ТР Мөслим муниципаль районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп- интернаты”ның беренче категорияле укытучы-дефектологы Шайгарданова Илсөя Ринат кызы. Тема: “Якташ язучылар иҗатында туган як һәм ана темасы” ( проект эше).
Кереш өлеш
Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган төбәк! Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала бара. Туган якның бай тарихы һәм культурасы, табигате һәм көнкүреше-болар барысы да кече яшьтән үк балалар тормышының бер кисәгенә әверелә. Безнең аңыбызда һәм тойгыларыбызда чагылган таныш урыннар, акрынлап Ватан образын күзалларга ярдәм итә. Туган якны өйрәнү халык культурасының гасырлардан килгән традицияләрен, халыкның зур һәм матур эшләренә хөрмәт хисләре тәрбияләүдә туган якны өйрәнүнең мөмкинлекләре аеруча зур.
Мөслим ягы – җырлы, шигырьле як. Татар шигъриятенең, җырының иң бөек үрнәкләрен тудырган гаҗәеп талантлар биргән як ул Мөслим төбәге. Ык буенда үскән таллары суга иелеп нидер сөйлиләр, пышылдашалар, нәзберек җил дулкыннарны уйнатып ала, офыкка таба сак кына үрелгән оялчан зирек яфракларыннан сихри моңнар тарала. Мөслим өстендә илаһи моң, серле балкыш, җаннарны иләсләндерерлек көйләр агыла.
Кеше кайда гына булмасын, ул иң беренче чиратта әти — әнисен, туган ягын искә төшерә, алар белән бәйләнешле истәлекләрен яңарта. Үз төбәген белмәгән, өйрәнмәгән, аңа битараф кеше үз туган илен ярата алмый.
Мөслим – безнең туган ягыбыз. Ул республикабызның көнчыгышында урнашкан. Мөслим төбәгенә килгән һәр кеше аның гаҗәеп матур табигатенә, кешеләрнең нечкә күңеллелегенә, рухи гүзәллегенә сокланып туя алмый. Районыбыз территориясе буынча агучы Ык елгасы, аның янәшәсендәге күлле әрәмәлекләре, болыннар, табигатьнең матур төрле манзараларына бай күренешләр хакында күп сөйләргә мөмкин. Мөслим төбәгеннән күп санлы язучылар, мәдәният әһелләре чыккан, бу як күп кенә әсәрләрдә гәүдәләнеш тапкан.
Эшнең максаты :
1.Үзебезнең якның шифалы суларын эчеп, сихәтле тау һавасын сулап үскән якташларыбыз, төбәгебезнең күренекле шәхесләре прозаик Фоат Садриев, шагыйрәләр Шәмсия Җиһангирова һәм Лилия Садриева иҗатларын тирәнтен өйрәнү.
2. Язучыларның иҗаты белән кызыксындыру.
3.Туган төбәгебездән чыккан күренекле шәхесләребез белән горурлану хисе тәрбияләү.
4.Туган якка һәм аналарга мәхәббәт тәрбияләү.
Методлар:
1.Әдәби текстлар, матбугат материаллары белән эшләү.
2.Кулланылган әдәби материаларны системага салу.
3.Шигырьләргә һәм әсәргә анализ ясау.
Төп өлеш
Якташ язучылар иҗаты, аларның әсәрләре дигәндә иң беренчеләрдән булып Фоат абый Садриев язмалары күз алдына килә. Аларның нигезендә туган як, ана образы, кешеләр язмышы сурәтләнә.
Язучы-прозаик һәм драматург Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941 елның 10 мартында Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылында туа. Үз авылларында — җидееллык, аннан күрше Шуган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1958 елдан хезмәт биографиясен башлап җибәрә: колхозда эшли, хуҗалык кибетендә сатучы-өйрәнчек, авыл китапханәсендә мөдир вазифаларын башкара. 1963-1970 елларда башта Сарман, аннары Мөслим район газеталарында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, берничә ай Мөслим метеостанциясендә метеоролог булып эшли; 1970-1972 елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының Мөслимдәге укыту-консультация бүлегенә җитәкчелек итә. 1972 елның августыннан 1981 елның сентябренә кадәр ул — Мөслимдә чыга торган «Авыл утлары» исемле район газетасының җаваплы мөхәррире хезмәтендә. Шул елларда төп эшеннән аерылмыйча укып, 1965 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. 1981-1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Мәдәният министрлыгы каршындагы берьеллык Югары театр курсларында укып кайта.
Фоат Садриевка 1991 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исем бирелде.
Ф.Садриев — 1981 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
XX гасыр татар әдәбиятының төрле дәверләрендә реализм традицияләренә тугры калып, тормыш рәсеме тудыруда чынбарлыкка охшатуны әһәмиятле тапкан зур язучылар иҗат итеп килде, милли сүз сәнгатенең умыртка баганасын тәшкил итте. Шулар арасында прозаик Фоат Садриев та бар.
Фоат Садриев-ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы. Аның әсәрләре бик күп театр сәхнәләрендә уйнала һәм тамашачылар аларны бик җылы кабул итә. Ә “Таң җиле” романы өчен Фоат Садриевны Әлмәт язучылар берлегенең Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләге белән бүләклиләр.
Әнкәй кулы сыман сыйпап үтә Мөслимнәрдән искән Таң җиле, Өзгәләнәдер ул Замананың Сызлый икән, диеп, кай җире? Ана һәркем өчен кадерле зат! Алар безне якты дөньяга китереп, җыр көйләп йоклатканнар, иркәләп уятканнар, яшәргә көч-дәрт биргәннәр, кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашып яшәгәннәр. Әниләр турында сүз башласак, күз алдыбызга туган йортыбыз килеп баса һәм бер-бер артлы әниләргә бәйле якты хатирә-истәлекләр уза. Фоат Садриев үзенең истәлекләрендә әнисе Гыйзделямал апага булган олы мәхәббәтен ачык чагылдыра. Ул әнисен балачактан ук олылаган, кадерләгән. Тормышта ананың уң кулы булган. Тормыш авырлыгын бергә тартканнар. Хезмәтне яратырга аны әнисе өйрәтә, чөнки Гыйзделямал апа үзе дә эшкә батыр, уңган була, ир-атлар гына эшли торган хезмәтләр дә аның кулыннан килгән. Язучының әнисе көчле холыклы, намуслы, ялганны үз итми торган изге җанлы хатын-кыз. Язучының әнисен мин “Таң җиле” романындагы Нуриәсма- ана образы белән чагыштырыр идем.
Әсәрнең төп каһарманы- ана образы, Нуриәсма. Әсәрдә Нуриәсма образы бөтен нечкәлеге, татар хатын-кызларына гына хас матурлыгы белән ачылган. Аның турында укыганда күзләрдән яшьләр тама, гүя үзең дә бу образ белән бергә яши башлыйсың, бергә сулыйсың. Нуриәсма-гади авыл хатыны, шулай булуга карамастан ул югары әхлак кануннары буенча яши. Һәрвакыт алда барырга тырыша, эштә дә, тормышта да үзенә зур бурычлар куя. Кешеләр Нуриәсманың бу максатларын аңлап бетерә алмыйлар,
үзләренчә бәялиләр, Нуриәсмадан гаеп табарга тырышалар. Балаларына да җиңел булмый Нуриәсманың, ата- ана балаларына караганда икеләтә тырышып эшлиләр, әниләренең йөзенә кызыллык китермиләр. Аларга тормышта авыр булса да әниләре аларны чын ир-егетләр, кызлар итеп тәрбияли, алар тормышта үз юлларын табалар, эшлиләр, яшиләр. Нуриәсмага мәхәббәт өлкәсендә дә газаплар күрергә туры килә. Яраткан тормыш иптәше Сәгыйдулла аңа үзенең иптәше, яшьтәше Хәдичә белән хыянәт итә. Нуриәсмага тормыш тукталган кебек тоела, үз-үзенә кул салырга да уйлый, ләкин соңгы чиктә генә үзенең дә гаебе барлыгын танырга мәҗбүр була. Чынлыкта ул Сәгыйдулласын үлеп ярата, аны үбәсе, кочаклыйсы, назлыйсы килә. Ләкин әлеге дә баягы эчке әхлак кагыйдәләре аңа ачылып китәргә ирек бирми, ул үзен билгеле бер кысада тота, шул югары әхлак кануннары аркасында ул зур газапларга дучар була, иренә булган олы хисләрен ул яшереп саклый. Бары тик күп гомерләр узгач кына Сәгыйдулласына булган мәхәббәтен ача ала. Нуриәсма үз-үзенә дә, балаларына да, авылдашларына да бик таләпчән була. Ул һәрвакыт кешеләргә яхшылык кына эшли, аның фикеренчә дөнья гел яхшылыкка гына корылган булырга тиеш. Нуриәсма кешеләрне кызгана, аларны гафу итәргә тырыша. Бүлмәдәш кызы җиңел тормыш белән яши, егетләрне гел алыштырып тора, бәби таба һәм аннан бик җиңел генә котылырга уйлый. Ә Нуриәсма ул баланы үзенеке итә, аңа Фәрит дип исем куша, аңа яхшы тәрбия бирә, чын ир-егет итеп тәрбияли. Үзенең баласы түгеллеген халык та, Фәрит үзе дә белми, бу серне Нуриәсма
үзе белән алып китә. Аны авылдашлары фәрештәгә тиңлиләр.
Нуриәсма ул җир кешесе. Ул табигатьне ярата, кырда, тауда, йөри, табигатьнең уянуына чын күңелдән сөенә, матурлыкны ярата һәм күрә, тоя белә. Оныгы Маратны да табигатьны, кош-кортларны, хайваннарны яратырга өйрәтә. Нуриәсмада балаларны тәрбияләү хисе көчле, ул ачуланмый, акыл да сатмый, шулай булуга карамастан аның сүзе һәрвакыт төгәл үтәлә, эшләнә, ул балалар телен аңлый, алар белән җиңел аралаша белә.
Нуриәсма-күпкырлы образ. Аның уңай яклары да, тискәре сыйфатлары да очрый, бу шулай булырга тиештер дә бәлки, һәрбер кеше хатадан хали түгел. Нуриәсма кебек әниләр җир йөзендә күп очрый, алар тагын да күбрәк булсалар җир йөзендә ятим балалар азрак булыр иде. Нуриәсма образы бик күп аналарга үрнәк булып тора, андый әниләр булганда җир йөзендә тереклек бетмәс, таң җилләре үз вакытында исәр, яңгырлар да вакытында явар, тормыш дәвам итәр.
Ана образы белән бергә Фоат абый туган төбәк темасында яктырта. “Таң җиле” әсәрендә ана Нуриасма табигать белән бер булып яши, кояш һәм таңга табына. Туып килүче кояшны ул: “Әйдә, рәхмәтең белән, хәерең белән кил!” –дип каршылый.. Ул иртән таң белән уяна, табигать, агачлар белән сөйләшеп йөруен, табигатьне яратуын бик оста итеп гәүдәләндергән.
Лилия Садриева – Ык буе шагыйрәсе. Аны безнең Мөслимдә олысы-кечесе танып белә. Һәрвакыт кешеләр белән, халык алдында. Күңеле – гамь, җаны кешеләрне, туган ягын, гомумән, тормышны ярату белән тулы. Һәр вакыйга-күренеш уңаеннан, һәр форсатта аның үзенә хас әйтер сүзе бар – ул шигырь белән сөйләшә. Шигырьне яза белү генә җитми, аны сәнгатьле итеп халыкка җиткерә белү дә мөһим.
Гомер буе туган ягына тугрылыклы булып яши шагыйрә. Туган җирдән китмәвенә чын күңелдән сөенә, горурлана, шигырьләре аша туган яктан читтә яшәгән якташларына шулай икәнен сиздерә…
И туган як, сине башкалардан,
Ахры, ныграк аңлый алганмын.
Минем кебек кем сокланыр иде,
Ярый элесиндә калганмын.
Туган як, авыллар язмышы, аның мәртәбәле кешеләре хакында язылган шигырьләре беркемне дә битараф калдырмый. Беткән авыллар язмышы, авылдан киткән кешеләре турында ачынып шигырь юлларына сала.
Кемнәрнеңдер газиз туган йорты
Еллар чоңгылына күмелгән.
Бу авылда минем күргәннәрем
Китмәс, ахры, китмәс күңелдән.
Шигырьдәге “чоңгыл” сүзе барысын да аңлаып бирә төсле.
Лилия Садриева шигырьләрендә туган як белән беррәттән әти-әнисенә багышланган шигырьләр дә бар. Әти-әнигә багышланган шигъри юлларны укыганда, һәркемнең күңеле үз әти-әнисе янына кайтып килердәй итеп сурәтләнгән. Ата-ананы зурлый, аларны изге затка санап яза шагыйрә. Аның фикеренчә, ата-ананың барлык кылган изгелекләре өчен аларга иән чагында кадер-хөрмәт күрсәтә алган кеше генә зуен чын бәхетле дип саный ала торгандыр.
Әткәеңә охшагансың, диләр,
Кайнарлыгың, холкың, барлыгың.
Рәхмәт, әткәй, эле дә дөнья ямен
Аңлый торган күңел калдырдың.
Бу шигырьнең эчтәлегендә нинди тирән мәгънә ятуны ата-анасын зурлаган, хөрмәт иткән кеше генә аңлый ала торгандыр.
Лилия Садриеваның 2002 елның җәендә беренче шигырьләр китабын чыгара – “Өр яңа яз” исемле китабына аның табигатькә, туган якка багышланган 100 дән артык шигыре кертелгән. Шул шигырь китабындагы бер шигырьнең ике юлны укыгач, йөрәк дертләп куйды: “Ыкта боз киткән, диләр… Юраучы булды микән?’ Бик тә таныш, якын халәт бит бу! И туган як… Язларың челтери синең, көзләрең саргая, кышларың буранлый… Минсез генә… Миннән башка әнә шул могҗизаларны иминлеккә-бәхеткә юраучылар әле дә бармы? Гомумән, табигатьне кеше күңеленә юраучылар бармы әле? Бар, әлбәттә. Андый юрамышларны, әдәби сүз белән, шигырь дип атыйлар. Юраучының да әдәби исеме бар – шагыйрь. Иң сөендергәне шул: Лилиянең кайсы төбәк баласы икәнен, кайсы як былбылларын тыңлап, кайсы чишмәләрнең суын эчеп үскәнен, яшәгәнен шигырьләреннән сизенеп, тоеп була. Шагыйрь өчен бу – ифрат та мөһим сыйфат. Чын шагыйрьләрнең акылы да, тормыш юлы да, тормыш фәлсәфәсе дә, фаҗигасе һәм тантанасы да – барысы да шигырьләрендә. Дусай авылы кызы, үз авылын уйлап, болай ди:
“Каеннары бигрәк якын миңа…
Әллә бергә-бергә үскәнгә?”
Ак каеннар аның өчен матур агач кына түгел, авылдаш, чордаш, хистәш-күңелдәш үк икән, ләбаса! Йә, ак каенның үзе белән авылдаш булу бәхет түгелмени! Тормыш ак каеннары белән генә түгел, үзенең реаль тетрәнүләре, кырыс гамәлләре белән дә күңелгә кагыла, хәтта, кыйнарга-имгәтергә тели, һәм шагыйрә көрсенеп, уфтанып ала:
“Әй язмыш, җанымны кыйнама…
Мин кунак бу кыргый дөньяда!
Әнә, күр, таң ата…
Өр-яңа… Ә җанда – соңарган хыяллар. …
Мин кунак бу кыргый дөньяда?
Лилия Садриеваның нинди генә шигырен алсаңда, кайсына гына тукталсаңда, тирән мәгънә ята. Туган як, табигате, авыллар язмыш, әти-әнигә хөрмәт һ.б.
Шәмсия Җиһангирова – лирик күңелле, романтик рухлы шагыйрә. Тулырак…