Ислам-сәламәт яшәү чыганагы.

Авыру балалар.
Инвалид балаларның саны – 50 0000. Беренче сыйныфка укырга керүче һәр биш баланың берсе генә сәламәт (22%). Мәктәпне бетергәндә 2,5% бала гына сәламәт булып кала. ДЦП, аутизм белән туучы балалар артканнан арта. Россиядә ел саен күп меңнәрчә бала үлә. Балаларның 34 проценты — сулыш органнары, 52 проценты —ашказаны, 21 проценты нерв системасы чиреннән интегә. 17 мең балада — шикәр диабеты диагнозы . Балалар туу Россиядә елдан ел кимүгә бара.Росстат мәгълүматлары буенча, 2017 елда туу 10,7%ка кимегән.Алдагы елларда үсеш булмаячак.
Сәламәтлек саклау буенча дәүләткүләм әһәмиятле документлар кабул ителә.Программалар эшләнә, дистәләгән спорт корылмалары, стадионнар төзелә. Ләкин мәктәп тәмамлаган яшүсмер егетләрнең 70–80 проценты хәрби хезмәткә яраксыз булып чыга. Яшьләр баштанаяк тәмәке төтененә чумган, аракы-сыра диңгезендә йөзә, фахишәлек белән шөгыльләнә, наркоманга әверелә.43 мең бала ВИЧ инфекцияле. Бу күңелсез саннарга һәм чирләргә соңгы елларда яңалары — төрле психик авырулар һәм суицидлар өстәлде.
Сәламәт булу сере.
Кешенең сәламәтлеге һәм рухи кыйммәтләр хәзергәчә шулай җимерелеп барса, милләт буларак сакланып калырбызмы, сәламәт җәмгыять төзи алырбызмы?
Сау-сәламәт шәхес булу өчен, организмның бөтен мөмкинлекләрен дә файдалана алырлык дәрәҗәдә белем һәм күнекмәләргә ия булу мөһим. Шундый мөмкинлек — сәламәт яшәүгә бөтен тулылыгы белән өйрәткән ислам тәгълиматы. Әгәр ислам кануннары үсеп килүче буынга сәламәтлек чыганагы буларак тәкъдим ителсә һәм аңлатылса, Коръән аятьләренә ышандырырлык төпле дәлилләр күрсәтелсә, мәктәпләрдә тәрбиянең яңа формалары туар, сәламәт яшәү рәвеше турында яңа фикерләр, күзаллаулар барлыкка килер иде.
Еш кына исламны намаз уку, ураза тоту кебек гыйбадәтләр белән тиңләштерәләр. Билгеле, динебезнең баганасы булган бу гамәлләрдән башка кешене мөселман дип исәпләп булмый. Ләкин динне тормышка беркетелгән бер өстәмә әйбер рәвешендә генә кабул итәргә ярамый. Ислам һәртөрле дәүләт программаларыннан өстен, чөнки анда ышану, инану бар, Аллаһтан курку бар.
«Кешеләр ике төрле нигъмәтнең кадерен белми, — ди Пәйгамбәр (с.г.в.). — Берсе — вакыт, икенчесе — сәламәтлек». Аллаһы Тәгалә кешегә күркәм тәнен, сизгер җанын, акылын һәм иң зур нигъмәт булган — саулыгын да биргән. Биреп кенә калмаган, аны саклау кагыйдәләрен Пәйгамбәребез (с.г.в.) аркылы ирештергән. Ул үзенең хак сүзе булган Коръәндә сәламәтлеккә зыян китерүче һәрбер нәрсәне тыя һәм кешенең саулыгын ныгытуга юнәлдерелгән гамәлләргә этәрә.
Ислам һәм сәламәтлек.
Ислам сүзе «әсләмә» дигән фигыльдән алынган, ул буйсыну дигәнне аңлата, сәламәтлек сүзе дә шушы фигыльдән ясалган. Аллаһы Тәгаләгә буйсынмыйча сәламәт булып булмый. Кыямәт көнендә кешедән соралачак беренче нигъмәт — сәламәтлеге булачак. Аңа: «Мин синең тәнеңне сәламәт итмәдеммени?» — диеләчәк. Сәламәтлек дигәндә тәндә авыруларның юклыгы гына күздә тотылмый. Исламча сәламәтлек — ул рух тынычлыгы һәм тормышта бар яктан иминлек дигән сүз. Исламда җан тынычлыгы тән сәламәтлеге белән бергә үрелеп бара. Болардан башка гаилә, җәмгыять, дөнья һәм ахирәт сихәтлеге була алмый. Безнең җәмгыятьтә исә бүген сәламәтлек тәндәге төрле авыруларны дәвалауга гына кайтып кала. Ә ислам дине сәламәтлекне саклауны дөрес туклануда, хезмәт итүдә, киенүдә, йоклауда, ял итүдә, җенси мөнәсәбәтләрдә, Аллаһы Тәгалә кушканнарны төгәл үтәп яшәүдә күрә.
Ашау әдәбе.
Сәламәтлекнең нигезе — дөрес туклану. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу турыда менә нәрсәләр әйткән:
- Озак ашалмыйча калган ризыкны ашамагыз.
- Ризыкны бик кайнар яки салкын булганда ашамагыз.
- Кулларыгызны ашау алдыннан һәм ашаганнан соң юыгыз.
- Артык туйганчы ашамагыз.
- Ашаган арада суны күп эчмәгез.
- Ялгыз гына ашамагыз.
- Алҗыган, арыган булсагыз, татлы ризык ашап куегыз.
- Ай эчендә бер көн булса да ураза тотыгыз, тәнегезне ял иттерегез.
Шәригатебез буенча кеше өстәл яныннан тамагы туймыйча торырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Адәм баласы тутыра торган капчыклар арасында корсактан да начар капчык юк. Адәм баласының дөньяда торуына бер йотым су җитә. Әгәр дә ашау зарур булса, ягъни тиеш булса, ул карынын өчкә бүлсен: бер өлешенә — аш, икенче өлешенә — су, өченче өлешенә — һава. «Кайсы дәва яхшырак?» — дигән сорауга табиблар да: «Ашыйсың килеп тә, ашаудан туктау», — дип җавап бирә. «Пәрдә» сүрәсенең 31 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: «Ашагыз, эчегез, әмма исраф кылмагыз, чынлыкта Аллап исраф кылучыларны яратмый», — ди.
Шәригать белгечләре фикеренчә, бу ике җөмләдә кешенең сәламәтлеген саклау өчен кирәкле бөтен нәрсә хакында да әйтелгән. Туйганнан соң ашау — исраф. Динебездә һәрбер исраф — хәрам, тыелган гамәл. Күп ашау акылга, әдәпкә дә кимчелек китерә. Кешенең акылы кими, холкы бозыла, юк-бар нәрсәләрдән курка башлый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Өммәтем өчен куркынычның да куркынычы: корсакның чамасыз зурлыгы, йокының озаккарак сузылуы, ялкаулык һәм иманның зәгыйфьлеге», — ди. Тулырак…
Укытучының ярты вакыты һәм көче укытып түгел, ә тикшерүдән куркып үтә. Аның эшен көн саен директор белән завуч тикшереп тора.Вакытында эшкә килгәнме ул, дәресенә план төзегәнме, күрсәтмә әсбаплары җитәрлекме, буш сәгатендә кибеткә чыгып йөрмиме, журналы бармы, өй эшен биргәндә кайсы биттә икәнлеге язылганмы, коллегасының дәресләренә керәме, газетага язылганмы һ.б. Болары күнегелгән тикшерүләр, күнегелгән эшләр.
тикшерү килү белән куркытып, камчыларын уңга-сулга тагын да ярсыбрак болгыйлар. Залдагы стендлар искергән – яңартырга, стена җимерелгән – сыларга, агартырга, тәрәзә ватылган – пыяласын куярга, классларны юарга, чистартырга. Укытучының вакыты менә шулай үзенә тиешле һәм тиешле булмаган эшләрне эшләп уза. Укытучы бүген җәмгыятьтә иң куркак, иң хокуксыз, иң мескен, иң хәерче җан иясе. Дөрес, Русиянең фән мәгариф министры А.Фурсенко: «Укытучы дәрәҗәле һөнәргә әйләнеп бара»,– дип әйтергә ярата.
Мин совет мәктәбендә эшләдем, бүген капитализм мәктәбендә эшлим. Әмма хезмәтемдә бернинди аерма күрмим. Элек тә акча аз иде, бүген дә аз. Элек тә күп эшне бушка эшләдек, бүген дә шулай. Элек тә ял йортларына директор белән завуч йөрде, бүген дә. Язмыш көлүе дими ни дисең, борынгы Грециядә балаларны мәктәпкә алып барып кайтучы колны «педагог» дип йөрткәннәр. Бүгенге педагог та гаепле кеше сыман һәр тикшерүчедән калтырап төшүче, һәр әйткәнгә башын иеп торучы күндәм бер мәхлук.






