Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе гомум үсеш төрендәге 3нче “Ләйсән” балалар бакчасы Фәсхетдинова Гөлфинә Алмас кызы Тема: “Йомры икмәк” өстәл театры әзерләү Зурлар төркеменең «Күңелле сәхнә” театр түгәрәгендә практик эшТема: “Йомры икмәк” өстәл театры әзерләү Зурлар төркеменең «Күңелле сәхнә” театр түгәрәгендә практик эш Бурычлар:1)Театр төрләре,профессияләре белән таныштыруны,булган белемнэрен урынлы куллана белергә өйрәтүне дәвам итү . 2)Образга керә ; курчакларны төрле чаралар белән җанландыра белү күнекмәләрен үстерү . 3)Хезмәт эшчәнлегендә катнашырга омтыш , башкаларга ярдәм итү теләге,үз-үзеңә ышану хисе, ихтыяр көче тәрбияләү. Сүзлек: сәхнә бизәлеше,өстәл театры. Җиһазлар: рәсем өчен пумала,краска,трафаретлар,губкалар,салфетка,ватман,су савыты;кул хезмәте өчен клей, кайчы,төсле кәгазьдән киселгән төлке өлгесе,квадрат формадагы төсле кәгазь (10Х10,13Х13),түгәрәк формадагы йомшак материал,нарат күркәсе,пластилин,әкият геройларын ясау тәртибе сүрәтләнгән рәсемнәр,ширма,киселгән агач,әби,бабай силуэтлары, төрле төстә фломастерлар. Алдан эшләнгән эш: табигать материалларын , конструкцияләү һәм оригами ысулын кулланып җәнлекләр ясарга өйрәтү. “Йомры икмәк” әкиятен искә төшерү. Оештыру өлеше. -Балалар,кәефләрегез ничек? Бик яхшы . Ә менә кечкенәләр төркемендә балаларның кәефләре төшкән.Ник икәнен беләсегез киләме? Алар тезелешеп “Йомры икмәк” әкиятен карарга утырган булганнар.Шулчак кинәт ут беткән дә компьютерлары сүнгән,әкиятне карый алмаганнар.Сезнең “Йомры икмәк”өстәл театрын күрсәтеп ,кечкенәләрне шатландырасыгыз киләме?Әйдәгез уйлыйк әле ,өстәл театры күрсәтү өчен нинди әзерлек эшләре башкарырга кирәк булыр микән?(Балалар җавабы) Балаларга сораулар: -Нинди әкият геройлары катнаша? -Вакыйгалар кайда бара? -Димәк безнең алда нинди эшләр тора? (Әкият өчен курчаклар ясарга Һәм сәхнәне бизәү өчен вакыйгалар булган урынның рәсемен ясарга кирәк булачак. Төп өлеш. Сәхнә бизәлеше өчен рәссамнар җавап бирә. Кемнәр бу эшне башкарыр микән? Рәхим итеп эш урыннарыгызга барыгыз. Сезнең өчен монда бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Ә без курчаклар ясау өчен остаханәгә киттек. Күрегез әле,ниләр генә юк монда.Эшне нәрсәдән башлыйк икән? Кайсы материалдан кемне ясарга? Мин югалып калдым. (Балалар үзләре теләгән әкият героен ясыйлар.Тәрбияче эшкә кушыла,шул ук вакытта рәссамнарны да онытмый) -Нигә куянны бу материалдан ясыйсың? Куян нинди? -Бүре нинди ул? Аның усаллыгын ничек күрсәтерсең микән? Кара ничек оста ясагансын! Үзеңә ошыймы? -Менә син төлке ясыйсың.Ул нинди хайван? Анын бу характерын ничек күрсәтеп була? -Берәрегезгә ярдәм кирәк түгелме? Рәссамнар ,урман күренешен ничек ясыйсыз?Анда ниләр үсә? Урманны ясаганда нәрсәләр күз алдыгызга килә? Сез үз эшегездән канәгатьме? Берәрегезнең рәссамнарга ярдәм итәсе килмиме? (Эш урынын тэртипкә китерүне онытмаска.) -Безнең сәхнә әзер.Җәнлекләр урманны үз итәрләрме? Куян кайсы агач төбенә качар микән?(Курчакларны урнаштырып бетерәләр.Тәрбияче Йомры икмәкне тәгәрәтеп җибәрә.) Йомгаклау. Укырга һәм күчереп алырга
Саба муниципаль районы, ш.т.Байлар Сабасы №4 “Кынгырау” балалар бакчасы тәрбиячесе Хазиева Алсу Габделхәмит кызы. Танып белү-Математика шөгелеТема: Геометрик фигуралар б/н таныштыруны дәвам итү. Максат: Геометрик фигураларны танып әйтә белү. Үз тәнеңдә ориентлашырга өйрәнү,уң һәм сул кулларны аера белү. Ике предметны киңлеге һәм тарлыгы буенча чагыштыру.Аларны кую юлы белән чагыштырыруны камилләштерү, озын-кыска,озынрак-кыскарак сүзләре белән билгеләү. Шөгыльнең барышы: -Балалар, карагыз әле күпме кунак утыра. Без аларны күрүебезгә бик шатбыз. Әйдәгез, әле алар белән елмаеп исәнләшик. -Ә хәзер түгәрәк ясыйк: -Кулларга без тотындык. Бер-беребезгә елмайдык Җылы китте кулларга. Рәхәт булды дусларга. Балалар, ишек шакыйлар түгелме? Ай, безгә тагын Акбай килгән аның кулында ”Тылсымлы капчык” икән. Әйдәгез әле капчык әчендә нәрсә булганын карыйк? (капчыкта-түгәрәк, квадрат һәм өчпочмак) нәрсәләр икән болар, балалар. Геометрик фигуралар. (кабатлату). Бу нәрсә? (Түгәрәкне күрсәтәм). Ул нәрсәгә ошаган?( шарга, тупка, тәгәрмәчкә) Ә ул нинди төстә? -Әйдәгез әле балалар, мина уң кулыгызны күрсәтегез. (калак тота торган кулыгызны) уң кулыгызнын имән бармагы белән һавада түгәрәк ясагыз. Аның түгәрәк икәнен тоегыз. Ә монысы нинди фигура икән? (квадрат). Ә кайдан белдек без аның квадрат икәнен? Аның нәрсәләре бар? (почмаклары). Ул нинди төстә? Ә квадрат нәрсәләргә ошаган (печенье, тәрәзә, көзгегә). Ә менә бу фигураны, балалар, без яңа гына өйрәнә башладык. Ул нәрсә икән? (очпочмак). Аның да нәрсәләре бар икән?(почмаклары) Кая миңа күрсәтегез әле почмакларын. -Нинди геометрик фигура булды инде? (кабатлату) -Хәзер бармаклар белән күнегүләр ясарбыз. Бармакларыгызны яратыгыз әле, аларны сыйпагыз. Алар нинди нәфис, йомшак, шома, тыңлаучан. Баш һәм имән бармакларыгызны бергә тоташтырыгыз әле. Менә шулай. нинди фигура барлыкка килде? Түгәрәк. Барлыкка килгән түгәрәктән мина карагыз әле-алга. Бергәләп әйтегез “алга”. Түгәрәк аша түшәмгә карыйбыз-өскә-Бергәләп әйтегез”Өскә”. Түгәрәк аша идәнгә карагыз-аска. Ә хәзер әйдәгез квадрат ясыйбыз баш бармакларны тигез итеп һәм атсыз бармакларны да тигез итеп тоташтырабыз. Укырга һәм күчереп алырга
Балык Бистәсе муниципаль районы Яңа Арыш “Әйлән-Бәйлән” балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе тәрбиячесе Рәхимова Эльвира Григорий кызы.Тема: “Әти белән мин – чын ир-егет”. (Бәйрәм иртәсе)
Әти белән мин – чын ир-егет!
Максат: әтиләрдә ир- егетләргә хас сыйфатларны күрә белүләренә ирешү; малайларда чын ир- егет булу теләге уяту. Ул һәм әти арасында бердәмлек, үзара аңлашу, горурлану хисләре тәрбияләү.Балаларда Ватанны саклаучы хәрби төр гаскәрләрендә хезмәт итүче хәрбиләргә, гомумән Ватанга мәхәббәт
хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: баскетбол тубы, кәрзиннәр, гимнастик таяк, чиста кәгазь битләре, карандашлар,катыргыдан ясалган аяк эзләре, магнитофон.
Кичә барышы.
Алып баручы 1:
Хәерле көн, хөрмәтле әтиләр, кадерле балалар, бакчабыз хезмәткәрләре!
Без бүген, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышлап үзебезең “Әйлән-Бәйлән” балалар бакчабызда тәрбияләнүче малайлар һәм аларның әтиләре арасында “Әти белән мин – чын ир-егет” бәйгесе үткәрербез. Ни өчен бу бәйрәм 23 февральдә үткәрелә соң һәм бу көн Ватанны саклаучылар көне дип атала?
Алып баручы 2:
1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия төзелү турында указга кул куела. Бик күп еллар буе бу көн – Кызыл Армия көне, Совет Армиясе көне итеп билгеләп үтелә. Ә 1991 елдан бирле 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне дип атала. Бу көнне без Туган илебезне, тынычлыгыбызны саклаучы ир – егетләребезне котлыйбыз.
Алып баручы 1:
Һәрберебезнең бабасы, әтисе кайчандыр Ватанны дошманнардан саклаган, солдатта хезмәт иткән, Хөрмәтле әтиләр! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез.
Алып баручы 2:
Сезгә сәламәтлек, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Безнең малайлар да булачак солдатлар. Без аларны да бәйрәм белән котлыйбыз. Батыр, көчле, чын ир-егетләр булып үсеп җитүләрен телибез һәм киләчәктә солдат хезмәтен үтеп, илебезнең тынычлыгын сакларлар дип ышанып калабыз.
Ә хәзер әтиләрне котлау өчен сүзне балаларыбызга бирәбез.
Әтиләрне котлау.
1 нче бала:
Батыр һөнәр бар җирдә-
Җирне, илне саклаучы.
Сине, мине – һәркемне
Дошманнардан яклаучы.
Генералмы, майормы,
Капитанмы йә сержант.
Барсының да исеме
Дөньяда бер – ул солдат. (Сәмир)
2 нче бала:
Олысы һәм кечесе,
Шул һөнәрне үз иткән.
Күкрәк белән ут каплап,
Күпләре шәһит киткән.
Ватанны саклаучылар-
Аямыйлар үз – үзен.
Беләкле, йөрәклеләр,
Ихтыярлы һәм түзем. (Камил)
Кызлар башкаруында җыр: “Балалар бакчасында” (Нур Гайсин сүзләре, Наилә Зарипова музыкасы)

Максат: Балаларда кошларга,саесканнарга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү. Балаларның диалогик сөйләмен , әйләнә- тирә мөхит үзгәрешләрен , аларның бер-берсе белән бәйләнешен күрә белү сәләтен үстерү. Балаларның сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешу. Кышлаучы (саескан һ.б.) кошлар турында белемнәрен ныгыту. Татар халык иҗаты аша туган телебезгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.
” Саесканның дуслары” дәресен үткәрү өчен түбәндәгеләр кирәк: Ясалма чыршы, нарат, җимлекләр, җим белән кәрзин, ясалма кар, саескан һ.б.кошлар рәсеме, магнитофон һәм саескан тавышы яздырылган кассета, тумгәкләр.
Дәрескә әзерлек эше: балалар белән шигырьләр өйрәнү, яңа сүзләрнең мәгънәләрен аңлату. Эшчәнлек барышы.
Оештыру моменты Тәрбияче. Балалар, кәефләрегез ничек? Балалар. Яхшы Тәрбияче. Әйдәгез әле, кулны –кулга тотынышып, бер-беребезгә карап елмаябыз, һәм үзебезнең яхшы кәефебезне бер-беребезгә җиткерәбез. ( Балалар елмаялар) .
Тәрбияче . Менә ничек рәхәт булып китте! Балалар, әйтегез әле, хәзер елның кайсы вакыты?
Балалар. Кыш. Тәрбияче .Кыш җиткәч, табигатьтә нинди үзгәрешләр була ?
Балалар . Кар ява, салкын, буран,салкын җил исә .
Тәрбияче .Ә кышын кошлар нишли микән? Шуны белер өчен ,мин сезне кышкы могҗизалы урманга чакырам. ( кәрзин белән кошларга күчтәнәч) .
Төп өлеш Тәрбияче . Хәзер без җылы киемнәребезне киябез дә юлга кузгалабыз. Саесканга кунакка барабыз. Нәрсәләр киябез? (имитация)( чалбар, кофта, башлык, куртка, киез итек, бияләй) -Сез әзерме?
Балалар. Әзер
Тәрбияче . Алайса , юлга. (Хор белән җыр )( үзебез атлап урманга барабыз) Әй, нәниләр, нәниләр, Ардык без, дип әйтмиләр. Аякларын күтәреп, Матур итеп атлыйлар. Хәзер барабыз алга- Бер, ике! Егылмыйча син атла- Бер, ике, өч, дүрт! Хәзер барабыз алга- Бер, ике! Егылмыйча син атла- Бер, ике, өч, дурт!
Тәрбияче . Менә килеп тә җиттек. Нинди матур кышкы урман, салкын, чиста һава. Салкын һавада без ничек сулыйбыз?
Балалар . Борын белән.
Тәрбияче . Әйдәгез, борын белән саф һаваны сулап алыйк әле. ( Психогимнастика 3 тапкыр борын белән сулау). Укырга һәм күчереп алырга[/su_box]
Серле сандык. Зурлар төркеме өчен ачык шөгыль.

Бурычлар: 1. Балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну тәрбияләү. Үз эшләренә карап сөенү хисе тәрбияләү.
2. Балаларны татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү. Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә кулланырга өйрәнү. Бизәк төзергә өйрәнү.
3. Кыңгырау,канәфер чәчәге,лалә, яфраклар кисү ысулларын ныгыту.
Җиһазлау:Сандык, түбәтәй, алъяпкыч, магнитофон,проектор, мольберт,ИКТ куллану, татар бизәкләрен слайдларда күрсәтү.
Сүзлек өстендә эш: Серле,тылсымлы, сихри сандык, лалә,кыңгырау, канәфер чәчәге, алъяпкыч, түбәтәй.
Эшчәнлек төзелеше: Балалар өчен сюрприз. Алъяпкыч турында әңгәмә. Түбәтәй турында әңгәмә.
Уен “Түбәтәй” Алъяпкыч белән түбәтәйне бизәү.
Йомгаклау, эшлэрдэн күргәзмә оештыру.
Эшчәнлек барышы: Тәрбияче: Балалар,бүген нинди кояшлы, матур көн. Шушы серле матур минутларда бер-беребезгә шат елмаюлар, күтәренке кәеф бүләк итик әле. Менә хәзер бүлмәбез тагын да матурланды, яктырып китте.(Шакыган тавыш ишетелә) -Тавышны ишетәсезме, балалар? Кем икән анда?
(Сандык табалар. Тәрбияче балаларга сандыкны ачып карарга тәкъдим итә, ләкин сандык ачылмый)Серле сандык.Күчереп алырга
Авторның башка хезмәтләре







