fbpx
07.10.2020

“Без бит – Арча яклары” хрестоматиясен тәкъдим итү кичәсе


АрчаАрча

  Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең беренче квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучылары Әхмәдуллина Алсу Тәфкил кызы һәм Шагидуллина Рәйсә Сәйделхан кызы.    “Без бит – Арча яклары”  хрестоматиясен тәкъдим итү  кичәсе

Тема. “Газиз дә син, кадерле дә, әй Туган җирем”.

Максат. 1.Укучыларны Арча төбәгенән чыккан танылган язучыларыбыз белән беррәттән, әдәбият мәйданына, татар сәнгатенә әле яңа гына аяк баскан каләм ияләренең дә иҗат җимешләре белән таныштыру.

  1. Китап укуга карата кызыксыну уяту.
  2. Китапка кертелгән әсәрләр аша, якташ язучыларыбызның бай мирасын

өйрәнеп, туган телебезгә, милләтебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

А.б. Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем.

Билгесездер – кая  ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем, –

дип язган бөек Тукаебыз.  Әйе, үзенең туган ягын кем генә яратмый икән?! Язмыш безне кай тарафларда йөртсә дә, тәүге сулыш алган, дөньяны танып белергә өйрәткән туган ягыбызны оныта алмыйбыз һәм туган җиребез белән чиксез горурланабыз.

Г.Тукайның “Туган авыл” сүзләренә язылган җыр башкарыла.

А.б. Ямьле табигать хозурында көч җыеп, күңелләренә илһам алып яшәүче халкымның уллары һәм кызлары моңлы җырчы да, милләтпәрвәр шагыйрь дә, оста һөнәрче дә –гомумән, бик күп уңай сыйфатларны үзләренә туплаган шәхесләргә бай безнең төбәгебез.

Наил Касыймовның   “Казан арты”  шигырен яттан сөйләү. (5-8 сыйныф укучылары өчен хрестоматия, 141-142бит).

А.б. Әйе, безнең Арча ягы элек-электән данлыклы Казан арты үзәге булып санала. Халкыбызга бик күп мәгърифәтчеләр, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен биргән ул. Офыгыбызны балкытып торган Габденнасыйр Курсави, бөек Тукай, Галиәсгар Камал, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Мостафа Ногман, Мәхмүт Галәү, Рафаэль Төхфәтуллин,   Радик Фәизов һәм тагын бик күп танылган кешеләр – районыбызның  горурлыгы.

А.б. Ташкичү туфрагы татар әдәбияты фәне тарихына 17гасырдан башлап 300 ел дәвамында дистәләгән күренекле шәхес – галимнәр, тарихчылар, ислам дине эшлеклеләре, шагыйрь һәм язучылар, җурналистлар, милли көрәшчеләр тәрбияләп үстергәннәр. Мәгърифәтче, тәрҗемәче, акыл иясе,   мөгаллим  Шиһабетдин Мәрҗани, татар прозасының күренекле вәкиле, татар әдәбиятына тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәү безнең горурлыгыбыз.

Дистәләрчә фән эшлекләре, академиклар, фәннәр докторлары районыбызда  туып-үсеп, илебезнең төрле почмакларында, хәтта чит илләрдә дә Арча данын, Арча рухын тараталар. Гомумән, Арча районы – 60 тан артык язучы, 100 гә якын галимнәр иясе.

А.б. Якташ язучыларыбызның бай мирасын укучыларга җиткерү максатыннан “Без бит – Арча яклары” исеме астында 3 кисәктән торган укучылар өчен хрестоматия  әзерләнде. Китапта, Арча төбәгенән чыккан танылган язучыларыбыз белән беррәттән, әдәбият мәйданына, татар сәнгатенә әле яңа гына аяк баскан каләм ияләренең дә иҗат җимешләре тәкъдим ителгән. Әлеге китапка кертелгән әсәрләр аша, якташ язучыларыбызның бай мирасын туплап, үсеп килүче буынга тапшыру һәм тормышта үз урынын табарга ярдәм итү максаты куелган.  Шул әсәрләр аша укучыларыбыз дөньяны танып белергә, игелек кылырга, шәфкатьле булырга, туган илебезне, туган телебезне, халкыбызны яратырга өйрәнерләр дигән теләктә калабыз.   Ә хәзер   әйдәгез, әлеге җыентыкка кертелгән берничә шигырьне тыңлап китик. (Китаптагы шигырьләр белән танышу).

А.б. Безнең район кешеләренә киң күңеллелек, зирәклек, укымышлылык һәм хезмәт сөючәнлек хас.  Менә шушы сыйфатлар Арчаны “Казан арты” мәркәзе итәләр дә.

Кичәбездә якташыбыз язучы, тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты, Саҗидә Сөләймәнова исемендәге премия лауреаты  Гәүһәр Хәсәнова — Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы, Гомәр Бәшировның оныгы катнаша.  Татар әдәбияты дөньясы Гәүһәр ханымны татар теленнән рус теленә тәрҗемәче буларак таныш. Бүгенге көндә ул Татарстан Фәннәр академиясендә фәнни аналитика бүлеген җитәкли. 2005 елдан башлап Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Гәүһәр ханым үзе дә газета–журналларга мәкаләләр яза. Әтисе турында истәлекләрне туплап китап төзеп дөньяга чыгаручы буларак билгеле. Бүген тәкъдим ителгән хрестоматиянең 3 томында  Гәүһәр Мөхәммәт кызының әтисенә багышлап язылган “Сагышларым салдым суларга” исемле  әсәре урын алган. Анда мондый юллар бар. “    …. Гөберчәк урамына әти безне велосипедка утыртып алып менә. Әтинең туганнан туган сеңлесе велосипедның алгы рамына урнаша иде, ә мин, шактый авыр булганлыктан, арттагы багажникка эләгә идем. Урманга керү белән , Шүрәле турында хикәя башлана… Мин кечкенә вакытта, чын күңелдән, урманда Шүрәле яши, дип уйлый идем. Әтинең сурәтләү осталыгын беләсез – берничә минуттан мин артта калам, котым очып, суламас дәрәҗәгә җитеп, күзләремне чытырдатып йомып, “менә хәзер мине Шүрәле велосипедтан йолкып төшерә” дип, урманның матурлыгын күрмичә, тизрәк авылга кайтырга да, тавык-чеби, казлар арасына эләгергә, дигән хыял белән яши башлыйм… Ә әтигә күңелле – ул  көлә”. Кыскача шушы әсәр һәм әлеге җыентык турындагы фикерләрегез белән уртаклашсагыз иде.  Рәхим итегез, Гәүһәр Мөхәммәтовна. (Гәүһәр Хәсәновага сүз бирелә).

-Әтиегез турында башка истәлекләр белән дә таныштырсагыз иде.

– Язучы  булу өчен язучы кызы булу кирәкме?

– Кайсы язучы иҗаты күңелегезгә якын?

А.б. “Без бит – Арча яклары” хрестоматия – 3 томлыгы безнең данлыклы язучыларыбызны, каләм тибрәтүчеләрнең    иҗат җимешләрен туплаган ярдәмлек. Зыялы якташларыбызның татар дөньясына куйган хезмәтләрен белү һәм аларның да туган җиребезне изге итеп күңелләрендә кадерләп яшәүләре безнең өчен горурлык.

А.б.Бүгенге очрашу безнең күңелләребездә озак сакланыр. Сезнең белән якыннан танышу, аралашу бездә бары тик уңай хисләр калдырды.  Яхшы фикерләрегез, мәгълүматларыгыз өчен бик зур  рәхмәт. Эшегездә иҗади уңышлар, сәламәтлек телибез. Мондый очрашулар күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз.

А.б. “Белем алыйм дисәң ничаклы-

Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!” – дип язган бөек Тукаебыз.

Ә хәзер бөек Тукаебызның гимнга әйләнгән “Туган тел” җыры белән кичәбезне йомгаклыйбыз.

Файдаланган әдәбият.

1.Без бит – Арча яклары. Арча төбәге әдипләре иҗаты: 1-4 нче сыйныф укучылары өчен хрестоматия. – Казан “Мәгариф – Вакыт” ншәрияте, 2016. – 143б.

  1. Без бит – Арча яклары. Арча төбәге әдипләре иҗаты: 5-8 нче сыйныф укучылары өчен хрестоматия. – Казан “Мәгариф – Вакыт” ншәрияте, 2016. – 207б.
  2. Без бит – Арча яклары. Арча төбәге әдипләре иҗаты: 9-11 нче сыйныф укучылары өчен хрестоматия. – Казан “Мәгариф – Вакыт” ншәрияте, 2016. – 327б.
  3.  Күчереп алу өчен: Ачык чара. Газиз дә син, кадерле дә, әй Туган җирем

Шәрехләү