләрен формалаштыру.

3)Тәрбияви максат:

Аралашу, коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләре формалаштыру, уку хезмәте культурасы тәрбияләү, туган телебезне өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: презентация”Фигыльләрне кабатлау”,балаларның иҗади    эше,  рәсемнәр,карточкалар,Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова”Татар теле 4” дәреслеге.

Кулланылган структуралар:

Релли Робин,Раунд Робин,Инсайд-Аутсайд Сёкл,Копи Клэп,Сорт Кардс. 

                            Дәрес барышы:

1.Оештыру.

Исәнләшү.Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез! Хәерле көн!

 Укучылар чылбыр буенча сөйли:

Күзләремне ачты минем,(1нче укучы)

Иркәләде үз телем,(2нче укучы)

Үз телем яктыртты юлны,(3нче укучы)

Үз телем бирде белем.(4нче укучы)

Үз телеңне  сөймәгәндә,(5нче укучы)

Ярты ул алган белем(6нчы укучы)

Канатсыз коштай буласың,(7нче укучы)

Белмәсәң ана телен.(8нче укучы)

Белмәсәң ана телен.(хор белән)

 Төркемдәге укучыларның бер- берсен сәламләве.

-Җилкәдәш дусларны елмаеп сәламлик!

-Каршыдагы дусларны кул биреп сәламлик!

-Ә барыбызга уңышлар телик!

-Уңышлар безгә!!!

-Ә дәрестәге кунакларыбызга хәерле эш көннәре телик!

-Хәерле эш көннәре сезгә!

-Әлеге шигырь юлларыннан күренгәнчә,без бүген татар теле дәресе өстендә эшләрбез.

-Укучылар дәресебез уңышлы булсын өчен,   без нинди булырга тиеш?(Креатив, инициатив,бердәм, беренче,ярдәмчел,мөстәкыйль).

-Ә җавапларыбыз нинди булырга тиеш?(Тулы,төгәл,аңлаешлы).

2.Актуальләштерү.

Укучылар!  Сезгә өй эше итеп иҗади эш бирелгән иде.Эшләрне күрсәтик әле.

-Сез ничек уйлыйсыз,ни өчен сезгә шундый эш бирелде икән? Тулырак…