27.02.2019

Пенсиягә чык… һәм үлгәнче эшлә


 пенсиягә чык

“Лаеклы” ял.

 Пенсиягә чыккач кеше ни эшләргә тиеш? Әлбәттә,тынычлап ял итәргә, сәламәтлеген ныгытырга, сәяхәт итәргә – кыскасы, рәхәт яшәргә   тиеш. Күптән түгел ОТР каналында барган сорашуда катнашучыларның да 95%ы пенсионерлар эшләмәскә тиеш дип җавап бирде. Бары 5% ы гына эшләсеннәр дигән фикер белдерделәр.Чынлыкта эшләр ничек тора?  Безнең Рәсәй дигән бөек илдә пенсиягә чыгучы кешеләрнең  40-45% ы эш урыннарында эшләүләрен дәвам итә.Бу – пенсиягә чыгучыларның калган яртысы өйдә тик ята дигән сүз түгел.Авыл пенсионерлары мал асрый,умарталар тота,тәрәзә-рамнар ясый,машиналар төзәтә,бакча үстерә һәм тагын санап бетергесез әллә никадәр эшләр башкара.Шәһәрдәгеләр каравылда тора,базарда сата,офис идәннәрен юа,кондуктор булып йөри һ.б. 2018нче елда пенсия яшенә җитүче 9,8 миллион  россияле эшләвен дәвам иткән. (Росссиядә 45 миллионнан артык пенсионер исәпләнә).

 Кемнәр эшли?

Бюджетта эшләүчеләргә үз эшләрен дәвам итү җайлырак һәм алар эшләүче пенсионерларның күпчелеген тәшкил итәләр.Хезмәт хакының әйбәт булуы һәм югары квалификацияле белгеч булу укытучылар,врачлар,фәнни хезмәткәрләргә,мәдәният өлкәсендәгеләргә эшләүләрен дәвам итәргә стимул булып тора.Эшләүче ирләрнең – 87%ы, хатын-кызларның – 67%ын шушы өлкәдә эшләүчеләр тәшкил итә.

 Совет заманында эшләгән өлкән буын пенсионерларының күбесе түбән хезмәт хакына да эшләргә риза. Аз пенсиягә күпмедер өстәмә булсын өчен алар ярты ставкага, кимрәк эш сәгатьләренә дә хезмәт куя. Югары икътисад мәктәбе тикшеренүләре буенча,соңгы ун елда эшәүче пенсионерларның саны 1,5 тапкырга арткан. Алдагы елларда бу күрсәткеч кимүгә түгел, ә үсү ягына барачак.Чөнки дәүләтнең пенсия яшенә җитүчеләрне яклап  чыгарган карарлары шуңа ярдәм итә.Өстәвенә пенсия күләме илдәге хезмәт хакының 31%ы кадәр генә.(Совет заманында 45% иде)

 Ирләре булмаган ялгыз хатыннар эшләүләрен дәвам итәргә мәҗбүр булалар. Болар – нигездә шәһәрдә яшәүчеләр. Һәр ике хатын-кызның берсе пенсиягә чыгуының беренче биш елында эшләвен дәвам итә.Моңа ялгыз яшәү сәбәп түгел.Төп сәбәп – пенсиянең җитәрлек булмавы. Бөтен Россия халык фикерен өйрәнү үзәгенең статистик мәгълүматларына күз салсак, пенсиясен җиткерә алмаган кешеләр саны елдан-ел арта һәм бүгенге көнгә 22% тәшкил итә.

8-9 мең пенсиягә яшәп булмый, хәтта җан асрап та булмый.Шуңа күрә алар,үз эш урыннарында калмасалар да, минималь хезмәт хакыннан да түбән булган башка эшләргә риза булалар. Гомумән,хатын-кыз кулын салындырып, төшенкелеккә бирелеп утырырга күнекмәгән. Аңа хәрәкәт,аралашу кирәк. Аның оныкларына бүләкләр аласы, ипотекада утыручы улына булышасы, үзенә яңа күлмәк тектерәсе, өендәге җиһазын яңартасы килә.Боларга пенсия акчасы җитми.Эшләп  кенә җиткереп була.

 Авыл җирендә эшләгән сыер савучылар,терлек караучылар, механизаторлар, амбарда ашлык тутыручыларның  пенсиягә чыккач, эшләрлекләре калмый. Алар болай да көч-хәл белән пенсия яшенә килеп җитәләр.

  Аз хезмәт хакы түләнә торган эш урыннарына яшьләр якын да килми.Шуңа күрә,мәсәлән,коммуналь хуҗалык тармагында эшләүче сантехник,монтер кебек һөнәр ияләрен җитәкчеләр үзләре җибәрмичә эшләтергә тырышалар.

Пенсия куркынычмы?

  Кайбер кеше пенсиягә чыгып, өйдә ятудан курка.Ул җәмгыятьтән аерылуны,кешеләр белән аралашмауны үзенең кирәге беткәнгә исәпли.Һәм пенсия яше җитү белән эштән җибәрүне бик авыр кичерә. Төшенкелеккә бирелә, стресс кичерә. Анда хәтта моңарчы булмаган авырулар килеп чыга.Һәм кеше бик тиз сәламәтлеген югалтып, якты дөнья белән хушлашырга да мөмкин.Күпчелекне тәшкил итмәсәләр дә, андыйлар бар.

  Кеше озак эшләгән саен сәламәтлеген ныграк саклый, яшь булып кала, дигән психологик фикер бар.Чыннан да,эшләгән кешенең билгеле бер максаты була. Аның иртәгә, берсекөнгә нәрсә эшләячәге алдан билгеләнеп куелган төгәл  график буенча бара. Пенсиягә чыккач, бу төгәллек югала. Билгеле бер эздән бару тукталып кала. Кешене күп сораулар борчый: иртәгә нәрсә булыр; авырып китсәм,нишләрмен; акчам бетсә,кая барырмын; балалар ипотекаларын ничек түләр һ.б. Шушы борчулар аны эшләвен дәвам итәргә мәҗбүр итә.

Дәүләт пенсиясе.

 Пенсионерларның эштән китмәвенә пенсионер үзе түгел, ә дәүләт гаепле.Чөнки ул пенсионерга яшәү минимумы дәрәҗәсендәге пенсия түли. (2019 елда Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы күләме 8 232 сум дип билгеләнде). Эштән дә чыгарылып,шуның кадәр аз пенсиягә утырып калучы кеше  үзенең кирәксезгә әйләнүен күрә .Ә көнбатыш илләрендә 60-65 яшьне актив тормыш алып бару яше дип саныйлар. Анда 75не узгач кына картлык башлана.

Бу илләрдә пенсиягә чыгуны шатланып каршы алалар.Чөнки алар материаль тәэмин ителгән һәм алга таба үзләре теләгәнчә яши алалар.Тели икән – сәяхәт итә; тели – хобби белән шөгыльләнә, белемен күтәрә; хәйрия эшләре белән шөгыльләнә. Кыскасы,цивилизацияле җәмгыятьнең бөтен байлык-мөмкинлекләреннән файдалана. Чөнки аның картлыгына җитәрлек пенсиясе рәхәтләнеп яшәү өчен инде туплап куелган. Бернинди борчу-хәсрәт юк.

Хәзер кайбер саннар китерәм. Аларны укып, егылып китә күрмәгез. Тулырак…

Сәхнәләрдә җыр шәүләсе.


  җырлар

Сәхнәгә кемнәр хуҗа?

Сәхнә – Сабан туе мәйданы да,банкетлар залы да түгел.Ул – кешене рухи тәрбияләү урыны. Шуңа күрә сәхнәдә кеше күңеленә ятышлы күркәм сүзләр сөйләнергә, кешене моңландыра-уйландыра торган җырлар яңгырарга тиеш.Кызганычка каршы,бүген сәхнә үзенең изге урын булуын югалтты. Кемнең җырлыйсы килә, барысы да җырлый. Кемнең теләге бар, шул сәхнәгә менә. Сәхнә – колхоз базары шикелле алыш-биреш урынына әйләнде. Телевидение, радиоларның ишекләре һәркемгә ачык.30-40 мең түләп клип төшерү һәм аны тәүлек буе “Мәйдан” ,”ТМТВ” кебек каналларда әйләндерү “ерундовый” эшкә әйләнеп калды.

Тагын советлар заманын искә төшермичә булмый. Чөнки без бүгенге шикелле зәвыксыз җырлар тыңлап үсмәдек. Илһам абыйлар, Әлфия апалар заманы безне чын җырның ничек булганын, татар моңының ничек яңгыраганын йөрәгебезгә сеңдерде. Артист бит ул тамашачының күңелен ачудан бигрәк, тәрбия эшен башкарырга тиеш. Зәвыкны исә җырлый белгән һәрбер кеше дә тәрбияли алмый. Татар – моңлы һәм җырлый белә торган халык. Әмма җырлый белгән бар кеше дә сәхнәгә менә алмый. Тиеш тә түгел. Кызганыч, бездә әлегә әзерлеклесе дә, чиле-пешлесе дә сәхнәдә.Чөнки табын артында җырлап йөри торган, юбилейлар алып бара торган йөзләгән тамадалар сәхнәгә менде.Кайвакыт алар үзләренең кайда җырлаганнарын да онытып җибәрәләр. Шулай булмаса,сәхнәгә чыгу белән: “Әйдәгез,бергәләп!” дип акыра башламаслар иде.

Кеше концертка акчасын түләп,җыр тыңларга,тамаша кылырга килә.Җырлап утыруның үз урыны бар.Бераз кәгеп алганнан соң өстәл артында җыр сузалар,Сабан туе мәйданында авылын сагынып кайтканнар моңланып, яшьлек җырларын яңгыраталар.Боларын аңлап була. Ә концерт залында, минем колак төбендә ярык барабан тавышлары чыгарып үкереп утыручыны аңлап та,кабул итеп тә булмый.Сәхнәдәге теге җырчы тагын да ярсыбрак:”Бергәләп,бергәләп!” дип сикеренә.Залдан акырган,чинаган тавышлар көчлерәк ишетелгән саен аңа шәбрәк.Чөнки аның җырының сүзләре ташка үлчим, көе сазлыктагы бака туен хәтерләтә.Болай тавыш күп чыккач,залдагы халыкка да күңелле.Үзе  концерт буе шыңшып  утыргач, сәхнәдәге  җырчыны да шәп җырлады дип кайтып китә.

Сәхнә кызганыч…

“Кемнәр шулай җырлый?” дигән сорауга җавап язарга алынмадым.Чөнки җырчыларны берәм-берәм тәнкытьләү өчен минем музыкаль белемем дә,әзерлегем дә юк.  Әмма акча түләгән тамашачы буларак, үземә хезмәт күрсәтүчеләр турында нидер әйтергә хакым бардыр дип уйлыйм.Шуңа күрә сәхнәнең бүгенге аяныч хәле турында гына сүз алып барам.

Икенче ямьсез күренеш. Җырчының куплет саен: ”Куллар,куллар!” дип кычкыруы.”Кулларыгызны күрмим.Ишетмим!” дип унар-егермешәр тапкыр кабатлыйлар.Кул чаптырырга чакырып әллә нинда ишарәләр,ымнар ясыйлар.Тамашачы үзенә охшаган җырга кул чаба инде ул.Артист үзе шуннан үзенең кемлеген чамаларга тиеш.Берәү дә билет алып кул чабар өчен концертка килми.Кул чәбәкләү өчен фитнес заллары бар.Көчләп кул чаптырырга тырышу артистның дәрәҗәсен төшерә.Дискотекада җырласыннар андый кул чаптыра торган җырларны.Ә концертта артистка ихтирам йөзеннән кул чабу-чапмау тамашачы ихтиярында.Безнең шикелле зәвыклы җырлар тыңлап үскән буын өчен җырчыларның мондый әдәпсезлекләре бөтенләй кыргыйлык булып күренә.Чыгап басарлар иде сәхнәгә,җырның сүзен,көен кем язган – шуны әйтерләр иде дә концерт буе җырларлар иде дә җырларлар иде.Кая ул бүгенге шикелле ярты концерт буе сөйләнеп тору.

Җыр урынына-сүз сөйләү.

Буш сүз сөйләп тору – безнең эстраданың тагын бер кимчелеге.Хәзер концерттан җыр тыңлап түгел,гайбәт тыңлап кайтып китәсең.Кем кем белән йоклаган,нинди эчке күлмәк кигән ,эчеп кайткан ирен ничек акылга утырткан,аның өстеннән кемнәр жалу язган…Алар ни мәзәк түгел,ни гыйбрәт түгел.Тыңлап утыра-утыра укшыта башлый,билләһи!  Артистлык сәләте бөтен кешегә дә бирелми. Ә бит җыр  кечкенә спектакльне хәтерләтә. Сәхнәгә чыккансың икән, синдә тамашачыны җәлеп итү, сихерләү сәләте булырга тиеш. Кирәкмәгән “пүчтәк” сүзләр сөйләп аны үзеңә каратып булмый.Сәхнәне ямьсез сүзләр белән тутыру – әдәпсезлек.Тамашачыны үз артыңнан ияртеп бару көче булмаса, сәхнәгә чыгуның кирәге бармы икән?

Татар җырчыларының күбесе татар теленең үзенчәлекле авазларын: “һ”,”ә”,”ө”ләрне дөрес әйтеп җырламый. Яки “а” авазын урысча әйтә.Татар телендә беренче иҗектә “а” авазы “о” лаштырып әйтелә.Мин гомерем буе рус балаларына да,татар балаларына да татар теле һәм әдәбиятын укыткан укытучы.Шуңа күрә татар телен бозып җырлау минем җен ачуларымны чыгара. Ничек чыгармасын ди.Еллар буе дөрес сөйләшергә,сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтәм. Ә бала өенә кайта да татар теленең үрнәге булырга тиешле телевизордан “ сиям сине, сиям сине картлык җиткәч тә” дигән җыр тыңлый.

Кайбер акыллыбашлар җыр телне,милләтне саклый дип әйтергә яраталар. Алар моны бүгенге эстраданы күздә тотып әйтәләр.Моның белән килешеп булмый.Бүгенге җырлар телне дә,милләтне дә сакламый. Бүгенге җырлар телне һәм милләтне үтерә. Телне саклау һәм үстерү аның бөтен нечкәлеген тоеп, милләтеңнең үзенчәлеген белеп, үткәнен-бүгенгесен күзаллаганда гына булырга мөмкин. Сүзнең бер иҗеген генә ялгыш әйтсәң дә, мәгънә үзгәрә; татар авазларын әйтә белмәсәң, җыр имгәнә. Тулырак…

Рәхмәт һәркем өчен рәхәт


рәхмәт
 “Рәхмәт һәркем өчен рәхәт” дигән кечкенә бер хикәя бар. Идрис Туктар язган аны. Бу гыйбрәтле хикәя мәктәп дәреслекләренә кертелгән. Аның эчтәлеге болай. Малай кибеттән Хафиз бабайга икмәк алып кайтып бирә. Шуның өчен бабай аңа рәхмәт әйтә. Малай да бабайның рәхмәтенә каршы рәхмәт белән җавап бирә.

-Икмәк алып кайтучы син үзең ич,нигә миңа рәхмәт әйтәсең?- ди Хафиз бабай.

-Рәхмәткә каршы рәхмәт тагын да рәхәт,-дип җавап бирә малай.

-Хак сөйлисең: рәхмәт һәркем өчен рәхәт,- ди Хафиз бабай куанып.

Уч төбе кадәр шушы хикәягә күпме мәгънә сыйган. Мондагы һәр сүз, һәр җөмлә күңелгә сары май булып ята. Бу хикәяне балалар белән укыган саен укыйсы килә. Соңыннан мин уйланып йөрим. Рәхмәт сүзе ни өчен күңелне җылыта? Рәхмәт әйтү нигә үзеңә дә, рәхмәт сүзен ишеткән кешегә дә куаныч бирә? Балаларга да шул сорауларны бирәм.Бүген кемнәргә рәхмәт әйттегез? Сезгә кемнәр рәхмәт әйтте? Ни өчен? Куана-куана сөйлиләр.

“Рәхмәт” сүзенең сере нидә?

Психологлар әйтүенчә,”рәхмәт” сүзенең зур тәэсир итү көче бар. Мәсәлән,Роберт Эммонс  “рәхмәт”  сүзе бөтен тормышны үзгәртә ала,ди. Психолог фикеренчә, кешеләрдә яхшылык күреп,рәхмәт әйтә белгәннәр оптимист, юк-барга борчылмый,булганына шөкер кыла.Алар җиңелрәк яши.Гел борчу-мәшәкатьләр эчендә яшәгән, үз эченә бикләнгән кешеләргә  психологлар башкаларга рәхмәтле булырга куша. Шул рәвешле аларның  кешеләргә игътибары арта.Авыр уйлардан арына,башкалар белән аралаша башлый.

 Кемгә дә булса рәхмәтлелек хисен кичергәндә, кеше үзен физик яктан да,рухый яктан да яхшырак тоя.Бу – фәнни расланган факт. Берәү сиңа ярдәм итеп, син аңа “рәхмәт” дисең икән, бу коры сүз әйтү генә булмый.Бу – син аңа үзеңнең йөрәк җылыңны,бер кисәкчегеңне дә бирү дигән сүз.

 Рәхмәт әйтү һәм аны башкалардан ишетү яшәргә көч бирә.Кемгәдер булышып, “рәхмәт” ишетү бәхет хисе тудыра.Игътибар иткәнегез бардыр: рәхмәт әйткәндә кеше һәрвакыт елмая.Ишетүченең дә кәефе күтәрелә.Ул да шуннан башкаларга рәхмәт әйтергә өйрәнә.Бу сүз бүгенге кырыс, стресслар белән тулган заманда кеше күңелен йомшартырга сәләтле булуы белән аеруча кадерле.

Япония галиме Масару Эмото су катып, кристаллар барлыкка килгәндә, төрле сүзләргә  су кристалларының төрлечә формалашуын  ачыклаган.Ул ике шешәгә су салып суыткычка куйган. Шешәләрнең берсенә “Рәхмәт” , икенчесенә “Син-юләр” дигән сүзләр язып ябыштырган. “Рәхмәт” сүзе язылган шешәдә кристаллар искиткеч матур булып формалашканнар. Ә икенче шешәдәге кристаллар эре һәм тупас булган. Кешедәге уңай эмоцияләр, дога укулар яхшы сүзләр суга уңай йогынты ясый. Ә начар,сүгенү сүзләре киресенчә,тискәре йогынты ясый икән.

 Рәхмәт сүзләрен кешеләргә генә түгел, беренче чиратта Аллаһы Тәгаләгә әйтергә кирәк.Чөнки кеше бөтен яшәеше, барлыгы белән Аңа бурычлы.Иртән йокыдан уянып. бу якты дөньяны күрәсең, үз аякларың белән йөреп китәсең,хәләл көчең белән гаиләңне туйдырырлык нигъмәтләр табасың икән- шуларга шөкер итәргә кирәк.Шөкер итү – Аллаһка рәхмәт әйтү ул. Шөкер иткән кешенең тормышы тыныч һәм бәрәкәтле була.Үзенә рәхмәт әйтүчеләрне  Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламас. Әмма рәхмәт йөрәк түреннән чыгарга тиеш.

“Рәхмәт” сүзе беренче тапкыр 1586 елда Парижда басылган сүзлеккә кергән.

Рәхмәтле булырга өйрәнү.

Шушы язманы башлап җибәргән хикәяне укыганнан соң, мин балаларга көн дәвамында үзләренә әйтелгән рәхмәтне һәм үзләренең кешеләргә әйткән рәхмәтләрен язып барырга кушам.Алар моны бик кызыксынып башкаралар.Кайберләре көнгә хәтта утызар рәхмәт җыя.Шуның белән  алар рәхмәт сүзен ишетү өчен башкаларга да аны әйтергә кирәклеген аңлыйлар.Соңга таба рәхмәт әйтүнең язып кую өчен генә түгел,ә чын күңелдән әйтелгән булуын аңлату эшләре алып барыла.Балаларның да, зурларның да якын кешеләренә рәхмәтле булулары кирәк.

Рәхмәтле булырга өйрәнү өчен кешеләрдән, заманнан зарланудан туктагыз.Күршеләрегездән көнләшмәгез, акчасы күп булганнарга кызыкмагыз.Болар кәефне кыра торган уйлар.Яхшылыкның кадерен белмәүчеләрнең күбесенә көнләшү хас.Иреңнән яки хатыныңнан көнләшү – иртәме,соңмы гаиләне таркатуга китерә.Үзең белән яшәгән,балаларыңны карап-үстергән кешегә рәхмәтле булу кирәк.

Ирешкән уңышларыгыз өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтегез.Кешегә бирелгән сәләт бары аннан.Табигать-анага рәхмәтле булыгыз.Табигатьнең һәр урыны һәм мизгеле үзенчә матур. Шуны күзләрегез белән күрә һәм күкрәгегезне тутырып һавасын сулый аласыз икән – сез бәхетле.Бу бәхет өчен рәхмәтле булырга кирәк.

 Бер белмәгән чит кешеләргә дә рәхмәт әйтегез.Бу бигрәк тә шәһәрдә яшәүчеләргә кагыла.Чөнки авылда торучылар бер-берләренә чит була алмыйлар.Алар көн саен күрешеп-очрашып торалар.

 Кимендә көнгә бер тапкыр “рәхмәт” сүзен ишетергә кирәк.Моның өчен мөмкинлекләр адым саен чыгып тора.Олы кешеләргә ярдәм итәргә,үз өеңдә хатыныңа булышырга,туганнарыңның хәлен белешергә мөмкин.Башкаларга игелек эшләмичә, үзең дә рәхмәтле була алмыйсың.

 Бер- беренә “рәхмәт” әйтү татар халкының бик күркәм гадәте.Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр диләр.Бу чыннан да шулай.Табиблар фикеренчә, рәхмәтлелек хисен еш кичерүчеләр тыныч йоклый һәм авыруларга бирешмиләр.

Алтын сүзләр. Кешегә кадерле буласың килсә, үзең кадер күрсәт. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр. Миһербанлык – йөрәктән. Алтынга тут кунмас, яхшылык онытылмас.

“Рәхмәтле булу законы”.

Тулырак…

“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты”


   Яңа Кенәр мәктәп-интернаты
 Арча районының Яңа Кенәр авылында “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернат”  дип аталган уку йорты бар. Монда бүгенге көндә 142 бала белем һәм тәрбия ала.Аларның 72се – инвалид. Әмма укытучылар өчен аларның барысы да бертигез, якын һәм кадерле. Һәр балага бертөрле белем-тәрбия бирелә. Барысы да республика психологик медицина комиссиясе тарафыннан махсус шушындый мәктәпләрдә укырга тиеш дип табылган балалар.

Тормыш булгач,сәламәт булмаган балалар да дөньяга килә.Статистика андый балаларның саны кимүгә түгел, ә артуга баруын күрсәтә. Бу балаларның гаиләләре дә бик чуар. 49 бала – күп балалы гаиләләрдән.12се – кыен, 34е – тулы булмаган гаиләдә көн күрә. Тәрбиягә алынган балалар да бар. 17се – шундый. Бирегә якын-тирәдәге 5  районнан киләләр.

Мәктәпнең төп бурычы.

 Бу мәктәптә тәрбияләнүче балаларның акыл үсешләре тоткарланган яки зәгыйфь үскән.Бу авыру түгел.Ләкин аларның дөньяны кабул итүдә һәм фикерләүләрендә төрле тайпылышлар һәм тоткарлыклар була. Мондый балалар белән эшләү зур түземлелек, тәҗрибә һәм осталык сорый. Шуңа күрә мондагы 45 укытучы-тәрбиячеләрнең барысы дип әйтерлек югары педагогик белем өстенә махсус  дефектологик-психологик белемгә дә ия.

 Шунсыз эшләү мөмкин түгел. Чөнки һәр балага индивидуаль якын килергә кирәк. Аның фәннәрне өйрәнү мөмкинчелекләрен өйрәнеп белү – эшли башлауның беренче адымы. Икенчесе – белем һәм тәрбия бирүнең дөрес юлын сайлау.  Бу эштә мәктәптә педагог-психолог, укытучы-логопедлар булу балаларның акыл үсешендәге тайпылышларны төзәтүгә уңай этәргеч бирә.

  Мәктәптә шулай ук  өстәмә белем бирү педагогы, музыка укытучысы, ике шәфкать туташы һәм врач-педиатр бар. Барысының да бурычы бер – акыл үсешләре тоткарланган балаларны тормышка әзерләү, аларны мөстәкыйль яшәргә өйрәтү. Заман бик катлаулы: адым саен ялган, урлашу, көчсезләрне кимсетү-җәберләү. Мәктәпне бетергәннән соң һәр бала тормышта үз урынын таба белергә тиеш. Мәктәптә үзләштергән  һөнәр һәм тормыш күнекмәләре  белән  үзен һәм гаиләсен яшәтерлек  материаль байлыклар булдыра алса, укытучы һәм тәрбиячеләрнең хезмәтләре бушка китмәгән дигән сүз.

Укыту.

Соңгы ике елда рәттән үткәрелгән мәктәпне төзекләндерү эшләре аны танымаслык итеп үзгәртте.Биредәге сыйныф бүлмәләре, спортзал, клуб,ишек алдындагы уен мәйданчыклары ялт итеп тора. Сыйныф бүлмәләре укыту өчен кирәкле җиһазлар белән тулыландырылган. 9 кабинетта интерактив такталар эленеп тора. Проекторлар бар укытучыга җитәрлек.

 Мәктәптә дәресләр гадәти мәктәптәге кебек үткәрелә. Ләкин бу тыштан караганда гына шулай күренә. Гомумбелем мәктәпләрендәге физика, химия, алгебра, чит тел,  геометрия,сызым кебек фәннәр бөтенләй укытылмый. Иң күп дәресләр хезмәт укытуга бирелә.Мәсәлән, 8-9нчы сыйныфларда хезмәт дәресләре атнасына 12 сәгать керә. Һәм алар ул дәресләрдә штукатур-маляр һөнәренә өйрәнәләр. Тугызынчы сыйныфны бетереп чыкканда укучылар имтихан тапшырып, кулларына штукатур-маляр һөнәрен үзләштерүләре турында таныклык алалар.Түбәнрәк сыйныфларда укучы кызлар тегүче һөнәрен үзләштерәләр. Ә малайлар хезмәт мастерскойларында агачтан, тимердән төрле әйберләр ясыйлар.

 Сыйныфларда балалар күп түгел. Күбесендә – 10-12 укучы.Әмма шул 10 баланы укыту кайчагында 20 баланы укытуга караганда да читенрәк.Чөнки берәүләре тиз ярсып, кызып китүчән. Икенчеләре, киресенчә,бик акырын. Өченчеләре психик яктан сәламәт түгел. Болай да яралы күңелле балаларга ачулану, тавыш күтәрү, кисәтү ясау үзен акламый.

 “2”ле куеп та куркытып булмый аларны. 8нче сыйныфка җитеп тә иҗекләп укучы яки бүген укыганын иртәгә бөтенләй онытучы укучылар булу бу мәктәп өчен гаҗәп түгел. Андый балалар индивидуаль программа буенча укытылалар. Бер сыйныфта хәтта ике-өч махсус төркем булырга мөмкин. Укытучы 45 минут эчендә шуларның һәрберсе белән аерым-аерым эш алып барырга тиеш.

 Ата-аналарга, әгәр балалары сәламәт булмаса, баласын мондый мәктәпкә бирүдән курыкмаска кирәк.Чөнки бирегә килгәч, бала үз ишләре арасына эләгә. Гадәти мәктәптә коррекцион эш алып барылмый. Укырга өйрәнә алмаган бала шул укый-яза белмәгән килеш мәктәптән чыгып китә. Үз эченә бикләнгән, сөйләшә-аралаша белмәүче шәхес формалаша. Ә мин сөйләгән шикелле мәктәпләрдә  уңай психологик халәт, коррекцион укыту методикасы нигезендә һәр бала укырга-язарга өйрәнә. Аның белән генә чикләнеп калмый.Социаль көнкүреш юнәлеше дәресләрендә үзен карарга,йорт-җирне тәртиптә тотарга, тегәргә-чигәргә һәм башка төрле хезмәт күнекмәләренә, хәтта яңа туган баланы биләргә өйрәнә. Тулырак…

Балачакның Яңа еллары


                                       яңа ел

Сагыну.

Яңа ел якынлашуын иң элек балалар сизә. Чөнки бала күңеле самими,эчкерсез. Ә менә зурларны тормыш мәшәкатьләре баскан. Аларның бәгырьләренә кышкы кар салкыны сеңгән. Әле ярый Яңа ел тылсымына кушылып күңел ачарга шул балалар  бар. Алар булмаса , өлкәннәр яңа ел килгән-киткәнен сизмәсләр дә иде. Яңа ел алдыннан зурларга да бала акылы керә. Ниндидер могҗиза булыр кебек. Могҗиза булып,тормышлар яхшырыр,сәламәтлек ныгыр кебек тоела башлый. Кешеләрнең бер-берсенә игътибарлары арта, йөзләрдә елмаю барлыкка килә ,күңелләр нурлана. Һәм хатирәләр яңара…Бу көннәрдә һәркем үзенең балачагын һәм балачагындагы Яңа елларын сагына. Ә ул хатирәләр шундый якын – кичә генә булган кебек. Шундый җылы – аларны онытасы , тарих тузанында һич кенә дә күмеп калдырасы килми.

Мәктәпне бизәү.

Балалар мәж килеп мәктәп залын бизиләр. Түшәмгә ялтырап торган шундый матур шарлар, ап-ак кар бөртекләре эләләр.Зур малайлар элә , кечерәкләре аларга китереп , биреп тора. Үзләренең күзләре ут булып яна , аяклары идәнгә тими – кая басканнарын белмиләр.

яңа елБез дә бизи идек мәктәп залларын.Ләкин без укыганда мондый уенчыклар юк иде.Барысын да укытучылар белән бергә үзебез ясый идек.Башта кәгазь битләрен төрле төсләргә буыйсың. Буявы кипкәч битләрне тасмалап кисәсең.Шул тасмалардан келәй белән ябыштырып боҗралар ясыйсың.Аннан боҗраларны бер-берләренә чылбыр итеп тоташтырасың. Озынлыгы өчәр-дүртәр метр булган шул чылбырларны чыршы куела торган зал түшәменә эләсең.Классларны да шулай бизи идек.Искиткеч матур , искиткеч бизәлеш була иде бу. Әле дә күз алдыннан китми. Бу эш атна буена сузыла торган иде. Бүгенге шикелле ике-өч сәгатьтә генә мәктәпне Яңа ел бәйрәменә әзерләп булмый иде.

Аннан безнең мәктәптә бер классны кышкы урман итеп бизиләр иде. Бөтен парталарны чыгарып бетерәләр. Ак җәймә белән каплап эскәмияләр куялар, чын кечкенә чыршылар утыртып чыгалар.Стеналарга балалар ясаган рәсемнәр эленә.Түшәмнән кар бөртекләре  асылынып тора. Кар бөртекләрен кечкенә мамык шарчыкларны җепкә тезеп үзебез ясыйбыз.Бөтен класс түшәмен җепкә тезелгән мамык-карлар белән бизәгәч, нәкъ кар яуган төсле булып тора иде. Мәктәпнең чыршы бәйрәмен карарга ярты авыл килә торган иде. Бу бүлмә шул килгән кешеләр кереп ял итеп алсын , сөйләшеп утырсыннар өчен әзерләнгәндер , мөгаен.

Уенчыклар, битлекләр.  

яңа елАннан китә иде чыршыга элү өчен уенчыклар ясау. Катыргыдан төрле фигуралар кисеп, кар бөртекләре ясап рәхәтләнә идек. Чыршыда үзең ясаган уенчыкны күреп ләззәтләнүнең нәрсә икәнен бүгенге балалар белми шул.Күз явын алырлык уенчыклар алар өчен җансыз. Матур шарлар , ялтыравык кәгазьләр, көмеш тасмалар бүген әлеге чыршыда бик матур , әмма алар күңелдә сакланмаячак. Чөнки аларда балаларның хезмәте юк , аларга күңел җылысы салынмаган. Аларны ярату , истә калдыру мөмкин түгел.

Уйлый торгач , тагын бер уй килде. Чыршы бәйрәме өчен безнең бүгенге укучылар бернәрсәне дә үзләре ясамыйлар икән бит. Әзер уенчыклар ,әзер киемнәр…

Нинди генә битлекләр , киемнәр юк хәзер кибетләрдә. Аю булып киенәсең килсә – аю киеме , төлке булып киенәсең килсә – төлке киеме.Теләгәнен сайлап ал. Ә без һәр киемне үзебез тегә идек. Чөнки кибетләрдә булмады. Булырга тиештер дип тә уйламый идек.Минем иптәш малай белән берничә елкада колун булып киенүләр нык истә калган. Ватман кәгазеннән бөтен йөзне каплый торган конус эшләнә: күз,борын урыннарына тишекләр ясала.Аны кеше йөзе кыяфәтенә кертеп буыйсың, очына чуклар тагасың.Ә кия торган чалбарның бер балагы кызыл , икенчесе кара була торган иде. Бөтен эш Кыш бабайны әле арттан , әле алдан килеп котыртып йөрүдән гыйбарәт. Ну кызык,көләләр.Әле ахырдан атна буе сөйлиләр : бигрәк кызык булдыгыз диләр. Ничек онытасың инде шундый яңа елны.  Чыршы әйләнүләр ничек онытылсын?!  Кием-салым – барыбызда да бер чама , әти-әниләрнең иске күлмәк-ыштаннарын бозып тегелгән төрле җәнлек киемнәре. Ул Кар кызы белән Кыш бабайны чакырган әкияти мизгелләр… Тулырак…

Ярлымы син, әллә хәерчеме?


ярлымы син 

Ярлымы син, әллә хәерчеме?

Хөрмәтле, дустым! Яңа ел мәшәкатьләре белән тыз-быз килеп йөргән көннәрдә синең хөкемеңә тагын бер мәкалә тәкъдим итәм. Кәефне күтәрә торган күңелле язма түгел. Ул – ярлылык турында. Туйган хәерчелектән дип газетаны читкә алып куярга ашыкма. Мәкаләдәге күпләгән саннар сине куркытмасыннар. Алар безнең ничек яшәвебезне күрсәтүче хәвефле саннар. Без бит Яңа елдан һәрвакыт яхшылык кына көтәбез. Монда язылганнар да иске елда калып , яхшы якка үзгәрешләр башланса иде дип телик. 

Ярлы кеше нинди була?

 Ярлылык төшенчәсе Россиядә гел үзгәреп тора. ВЦИОМ уздырган сорашулар буенча,  россияннар гаиләдәге һәр кешегә керем 15000 сумнан   (бер айга) ким булса, үзләрен ярлы гаилә дип саныйлар.

Иң кирәкле ихтыяҗларны (ашау-эчү, киенү, торак) канәгатьләндерү мөмкинлеге булмау ярлылыкны күрсәтә. Икътисад өлкәсендәге белгечләр һәм социологлар фикеренчә, ярлылык дәрәҗәсен билгеләү хәзерге вакытта бик томанлы. Россияннарның 1/3 өлеше өчен машинаң булмау һәм чит илләргә чыга алмау – ярлылык санала.

Халыкның төп өлеше өчен ярлылык – хезмәт хакыннан хезмәт хакына яшәү ; арзанлы , сыйфатсыз ашамлыклар белән туклану; базардан алып киенү һәм бурычларың булу. Ничек кенә әйләндерсәк тә, безнең турыда гел кайгыртып торучы сөекле хөкүмәтебез кешегә яшәү өчен иң түбән чикне күптән билгеләп куйган инде. Бүген ярлылыкны күрсәтүче бу чик- гаиләдәге һәр кешегә бүлгәч килеп чыга торган сан – 9700 сум. Илдәге 20 миллионнан артык кеше шушы акчага көн күрә. Бу халыкның 14%ы яки  Рәсәй илендә яшәүче һәр җиденче кеше дигән сүз.

Чыннан да шулаймы?  Калган бөтен халык муллыкка тиенеп яши микән? Статистика керемнәре яшәү минимумыннан ким булганнарны гына ярлылыр рәтенә кертә. Пенсионерлар бөтенләй исәпкә алынмый. Яшәү минимумыннан ким булган пенсия алучылар – 16,7%. Пенсияләренә өстәмә түләү алучыларның саны – 5,3 млн. Ә уртача пенсиянең күләме 11,9 мең икәнлеген исәпкә алсак , 43,8 млн.пенсионерны да ярлылыр рәтенә кертеп була. Чөнки аларның пенсиясе яшәү минимумыннан 2,5меңгә генә артык. Билгеле , закон чыгаручылар бу аерма шактый зур һәм ул ярлылырны уртача яшәүчеләрдән аерып тора диләр. Көлке булса да әйтмичә булмый. Бу 2,5 мең акча бюджетта укучы студентка яшәү һәм уку өчен җитәрлек акча икән. Әмма Росстат биргән мәгълүматларга ышанып бетәргә ярамый. Чөнки бәяләр котырып үскән заманда бу акчаның бәясе бөтенләй төшеп бетәргә мөмкин.

Коры куаныч ярлылык

 Әмма безгә борынны салындырып утыру килешми, куанырга кирәк. Чөнки РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәерчелекне бетерү буенча бер матур проект әзерләп ята. Алар аз керемле гаиләләрне барлап, аларга адреслы матди ярдәм күрсәтергә җыеналар , шулай ук эшкә урнаштырырга да ярдәм итәчәкләр, имеш. Имеш димичә булмый , чөнки әкиятләрдәге шикелле мондый булышу турындагы имеш – мимешләрне  без күп тапкырлар ишеткән халык.

Тәҗрибә мәйданчыгы булган Татарстанда һәм тагын алты төбәктә моны сынап карамакчылар. Бездәге ярлылыр баеп китсә, ил буенча да ярлылырга “һөҗүм” башларга уйлыйлар. Уйламый хәлләре юк , чөнки Президент В.Путин үзенең май фәрманы белән 2024 елга илдәге хәерчеләрне ике тапкыр киметергә боерды. Бетерергә түгел , киметергә! Соңгы егерме елда мондый боерыкларның инде чутын оныткан халык өчен монысы да шул коерык кына булып калмагае.

 Ярлылыкның төгәл саннарын һәм сурәтен куллану кәрҗинендә күрергә мөмкин.

Кәрҗин нәрсә ул?

Кулланучы кәрҗине – кешенең бер елга җитәрлек ихтыяҗлары җыелмасы ул. Аңа кеше ел дәвамында куллана торган хезмәтләр, кием-салым, аяк киеме кебек товарлар һәм бер елга җитәрлек азык-төлек исемлеге кергән. Һәр төбәк әлеге кәрҗинне үзе төзи. Татарстанда 2013 елда Дәүләт Советы кабул иткән закон гамәлдә. Анда кешегә ел буена җитәрлек ризыкларның күләме һәм төрләре билгеләнгән. Гомуми яшәү минимумы 8334 сумны тәшкил итә.  Татарстанның Министрлар Кабинеты каршындагы икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, эшләүче кешеләр өчен куллану кәрҗиненең 3934 сумы – ашамлыкларга, 1787 сумы кием-салым һәм азык-төлек булмаган башка кирәк-яракларга, 2180 сумы – төрле хезмәтләр өчен, 976 сумы салымнарга каралган. Депутатлар 2019 елда Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы күләмен 8 232 сум дәрәҗәсендә билгеләргә тәкъдим итте.

Яшәү кәрҗине кешенең яшәве өчен кирәкле булган чыгымнар суммасына тигез булырга тиеш.Чынлыкта ул аңа туры килми. Яшәү кәрҗине турыдан туры яшәү минимумына , ә 2018 елдан минималь хезмәт хакына да йогынты ясый башлады.Аның эчтәлеге аңлашылып бетмәсә дә, эшләү механизмы бик гади. Росстат квартал саен куллану кәрҗиненең бәясен исәпләп чыгара һәм шуның нигезендә яшәү минимумы билгеләнә. 2018 елның 1 маеннан минималь хезмәт хакы яшәү минимумының 100%ын тәшкил итә. Тулырак…