fbpx
08.04.2012

“Чат”та утыру. Булган кызык хәл.


чатБу сөйләшү минем хатын белән күрше Миләүшә арасында була. Үзем Казанда ИРОда белем эстәп йөрим. Берүк вакытта компьютерга өйрәтү буенча дистанцион курсларда да укып, зачетка әзерләнәм.

Дүшәмбе көн урамда хатыным белән Миләүшә очрашалар.Исәнлек-саулык сорашкач, Миләүшә әйтеп куя: “Фәрит абыйны күрдем, чатта утыра иде”, – ди. Хатын эсселе-суыклы булып китә. “Ялгышасыңдыр, ул бит Казанда укуда. Абау, җаным, берәр язуы онытылып калды микәнни? Кичә генә киткән иде бит әле. Нишләп чатта йөри, нишләп өйгә кайтмады икән?” – ди.

“Юк инде, – ди Миләүшә, – Казанда икәнен беләм. Чатта очрашып сөйләштек”.

Без, курсларда укучылар, шул исәптән Миләүшә дә, интернетта форумда язышабыз, шунда чатта хәбәрләшәбез. Миләүшә шуның буенча сөйли, ә хатын урам чаты турында уйлый икән. Ярый әле тиз аңлашалар, хатынның кан басымы күтәрелмичә кала.

Армиягә барасы килә!..


армиягәАрмиягә их, барасы килә! Тик алмыйлар да алмыйлар. Кая булсын, армиягә инде! Акчаны азрак төрттем ахрысы. Язгы чакырылыш вакытында күбрәк бирәсе булыр, чөнки барасы бик тә килә. Шунда армиягә барып, бушлай ашап, бушлай киенеп йөрисе килә. Монда барыбер акча юк. Эшкә алмыйлар. Дипломың үзеңә булсын, безгә ПТУ бетереп кил диләр.

Врачлары да бик надан. Авызыңда ике тешең юк икән, “ак билет” бирәләр. Солдат шулпасын чөмерергә теш кирәкмени, тинтәкләр? Анда кул кирәк. Идән юу өчен, офицерларны сәламләү өчен, командирларга йорт төзү өчен.

Ничек кенә китәргә бу армиягә? Генералга язып карыйм микән әллә? Минем дә бит тузган кәчтүмне ташлап, Юдашкин теккән модный мундирлар киеп йөрисем килә. Әле бушлай телефон да бирәләр ди. Менә рәхәт тормыш, ә! Бушлай киенеп, бушлай сөйләшеп ят әле.

Китәм булгач, китәм. Тәмам туйдырды. Иртән торып күзне ачуга акча сорый башлыйлар. Мондый эт тормышында яшәгәнче, Русия армиясендә солдат булуың мең артык. Манный боткасын сыпыртып куясың да, ятасың казармада түшәмгә төкереп. Уйлыйсы юк, эшлисе юк. Ара-тирә чокыр казып, койма буяп кайтасың да, шуның белән вәссәлам.

Берәр олигарх йә банкир малае булсам, күптән алырлар иде инде. Укытучы малае булгач, алмыйлар шул, кешегә санамыйлар.

Их, ничекләр генә итеп армиягә эләгәсе? Ничек кенә бушлай ашап, бушлай киенеп яшисе?

Шакир маҗаралары.Көлке,әмма булган хәл


  шакир маҗараларыҖитмешенче еллар. Шакир абыйның элемтә бүлегендә бригадир булып йөргән вакыты. Ул көнне аның әбәд алып килү чираты була. Иртән эшне оештырып җибәргәч, авылга кайтып китә бу. Кайта да, ашамлыклар алып менәргә дип, базга юнәлә. Аска төшеп, аяк җиргә тия дигәндә генә, дөңгердәтеп катык чиләгенә китереп баса. Катыкка чумган Шакир абый сукранып баздан менә дә,урамдагы су колонкасына чыгып, кәстүм-чалбарын юып чистарта.

Аннан ашыга-ашыга печәнлеккә менеп китә. Тавык оясыннан йомыркаларны алып төшеп, пешерергә куя. Бакчадан суган, кыяр җыеп ала. Барысын бергә төйнәп, кырга китә. Кызулык белән таудан төшеп барганда велосипед көпчәге кыйшаеп торган күпер тактасына эләгә һәм Шакир абыебыз, бака кебек җәелеп, юл тузанына барып төшә. Катыктан юылып әле кибәргә өлгермәгән өс киеме баштанаяк тузанга бата. Кәстүмен салып елга кырыена килә дә, ачудан суда болгый-болгый, юа башлый. Чалбарын да сала. Аны фермадан кайтып килүче хатыннар күреп ала. “Абау, Шакир җүләрләнгән!” – диләр алар исләре китеп.

Шул арада Шакир абый юеш киемнәрен киеп ала да, велосипедына утырып басуга элдертә. Ләкин ерак китә алмый, гөнаһ шомлыгына каршы, көпчәк җибәргән булып чыга. Сәпиден җитәкләп, тирләп-пешеп эш урынына килеп җитә. Аны дүрт күз белән көткән егетләр чирәмгә тезелешеп утыралар. Шакир абый шунда төенчегенең юклыгын күреп ала. Бөтен ризык елга буенда калган! Нишлисең, кире барып алып килә.

Тагын тезелешеп утыралар егетләр. Берсенең йомырканы алып, маңгаена бәрүе була, ялтырап чеби аягы килеп чыга. Икенчесе әрчи башлый – чеби башы килеп чыга. Өченчесе, дүртенчесе дә бозык. Шакир абый ачуыннан йомыркаларны тибеп очыра. Инде нишләргә? Ач егетләрнең ачуы яман. Шуннан, кылт итеп, иртәнге якта бригадасына аванс алганлыгы исенә төшә. Кулы белән түш кесәсен каплый, әһә, акчалар шунда.

Ала, тик акчаларның барысы да лыч су. Егетләр мөлдерәшеп карап тора моңа. Берсе ыңгырашып кына: “Җәеп сал чирәмгә”, – ди. Тезеп чыга Шакир абый берлекләрне, бишлекләрне яшел чирәм өстенә. Егетләр иренеп кенә тагын көрәкләренә тотыналар. Ул арада, көтмәгәндә, өермәле җил чыгып, бөтен нәрсәне туздыра башлый. Акчалар берәм-берәм һавага күтәрелә. “Тотыгыз, тот!” – дип акырышырга тотына егетләр. Һәм көрәкләр күтәреп, кепкаларын, өс киемнәрен салып, басу буйлап акча куарга тотыналар. Шактый вакыт мүкәли-мүкәли акча җыялар. Соңгы берлекне тоткач, Шакир абый шапылдап җиргә утыра. “Булды, егетләр! Бүген бүтән эшләмибез”, – ди.

Акчаны бүлешәләр. Шакир абый – алдан, артыннан – бригадасы, булып үткән хәлләрдән шаркылдап көлә-көлә, якындагы авыл кибетенә тәпилиләр.”Т.Я”.5апрель,№42

Күкәй хикмәтләре.


күкәйАвыл кибетләрендә дәүләткә күкәй җыйган чор. Ул вакытта ипие дә, бәби чүлмәге дә бер кибеттә. Шакир абый Казанга туганнарының туена барырга җыенып йөри. Шәһәрчәрәк күренергә тырышып, галстук тагарга уйлый бу. Кибеткә килә, карый – түрдә, сырган бишмәт өстендә, бер чуар галстук эленеп тора.

– Сеңлем, миңа әнә теге гластукны бир әле.

– Галстук күкәйгә генә, Шакир абый, – ди төелә-төелә ипи белән сөт ашап утырган кибетче кыз.

Шакир абзый, уңайсызланып:

– Миңа муенга тагарга кирәк иде шул, – ди дә кибеттән чыгып китә.

Шулай итеп, аңа туйга галстуксыз гына барырга туры килә.

* * *

Элек авыл кибетләрендә күкәйгә сатыла торган әйберләрнең исемлеге һәм кемнең күпме күкәй тапшырганын күрсәткән дәфтәр эленеп тора иде. Шунда ук – “Гражданнар! Дәүләткә күкәй тапшырыгыз!” дигән лозунг-өндәмә. Безнең малай чак. Кибеткә прәннек кайткан дигән хәбәрне ишеттек тә, тегеннән-моннан яшереп куйган шешәләрне алып, кибеткә чаптык.

Кибетче бер безгә, бер алдындагы дәфтәргә карап-карап торды да:

– Башта әтиләрегез килеп, күкәйләрен тапшырсыннар, аннан прәннек ашарсыз, – дип, безне кире борып җибәрде. Тулырак…

Килер бер көн…


килер бер көнКөннәрдән беркөнне телевизорда кибеп,агарып беткән Финанс Министры пәйда булды.

-Кризис бетте.Бүтән булмаячак.Бәяләр артмаячак.Инфляция юк.Курыкмагыз!

Иртәгесен халык сүгенә-сүгенә тоз,шырпы җыярга кибетләргә чыгып чапты.Икенче көнне чырае телевизорга сыймаган Сәүдә Министры килеп чыкты.

-Ипи һәм тауар бездә буа буарлык.Ачлык булмаячак.Ышанмасагыз,менә сезгә саннар.

-Ах!..-диде халык һәм кибетләргә он,ярма алырга ябырылды.

Өченче көнне атка атланган Авыл Хуҗалыгы Министры күренде һәм шатлык белән ярып салды:

-Быел моңарчы күрелмәгән уңыш җыелды.Амбарлар ашлыктан ташып тора.Куярга урын юк.Артыгын Америкага сатабыз.

-Шулай ук микәнни?-диде халык һәм ипи киптереп,сохари әзерләргә кереште.

Ул арада  Төзелеш Министры да килеп кушылды.

-Фатир бәяләре төшә.Студентлар коттеджларда яши башлаячак.Өй салырга бушлай җир бирәбез,Куриль утрауларында .Бомжларның һәрберсе өйле булачак.Якын киләчәктә!

-Бар икән күрәселәр,-дип ыңгырашты халык һәм утын,күмер, буржуйкалар  эзләп төрле якка чабышты.

Атна ахырында корсагы экраннан ташып чыккан Оборона Министры килеп чыкты.

-Армия яхшыра.Солдатлар акчага чумды.Миллионер булып өйләренә кайтып

китәчәкләр.Безнең танклар-дөньяда бердәнбер.Самолетлар-супер.Без җиңәбез.Ура!

-Ана…каем,-дип кычкырды халык һәм землянкалар казырга тотынды.

Иң соңыннан башын кыңгыр салып экраннарга Президент чыгып басты.                                                                        -Барысы да контрольдә.Безнең уңышлар искиткеч.Без бүген үк японнар шикелле яши алабыз.Ләкин алай итсәк, иртәгә берәүгә дә эш калмаячак.Тынычлап йоклагыз.Бүген пенсияләрне тагын арттырдык. Иртәгә пенсионерлар чиләкләп икра сатып алачак.

Алга,алга һәм артка борылып тагын алга! Килер бер көн- ут,газ өчен түләүләр булмас,фатир-бушлай,транспорт-бушлай.Белем,сәламәтлек дигән искелек калдыкларының кирәге калмас.Ил чәчәк ата.Һәр клумбадан 130ц чәчәк җыеп алырбыз Тауар бәяләренең арзан булуына халыкның ачуы чыгар чыгуын.Әмма безнең шәп полициябез бар.Барысы да контрольдә.Килер бер көн…

-Тагын нәрсә әзерли икән инде бу мөртәтләр?-диде халык гаҗиз калып.Һәм тегенди-мондый хәл була калса дип чиста киемнәрен кия башлады.

Сабирныкыларны көтәм…Булган хәл.


   Сабирныкыларны көтәмҖитмешенче еллар. Көз. Бәрәңге алган вакыт.

Туктаусыз яңгыр сибәли. Көн аз гына ачылуга, халык кырылып бәрәңге бакчасына ябыша. Шимбә көнне хатыннарның (әле ул вакытта яшь, чибәр кызның) күршесе Сабир абзыйларга Казаннан көтүләре белән туганнары, балалары кайтып төшә.

Ә яңгыр сибәли дә сибәли. Бу кадәр кешенең өйдә өелеп ятуы да эчне пошыра. Өй бакчасы торып торсын, басу бакчасын алырга кирәк, дип уйлый Сабир абзый. Кыр да җилләгәндер, алуы җиңелрәк булыр. Төштән соң яңгыр бераз туктагандай итә, кояш та чыккалап ала.

Нишләргә белми бәргәләнеп йөргән Сабир абзый фәрманын җиткерә: “Басу бакчасына барасыз!” Олысы-кечесе көрәкләр, сәнәкләр күтәреп, басу бакчасына юнәлә. Сабир абзый, сәламәт булмау сәбәпле, өй саклап кала. Ул чорда басу бакчалары авылдан читтә, бөтен кешенеке бер җирдә. Араларында беленер-беленмәс кечкенә генә межа.

Казан кунаклары, җир җимертеп эшләп, кичкә бәрәңгене алып бетерәләр. Кырда капчыклар утырып кала, үзләре азрак ял итәргә, чәй эчәргә дип өйгә кайтып китәләр. Бераздан ат табып, бәрәңгене төяргә басуга киләләр. Ә анда бөеренә таянган Камал абзый басып тора:

– Сез нишләп минем бәрәңгене алдыгыз? Кем кушты? – дип җикеренә ул. – Мин җир суыклары кергәч кенә алырмын дип тора идем. Хәзер кая куям мин бу бәрәңгене? Идән асты каралмаган, баз чистартылмаган…

Сабир абзыйныкылар коелып төшә. Ә Камал абзый тузыныпмы тузына. Бераздан килешәләр тагын. Ат арбасына төяп, Камал абыйны җайлап-юмалап, бәрәңгесен өенә кайтарып бирәләр.

Шуннан соңгы елларда: “Бәрәңге алмыйсыңмы әллә?” – дип сораучы кешеләргә Камал абзый, мыек астыннан гына елмаеп: “Сабирныкыларны көтәм”, – дип җавап бирә торган була.