fbpx
01.10.2018

Яңача эшләү турында иске сүзләр


Факультатив-дәресме ул? 

  Рүзәл Юсупов “Безнең гәҗит”нең 26 сентябрь санында(№39) хөрмәтле академигыбыз Рүзәл Юсуповның “Яңача эшләргә кирәк” дигән мәкаләсе басылды.Галим бүгенге көндә факультатив дәрәҗәсенә төшеп калган татар телен ничек укытырга кирәклеге буенча киңәшләрен бирә. Академик белән сүз көрәштерү уңайсызрак,билгеле,әмма мин 40 елдан артык мәктәптә эшләгән укытучы буларак,бу язманың практик ягын бәяләп,бүгенге вәзгыять белән бәйләп кайбер фикерләремне белдерергә булдым.

Соңгы 20 елда мин башта рус балаларына татар теле укыттым,аннан мәктәпнең статусы үзгәрү сәбәпле,татар балаларына татар теле һәм әдәбиятын укыта башладым.Минем дә ана теленнән факультатив сәгатьләрем бар.Гомумән,мин факультативның нинди дәрес икәнлеген бик әйбәт белгән кеше.Аны бөтен укытучылар да белә.

Факультатив – җиденче сәгатькә куелган иң дәрәҗәсез дәрес ул.Факультативларда педагогиканың төп принцибы булган эзлеклелек сакланмый.Әйтик,быелгы уку елында 8нче сыйныфларда факультатив бар,ә киләсе уку елында ул сәгатьләрне башка фәнгә бирсәләр, 9нчы сыйныфта булмаска да мөмкин. Факультативка калган укучылар аны үзләренә йөкләнгән кирәкмәгән артык бер эш итеп кабул итәләр.Сыйныфның яртысы кайтып китә я икенче кызыклырак нәрсә белән шөгыльләнә.Ә бу ана телен өйрәнергә йөрүчеләр исә тагын бер дәрес баш катырып утырырга тиеш булалар.

Яңача эшләү турында иске сүзләрУкучылар да,үзең дә инде бу вакытка тәмам арып беткән буласың.Укытучының нинди генә “тиешле педагогик һәм психологик белеме,зур һөнәри осталыгы” булмасын, ул,беренче чиратта кеше,ә кеше физиологик һәм психологик яктан арый торган җан иясе.Көннең икенче яртысында,төгәлрәге сәгать өчтә факультативта утыручы балаларның яртысы инде йоклап беткән була.Һәм менә шушындый шартларда укытучыларга ана теле факультативын  ничек укытырга кирәклегенә өйрәтәләр.

”Татар телен факультатив нигездә иң яхшы,иң тырыш педагоглар гына нәтиҗәле итеп укыта алачак.Бу профессиягә элегрәк очраклы рәвештә килеп эләккән,көн узсынга гына дип йөргән укытучыларга мәктәп белән саубуллашырга туры киләчәк”,дип яза хөрмәтле академигыбыз.Соңга калдыгыз инде,әфәнделәр! Бу сүзләр татар теле укытучылары өчен 15-20 ел элегрәк яңгырарга тиеш иде.Инде болай да мәктәпләрдә татар теле укытучыларының иләктән иләнгәннәре генә калды.Татарстанда мәгариф өлкәсендәге иң зур ялгыш: татар телен укыту буенча махсус педагогик белемнәре булмаган кешеләргә татар телен укыттыра башлау булды.Миңа Казанда белем күтәрү буенча курслар узган вакытларда шактый мәктәпләрдә татар теле дәресләрендә булырга туры килде.Шунда мин татарча авырлык белән сөйләшкән,рус сүзләренең татарчасын дөрес әйтә алмаган,татар тарихын бөтенләй белмәгән мескен укытучыларны күп очраттым.

Аз-маз татарча сукалаган кичәге завод инженеры бер айлык укулар үтеп кенә татар теленә өйрәтә аламы? Юк,күпме генә тырышса да,булдыра алмый ул аны.Алай да була торган булса югары белем алып торуның кирәге дә калмас иде. Факультатив укыту өчен махсус укытучылар әзерләнмәячәк,билгеле.Ул дәресләр моңарчы шул татар телен укыткан яки сәгатьләре җитмәгән укытучыларга  бүлеп биреләчәк.

”Бу эшне эчтәлекле ,кызыклы,дәресләр бирә торган оста педагоглар гына булдыра алачак”,диелә мәкаләдә.Нәрсә,татар телен моңарчы шундый педагоглар укытмады микәнни? Татар теле һәм әдәбияты укытучылары иң тырыш,иң булган укытучылар.”Белем җәүһәрләре”ндә иң күп катнашучылар-татар теле укытучылары.Әмма татар телен факультатив нигезендә укыта башлау-аның дәрәҗәсен тагын бер баскычка түбән төшерде.Кем генә укытса да, ул факультативны укыту-укыту түгел инде,укыткан булып азаплану…

Намус һәм тел.   

Мәкаләдә мондый юллар бар: “Туган телеңне белү-камил акыллы һәр кешенең намус эше,чөнки ул ата-анаң,әби-бабаларың,туган җирең кебек үк кадерле”. Бәхәсләшеп булмый торган хак сүзләр.Ләкин бүгенге укучы аңлый,укытучы сөйләп кенә аңлата торган сүзләр түгел.Чөнки тормыш киресен күрсәтә. Чынбарлык шундый: намусың никадәр чиста булса да, татар телен белү белән генә бер тиен дә акча эшли алмыйсың.Бүгенге көндә һәркем намусның түбән баскычта,ә байлыкның өске баскычта торуын күреп-белеп тора.

Татар телен бетерүне бөтен татар җәмәгатьчелеге читтән генә күзәтеп торды.Нишләп ана телен саклап күтәрелмәде татар халкы? Менә монысы татар милләтенең бетүгә баруын күрсәтүче фаҗигале сорау.Һәм балаларга күпме генә ана телең кирәк дип сөйләсәң дә,алар аның көндәлек тормышта кирәкмәгәнен күреп торалар.Факультативларга балаларны туплау эше бик кыен булачак.Шуңа күрә автор бу эшне “ата-аналардан башлау хәерлерәк тә буладыр әле”,дип яза. Тулырак…

Мәгарифтә…хәвеф бар


  [nextpage title=”1.Яхшы белем-Сингапурда” ] Мәгарифтә...хәвеф барУкучыларның белем дәрәҗәләрен һәм аны тормышта куллана алуларын бәяләүче халыкара PISA Программасы- дөньядагы мәктәпләрнең белем бирү дәрәҗәсен билгеләүче  иң дөрес һәм ышанычлы чыганак булып санала.Аның тарафыннан 3 елга бер тапкыр 15 яшьлек үсмерләр арасында тест сорауларына җавап алу үткәрелә. Белемнәр 4 юнәлештә тикшерелә: уку грамотасы, математик грамоталык, табигый-фәнни һәм компьютер грамоталыгы. ТАСС хәбәр итә: соңгы тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Сингапурдагы белем бирү системасы дөньяда иң яхшысы дип табылган. Гомумән, соңгы елларда алдынгы урыннарда һәрвакыт Азия илләре бара. Икенче урында Гонконг,аның артыннан Көньяк Корея, Япония һәм Тайвань килә. 6нчы урынны алган Финляндия Европа илләре арасында беренчелекне бирми.Ә менә безнең Россия-34нче урында. Рейтингның иң соңгы урынында-Гана.Тестлаштыру  76 дәүләттә үткәрелгән. Бүген күпләгән илләр Сингапур укыту алымнарын үзләренә күчереп алырга тырышалар.Чөнки балаларга иң яхшы урта белемне Сингапурда бирүләре инде рәсми рәвештә расланган.Бу илнең балалары дөньяның иң акыллы балалары булып исәпләнә. Моның сере нәрсәдә? Безнең Татарстан мәктәпләренең дә Сингапур методы буенча эшли башлауларына инде 7 ел булды. Сингапур методикасы алымнары Татарстан мәктәпләре һәм гимназияләрендә 2011 елдан эксперимент рәвешендә кертелгән иде. Әмма нәтиҗә юк, укыту нәтиҗәләре һаман да  искечә. Сәбәп нәрсәдә? Укытучы буларак,моның сәбәпләрен ачыкларга тырышып, мин Сингапурдагы  мәгариф эшенең торышы белән кызыксына башладым һәм кайбер кызыклы фактларны сезнең белән дә уртаклашырга булдым.Тарихка күз салсак, әле 100ел элек кенә Сингапур дигән ил Бөекбританиянең колониясе иде. Сингапур дөнья картасында Икенче бөтендөнья сугышыннан соң барлыкка килгән яшь дәүләт.1960 елларга кадәр күпмилләтле бу кечкенә дәүләттә гомуми белем бирү бөтенләй булмаган.Бәйсезлек алганнан соң, хәерчелек һәм эшсезлеккә карамастан, хөкүмәт “интеллектуаль модернизация” белән бердәм милләт формалаштыруга юнәлеш билгели.Инде беренче этапта ук яңа мәктәпләр ачыла, милли дәреслекләр языла һәм гамәлгә кертелә,техник белем бирү системасы эшләнә.Сингапур мәгариф системасының уңышка ирешүенә китергән төп этәргеч -икетеллелек кертелә.Туган тел белән (нигездә кытай теле) тигез дәрәҗәдә инглиз теле укытыла башлый.Нәтиҗәдә бүген сингапурлылар инглиз телендә туган телләрендәге кебек иркен сөйләшәләр һәм үзләрен Европа белән Азия цивилизацияләре арасында арадашчы итеп саныйлар.Бәйсезлек алганнан соң ул дөньяның иң артта калган илләренең берсе була. Ә бүген Сингапур  икъдисады иң тиз үсүче  илләрнең берсе һәм анда дөньядагы иң яхшы мәгариф системасы барлыкка килде. Бары тик мәктәптә укытуга өстенлек бирелгәнгә күрә генә ярты гасыр эчендә Сингапур үз үсешендә гигант сикереш ясый алды.[/nextpage][nextpage title=”2.Яхшы укытуның сәбәпләре” ] Бүгенге тормышта уңышка ирешү өчен акыллы булу һәм күп белү генә җитми.Иң әһәмиятлесе-алган белемнәреңне тормышта куллана белү кирәк. Сингапурда балалар киләчәк тормышка яраклаша алсыннар һәм уңышка ирешсеннәр өчен “белемнәрне ятлатудан” баш тартканнар һәм төп игътибарны баланың иҗади сәләтен үстерүгә юнәлткәннәр.Сингапур укытуының иң яхшылардан булуының тагын бер сәбәбе: мондагы балалар белемнең кыйммәтен,кадерен бик иртә,әле башлангыч сыйныфка барганчы ук белеп үсәләр.Белем алу,укуга мондый караш азия иләренең күбесенә хас.Мәсәлән,ярлы гаиләләрнең дә әти-әниләре балаларын укыту өчен соңгы акчаларын бирергә әзер торалар.Ни өченме? Чөнки алар моны киләчәккә салынган иң яхшы инвестиция дип саныйлар.Мөгаен,шуңа күрәдер Сингапур – “экономик могҗизалар” иле дә булып тора.Сингапурның Мәгариф министрлыгы укучыны һәрьяклап үстерү,укытуның сыйфатына игътибар итү һәм дәрестә мәгълүмати-коммуникацион технологияләр куллануны  укыту өлкәсендәге уңышларга китерүче төп сәбәпләр дип саный.Укучыны тулысы белән үстерү төрле фәннәрне яхшы укыту гына түгел,ә дәрестән тыш вакытларда музыка күнекмәләре бирү,иҗат эше һәм спорт белән шөгыльләнү дә дигән сүз.Иреклелек-мәктәп тормышының аерылгысыз өлеше булып тора.Укучыларда бүгенге тиз үзгәрүчән заманда һәркемгә кирәк булган креативлык,үзеңә ышану,кызгана белү һәм тырышлык сыйфатларын үстерәләр. Ел саен укыту программаларына бүгенге көн таләпләреннән чыгып төзәтмәләр,үзгәрешләр кертелә. Болай эшләү белемнәрне тормышта,эш урынында куллана алуның гаранты булып тора.Укытучыларны сайлап алу һәм әзерләү системасын экспертлар Сингапурның уңышка ирешүендә төп сәбәп дип саныйлар. Сингапурда бюджет акчасының иң күп өлеше мәгарифкә бирелә. Мәсәлән, 2013 елда мәгарифкә 5,571 млрд.доллар бирелгән. (ВВПның 3%ы).Англия,Америка Австралия һәм башка илләрнең югары квалификацияле укытучылары Сингапур университетларында бик уңышлы эшлиләр . Дәүләт укытучылар әзерләүне бер үзәккә- Милли мәгариф университетына  туплаган, әмма анда укырга керү бик кыен. Сингапур милли университеты халыкара рейтинглар буенча Азиядә иң яхшылардан санала.Чөнки дәүләт үз илендәге укыту программаларының Көнбатыш уку стандартларыннан калышмавын даими контрольдә тота.Уңышка ирешүнең тагын бер сере: күп илләрнең университетлары Сингапур белән студентлар алмашу турында килешүләр төзиләр,ә бу исә сингапурлыларга имтиханнар бирмичә генә дөньяның иң дәрәҗәле югары уку йортларына керергә мөмкинлек бирә. Сингапур университетларында студентларны укытуның иң алдынгы технологияләре кулланыла: 3D принтер, 3D биопринтерлары, аэрокосмик технологияләр, роботтехника һ.б..Уку бүлмәләре,лабораторияләр фәннең иң соңгы яңалыклары белән җиһазландырылган. Министрлык укытучыларга эшләр өчен югары мотивация булдырырга тырыша,укытучы образы карьерасына башкалардан аерылып торган аерым өстенлек бирә.Бу илдә кешенең кыйммәте аның җәмгыятьтәге урыны һәм байлыгы белән түгел, ә эшләгән эшләре белән бәяләнә. [/nextpage][nextpage title=”3.Сингапур кайда да,без кайда” ]Халыкара валюта фонды мәгълүматлары нигезендә, Сингапур тулаем җитештерелгән  продуктның җан башына бүленүе буенча 3 урында тора.Анда тормыш дәрәҗәсе бик югары, һәр кешегә еллык керем 56694 доллар тәшкил итә. Илнең һәр 12нче кешесе миллионер булып исәпләнә (халыкның 8,5%). Россиялелеләр исә 2016 елда 1300 долларга хәерчеләнделәр.Иҗтимагый тулай продуктның (ВВП) җан башына бүленүе буенча Россия 73нче урында  тора. Сингапурда коррупция юк дәрәҗәсендә. Transparency International халыкара оешмасы мәгълүматларына ышансак,коррупция дәрәҗәсе буенча безнең сөекле илебез-Россия 176 дәүләт арасында 131 урынны алып тора.Сингапур-5нче урында. Җинаятьчелек тә бармак белән генә санарлык. Менә шушындый илнең мәгариф системасы белән Россиядә укытырга буламы? Сингапурның укыту формасы Россиянең хәерчелеге,ришвәтчелеге,бюрократлыгы,сәясәте белән бер эчтәлектә яраша аламы? Сыйныфларда балаларга дәрес бирүнең тышкы элементларын гына алып (кул күтәреп сәламләшү,почмакларга өелешү,төркемнәрдә эшләү һ.б.)     баланы тормышка әзерләп булмый.Аның өчен җайга салынган билгеле бер эчтәлектәге белем бирү системасы булырга тиеш.Ә ул безнең Татарстанда да, Россиядә дә юк.Илнең мәгариф системасында көн саен бер яңалык. Кемнәр генә мәктәпне өйрәтми,кемнәр генә мәктәпләргә эш кушмый бүген.Аеруча депутатлар тырыша.Әле бер ай элек кенә шундыйларның берсе мәгариф эшен яхшырту өчен сыйныф бүлмәләрен  шакмаклы итәргә кирәк, дип шаккатырган иде.Инде менә тагын берсе,Ленинград өлкәсе депутаты Владимир Петров шушы көннәрдә генә мәгариф министрына хат язып,мәктәпләргә сәяси белем бирү педагогы кертергә кирәк,дигән тәкъдим кертте. В.Петров сүзләренчә, ”мәктәп укытучылары җәмгыяте”                      ( и,аллам,андый оешма да бар микәнни?) укучыларның илдәге сәяси хәл белән кызыксынулары артуын билгеләгән  һәм, шуның нәтиҗәсендә, укытучылар балалар биргән сорауларга  җавап биреп өлгерә алмыйлар дигән.Сәяси белем бирү буенча директор урынбасары шул эш белән шөгыльләнергә тиеш булачак,имеш. Совет заманындагы партоешма секретарьларын, политинформацияләрне Петровлар әле дә сагына икән. Мәктәп XXI гасыр укучыларына белем һәм тәрбия бирсен дисәң,артка түгел,ә алга карарга кирәк.Интернет чоры балалары белән узган гасыр урталарындагы  алымнарны кулланып   аралашып булмый.Дөрес,элеккедән нәрсәне дә булса алырга мөмкин,әмма яңа чор яңа чаралар таләп итә.Максат-һәрвакыт алга караудан гыйбарәт булырга тиеш. Әле ярый мондый ахмак сүзләрнең  күбесе әйтелә дә онытыла.Заманында Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы 2020 елга кадәр мәгарифне үстерү моделен әзерләгән иде.Анда язылганнар буенча барса, инде күптән балалар бакчаларына озын-озак чиратлар юкка чыгарга тиеш иде.Югары белем үрләре дә искиткеч сурәтләнгән анда.Илнең икътисадын күтәрү бурычын үз өстенә алган милли университетлар ачыласы иде. Купшы-кызыл сүзләр кулланып киләчәккә шаккаткыч планнар кабул итү һәм аны 1-2 елдан оныту бары Россия өчен генә хас күренеш. Чынлыкта эшләр болайрак тора. РФ хөкүмәте карары белән (2014 ел,30 апрель) 2018 елга кадәр регионнарда белем бирү оешмаларын оптимальләштерү бара.”Коммерсант” газетасы бу турыда менә нәрсәләр хәбәр итә: карар нигезендә 2018 елга кадәр авылларда 3639 мәктәп һәм балалар бакчалары ябылырга тиеш.Хәзерге вакытта 9,5 мең торак пунктта балалар бакчалары бөтенләй юк.Шуларның 877се бакча булган урыннардан 25 км.ераклыкта урнашкан.Алар арасында юллар һәм җәмәгать транспорты юк.6 мең торак пунктта мәктәпләр юк.940 авылдан балалар 25 км.дан да ераграк мәктәпләргә укырга йөриләр. Күптән түгел Россия мәгариф министры (үзе!) мәктәпләрдә эшләү өчен педагогик белем булмаса да ярый дигән сүзләр әйтеп ташлады.Гомерләрен мәктәпкә багышлап,чәчләре агарган укытучылар бу сүзләрне ишеткәч егылып китмәделәрме икән? Әле аның педагогик уку йортларын тәмамлап килгәннәре дә эш булсынга түгел,вакыт үтсенгә йөри.Берәр мал табибының класска кереп, биология укытканын күз алдына китерегез әле…балалар сүгенүдән башка нәрсә ишетерләр икән? Ә без зурдан кубып Сингапур дип авыз суын корытабыз.Сингапурдагы белем бирү нәтиҗәләре бездә укытучылар  чәчләре белән җир себерсәләр дә була алмаячак.Чөнки алардагы шикелле безнең милли мәгарифебез, мәдәниятыбыз юк.Унитар дәүләт кысаларында сәяси максатны гына тормышка ашыруга җайлаштырылган мәктәпләр бүгенге көндә заманга ярашлы компетентлы шәхес тәрбияли алмыйлар.Мәктәпләр бюрократия сазлыгына, кәгазь боткасына кереп чумган. Безнең мәктәпләрдә иҗади эшләү мөмкин түгел.Ничек укытасы,нәрсә укытасы а хәрефеннән я га кадәр хөкүмәт тарафыннан тәгаенләп төгәл күрсәтеп куелган.Укытучының уңышы балаларның белем дәрәҗәсе белән түгел,ә бәйгеләрдә җиңү,грантлар оту,олимпиадаларда катнашу, “Ел укытучысы” ярышларында җырлау-бию осталыкларын күрсәтү белән бәяләнә.Шуңа күрә Сингапурлылыр белән безне чагыштыру җир белән күкне чагыштыру кебегрәк килеп чыга.Аларда баланы мәҗбүриләү,имтиханнар алып тилмертү, кимсетү юк.Бүген Сингапурлылыр “Позитив укыту” системасына күчеп баралар. Аның төп максаты- балалар турында кайгыртучан,үзара ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыруга нигезләнгән мәктәп культурасы булдыру.Моның эчтәлеге-укучыларга уңай эмоцияләр алырлык төгәл күнекмәләр өйрәтелә; алар шәхси тотрыклылыкны күтәрергә, акылны үстерергә һәм сәламәт тормыш рәвеше алып барырга ярдәм итәргә тиеш була.Мәсәлән,урта сыйныфларда балалар  сизгер-игътибарлы булырга,социаль җаваплы һәм җәмгыятьнең актив гражданнары булырга укыячаклар.Шул ук вакытта алар хәйрия проектлары өстендә (карт кешеләргә һәм мигрантларга ярдәм итү) эшләячәкләр.Сингапур баласы тормыш сөючән,позитив шәхес булып үсәргә тиеш.Инде язмамны төгәлләп,нокта куйыйм дип кенә торганда 29 март көнне Федерация Советы сенаторы Елена Мизулина патриотизм дәресләрен коррупция белән көрәш дәресләренә алыштыру “куркыныч тенденция” дигән белдерү белән чыкты.Аның фикеренчә, бу предметның патриотизм тәрбияләү белән бернинди уртаклыгы да юк икән.”Дәресләрдә халыкара рейтинглар күрсәтелә,ә аларда Россия беренче урыннарда тормый”,-ди ул.Сенатор шулай итеп,Россиянең коррупциягә баткан ил булуын балалардан яшерергә куша. Күңел болгаткыч сүзләр. Рәсәй мәктәпләре болай да ялганга,күз буяуга корылган.Йөз ялганга тагын берсе сыяр дип уйлыйлардыр инде.Сингапур милләтенең атасы булган   Ли Куан Ю  “хакимияттәге кешеләр намуслылык үрнәге булмасалар,коррупция белән көрәшү мөмкин түгел”, дигән иде.Бу сүзләргә бүтән нәрсә өстәп  булмый инде.Әлегә бездә министр миллионнар урлый-төрмәгә утырмый,башкаланың экс-мэры хатыны илнең иң бай хатынына әверелә,депутатлар милек турындагы декларацияләрендә күгәреп беткән машиналарын күрсәтәләр.Шушыларны күреп-белеп торган буын үсеп җитте.Соңгы сүзне алар әйтәчәк.[/nextpage]

Класслар шакмаклы булачак?!..


DSC00917
Татарстанның Арча районында 40 елдан артык укытучы булып эшләгән хезмәт ветераны Фәрит Вафин Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодецның укыту системасын яхшыртуга кагылышлы тәкъдименә карата үз фикерен белдерде. 

Россия дигән илдә бертуктаусыз реформалар туып тора.Туып тора һәм зыян эшләп, үлеп тора. Авыл белән нинди генә экспериментлар ясалмады, ни булды? Авыл җимерелде. Хәзер шуны күтәреп азапланабыз. Мәктәпләрне нишләтеп кенә бетермәделәр. Көн туган саен бер яңалык. Очына чыгарлык түгел.

Ә укытуның сыйфаты төшкәннән төшә. Чөнки Мәскәүдә әйтелгән сүзләр мәктәпләргә килеп җиткәнче я онытыла, я яңасы астында күмелеп кала. Кемнәр генә өйрәтми бүген мәктәпне, кемнәр генә мәктәпкә эш кушмый? Соңгы мисал. Россия Хөкүмәте башлыгы урынбасары Ольга Голодецның 27 февраль көнне Сочида узган икътисадый форумда әйткәннәре аеруча кызык һәм кызганыч булды.

Без моңарчы дөрес сыйныф бүлмәләрендә укытмаганбыз икән бит! Кичекмәстән совет мәгариф системасының искелек калдыгы булган турыпочмаклы сыйныфларны бетерергә һәм квадрат бүлмәләрдә укыта башларга кирәк икән! Бертуктамый мәгарифне реформалыйлар, оптимальләштерәләр, тикшерәләр – нәтиҗә ноль. Чишелеш якында гына яшеренеп яткан, югыйсә!

Голодец фикеренчә, бездәге бөтен җитешсезлек, наданлык сыйныф бүлмәләренең дөрес формада булмавында икән. Чөнки укытучы алда басып тора, аның артында такта эленеп тора, ә укучылар берничә рәткә тезелешеп утыралар. Максатка ирешү өчен укучылар башкача утырырга һәм укыту башкача оештырылырга тиеш, ди ул. Аның сүзләре буенча, укытучы такта янында басып тормаска тиеш – бу төп үзгәреш. Һәм бу укыту эшчәнлегенә бөтенләй икенче эчтәлек бирәчәк.

Укытучы икенче төрле итеп, ягъни ишек яки тәрәзә янында басып дәрес бирсә, баланың индивидуальлеге һәм таланты үсәчәк. Әлеге үзгәртеп кору мәгариф системасының төп юнәлеше булачак, дип исәпли вице-премьер. “Без бу мәсьәләне хәл итәргә әзерме һәм бер ноктадан икенчесенә ничек күчәргә?” дигән бик “эшлекле” сорау куя. Болай дип җавап бирә: “Мин Россия Федерациясендә моның алшартлары бар дип уйлыйм. Бездә эзләнә, уйлый белә торган педагоглар җитәрлек”. Афәрин, Ольга апай!

Белмәсәгез белегез: безнең Татарстанда инде ничәнче ел Сингапурча укытып яталар. Балалар төркемнәрдә дә утыра, бүлмәдә чабышып та йөриләр, укытучы бер караганда бүлмәнең бер почмагында, икенче караганда икенче почмакта. Әмма аңа карап без нигәдер укыту буенча һаман да артта сөйрәләбез.

Дөньяда – сингапурлылар, ә Европада финнәр беренче урында. Һәм, гомумән, 40 елдан артык укыту дәверендә минем беркайчан да каравылга бастырып куйган солдат кебек такта алдына гына басып дәрес биргәнем булмады. Башкалар да шулай. Бик теләсәң дә моны эшләп булмый. Мәскәү апаеның “укытуның эчтәлеге сыйныф бүлмәләренең формасына карап билгеләнә” дигән фикере – нонсенс. Мондый кәкре-бөкере фикерләр түгәрәк бүлмәләрдә утырган кеше башына гына килергә мөмкин.

Россиядәге бүгенге хәлне азмы-күпме белгән кеше мәктәпләрнең баш-аяклары белән кирәксез отчетларга кереп батканнарын, балаларны газаплау өчен махсус кертелгән БДИның тоташ ялган һәм күз буяудан торганлыгын белергә тиештер инде ул. Менә шушы проблемаларны хәл итмәс өчен керделе-чыктылы тәкъдимнәр, реформалар пәйда булып тора да инде.

Үткән ел безнең мәктәптә капиталь ремонт булды. Классларны кечерәйттеләр. Элеккеге турыпочмаклы класслар урынында хәзер квадрат класслар. Ләкин бу эшләр өчен миллион сумнар тотылды. Бөтен илдәге мәктәпләрдә классларны болай үзгәртү өчен миллиард сум акчалар кирәк булачак. Тотынырлар микән бу эшкә? Классларны шакмаклаштыру хыялы һавада эленеп калыр микән? Калуы хәерлерәк. Безнең татарда “Кычытмаган җирне кашымыйлар”, дигән әйтем бар. Җиткерәсе иде шушы сүзләрне депутат халкына. Фәрит ВАФИН.

Бозау телне саклармы?


Бозау телне саклармы?
Авыл кечерәя, картая. Россия күрсәткечләре буенча ел саен авылларда 80-90 мең кеше кими.Әмма ул безне акламый һәм бизәми. Без авылның йөзе югалуын күрәбез. Бары авылларда гына без үзебезнең үзенчәлекләребезне – гореф-гадәтләребезне, телебезне, йолаларыбызны, мәдәниятебезне саклап кала алабыз. Казанга килеп югалалар: русы – татарга, чувашы керәшенгә өйләнә. Шулай буталып бетәбез дә, ана телен онытабыз.
(Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XVII съездында чыгыш ясаганда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әнә шулай дип белдерде.)

Авыл халкы гомер буена шәһәр тормышына кызыгып яшәде.Шәһәргә барып урнашкан кешеләргә көнләшеп карадылар.Әти-әниләр, мәктәп тә авылда калуны булдыксызлыкка санап,яшьләрне шәһәр ягына карап үсәргә өйрәттеләр.Шуңа күрә бүген шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе авылдан чыккан кешеләр.Элеккеге вакытларда бүлмәле,фатирлы булу өчен эшкә урнашу да җитә иде.Минем үземнең дә классташларның күбесе сигезне бетергәч, шәһәргә китеп, тире фабрикасы,макарон заводы кебек авыр-пычрак урыннарга кереп,тиз генә фатирлы булдылар.Бүгенге көндә эшләп кенә фатир алып булмый.Шуңа карамастан,яшьләр һаман да авылдан качарга,шәһәргә китеп урнашырга тырыша.Миллион сумлык ипотека коллыгына төшеп булса да авылдан котылырга омтылуның сәбәбе нәрсәдә? Белгәнебезчә,соңгы елларда авыл хуҗалыгында җитештерүчәнлек шактый кимеде,кечерәк авылларда бөтенләй калмады.Бу һич кенә дә авыл халкының ялкаулыгыннан түгел.Эш шунда ки, ит,сөт,май бәяләре еллар буе үзгәрмичә калып,аларны җитештерү өчен кирәкле бензин,солярка,фураж,печән,салам бәяләренең котырып өскә үрмәләве сәбәпле, һәртөрле эш файдасызга әйләнеп бара.Бәрәңге бакчаларында бүген печән я чүп үсә.Элеккеге шикелле 15-20 сутыйлы бакчалар юк хәзер.Чөнки хуҗаларга бәрәңгене үстерүгә караганда сатып алуы күпкә арзангарак чыга.Бәрәңгене базга салганчы, бакчага 5 тапкыр трактор кертергә (сукалау,утырту,рәт араларын эшкәртү,төбенә өю,алдыру) кирәк.Шуңа колорадо коңгызына каршы сиптерү өчен ике-өч тапкыр агу алуны да өстә. Бу- якынча 3 меңгә төшә.Моның кадәр акчага 2-3 кешедән генә торган гаиләгә кыш чыгарлык бәрәңгене сатып алып та була. Терлек үстереп сатуның да бер тиенлек файдасы юк. Шәһәр кешесе болай уйлый: “Авыл халкы ботлап ит сата. Берьеллык  бозауның үзеннән генә дә ике йөз килога якын ит чыга, шуны 280 нән генә сатса да күпме акча эшли”,-дип керемнәрне санарга маташа.Бозауның исәнлеге,хәлле булуы,киләчәктә ничек үсүе сыерның ел буе ничек ашавына бәйле.Сыерга бер ел дәвамында ким дигәндә 2 тонна фураж кирәк.Мин  көз көне тоннасы 9 меңнән-18 меңлек арпа алдым.Шуңа өстәп ай саен тагын 2 меңлек көрпә алып торабыз.Хәзер елгыр егетләр авылларда йөреп искергән икмәк сата башладылар.Ай саен 4-5 капчык шуны да алып калабыз.Тагын 2 меңне өстибез.Сыер көн саен ашарга сорый,шулай булгач бу икешәр меңне 12гә тапкырларга кирәк. Сыер бит әле печән белән саламсыз да тора алмый.Печәне кыш буена 5 рулон,саламы 4 рулон китә.Тагын өстибез барысына 12 меңне.Арифметиканы белсәгез,кушып барыгыз.Әле укол кадаткан,тояк кистергән өчен түләүләр дә бар.Бездә көтү чыкмый.Көтү йөргән җирләрдә үзең көтәргә чыга алмыйча, кеше ялласаң тагын 5-6 меңне чыгарып салырга кирәк.Булгач барысы да булсын,шуларга үзара салым акчаларын да өстик инде.Кара исәп белән генә дә 70 меңгә җитә язды түгелме, әллә узып ук киттеме? Хәзер ике йөз килолы түшкәне авыл кешесенең шәһәргә транспорт яллап алып килүен һәм килосын 280 сумнан сатуын хисап итсәк, 56 мең килеп чыгар.Теге якта-70, ә бу якта-56 мең.Менә елдан артык асраган бер бозауның “файдасы”.Моңа шушы терлекне асрар өчен авыл кешесенең иртә таңнан торып кичкә кадәр чабуын исәпкә кертмибез әле.Бүген кемнең авыл баласы шушы хезмәткә риза булыр икән? Булдыклы,тырыш,башында уе-гаме булган яшь егетләр һәм кызларның берсе дә мондый бушка эшләүгә риза түгел.Һәм алар хаклы да.Беренчедән, алар эшләп түгел,ә урлап баюны күреп үскән буын.Икенчедән,аларга акча иртәгә түгел,ә бүген кирәк.Алар безнең буын шикелле киләчәктә “якты матур киләчәк төзү” хыялы белән яшәмиләр.Чөнки аның булмасын белеп торалар.Җәмгыятьтәге социаль гаделсезлек,түрәләрнең башбаштаклыгы һәм караклыгы; ялганга,коррупциягә корылган илдә гадел хезмәт куеп уңышка ирешеп булмавын инде күпләр аңлады. Шуңа күрә укуларын тәмамлагач, миллион сумнар биреп табибларны,укытучыларны авылга кайтартырга тырышуның да файдасы ташка үлчим генә.

Тулырак…

Мескенлекнең чишмә башы


 мескенлек                                         
Мескенлекнең чишмә башы
Татарның телен дә, милләтен дә кемнәрдер читтән килеп бетереп йөрми.Аны үзебезнең татарлар бетерә. Сүземне күзгә бәреп торган иң соңгы хәлләрдән башлыйм әле. Инде безнең Татарстанда шуңа барып җиттеләр: һәркем су ала торган чишмәләрне  чукындырып, тәре куя башладылар.  Чаллының төньягындарак  Урманчы чишмәсе дигән чишмә бар. Шушыннан   татары да, урысы да, башкортлар вә чуашлар да, нинди милләт вәкилләре яши – барысы да су алып яши иделәр.Шушы чишмәне чукындырып,башына алагаем зур тәре бастырып куйдылар. Тәре куярга рөхсәтне үзебезнең татар кешесе- “Түбән Кама дәүләт паркы”  җитәкчесе татар Айрат Имамов биргәнлеге билгеле булды.Әмма бу адәм, түрә булып торса да, федераль кануннарны белми икән.Закон буенча гомуми файдалану урыннары кемгәдер,анда нәрсәдер төзү өченме,тәре кую өченме бирелергә тиеш түгел.(ФЗ №178-ФЗ.П.8.ст.28).Республиканы христианлаштыру әнә шулай татар кешеләре кулы белән эшләнә.Мин бу язманы төгәлләгәндә тәрене кисеп ташладылар.Җирле хакимият,хокук вәкилләре бу хәлләрне читтән генә күзәтеп тордылар. Кануни рәвештә әлеге гамәлләргә аңлатма бирүче булмады.Шунысы гаҗәп,Чаллыдагы күпме мәчет мулласы һәм имамнары да авызларына су каптылар. “Сулар, агачлар, таулар һәм башка табигать байлыклары – Аллаһы тәгаләнеке. Ул аларны кешеләр өчен яраткан”,-диелә изге Китапта.  Бүген мәчетләрдә ай, чиркәүләрдә тәре бар икән, моны хөрмәт итәргә кирәк. Әмма Аллаһ биргән нигъмәткә тәре кую мәслихәт түгел. Бу очракта татар динчеләре чукындыру сәясәтенә каршы беренче булып күтәрелергә тиешләр иде.Чөнки моның асылында Ильминский заманнарыннан бирле килгән татарны христианлаштыру ята. Монннан алдагы елларда да Чаллы үзәгендәге чишмәгә тәре йөрешләре оештырылган булган.   Чиркәүсез, тәресез чишмәләр Чаллы халкының иң зур өлеше яшәгән Яңа Шәһәрдә инде бөтенләй калмаган дип ишетәбез.Анда яшәмәгәч,чын дөресен белеп булмый.Әмма шунысын беләбез: Чаллы татарлыкны,милләтне саклау буенча дистә еллар элек Казаннан алда бара иде.Монда ялгышмасам,татар җанлы милләтпәрвәр Фәүзия Бәйрәмова да яшәп ята түгелме соң әле? Аның йөрәге ничек түзә икән мондый хәлләргә? Нишләп шундый мәгънәсез гамәлләргә юл куела башлады,нишләдек без?

Татар үзенең телен сатты.Татарның ярты халкы марҗага өйләнеп динен-денен җуеп  ята. Чират чишмәләргә җиттеме? Болай барса, эчәр сусыз калачак бит мескен татар кешесе. Әллә аңа шулай ошый микән? Телне,милләтне  саклауда хөкүмәт белән парламентка ышанып утырудан файда юклыгына инде тәмам инандык.Парламентның еллык эшенә (2016 ел) йомгак ясаган матбугат очрашуында Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин моны тагын бер тапкыр раслап, татар телен саклауны гаиләгә аударып калдырды.

Тулырак…

Мәгариф арбасы кая тәгәри?


                                                            Тикшерүләр артачак.

  2017нче елда укучылар контроль эшләрне үткән елга караганда күпкә артыграк эшләячәкләр. Төрле фәннәрдән бөтенроссия тикшерүләре  4,5,10 һәм ,тагын да җаваплырагы, 11 сыйныфларда булачак. Бигрәк тә ЕГЭга кермәгән фәннәр: тарих,биология,география һәм физикадан өстәмә контроль эшләр алу турындагы хәбәр чыгарыш сыйныф укучыларында зур хәвефләнү тудырды.Аларның инде ЕГЭ белән болай да башлары буталып,психикалары бозылып беткән. Бәхеткә каршы, барысының  да алдан уйлаганча, алай ук куркыныч булмавы ачыкланды.

Беренчедән, бу контроль эшләр әлегә мәҗбүри түгел һәм аларны үткәрү-үткәрмәүне мәктәп хәл итәсе булып чыкты. Икенчедән,иң мөһиме: аның нәтиҗәләре аттестатка йогынты ясамаячак. Шуңа күрә 11нче сыйныфларга әлегә җиңел сулап йөрергә була.

Ә менә 4нче сыйныфлар бөтенроссия контроль эшләрен рус теле,математика,әйләнә-тирә дөнья фәннәре буенча язачаклар.5нче сыйныфларга БКЭ рус теле,математика,тарих һәм биология фәннәре буенча апробация режимында булачак, ягъни мәктәпнең ирекле хәл итүе буенча.Контроль эшләрнең барлык демоверсияләре инде Интернетка куелган.

Нәтиҗә. ЕГЭга өстәмә рәвештә контроль эшләр алу балаларның психикасын һәм сәламәтлеген тагын да какшатачак.Әлегә мәҗбүри түгел дигән нәрсәләр бездә иртәгә мәҗбүригә әйләнә,монысы инде күптән сыналган әйбер.Аннан аттестатка кирәге булмаган контроль эшләр нинди максат белән үткәрелә? Бары укытучыларга бәйләнү өчен!

                                                             Эндәшмәү- алтынмы?

Белемнәрне бәяләүнең тест системасы акрынлап булса да икенче планга күчәргә тора. Гуманитар фәннәрдән имтиханнар телдән дә алына башлаячак.Быелга ЕГЭ шул килеш,үзгәрешсез кала. Әлегә аны ГИА да сынап-тикшереп карамакчылар.

Инде быел ук кайбер 9нчы сыйныфлар эксперимент рәвешендә рус теленнән телдән имтихан тотачаклар. Ул хәзерге вакытта чит телләрдән алына торган формада- компьютер сорауларына җавап бирү булырмы,әллә совет заманындагы имтихан алучылар кире кайтырмы, әлегә болары нәмәгълүм.Белгечләр фикеренчә,рус теле һәм әдәбияты буенча ЕГЭга 11нче сыйныфларда 2019нчы елдан телдән имтихан бирү дә өстәләчәк.

Нәтиҗә. ЕГЭның иске калыбына телдән имтиханнар өстәү балаларга галәмәт зур йөк булып төшәчәк.Бу исә стресслар,суицидларның яңа куәтле дулкыны көтелә дигән сүз.

                                                          Психологик яңалыклар Тулырак…