fbpx
13.02.2012

Китәм, Кипрга! Юмористик хикәя.


  китәм кипргаАлла боерса, быел җәй Кипрга ял итәргә барам әле. Үткән ел Анталиягә җыенган идем. Үч иткәндәй, җәй башында сыер бозаулады. Өченче ел, күпме әзерләнеп, Мисырга бара алмый калган идем. Колхоз ул елны хатын белән икебезгә өч гектар чөгендер бүлеп бирде. Җәй буе үстереп, көзен җыеп тапшыргач, һәркайсыгызга берәр капчык шикәр бирербез диделәр.

Шыкырдап торган ап-ак шикәрне ни җаның белән кара гарәпләргә алыштырасың? Бармадым, билгеле.Быел, бисмиллаһи, барам булгач, барам Кипрга. Сыеры да, чөгендере дә чукынсын. Сәламәтлек кадерле.

Сыер быел, Аллага шөкер, кысыр калды. Колхоз да чөгендер утыртмый. Үсми ул шикәр чөгендере безнең якларда.Инде елын онытканмын, колхоз персие Төркиядән башын тишеп кайткан елны бугай, Канар утрауларына җыенган идем.

Сигезенчедә укыган Мансурның биш фәннән “ике”лесе чыгып, көзге сынауга калды, мөртәт! Беркөн авылга кайткан иде әле. Өч машина белән. Африкада эшли икән. Миңа да ике банан кертеп чыкты. “Маймыллар ашый торган чын бананнар бу, Фәрит абый, рәхәтләнеп сыйланыгыз”, – ди. Үзе көлә: “Картадан илләрне күрсәтә алмаган өчен “ике”леләрне тезә идең. Хәзер беләм инде. Бөтенесен йөреп чыктым”, – ди.

Шуларны ишеткәч, күңелләр нечкәреп китте. Хезмәтеңнең җилгә очмавын күрү күңелле шул…Ельцин Арча сабантуена килгән җәйдә Гарәп Әмирлекләренә бармакчы булган идем. Тагын ходайның “амин” дигән чагына туры килмәде. Башта колхоз сарыклары өчен яфрак җыйдык. Аннан чүплектә кычыткан чаптык. Мәктәп түбәсен яптык. Купкан идән такталарын кактык. Соңгы кадакны сукканда, укуга чакырып, кыңгырау чылтырады…

Хәзер җайлы, кая барыйм икән дип баш ватып торасы юк. Телевизордан көн саен тегендә барыгыз, монда килегез дип оҗмах почмакларын күрсәтеп торалар. Җитмәсә, путевкалары да бик арзан икән. Кипрга бару өчен нибары 450 у.е кирәк ди. Ул уе-муе дигәнен математикадан рубльгә әйләндереп караган идем… нокталарым өтергә әйләнеп күренә башлады. Минем отпускы акчасы гына бу оҗмах ишекләрен ачып керергә җитеп бетми икән.

Ярар, баҗайдан әҗәткә алып торып булсын ди. Процент белән. Әмма хатын тукылдый бит әле. Бакча коймаларын яңартасы бар ди. Мунча миче җимерелеп төшә башлады. Тавык-чебешләргә юньлерәк урын әмәлләштерергә кирәк. Аннан бәрәңге корты мыжгый башлый. Көтү чираты җитә. Сыерга печән әзерләү, утын кисү, бәрәңге төбенә өю кебек пүчтәк эшләр янына мәктәпне, классларны ремонтлау кебек “сурьезный” эшләр килеп баса.

Өстәвенә, Казанга барып энекәшнең җиде ел буе эшләнеп бетмәгән дачасын күтәреп бетерәсе бар. Хатынның апасы мунча төзергә көтеп ята. Тагын… Җитте! Сыерны сатып отпускы акчасына кушарга да, тизрәк ычкынырга кирәк. Китәм булгач, китәм Кипрга!Хәерчегә җил каршы дигәндәй, иң элек отпускы акчасының үз вакытында булмаячагы ачыкланды. Авыл Советы пенсиядәге укытучы Хәтимә апаның өен сипләп бирергә кушкан. Ашыгыч ди.

Рәиснең июльдә Крутушкага путевкасы бар, шунда киткәнче эшләп бетерергә кирәк ди. Бу булды – бер. Икенчесе, иң мөһиме: анысын директор үз бүлмәсенә чакырып сер итеп кенә әйтте (сез дә сөйләп йөрмәгез!): мәктәп өчен би-ик кирәкле бер абзыйга дача саласы бар икән. Шунда бесплатный командировкага китәчәкбез ди. Директор әйтә: “Зинһар, егетләр, августка кадәр эшләп бетерик, Кырымга кызынырга китәсем бар”, –ди.

И-и-их! Җәй көне – укытучы, кыш көне агроном булыр идем дип өзгәләнгән абзыкаем, кайларда тилмереп йөрисең икән син? Кил безнең авылга, кил әйдә, кил! Бирәм мәктәбен черек идәннәре, су аккан түшәмнәре белән. Классын да бирәм, ватык тәрәзәләре, шкафлары, җимерек диварлары белән. Надан укучыларын да бирәм, жәл түгел. Хатынны да… Чү, тукта! Анысы ук ярамас. Юлда ни килеп чыкмас. Китәм булгач, китәм инде. Җәяүләп булса да китәм Кипрга!

Кызыл кар. Юмористик хикәя.


кызыл карӘстәгъфирулла! Иртән йокыдан торып, тәрәзәгә күз салган идем – егылыплар китә яздым: бөтен дөньяны тутырып кып-кызыл кар яуган! Кечкенә чагымда: “Әти, сәпид алып бир әле”, – дигәч, аның: “Кызыл кар яугач алырбыз, улым”, – дигәне хәтердә. Менә бит, яуган кызыл кар!

Шапыр-шопыр салкын чәй чөмердем дә чаптым мәктәпкә. Алтынчы дәрескә план төзелеп бетмәгән, тикшерсәләр, бетте баш! Мәктәптә серле тынлык. Әүмәкләшеп сугышучы, аяк чалып егучы, баскыч астында тәмәке пыскытучы малайлар кая киткән? Ходаем, бүген ял көнеме әллә? Юк икән, әллә каян гына балкып, завуч Илсөяр Якуповна килеп чыкты: “Хәерле иртә, Рәшит Сабирович, – диде. – Хәлләрегез ничек? Бүген директор ачык дәрес үткәрә. Рәхим итегез”.

Идәннәр чайкалып, түшәм өстемә төшкәндәй булды. Ни үле, ни тере хәлдә кереп киттем дәрескә. Егерме укучы, төз наратлар кебек туры басып, миңа текәлгән. Ник берсе чапылдатып сагыз чәйнәсен, ник берсе урындыкка инә куйсын. Чүпрәкләр, акбурлар очмый, сызгырган, мәче чинаган тавышлар да ишетелми.

Өйрәтелгән этләр кебек күзгә карап тик торалар. Нишләргә? Башта акырырга, аннан берәрсен җилтерәтергә, соңгы чутта указканы сугып сындырырга тиеш бит мин. Нинди хәл соң бу? Бәрәкалла, ә монысы нәрсә тагын? Түрдә мин биш ел буе теләнеп сораган телевизор кукраеп утыра. Янәшәсендә магнитофон. Стена кырыенда компьютерлар тезелеп киткән.

– Утырыгыз! – дидем, көч-хәл белән телемне әйләндереп.

Кемгә “2”ле куярга икән дип тешемне шыгырдатып журналны ачтым. Беренче сорауны ишетүгә, шәм кебек егерме кул күтәрелде. Үтерәләр! Пычаксыз суялар бит болар бүген!

– К… к… каюмов, сөйлә, – дигән булдым.

Кулына гомерендә китап тотып карамаган Каюмов университет профессоры шикелле сөйләп тә китте.

“Бетүләрем шушы икән!” – дип уйларга да өлгермәдем, ишек шакыдылар. Сәркатип кыз Ләйлә икән. “Рәшит абый, акча кайтты, зинһар, кереп алыгыз”, – ди. Барсам, минем кул куеп ала торган 3 мең урынында 30 мең тора. “Ялгыштыр бу”, – дип әйтергә өлгермәдем, Ләйлә кулыма тагын 10 мең тоттырды. Монысы премия икән. Шуннан соңгысын бик үк хәтерләмим…

Ямьшәйгән бүрек колакчынын тешләп идәндә яткан җирдән көч-хәл белән тордым. Тәрәзәгә күз салдым. Кызыл карның эзе дә юк. Телефон чылтырады. Завуч икән. “Син, Сабиров, күпме ятарга уйлыйсың? – диде ул гөбедән чыккан тавыш белән. – Дәресләреңне кем укытыр? Ишетәсеңме, иртәгә мәктәптә бул! Премияңне кистерәм!”

Рәхәт булып китте. Сулышлар җиңеләйде. Аллага шөкер, тереләм икән болай булгач. Кызыл кар гына ява күрмәсен…

Эт. Юмористик хикәя.


этКич иде. Эштән кайттым. Ишек төбендә бер эт утыра. Кызганып, өйгә керттем. Бер стакан сөт салып бирдем.

Бераздан ишектә кыңгырау чылтырады. Барып ачтым. Чайкалып бер сәрхуш тора. Күзенең агы белән карады да:

– Минем әнчек кайда? – ди.

– Миңа бер эт керде, – дим. – Белмим, синекеме, юкмы?

– Җирәнме? Кәкре аяклымы? Авызы менә мондый дәүме?

– Әйе.

– Шул инде, кабахәт. Ник керттең?

– Үзе керде. Кызганыч бит. Баскычта елап утыра.

– Эчерттең дәме?

– Бер стакан салып бирдем.

– Тфү, хайван! Инде йоклыймы?

– Йоклый.

– Синең яндамы?

– Соң… үзе килеп ятты.

– Үтерәм! – диде сәрхуш. – Үтерәм әнчекне! Бар әйт, чыксын монда.

– Ничек аңласын ул мин әйткәнне?

– Керә белгән бит, әнчек! Аңлашкансыз да.

– Эт беләнме?

– Кем белән булсын, шул ана көчек белән. Мин эчәргә эзләп чыгып киттем, ул шул арада синең янга шылган.

Әйдә, өчәү эчәбез. Бар, чыгар әнчекне. Югыйсә, күрсәтәм күрмәгәнегезне! Чыгар Аськаны диләр сиңа!

– Нинди Аськаны? – дим тагын, гаҗәпләнеп. – Син бит көчек эзлисең.

– Ахмак. Эт – шул хатын бит инде… Ягъни хатын – минем эт…

Шул вакытта баскычта “пуф-пуф” килеп, алпан-тилпән атлап менүче хатын күренде.

– Күпме эзләргә була сине, собакы! – диде ул иренең изүеннән эләктереп. – Кайда сөйрәләсең син, алкаш, эт җан!

– Аська, Асенька, – дип мыгырданды сәрхуш. – Бәгърем, син өйдә юк идең бит… Мин сине эзләдем, алтыным, җанкисәгем…

Табышмак. Юмористик хикәя.


табышмак2нче сыйныф. Татар теле дәресе. Гади дәрес түгел, район укытучылары  кереп утырган ачык  дәрес.Дәрес бетүгә бара. Укучылар өйдә табышмаклар өйрәнеп килергә тиеш булганнар.

Укытучы шуларны сорый башлады.Беренче булып алгы партада утырган күзлекле кыз торып басты.Сакаулап үзе әзерләп килгән табышмагын әйтте.

-Ике кылыеннан тотасын да ултасына тыгасың. Ул нәлсә?

Әле быел гына укыта башлаган яшь укытучы кызның битенә алсулык йөгерде. Арткы рәттән бер малай кычкырды: -Апа,моны миңа әти өйрәткән иде. Әйтимме?

-Әйтеп кара,-диде укытучы еш-еш сулыш алып.

-Носки кию ул,апа,-диде малай шар ярып. -Үземнекен әйтимме?

Укытучы өлгергәнче,малай әйтеп тә салды: -Сыерда дүртәү, апада икәү.

Аннан үзе янында утырган кызга карап өстәде:

-Саниядә дә икәү.

Укытучы тагын кызарды.Укытучылар идән ярыкларын саный башладылар.

Сания дигәне сикереп торды:

-Апа,моның җавабы бик җиңел.Аяклар ул. Менә минекен берәү дә белим. “К”га башлана,“К”га бетә. Уртасында “Т” хәрефе.

Укытучы бөгелеп төште.Укытучылар арасында утырган директор тиз генә торып класстан чыгып китте.

-Мин беләм,мин беләм,-диештеләр балалар. Укытучы кайсыннан сорарга белмәде. Шунда бер малай түзмәде:

-Кәтүк җебе.Кәтүк,кәтүк,-дип кычкырды.

Укытучылар елмаешып куйдылар.Тагын куллар күтәрелде.Берсе алга ук йөгереп чыкты.

-Кичә әни табышмаклар китабы алып кайтты. Шуннан өйрәнеп килдем.

Укытучы куанып, укучының аркасыннан сөеп куйды.

-Тыңлыйм,акыллым.Әйдә әйтеп җибәр әле.

-Уртасы дымлы…дымлы, ике кырые җон-лы…җонлы,ачыла да ябыла,ачыла да ябыла.

Завуч кыбырсынып куйды.Укытучылар алларындагы дәфтәрләрен бер ачтылар,бер яптылар.

Куллар күтәрелде.

-Үзем әйтәм,-диде моңарчы кушылмаган малай ,акрын гына торып басып.-Беләм ,әбидән ишеткән идем.

(Үле тынлык урнашты.Завуч сәгатенә карап,тиз генә класстан чыгып китте).

-Күзләр ул ,апа,күзләр.

Укытучылар куанып бер-берсенә караштылар. Ул арада “мин әйтәм”дә “мин әйтәм” дип балалар укытучы кызны чолгап алдылар. Звонок яңгырады. Укытучылар берсен-берсе узып,ишеккә ташландылар.

Яхшы укытучы булу серләре


яхшы укытучы      Яхшы укытучы булу өчен нишләргә кирәк?

1.Беркайчан да класстан буш кул белән чыкмагыз. Кәгазь тотып йөрүче укытучылар һәрвакыт эшем кешесе булып күренәләр. Кулында әйбер булмаган укытучыны я тартырга, я ашарга бара дип уйлаячаклар. Ялгышып , дәрес буе укып утырган газетагызны күтәреп чыга күрмәгез,балалар сезне туалетка китте дип карап калачаклар.

Эштән киткәндә сумкагыздагы әйберләрегез өстенә, күренеп торырлык итеп, кәгазьләр тутырыгыз. Иң мөһиме: сезнең күтәренеп-төялеп чыгып китүегезне күреп калсыннар  һәм   өйдә дә күп эшли дип уйласыннар.

2.Компьтер я ноутбук артында еш утырыгыз.

Сез анда сайтыгызны яңартырга,почтагызны актарырга,чатта утырырга һич югы,пасьянс уйнарга мөмкин. Завуч я директор күренсә,шәп педагогик берләшмәләр бар икән дип, аларга да керергә киңәш итегез.

3.Өстәлегез тәртипсез булсын.

Буш өстәл-эшлексезлек билгесе. Чиста өстәл директорга гына килешә. Өстәлгә дәфтәрләр,китаплар,планнарыгызның барысын да таратып ташлагыз. Читтән караганда укучыларның үткән  елгы иске дәфтәрләре дә быелгы эш дәфтәрләре булып күренә.

Дәфтәрләрне эреле-ваклы күчләргә өегез.Завучка бирәсе отчетларыгызны алдан ук үзегезгә билгелерәк урынга тыгып куегыз һәм тиз генә шулар арасыннан алып бирегез.

4. Әсәрләнеп,һафаланып йөрегез.   Тәнәфесләрдә кызу-кызу атлап,каядыр ашыккан кебек барыгыз. Берәр укучыга җикеренеп кую,кисәтү ясау сезне мәктәп турында кайгыртучы кеше итеп күрсәтер.Чабып барган берәр малайны колагыннан сөйрәп директорга алып керсәгез, эффект тагын да көчлерәк булачак.

5.Эштән соң китегез.

Япониядә генә ул эштә тоткарланган кешене яратмыйлар.Бездә, киресенчә,күпме соң китсәң,шулкадәр яхшы эшләүче буласың.Директордан алда өегезгә чабарга ашыкмагыз.Билгеле,ул  киткәнне көтеп тик утырмагыз: кроссворд чишегез,журналлар карагыз,Интернетта казыныгыз.

Инде кайтып китәргә уйлагансыз икән,директор ишеге төбеннән катырак басып үтегез,ишеге ачык булса,сау булыгыз,иртәгә кадәр дигән матур  сүзләр әйтеп узыгыз.Урамга чыккач эт итеп сүгәрсез.Кичке якта ,ял көннәрендә директорыгызга чылтыраткалап алырга онытмагыз ,эш буенча берәр нәрсә сорагыз. Шуның белән  сез үзегезне мәктәп турында кайгыртучы чын хезмәткәр итеп күрсәтәчәксез.

6.Сүз байлыгыгызны арттырыгыз.

Компьтер терминнарын кыстырып сөйләшү кешегә көчле тәэсир итә.Әйтергә авыр,мәгънәсе аңлашылмаган 5-6 сүзне директор белән сөйләшкәндә һәрвакыт сөйләмегезгә кертеп җибәрегез.

Инновация,аффектация,экзальтация кебек сүзләр арасына чистеросальпингэктомия кебекләрне дә кыстырып җибәрегез.Аң бул:аның аңлавы мөһим түгел,аның каравы ул сезне аңлы,белемле укытучы дип башкаларга үрнәк итеп куячак.

7.Ике пиджак булдырыгыз.

Бер пиджагыгыз һәрвакыт урындык артында торсын.Эш урынында булмаган вакытта сезне бер генә минутка чыгып киткән дип уйлаячаклар.Ә сез икенче пиджагыгызны киеп кибетләргә чыгып керә аласыз,спортзалда туп тибәсез,китапханәдә яңа газеталар укыйсыз.Һич югы күрше бүлмәдәге яшь коллегагыз белән ләчтит сатасыз,

8.Укучы көндәлеге-укытучының төп коралы.  Билге кую мөһим түгел.Мөмкин кадәр күбрәк кисәтүләр,янау сүзләре языгыз,укучыларыгызның кимчелекләрен күрсәтегез,зарланыгыз.Ата-аналар өчен сез мәктәптәге иң шәп укытучыга әйләнерсез.

9.Җыелышлар-үзеңне бөтен коллективка күрсәтү урыны.   Йоклап китмәс өчен телефоныгыздагы уеннар белән мавыгыгыз, дәфтәр тикшерегез,берәр детектив укыгыз,смслар языгыз.

Төп момент-җыелышның соңгы минуты.Җыелыш башланганчы ук берәр сорау әзерләп куегыз.Сорау гомуми булсын-купшы булсын.Берәү дә җыелышта сөйләгәннәрне хәтерләмәячәк, ләкин барысы да сезне һәм сезнең соравыгызны онытмаячак.

Шушу киңәшләрне истә тотсагыз яхшы укытучы булырсыз.

Тигез күтәрик! Юмореска


Тигез күтәрик!Кызык иттем хатынны. 8 Март көнне йокысыннан уятмадым. Атна буе паласны какмыйсың дип үзәккә үтә иде. Рәхәтләнеп тәпәләдем! Бөтен үчемне алдым.

Кичтән табак-савыт юылмыйча калган иде. Бүген сеңелләре киләсе. Алар килешкә кашык-тәлинкәләрне юып куйыйм әле. Әйтеп карасын шуннан булышмый дип.

Үтүк эшләми дип бер ай колак итен ашаган иде, аңа яңа чыбык ялгадым. Телсез кала инде моны күргәч.

Ут сүндергеч эшләми иде. Шөребен борып ныгытып куйдым. Шаккатсын!

Суыткычны да суыта торган итсәм, валлаһи, кан басымы күтәреләчәк моның. Рәхмәт хөкүмәткә, елына бер тапкыр ирлекне күрсәтү хокукы биргән өчен.

Рәхәт мәллә ул көн саен пычак үтми, ишек ябылмый, ут янмый, сәгать йөрми дигән сүзләрне ишетеп тору. Менә моннан соң әйтеп карасын. И тилмерәчәк, и азапланачак инде бәйләнергә сүз таба алмыйча.

Ярты ел буе ишек тоткасы сынган килеш торган иде. Алыштырдым! Ачып чыкканда йөрәк өянәге алып егылмаса ярый инде.

Идәнне дә юып чыгарсам, бөтенләй хатынсыз калмам микән? Шулай да сөртеп алдым, бәлки күрмәс. Тәмам коралсызландырдым җанкисәкне. Белсен моннан соң безнең кадерне. Сөенечемнән нишләргә белмичә, ай буе асылынып торган сервант ишеген ныгытып куйдым.

Идәндә аунап яткан браны стенага беркеттем. Куана-куана аларның тузаннарын сөрттем, көзгене чистарттым. Хатынның көлкегә каласын күз алдыма китерә-китерә китап шкафын тәртипкә китердем.

Булгач-булгач бөтенләй авыз ачмаслык итәргә кирәк. Кибеткә чаптым. Хатынга чәчәкле-чуклы күлмәк алдым. Белсен иренең кемлеген! Бу сиңа 23 февральгә алып биргән базар ноские гына түгел инде, җанашым. Боларны күргәч, артына утырмаса ярый инде шапылдап. Артыгын кыланып ташладым, ахры.

Ул арада хатын торып чыкты. Чыкты да, өй эчен күздән кичереп, ухылдап диванга егылды. Аның шар булып ачылган күзләре идәнгә, идәннән стетенадагы брага, брадан тоткага, тоткадан сервантка тәгәрәде. “Хәлим, әйт, зинһар, – диде ул дер-дер килеп. – Әти-әниләр исәндер бит?”

Ул йөрәгенә тотынды. Мин валидол эзләргә керештем. Без шулай мәш килеп ятканда дуылдап баҗалар килеп керде. Алар да бездәге чисталыкны, тәртипне күреп шаккаттылар. Ә хатын тора авызын ачып, әйтергә сүзе юк чөнки.

Менә шулай була ул. 8 Март сезнеке генә түгел, безнең дә бәйрәм. Шаярмагыз безнең белән! Аш пешкән, чәй кайнаган. Хатыннар, утырышыгыз табын янына. Әйдәгез, күтәрдек! Тигез күтәрәбез! Тормышны дим, бәгырь кисәкләрем, тормышны!

Фәрит ВАФИН.