fbpx
13.02.2012

Җиңелдек?..


1865 елның 31 гыйнварында Дмитрий Менделеев «Спиртның су белән кушылуы турында» дигән темага докторлык диссертациясе яклый һәм Петербург университетының техник химия кафедрасы профессоры дигән дәрәҗә ала. Тулырак…

Чабата киеп…Сингапурга.


Мәктәп турында,укытучылар турында бүтән язмам дигән идем.Тегеләй язсаң да,болай язсаң да газета укучылар зарлану дип кабул итәләр.Әле менә соңгы язмам-“Сөйкемсез сөякләр”чыккач та шулай булды.Бер “авыл фельдшеры” сайтымда “Зарланмагыз,Фәрит абый. Кыенсынган кеше эшләмәсен,яшьләр эшләр,алар мең дә берне белә.Укытучыларны бөтенләй мескенгә чыгармагыз,акчаны шәп алалар.Бөтен кеше гәҗиттә үз эшеннән зарланып утырса,нәрсә була инде ул?!Эш булганда эшләргә инде…”дигән язу калдырган. Тулырак…

Әләк өчен – хезмәт хакы?..


Акылларын кая куярга белмәгән депутатларыбыз һәм үз гражданнары турында армый-талмый кайгыртучы хөкүмәтебез халыкка баюның тагын бер юлын тәкъдим итеп маташа.Искиткеч җиңел:сукалыйсы-утыртасы юк,кагарга-сугарга кирәкми.Берәрсенең ришвәт биргәнен шыпырт кына күзләп торасың да,полициягә барып әләклисең.Теге ришвәт биргән юньсез адәмне судка биреп,акча алуы расланса,ришвәтнең20-30%ы әләкчегә эләгә.Шәп бит,ә! Тулырак…

Ахырзаман ишек шакый…


Ахырзаман ишек шакый...

Ахырзаман ишек шакый…Без кемнәр? Без ни өчен бу дөньяга     килгәнбез? Бу дөньядан киткәч безнең белән нәрсә була? Беркем дә, бернинди белемнәр дә бу мәңгелек сорауга җавап бирә алмый. Кешеләр җирдәге тормышның башын-ахырын эзләп гаҗизлеккә төшкәч, үткәннәргә, борынгы заманнарда тупланган акыл хәзинәсенә мөрәҗәгать итеп карыйлар. Шундыйларның иң хикмәтлесе һәм иң серлесе – майя цивилизациясе календаре.

Алар төзеп калдырган бу гаҗәеп календарь хәтта алдынгы фикер ияләрен дә үзенең төгәллеге белән шаккатыра һәм … куркыта. Ник дигәндә, майя календаре буенча Бишенче Кояш эпохасы 2012 елның 21 декабрендә бетәчәк. Бу дата майялар календареның соңгы көне. Аннан соң нәрсә булыр – анысын беркем дә белми. Алда безне нәрсә көтә: Кыямәтме, әллә Кешелекнең рухи яңарышымы? Сорауга җавап эзләп, бүген төрле-төрле фаразлар әйтелә, Мәхшәр көнен сурәтләгән кинофильмнар төшерелә, китаплар языла, астрологларның халыкара конференцияләре үткәрелә. 1988 елда галимнәр төзегән катаклизмнар фаразы буенча да 2012 елда (плүс-минус 2-3 ел) җирдә иң куркыныч чор башлануы күрсәтелә. 14 ел дәвам итәчәк геофизик активлык чорында җир бертуктаусыз селкенеп торачак. Ул һәлакәт инде башланды. Табигатьнең җәннәте булган Гаити башкаласы Порт-о-Пренс шәһәре өч секунд эчендә җир белән тигезләнде.

Җирдәге катаклизмнарның, катастрофаларның килеп чыгу сәбәпләрен эзләүче галимнәр җирнең магнит кыры үзгәреп һәм шуның нәтиҗәсендә полюсларның алышынып торуын ачыкладылар. 1958 елда ук Америка тарихчысы Чарл Хэпгуд “Җир кабыгының динамикасы” дигән китабында аның үзгәреп, хәрәкәт итеп торуы, континентларның “йөзеп йөрүе” турында язды. Тарихчы Иммануил Великовский “Җирдәге тетрәнүләр” дигән атаклы китабында җирнең күчәре аз гына авышу да нәрсәләр китереп чыгарачагы турында менә болай яза: “… Ул чагында тетрәүләрдән җир дер селкенер. Коточкыч эсселектән ташлар эрер, вулканнар ата башлар, җир өстенең бик күп өлеше лава белән капланыр. Таулар хәрәкәткә килер, берсе белән берсе бәрелешер. Җир өстенең бик зур өлешен су басар”.

Кыскасы, тарихчы галим катаклизмнар котылгысыз һәм алар барысы да майялар мифологиясендәге дүрт эпоханың һәлакәтен хәтерләтәләр дигән фикердә.

Шулай итеп, без кабат глобаль катастрофа алдында торабызмы? 2012 елның ноябрендә Кояшта моңарчы күрелмәгән коточкыч шартлаулар башланачак. Гренландиядә бозлар эрү югары ноктасына җитәчәк. Димәк, һәлакәтләр, су басулар котылгысыз дигән сүз. Өстәвенә, безнең Кояш системасында тагын бер планета барлыгын ачтылар. Ул безгә күренми, Кояш артында хәрәкәт итә икән. 2012 елда ул Кояш артыннан чыга һәм җирдә аны күрү мөмкин булачак. Кышкы кояш тигезлегенең икенче көнендә (ягъни 2012 елның 22 декабре) Кояш Киек каз юлына керәчәк һәм планеталар галактиканың серле энергетик үзәге белән бер рәттә торачак. Шуннан нәрсә булыр? Җир бу астрономик күренешләрдән хәвеф-хәтәрсез чыгармы? Тулырак…

Ислам-сәламәт яшәү чыганагы.


                                                   Ислам-сәламәт яшәү чыганагы.   

ислам-сәламәт яшәү чыганагы

 Хәзерге заман гаҗәеп катлаулы, өстәвенә әле бик каршылыклы да. Урлашу, кеше үтерү, көчләүләр, эчкечеләр, наркоманнар саны арта бара. Иң хафага салганы — рухи һәм физик сәламәтлекнең кими баруы. Бу, барыннан да элек, балалар, үсмерләр сәламәтлегенә кагыла. Бигрәк тә балаларның сәламәтлеге аяныч хәлдә. Россиядә балаларның 50%ы психик тайпылышлар белән туа. 35%ы туганда ук физик яктан авыру була.

 

Авыру балалар.

Инвалид балаларның саны – 50 0000. Беренче сыйныфка укырга керүче һәр биш баланың берсе генә сәламәт (22%). Мәктәпне бетергәндә  2,5% бала гына сәламәт булып кала. ДЦП, аутизм белән туучы балалар артканнан арта. Россиядә ел саен күп меңнәрчә бала үлә. Балаларның 34 проценты — сулыш органнары, 52 проценты —ашказаны, 21 проценты нерв системасы чиреннән интегә. 17 мең балада — шикәр диабеты диагнозы . Балалар туу Россиядә елдан ел кимүгә бара.Росстат мәгълүматлары буенча, 2017 елда туу 10,7%ка кимегән.Алдагы елларда үсеш булмаячак.

 Сәламәтлек саклау буенча дәүләткүләм әһәмиятле документлар кабул ителә.Программалар эшләнә, дистәләгән спорт корылмалары, стадионнар төзелә. Ләкин мәктәп тәмамлаган яшүсмер егетләрнең 70–80 проценты хәрби хезмәткә яраксыз булып чыга. Яшьләр баштанаяк тәмәке төтененә чумган, аракы-сыра диңгезендә йөзә, фахишәлек белән шөгыльләнә, наркоманга әверелә.43 мең бала ВИЧ инфекцияле. Бу күңелсез саннарга һәм чирләргә соңгы елларда яңалары — төрле психик авырулар һәм суицидлар өстәлде.

 Сәламәт булу сере.

Кешенең сәламәтлеге һәм рухи кыйммәтләр хәзергәчә шулай җимерелеп барса, милләт буларак сакланып калырбызмы, сәламәт җәмгыять төзи алырбызмы?

  Сау-сәламәт шәхес булу өчен, организмның бөтен мөмкинлекләрен дә файдалана алырлык дәрәҗәдә белем һәм күнекмәләргә ия булу мөһим. Шундый мөмкинлек — сәламәт яшәүгә бөтен тулылыгы белән өйрәткән ислам тәгълиматы. Әгәр ислам кануннары үсеп килүче буынга сәламәтлек чыганагы буларак тәкъдим ителсә һәм аңлатылса, Коръән аятьләренә ышандырырлык төпле дәлилләр күрсәтелсә, мәктәпләрдә тәрбиянең яңа формалары туар, сәламәт яшәү рәвеше турында яңа фикерләр, күзаллаулар барлыкка килер иде.

  Еш кына исламны намаз уку, ураза тоту кебек гыйбадәтләр белән тиңләштерәләр. Билгеле, динебезнең баганасы булган бу гамәлләрдән башка кешене мөселман дип исәпләп булмый. Ләкин динне тормышка беркетелгән бер өстәмә әйбер рәвешендә генә кабул итәргә ярамый. Ислам һәртөрле дәүләт программаларыннан өстен, чөнки анда ышану, инану бар, Аллаһтан курку бар.

«Кешеләр ике төрле нигъмәтнең кадерен белми, — ди Пәйгамбәр (с.г.в.). — Берсе — вакыт, икенчесе — сәламәтлек». Аллаһы Тәгалә кешегә күркәм тәнен, сизгер җанын, акылын һәм иң зур нигъмәт булган — саулыгын да биргән. Биреп кенә калмаган, аны саклау кагыйдәләрен Пәйгамбәребез (с.г.в.) аркылы ирештергән. Ул үзенең хак сүзе булган Коръәндә сәламәтлеккә зыян китерүче һәрбер нәрсәне тыя һәм кешенең саулыгын ныгытуга юнәлдерелгән гамәлләргә этәрә.

Ислам һәм сәламәтлек.

Ислам сүзе «әсләмә» дигән фигыльдән алынган, ул буйсыну дигәнне аңлата, сәламәтлек сүзе дә шушы фигыльдән ясалган. Аллаһы Тәгаләгә буйсынмыйча сәламәт булып булмый. Кыямәт көнендә кешедән соралачак беренче нигъмәт — сәламәтлеге булачак. Аңа: «Мин синең тәнеңне сәламәт итмәдеммени?» — диеләчәк. Сәламәтлек дигәндә тәндә авыруларның юклыгы гына күздә тотылмый. Исламча сәламәтлек — ул рух тынычлыгы һәм тормышта бар яктан иминлек дигән сүз. Исламда җан тынычлыгы тән сәламәтлеге белән бергә үрелеп бара. Болардан башка гаилә, җәмгыять, дөнья һәм ахирәт сихәтлеге була алмый. Безнең җәмгыятьтә исә бүген сәламәтлек тәндәге төрле авыруларны дәвалауга гына кайтып кала. Ә ислам дине сәламәтлекне саклауны дөрес туклануда, хезмәт итүдә, киенүдә, йоклауда, ял итүдә, җенси мөнәсәбәтләрдә, Аллаһы Тәгалә кушканнарны төгәл үтәп яшәүдә күрә.

Ашау әдәбе.

 Сәламәтлекнең нигезе — дөрес туклану. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу турыда менә нәрсәләр әйткән:

  • Озак ашалмыйча калган ризыкны ашамагыз.
  • Ризыкны бик кайнар яки салкын булганда ашамагыз.
  • Кулларыгызны ашау алдыннан һәм ашаганнан соң юыгыз.
  • Артык туйганчы ашамагыз.
  • Ашаган арада суны күп эчмәгез.
  • Ялгыз гына ашамагыз.
  • Алҗыган, арыган булсагыз, татлы ризык ашап куегыз.
  • Ай эчендә бер көн булса да ураза тотыгыз, тәнегезне ял иттерегез.

 Шәригатебез буенча кеше өстәл яныннан тамагы туймыйча торырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Адәм баласы тутыра торган капчыклар арасында корсактан да начар капчык юк. Адәм баласының дөньяда торуына бер йотым су җитә. Әгәр дә ашау зарур булса, ягъни тиеш булса, ул карынын өчкә бүлсен: бер өлешенә — аш, икенче өлешенә — су, өченче өлешенә — һава. «Кайсы дәва яхшырак?» — дигән сорауга табиблар да: «Ашыйсың килеп тә, ашаудан туктау», — дип җавап бирә. «Пәрдә» сүрәсенең 31 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: «Ашагыз, эчегез, әмма исраф кылмагыз, чынлыкта Аллап исраф кылучыларны яратмый», — ди.

Шәригать белгечләре фикеренчә, бу ике җөмләдә кешенең сәламәтлеген саклау өчен кирәкле бөтен нәрсә хакында да әйтелгән. Туйганнан соң ашау — исраф. Динебездә һәрбер исраф — хәрам, тыелган гамәл. Күп ашау акылга, әдәпкә дә кимчелек китерә. Кешенең акылы кими, холкы бозыла, юк-бар нәрсәләрдән курка башлый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Өммәтем өчен куркынычның да куркынычы: корсакның чамасыз зурлыгы, йокының озаккарак сузылуы, ялкаулык һәм иманның зәгыйфьлеге», — ди. Тулырак…

Сөйкемсез сөякләр.


  Сокланам мин үзебезнең укытучыхалкына.Мәктәбен ябалар- сүгенми,сукранмый, шыпырт кына күрше авыл мәктәбенә йөреп укыта башлый. Тулырак…