05.11.2024

Фигыль заманнары (3нче сыйныфта татар теле дәресе)


фигыль

 Казан шәһәре Совет районы   187нче күппрофильле лицейның  туган тел һәм әдәбияты укытучысы Алексеева Миләүшә  Роберт кызы. Тема: Фигыль заманнары (3нче сыйныфта татар теле дәресе)

 Дәреснең максатлары.

  1. Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):
  • фигыльнең мәгънәсе һәм сораулары белән таныштыруны дәвам итү, аны башка сүз төркемнәреннән аерырга өйрәтү; фигыль заманнарын билгели белү күнекмәләрен булдыру.
  1. Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):
  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; гомумиләштереп нәтиҗә ясый белү; парлап сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек итеп җавап бирә белү.
  1. Тәрбия максаты (шәхси нәтиҗә):
  • әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрә белү, күзәтергә өйрәнү һәм эстетик хисләр формалаштыру;

Җиһазлау. 3нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге, компьютер, интерактив такта, презентация

 

  1. Мотивацион этап

Уңай психологик халәт тудыру, укучыларны дәрестәге эшчәнлеккә әзерләү.

Укытучы. Кояш чыга, ал нурлары

Тәрәзәне чиртә.

Хәерле иртә, балалар!

– Хәерле иртә!

Укытучы. Авыл буйлап  ап-ак карлар

Йөгерешеп үтә.

Хәерле иртә, укучылар!

– Хәерле иртә!

Укытучы. Тышта, барыгыз да күргәнегезчә, кыш ае. Бар җирдә аклык, сафлык хөкем сөрә. Табигатьнең шушы аклык, сафлык нурлары сезнең күңелләрегезгә иңсен.  (Укучылар бер-берсен сәламлиләр. Хәерле көн телиләр.)

  1. Сл.1(экранда кышкы табигать күренеше)

Укытучы. Шушы рәсемгә карап, дәресебезне Фирүзә Җамалетдинованың “Бәсле иртәдә” дигән шигыре белән башлыйк әле.(196нчы күнегү)

Ап-ак шәл итеп япкан,

Энҗе итеп тә таккан:

Бәскә төреп каенны,

Кыш үткән безнең яктан.

Кыймыйм “аһ!” дияргә дә,

Куркам мин тияргә дә,

Бәсләр коелыр кебек,

Бар ямь җуелыр кебек.

Укучылар, сезнең мондый күренеш белән очрашканыгыз бармы? (Укучылар игътибар белән карыйлар.)

-Әйе, очрашканыбыз бар.

Укытучы. Тексттагы барлык сүзләр дә аңлашыламы?

-Әйе.

Укытучы. Бәс нәрсә ул?

Көтелгән җаваплар:

Агачлар ап-ак була.

-Агач ботаклары бик матур була.

-Русча иней була.

-Рәсемдә күрәбез: агачларның ботакларын бәс сарган.

3.Сүзлек эше.

Укытучы. Җуелыр дигән сүзнең мәгънәсен аңлыйсызмы?

Көтелгән җаваплар:

Югалыр дигән мәгънәдә.

Бетәр дигән мәгънәдә дип аңлыйм.

Укытучы. Ә кыймыйм дигән сүзнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

Көтелгән җаваплар:

-Батырчылык итмим.

-Русча – не осмеливаюсь.

Укытучы. Бу сүз нинди формада килгән?

-Юклыкта килгән.

 

  1. Актуальләштерү

1.Фигыльнең мәгънәсе һәм сораулары белән таныштыру.

Укытучы.   Күнегүнең биремен укыйбыз:

калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрне табып, сораулар куй.

Укучылар,без фигыль турында нәрсәләр беләбез? Искә төшерик әле.

Көтелгән җаваплар:

-Фигыль эш-хәрәкәтне һәм хәлне белдерә;

-Фигыль нишләде? нишләгән? нишли? нишләр? нишләячәк? сорауларына җавап бирә.

-Фигыль барлыкта, юклыкта килэ.

Сл.2 (экранда схема)

Укытучы. Фигыльләргә сораулар куеп барабыз:

Япкан- нишләгән?

Таккан –нишләгән?

Үткән –нишләгән?

Кыймыйм- нишләмим?

Куркам- нишлим?

Коелыр –нишләр?

Җуелыр – нишләр?

 

III. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Бу фигыльләр эш-хәлнең кайсы вакытта  үтәлүен белдерәләр?

 Көтелгән җаваплар:

-Таккан, үткән –үткән  вакытта;

-Кыймыйм (кыям), куркам –хәзерге вакытта;

-Коелыр, җуелыр –киләчәк вакытта;

Укытучы. Вакытта сүзен заманда дип тә әйтәбез.

Димәк, безнең бүгенге тема нинди булыр?

Көтелгән җавап:

-Фигыль заманнары.

Укытучы. Дәфтәргә теманы язабыз.

Дәфтәр битен 3кә бүлеп, заманнарны язабыз, сүзләрне тиешле графага урнаштырабыз.( Дәфтәрләрдә эш.)

Фәрит абыйның киңәшен укыйбыз.(101нче бит: кагыйдә)

Нәтиҗә.

Укытучы.Димәк, фигыль эшнең кайсы вакытта үтәлүен белдерә?

Көтелгән җаваплар:

-Үткән заманда фигыль эшнең сөйләү вакытыннан элегрәк үтәлүен белдерә;

-Хәзерге заманда фигыль эшнең сөйләү вакытында үтәлүен белдерә;

-Киләчәк заманда фигыль эшнең сөйләү вакытыннан соңрак үтәлүен белдерә.

Физминут. Ак куян. (Ял итү. Хәрәкәтләр ясау) 

IV.Уку мәсьәләсен чишү

Фигыль заманнарын билгели белү күнекмәләрен булдыру.

197нче күнегү.

(Укучылар текстны укыйлар).

Укытучы .

1нче төркем үткән замандагы фигыльләрне;

2нче төркем хәзерге замандагы фигыльләрне;

3нче төркем киләчәк замандагы фигыльләрне үрнәктәгечә язып тикшерәсез.

Көтелгән җаваплар:

1нче төркем.

-Үткән замандагы фигыльләр: төренгән, капланган;

2нче төркем.

-Хәзерге замандагы фигыльләр: күренә, үсә, ярата;

3нче төркем.

-Киләчәк замандагы фигыльләр: йомылыр, калыр.

Сл.3.(экранда сүзләр) “Парын тап!” уены.

умылся                   язабыз

позавтракал           укыйбыз

пошел                     саныйбыз

пишем                    барачаклар

читаем                    юынды

считаем                  ашады

пойдут                    китте

Укытучы. 199нчы күнегүдәге җөмләләрне татарчага тәрҗемә итегез:

1.Утром я умылся, позавтракал и пошел в школу.

 

  1. В школе мы пишем, читаем, считаем.

 

3.После уроков ребята пойдут в музей.

Көтелгән җаваплар:

1нче төркем.

-Мин иртән юындым, ашадым һәм мәктәпкә киттем.

2нче төркем.

-Мәктәптә без язабыз, укыйбыз, саныйбыз.

3нче төркем.

-Дәресләрдән соң балалар музейга барачаклар.

  1. Ныгыту

 Темага караган фигыльләрне сөйләмдә активлаштыру.

Сл.4 (рәсемнәр:“Кибет”, “Китапханә”, “Стадион”, “Парк”, ”Даруханә”, “Троллейбус”, “Музей”, “Бассейн”,”Мәктәп”, “Өй”)

Укытучы. Карточкаларда язылган фигыльләрне кулланып, үзегезгә ошаган бер рәсемне сайлап алып, диалог төзеп карагыз.

(укучыларның җаваплары)

Сл.5 (рәсемнәр:“Кар бөртеге”, “Кояш”, “Тамчы”, “Җил”, “Чыпчык”, “Тимераяк”, “Рольле уен”)

Һәр төркем үзенә ошаган бер рәсемне сайлап ала һәм  сөйләм (монолог) төзи.

(укучыларның җаваплары)

  1. Рефлексия

200нче күнегү.

Бирем: фигыльләрне таблицага урнаштырып язарга.

Көтелгән җаваплар:

Үткән заман: карадылар,укыган, аңлады.

-Хәзерге заман: сөйли, белә, шылтырый.

-Киләчәк заман: әйтәчәк, кайтыр, язачак, дуслашачак, карар.

Укытучы. Кемнең 1 хатасы да юк –кызыл төсле түгәрәк, кемнең 1-2 хатасы бар – яшел төсле түгәрәк, кемнең 3-4 хатасы  – сары төсле түгәрәк ала.

Димәк, укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсәләр өйрәндек?

Көтелгән җавап:

-Без фигыль заманнарын өйрәндек: үткән заман, хәзерге заман, киләчәк заман.

VII. Өй эше

1.Фигыль заманнарына 2шәр сүз уйлап язып килергә, берсе калын, берсе нечкә әйтелешле булсын.

2.*Шул сүзләр белән җөмләләр  уйлап язарга.

 

ПРЕЗЕНТАЦИЯ: https://cloud.mail.ru/public/qZS8/Sr53uqDAx

 

Идрис Туктар “Серле тартма” хикәясе


серле тартма

Саба муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе шәһәр тибындагы  Байлар Сабасы бистәсе гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәрифуллина Гөлнара Тимерхан кызы. Тема: Идрис Туктар “Серле тартма” хикәясе. (3 нче сыйныфның рус төркемендә укудан уздырылган ачык дәрес планы)

  Тема:  Идрис Туктар “Серле тартма” хикәясе.

Максат:

  1. Укучыларны Идрис Туктарның “Серле тартма” хикәясе белән таныштыру; безнең якларда кышлаучы кошлар турында өстәмә мәгълүмат бирү.
  2. Укучыларның аңлап уку, сәнгатьле сөйләү, бәйләнешле сөйләм төзү күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.
  3. Кыш көне кошларга ярдәм итәргә кирәклеген төшендерү; матурлык күрергә өйрәтү.

Материал: “Әдәби уку”, рус телендә гомуми белем бирү мәкт. 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ 1 нче кисәк/ Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова, “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2013.

Җиһазлау: компьютер, проектор, презентация   Идрис Туктар “Серле тартма”.

Дəрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру:

  • Исәнмесез, укучылар!
  • Хәерле көн!

Дежур укучы

II Белемнәрне актуальләштерү

  1. Өй эшен тикшерү.
  2. Фонетик күнегү. (1 нче слайд).
  3. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

1.Мин сезгә серле тартма алып килдем. Аның эчендә нәрсә дип уйлыйсыз?  Шушы саннарны сез үсү тәртибендә тезергә тиеш буласыз, саннар артында хәрефләрне тезеп, сүз килеп чыгарга тиеш.

– Серле тартма дигән сүз килеп чыкты. Серле тартма дигән сүзне ничек аңлыйсыз? Нинди тартмалар булырга мөмкин?

  1. Дәреснең темасын, максатын әйтү.

– Димәк дәреснең темасы ничек булыр инде? (2 нче слайд)

– Ә максаты?

  1. Уку мәсьәләсен кую.

– Бүгенге дәрестә И.Туктарның “Серле тартма” хикәясен укырбыз. Автор нәрсәне “серле тартма” дип атаган икән? Әсәрне укыгач, шул сорауга җавап табарбыз.

  1. Укучыларга Идрис Туктар турында кыскача мәгълүмат бирү. (3 нче слайд)

 Идрис Туктар (Идрис Ильяс улы Туктаров) — зур тормыш һәм иҗат юлы узган әдип. Ул элекке Уфа губернасының Уфа өязе Сәфәр волосте (хәзерге Башкортстан Республикасының Благовар районы) Булышлы авылында фәкыйрь игенче гаиләсендә туа. Ун яшеннән Идрис алтын приискасында эшли башлый. Бер үк вакытта өч сыйныфлы рус мәктәбендә белем ала. Соңрак Уфа шәһәрендә дүрт училищеда, 1932— 1936 елларда Казан дәүләт педагогия институтында укый. 1915 елның көзендә солдатка алына. И. Туктар өч сугышта: Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышында, Бөек Ватан сугышы фронтларында тупчы булып сугыша. Сугыштан соңгы елларда Татрабфакта, Киевта суднолар төзү техникумында укыта, Яшел Үзән шәһәр китапханәсендә мөдир, күптиражлы газета редакциясендә тәрҗемәче булып эшли.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен әдип «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.

И. Туктар 1982 елның 20 октябрендә вафат була.

  1. Сүзлек эше.

серле – волшебный

икән – если

гади – простой

көч – сила

ярма – крупа

тышка эләргә – повесить на улицу

азык – пища; корм

 6.Дәреслек белән эш.

  • Хикәяне үрнәк уку (укытучы укуы)
  • Сорауларга җавап бирү

–  Серле тартманың сере нидә?

–  Серле тартма янына нинди кошлар килә?

–  Ни өчен кошлар серле тартманың янына үзләре үк очып киләләр?

–  Кыш көне кошларга нәрсәне кичерүе авыррак: суыкнымы, әллә ачлыкнымы?

–  Сез кошларга ничек булышасыз?

3)  Ял минуты.

4)  Проблемалы сорауга җавап бирү (4 нче слайд):

– Автор нәрсәне серле тартма дип атаган?

  • Автор кышын кошларга куя торган җимлекне серле тартма дип атаган.
  1. Текстан сүзтезмәләрне таптыру, җөмләләп укыту (парларда эш)
  2. Хикәяне сораулар ярдәмендә кисәкләр укыту, исем кушу, план төзү.
  3. Рефлексия. Тест эшләтү (карточкада эшләү).

Тест.

1.Кайсы кош урман табибы?

А) Сыерчык    Б) тукран   В) Ябалак

  1. Кайсы кош бездә кышлый?

А) Чыпчык   Б) Сыерчык   В) Кара карга

  1. Җылы якка очып китүче кош?

А) Күгәрчен   Б) Сыерчык   В) Песнәк

  1. Тынычлык символы булган кош?

А) Карга   Б) Песнәк   В) Күгәрчен

  1. Җимлеккә нәрсә куярга?

А) Алма, мандарин   Б) Шоколад   В) Ярма, ипи валчыгы

  1. Кышлаучы кошларга ничек ярдәм итәргә?

А) Җимлек ясарга   Б) Уенчык бирергә   В) Өйгә алып керергә

  1. Кайсы сүз хаталы язылган?

А) Карга    Б) Песнәк   В) Кара бүрек

  1. Кайсы раслау дөрес? (5 нче слайд)
  2. Кошларга кыш көне ярдәм кирәк, чөнки аларга азык табу кыен.
  3. Ул тартма үзе бик гади.
  4. Кошларга ярдәм итмәгез, алар үзләре дә җиңел генә азык таба ала.
  5. Бездә кышлаучы кошлар турында табышмаклар чишү

а) Кигән киеме чуар,
-Чык-чырыйк, дип чырылдар,
Борчак җыяр, кырда кунар.

ә) Үзе аклы-каралы.
Озын һәм җиз койрыклы.
Җәен-далада,
Кышын – калада.

б) Кара жилет, сары күлмәк,
Кара бүреген кияр,
Бертуктаусыз: “Сип, сип”,-дия
Нәрсә сибик, кем белә?

в) Гөлдер-гү, гөлдер-гү,
Кызыл тәпи – кемдер бу?

г) Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч.
Ничек чыдый бу чүкеч?

  1. “Кыш көне кошлар” тексты белән таныштыру. ( 6 нчы слайд)

Кошлар – бик ашамсак тереклек ияләре. Кыш көне кошлар еш ачыгалар. Кар бураны уйнаганда  һәм чатнама суыкта азык табу аеруча да кыенлаша. Андый вакытта бик күп кош һәлак була. Кыш көне 6 сәгать ашамыйча торса, кош үлә. Шуңа күрә кышын аларга ярдәм кирәк. Җимлекләрне җим салыр өчен уңайлы җиргә эләләр. Тәрәзә янына элсәгез, аларны күзәтү тагын да җайлырак булыр.

Җимлек элү белән эш бетми. Аңа даими җим салып торырга кирәк. Төрле кошлар төрле азык белән туклана.

Чыпчыклар – тары, солы, бодай, ипи валчыгы. Песнәкләр – карбыз төшләре, көнбагыш, ит, туңмай, тары. Карабүрекләр – миләш, балан, алабута орлыгы.

  1. Кошлар өчен ясалган җимлекләр белән таныштыру. ( 7 нче слайд).
  2. Йомгаклау.
  3. Дәрескә нәтиҗә ясау.

– Укучылар без дәрестә нинди хикәя белән таныштык? Аны кем язган?

–  Автор безгә нишләргә куша?

  1. Өйгә эш бирү :
  2. Билгеләр кую.

Укучылар үзләренә билгеләр куялар

  • Менә сезгә кызыл, зәңгәр һәм яшел түгәрәкләр. Әгәр бүгенге дәрестә “5”ле гә җавап бирдем дисәң  яшел түгәрәкләрне, “4” ле гә зәңгәр түгәрәкләрне, ә инде  “3” ле гә җавап бирдем дип уйласаң кызыл түгәрәкләрне сайлап алып миңа бүләк итеп  калдырырсыз.
  • Ни өчен кызыл түгәрәкне сайладың?
  • Сез иптәшегез белән килешәсезме?
  • Нәтиҗәләр нинди?
  • -Тагы да нәрсәләр эшләргә тиешсез?
  • Бүгенге белемнәрне кайда һәм ничек кулланырга мөмкин?

Дәрес тәмам. Сау булыгыз!

__________________________________________________

Презентация: https://cloud.mail.ru/public/gPwc/15YuGHzPL

Тезең авыртса…


Тезең авыртса... Көннәрдән беркөнне йокыдан торгач, аягыма көчкә басып, кузгалып киттем. Сул аякның тезе бигрәк тә каты авырта. Сызламый үзе, әмма баскан саен ыңгырашырлык итеп авырта. Әйтерсең, тез буыннарына эчтә әллә нәрсәләр тутырып куйган шикелле.

 

 

Тулысы белән монда укы: https://telegra.ph/Teze%D2%A3-avyrtsa-06-26

Табигатьне саклау – безнең бурычыбыз


  Табигатьне
Казан шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе  “Күп профильле 187 нче лицей”ның  туган тел һәм әдәбияты укытучысы  Алексеева Миләүшә Роберт кызы. Тема: Табигатьне саклау – безнең бурычыбыз. (4 нче сыйныфта әдәби уку дәресе)

 

Максат һәм бурычлар.

  1. С.Әхмәтҗанованың “Саклыйк, әйдә, Җир-ананы” шигырен уку һәм анализлау.
  2. Шигырьдә күтәрелгән проблеманы ачыклау, шул проблемага карата үз фикереңне белдерү.
  3. Сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру.
  4. Укучыларны табигатькә сак карарга өйрәтү, матурлыкны күрә белү хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы. “Яңа белемнәрне ачу” дәресе.

Җиһазлау. Әдәби уку (Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек),  рәсемнәр, мультфильм, презентацияләр.

Презентация: https://disk.yandex.ru/i/s-0y2hHfEhHnTQ

Шәхсиятле универсаль уку гамәлләре:

  • сәламәт яшәү рәвешен кабул итү;
  • экологик культура нигезләре: табигать кыйммәтләрен кабул итү; үз эшчәнлегеңдә табигатьне саклау, сакчыл тоту, иминлек нормаларына иярүгә әзер булу.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • уку мәсьәләсен кабул итәргә һәм саклау;
  • нәтиҗәләр буенча йомгакларга һәм адымлы контрольне гамәлгә ашыру.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • ачык информация тирәлегендә, интернетта, уку басмалары, энциклопедия, белешмәлекләрдә кирәкле мәгълүмат эзләү;
  • әйләнә-тирә дөнья һәм үзең турында мәгълүмат (сайлап алып) яздырту.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • кешеләрдә төрле фикерләр булу мөмкинлеген кабул итү;
  • үз фикереңне һәм позицияңне формалаштыру.

Дәрес этаплары

1.     Мотивация

Экранда рәсем. (глобус) Сл.2.

  • Әлеге рәсемгә карап, без нәрсә турында фикер йөртә алабыз?

Көтелгән җаваплар: Табигатьне сакларга кирәк. Җир шарын сакларга кирәк.

  • Ә ни өчен сакларга кирәк соң аны?

Көтелгән җаваплар: авырмас өчен сакларга кирәк; сәламәт булыр өчен сакларга кирәк.

  • Бүгенге дәресебезнең темасын ничек атарбыз?

Көтелгән җаваплар: Җир шарын саклау; табигатьне саклау.

  1. Актуальләштерү
  • Сезгә мультфильм тәкъдим ителә. Игътибар белән карагыз.

 «Мы друзья природы Человек, береги природу!!!» Экологический мультфильм «Мальчик и Земля»   https://youtu.be/JEPcdd4rYdw

–         Сез бу мультфильмда нәрсәләр күрдегез?

Көтелгән җаваплар: Балалар табигать кочагында ял итәләр. Кайтып киткәндә, ял иткән урын чүп-чар белән кала.

  • Табигатьтә үз-үзеңне ничек тотарга кирәк?

 Көтелгән җаваплар:  ял иткәч, үз артыңнан чүпләрне калдырмаска, аларны бер капчыкка җыеп алып китәргә кирәк.

  1. Яңа материалны аңлату

С.Әхмәтҗанованың “Саклыйк, әйдә, Җир-ананы” шигырен уку. Шигырьне тыңлау, аңлашылмаган сүзләрне барлау.

Сүзлек эше.          Сихәт – дәва                    Сафланырга – чистарырга

  1. Материалны ныгыту

1.Укучыларның сәнгатьле укуын  күзәтү. Строфалап уку.

  1. Әсәрнең эчтәлеге буенча әңгәмә.

–  Шигырьдә нинди проблема күтәрелгән?

Көтелгән җаваплар: Табигатьне саклау проблемасы.

  • Шагыйрә җир шарын ни өчен Җир –ана дип атый?

Көтелгән җаваплар: Ана – әни ул һәркемнең бер генә, җир шары да бер генә; Әни безгә никадәр газиз, кадерле булган кебек, җир шары да шулкадәр якын, кадерле.

  • Шагыйрә: “Я, кем белә: ничек итеп якларга

Зур Җир шарын бәп-бәләкәй кешедән?”- дип яза. Син бу шигъри юлларны ничек аңлыйсың? Табигатьне нәрсәдән сакларга кирәк дип уйлыйсың?

Көтелгән җаваплар: Җир-ананы саклау кешедән, ягъни үзебездән тора.

  1. Рәсемнәрне әсәр эчтәлегенә туры китерү.
  • Бу рәсемнәрне кайсы строфага беркетер идегез? Сл.3-4

Чиста һава (урман,болын рәсеме) һәм пычрак урын (күл, корыган урман рәсеме)

  1. Экраннан слайдлар карау. Сл.5-6-7
  • Ни өчен табигатьтәге бөҗәкләр, үсемлекләр, урманнар, җәнлекләр, балыклар юкка чыга?
  • Сез бу плакатта язылган сүзләр белән килешәсезме?
  • Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре бармы?
  1. Төркемнәрдә мөстәкыйль эш. (кәгазь битенә түгәрәкләр эченә язалар) 1нче төркем. Табигатьне саклау өчен нишләргә кирәк?

2нче төркем.Табигатьне саклау өчен нишләмәскә кирәк?

  1. Рефлексия. Без бүген дәрестә искә төшердек…

Безгә кызык булды…

Безне гаҗәпләндерде…

Без аңладык…

Без телибез…

  1. Өй эше.
  2. “Белдерү кәгазьләре” ясау.
  • Сез – табигатьнең дуслары, ял иткәч, чүп калдырмаска кирәклеген беләсез. Ә менә башка кешеләргә сез нинди лозунг, белдерүләр язар идегез? Сез бу белдерүләрне кайда куяр идегез?
  1. Шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнергә.

  1. Йомгаклау. Без – табигать хуҗалары, табигатьне саклау – ул туган илеңне саклау.

Дәрестә кулланырга:

1.     «Мы друзья природы Человек, береги природу!!!» Экологический мультфильм «Мальчик и Земля» https://youtu.be/JEPcdd4rYdw

  1. Укытучы презентациясе. Табигатьне саклау – безнең бурычыбыз
  2. https://yandex.ru/video/touch/preview/9769655822510868950
  3. Презентация “Экологические проблемы современного мира”

 

 

 

 

 

Фәнис Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятен өйрәнү


Кояштагы тап
Казан шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе  “Күп профильле 187 нче лицей”ның  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ногманова Диләрә Рәшит кызы. Тема: Фәнис Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятен өйрәнү (6 нчы сыйныф өчен төзелгән дәрес планы).

Тема: Ялган да, яманлык та эзсез калмый! (Ф.Яруллин “Кояштагы тап” әкияте)

Максат: Фәнис Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте белән таныштыру

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

Метапредмет – җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү.

Предмет  – Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әсәрен өйрәнүне йомгаклау, тулы анализ ясау, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның үз карашларын булдыру, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү.

Шәхескә кагылышлы – әниләргә карата шәфкатьлелек, хөрмәт хисләрен булдыру, яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәтү.

Материал: дәреслек

Җиһазлау. Ф.Яруллин “Сайланма әсәрләр”, компьютер, проектор, дәрескә презентация, карточкалар, фотолар, йолдыз формасындагы төсле (кызыл, сары, зәңгәр) фишкалар, 1 укучы ясаган кояш рәсеме.

Дәрес барышы.

  1. Дәресне оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру.

– Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек?

– Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк, яңа көнгә теләкләр телик.

  1. Актуальләштерү.

Уку мәсьәләсен кую.

– Кеше язмышы төрледән – төрле, алар бер – берсенә һич тә охшамаган. Берәүләргә язмыш гомер буе иркәләп, сөеп, шәфкать белән карый. Ә икенче берәүләрне язмыш алай иркәләми, киресенчә, сынауларны бер-бер артлы яудырып тора.

Әле күптән түгел без шундый язмышка дучар булган шагыйрь Ф. Яруллинның гыйбрәтле тормышы белән таныштык. Аның иҗаты белән якыннанрак танышкач, күңелләр пакьләнеп киткәндәй булгандыр. Менә шундый горур, язмыш сынауларын җиңә белүче Островский, Ф. Яруллиннар кебек без дә көчле рухлы булып калсак иде.

-Балалар, ә хәзер үзегез өчен иң кадерле булган 1 сүз уйлап әйтегез әле.

–  Рәхмәт , укучылар. Иң кадерле сүзләр арасында барыбыз өчен дә уртак булган бер сүз бар: әни сүзе. Ни өчен?

III.     Уку мәсьәләсен кую.

– Ф.Яруллинның да иң зур ярдәмчесе, олы терәге, әлбәттә – аның әнисе Гафифә апа була. Ана баланы тудыручы да, аңа һәрвакыт һич авырсынмыйча ярдәм итүче дә. Шуңа күрә язучы дөньядагы аналарның барысын да ярата. Бу темага бик күп шигырьләр яза.

Слайдта:

Еллар үтте, дуслар алмашынды,

Ерагайды кайбер якыннар.

Онытылды барлык төче сүзләр

Җилдә сүнде көчсез ялкыннар.

Әни хаман минем белән калды

Яратуын яшереп эченә.

– Укучылар, бүген Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкияте белән танышабыз.

Сүзлек эш.

Сүзлек өстендә эш (тәкъдим ителә)

Слайдта:

Каф тавы – Кавказ тавы

Тап -пятно

Шифалы – файдалы

Офык – горизонт

Шомлы – куркыныч

Мөлдерәмә – тулы

Яманлык – начарлык

(Әкиятне чылбыр буенча уку)

– Укучылар, әкиятне  бүлекләргә бүлик, аларга исем бирик.  Ничә һәм нинди бүлекләргә бүлеп була?

  1. Малай һәм әни.
  2. Ялганчы малай.
  3. Кояштагы тап.

Сорауларга җавап бирү.

– Бу хикәядә төп геройлар кемнәр? (Әни, малай һәм кояш.)

– Әнисе нинди кеше булган? (Тырыш, чөнки кояш белән бергә торган, бергә яткан)

– Малайның әнисе турындагы юлларны табып укыйк.

– Әни кем өчен тырыша?

– Көннәрдән беркөнне нинди хәл килеп чыга? Әйдәгез, бу урынны рольләргә бүлеп укыйк әле, балалар.

(Рольләргә бүлеп уку) Әни, ул, автор

-Бу өзектән без малайның нинди сыйфатларын күрдек?

– Ни өчен әнисе суны Көймә тавы артындагы чишмәдән алырга куша? Тексттан шул сорауга җавап табыйк әле. (Аның суы тәмле дә, салкын да, шифалы да.)

– Малай нинди начарлык эшләде? (Әнисен алдады)

– Ни өчен кояш ачуланган? (Табып уку)

-Әкияттән авторның чыгарган гомуми нәтиҗәсен табыгыз. (Бер генә яманлык та эзсез калмый.)

– Бу сүзләр белән автор нәрсә әйтергә теләгән?

  • Начар эш эшләсәң, барыбер беленә.
  • Алдашу – начар гадәт.

-Беркемгә дә начарлык эшләргә ярамый.

-Сабак алган әлеге малай, киләчәктә нинди кеше булыр дип уйлыйсыз?

* Малайны сез яхшы яки начар кеше дип әйтә аласызмы?

-Ул үзенең ялгышын, гаебен таный. Дөньяда яшәгәндә, бөтен кеше дә ялгыша, ә балалар бигрәк тә. Иң мөhиме: ул ялгышны вакытында күреп, төзәтә белергә кирәк.

– Ни өчен малай уенга бирелә? ( Аның уйныйсы килә, әле ул кайсы эш мөhимрәк икәнен аңлап бетерми.)

– Сез малай урынында булсагыз нишләр идегез?

-Кояшка нинди сыйфатлар хас? ( Кояш бар нәрсәне дә күрә: яхшылыкны да, яманлыкны да. Кояш бу әсәрдә малайның ялганыннан оялып карала, ә малай гафу үтенгәч, ул елмаеп җибәрә. Кояш ул- безне яшәтә, җылыта, безгә нур һәм яктылык бирә.)

-Ни өчен Ф. Яруллин кояш образына мөрәҗәгать итә?

– “Әнинең җылы кочагы” диләр. Әни дә безгә җылылык, көч, рәхәтлек бирә. Димәк, ана җылысы – кояш җылысы.

– Сезгә өйдә кайчан күңеллерәк? Әни өйдә булгандамы яки булмагандамы?

(Әни өйдә булмаса, бернинди ямь дә юк, бөтен дөнья караңгылыкка чумган кебек тоела. ) Тулырак…

Һөнәрләр илендә


һөнәрләр
ТР Арча районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең югары категорияле тәрбиячесе  Шакирова Гөлүзә Зиннур  кызы. Тема: Һөнәрләр илендә.

 

Максат: Балаларның һөнәрләр турындагы белемнәрен ныгыту,аларны төрләре буенча аера белергә өйрәтү,хезмәткә карата хөрмәт тәрбияләү, уйлау фикерләү сәләтләрен камилләштерү,җитезлек һәм өлгерлекләрен арттыру.

Алып баручы: Исәнмесез хөрмәтле кунаклар,балалар.Без сезнең белән бүген “Күңелле һөнәрләр” дип аталган эстафета уенына җыелдык. Һөнәрләр безнең бик күп.Илебездә 40 меңләп һөнәр барлыгы билгеле. Әйдәгез ,һөнәр исемнәрен искә төшереп китик әле.Менә никадәр һөнәр бар икән!Барлык һөнәрләрне дә санап бетерү мөмкин түгел.Шагыйрьләр эш,хезмәт турында бик күп шигырьләр иҗат иткәннәр.Балалар,сезгә шигырьләр ятларга бирелгән иде,шуларны тыңлап китик әле.

Ринат: Ялкаулар аннан кача,

Тырышлар бик ярата.

Аны яраткан кешенең

Кадер-хөрмәте арта.

Миләүшә: Гөлләр төшкән күлмәгемне

Бик уңган кызлар теккән.

Итәгендәге җөйләр дә

Килешле итеп бөккән.

Риназ: Ак халатлы апаларны

Күргәчтен әллә нишлим.

Әллә каушап,әллә куркып,

Кайчан иренне тешлим.

Үзләре алар  ягымлы ,

Сөйләшүләре матур.

Больницага барган саен

«Килдеңме,диләр ,батыр?”

Шулай итеп ипләп,көйләп,

Мине һәръяклап җайлап,

Укол ясый врач апа,

Озын шприцны сайлап.

Радмир:Выходит дворник из ворот

И, словно кисть ,метлу берет.

И эту улицу и ту

Метлой раскрасит чистоту!

Елизавета: Иртүк торып,әнием

Тизрәк эшкә йөгерә.

Ачылганчы ашханә,

Аш әзерләп өлгерә.

Аш-сулары еш кына

Керә минем төшемә…

Яшәр идем үзем дә,

Шатлык биреп кешегә,

 Руслан: Менә һөнәр ,ичмасам,

Дәү әнинең һөнәре:

Чәчәк арасында үтә

Аның бөтен көннәре.

Буш вакытым булганда,

Мин дә аңа булышам:

Помидорлар,кыярлар,

Яшел суган җыешам.

Айгөл: Ә менә минем апа

Конфет-прәннек сата.

Ул эшләгән кибеттә

Бар ак күмәч тә,сөт тә.

Данияр: Без ут белән көрәшергә  тиеш,-

Без көчле һәм кыюлар.

Бар кешегә кирәк һөнәр-

Янгын сүндерүчеләр.

Марсель: Туфрак-җир сыйга мохтаҗ

Мул иген алыр өчен,

Ипекәй булып кайта

Аңа түгелгән көчең.

-Җир бүләкли ,дип әти

Ел да кертә ашлама,-

Табындагы ризык,-ди,-

Буразнадан башлана.

Рәмис: Бик тырыш апам Һава

Безгә тәмле сөт сава.

Сөт күп булса илебездә

Тук син,мин,һәммәбез дә.

Айдар:Әти чигүче дә түгел,

Балта остасы гына,

Гаҗәпләнеп туя алмыйм

Аның осталыгына.

Кешеләр туңмасын диеп,

Бураннарда ,җилләрдә,

Җан җылысын куша бит ул

Үзе салган өйләргә.

Раиль: Барыбызга бер генә,

Белмим ничек өлгерә.

Үзе шундый сөйкемле.

Нәкъ әнием шикелле.

Шат йөзле укытучым,

Күңелемә иң якын.

Кеше ул шуның өчен.

Ул минем –укытучым.

Артур:Үсеп җиткәч мин барыбер

Капитан булачакмын!

Корабымның штурвалын

Туйганчы борачакмын.

Кораб белән мин ерак

Илләргә барачакмын.

Диңгезләрдә ачылмаган,

Утраулар табачакмын.

Ильназ:Күрше Зөлфирә апа

Фермада сыер сава.

Беркөн барып карадык,

Сыерларны санадык.

Игорь: Он и фрукты и природу

Нарисует и портрет.

Взял художник на работу

Кисти, краски и мольберт.

Виктория: Сотни писем, телеграмм

Он разносит по домам.

А в конвертках голубых

Вести от друзей ,родных.

Все из нашего района

Уважают почтальона

 

Алып баручы: Балалар,хәзер без ике командага бүленеп ярышны башлап җибәрәбез.Безнең беренче команда “Җитезләр”,икенче команда “Көчлеләр”дип атала.Балалар үзләренең уңганлыкларын һәм җитезлекләрен күрсәтеп китәрләр. Тулырак…