
Максат: балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен баету.
Тәрбия бурычы: балаларда итагатьлелек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү; тәрбияче биргән сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирү; табигатькә, тереклек ияләләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү; балаларда чиста, пөхтә эшләү теләге тәрбияләү.
Үстерү бурычы: балаларның юлда светофор төсләре буенча йөрү күнекмәләрен үстерү; бәйләнешле сөйләмне, ориентлашуны, хәрәкәт координациясен үстерү.
Белем бирү бурычы: урам аркылы бары тик билгеләнгән урыннардан, светофорның яшел уты янгач кына чыгарга кирәклеген өйрәтү;Рәсем ясау алымнарын өйрәтү.
Төп белем бирү өлкәсе: иҗади –сәнгать-рәсем ясауны, танып белүне,сөйләм телен үстерү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, иҗади сәнгать.
Методик алымнар һәм чаралар: сөенеч мизгеле, тәрбияче сорауларына җаваплар бирү, техник чаралар куллану, слайдлар күрсәтү, табышмак чишү, хәрәкәтле уеннар, мактау, ныгыту;салфетка,мамыклы диск,бармак б\н рәсем ясау;пазл төзү.
Җиһазлау: проектор, экран,презентация;пазл-ике машина, мольберт, һәр балага җитәрлек светофор рәсеме,бөгәрләнгән салфетка,мамыклы диск;”Куян”киеменә киенгән кече тәрбияче.
Әдәбият: Л. Әхмәтшина, З. Камалова “Адымнар нык, юллар имин булсын”,
“Туган телдә сөйләшәбез.”Хәзрәтова Ф.В.
Эшчәнлек барышы.
Ярым түгәрәктә.
Тәрбияче.Хәерле көн,балалар.Кәефләрегез ничек?
Тәрбияче:- Карагыз әле безгә күпме кунак килгән, әйдәгез исәнләшик әле.
– Балалар,әйдәгез, хәзер үзебезне мактап, сокланып алыйк, аннан шөгыльне башларбыз.
Бар минем ике кулым,
Ике аягым, бер башым,
Авызым, борыным, ике күзем-
Бигрәк матур мин үзем!
(ишектә шакыган тавыш ишетелә).
-Туктагыз әле, балалар кемдер ишеккә шакый. Ачып карыйм әле. (Ишектән куян кереп килә.Куян елый.) (Бер тәрбияче куян костюмын кия).
Тәрбияче.-Нишләп елыйсың куян?
Куян.-Исәнмесез балалар!Мин йөгереп уйнап йөрдем дә,адаштым.Юл аркылы чыкмакчы идем,анда зур-зур машиналар йөриләр.Мин алардан бик курыктым.Кая барырга да белмәдем.,бәрелә яздым.Ярый әле сезнең бакчага кереп качтым.Сез миңа өйгә кайтырга ярдәм итә алмассызмы икән?
Тәрбияче.Куянкай,син безнең Сабабыз урамына килеп эләккәнсең.Урамда дөрес хәрәкәт итү өчен,бик уңайлы җайланма бар.Мин сезгә хәзер табышмак әйтәм,ә сез аны белерсезме икән? Җәен, кышын, яз, көзен,
Иртә, кичен, көндезен,
Ача, йома өч күзен
Телсез әйтәдер сүзен,-
Бик тиз аңлыйлар үзен
Ул нәрсә? (Светофор)
– Дөрес, балалар! Сезнең светофор күргәнегез бармы?
– Әйе, светофор ул урамдагы хәрәкәтне көйләп тора.Светофорның нәрсәләре бар?Нинди төстә? (Балаларга светофорны экраннан күрсәтәм. Ул “күзләрен” йомган, бер “күзе” ачыла).
– Светофорда нинди ут янды? (Кызыл) Тулырак…









