Кукмара посёлогы А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Үзбәкова Алсу Шәрифҗан кызының дәрес план-конспекты. Темасы:Рөстәм Мингалим. “Дөньяда бер эт бар иде” шигыре.Максат: Белем бирү: тема буенча лексик күнекмәләрне камилләштерү һәм грамматик структураларны ныгыту; Тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерү. Фикер сәләтен үстерү:логик фикерләү сәләтен үстерү;мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерү; танып-белүне үстерүгә ярдәм итү. Тәрбияви: Хайваннарга ихтирам,шәфкатьлелек, кайгыртучанлык, мәхәббәт тәрбияләү. Җиһазлау: презентация,карточкалар, рәсемнәр,дәреслек, сүзләр, сораулар. Сингапур структуралары: Дәрес планы. I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы. 1.Дәресне оештыру моменты. – Исәнмесез! Хәерле иртә укучылар! Әйдәгез әле кара каршы булган иптәшләрегез белән исәнләшегез, аларга карап елмаегыз, хәерле иртәләр теләгез, ә хәзер җилкәдәш иптәшләрегез белән исәнләшегез аларга да елмаеп, хәерле иртәләр теләгез. Булдымы? Әкрен генә утырыгыз. Сезнең парталарыгызда кояш һәм болыт рәсемнәре бар. Кайсысы сезгә ошый шуны сайлагыз.(Кояш).Әлбәттә, чөнки ул нурлы, елмая. Сезнең дә кояшныкы кебек кәефегез күтәренке дип уйлыйм, һәм шундый күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрербез. – Ә хәзер без сезнең белән “сорау-җавап” уенын уйнап алырбыз. Бу уенны төркемнәрдә эшләрбез. (менә сез ике төркем).Сезнең өстәлләрегездә 1нче номерлы конвертлар бар, шул конвертларда сораулар язылган. Беренче төркемнең беренче номер астындагы укучы конвертны ачып сорауны алып икенче төркемдәге 1нче номер астындагы укучыга укый, 1нче номер астындагы укучы җавап бирә. Аннары 2нче төркемдәге 2нче номер астындагы укучы 1нче төркемдәге 2нче номер астындагы укучыга бирә,2нче номер астындагы укучы җавап бирә. Алга таба шулай дәвам итәбез. Тулысынча
Азнакай муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия hәм белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Ләйсән” гомум үсеш төрендәге балалар бакчасы тәрбиячесе Сунгатуллина Римма Владимир кызы. Тема: “ Песи гөленең туган көне.” 2 нче кечкенәләр төркеме. Максат: балаларның танып белү эшчәнлеге өлкәсендә алынган белемнәрен камилләштерү; бүлмә гөлләре турында белемнәрен баету. Белем бирү бурычлары: балаларны яңа бүлмә үсемлеге белән таныштыру (песи гөле); бүлмә үсемлекләрен дөрес тәрбияләү күнекмә белемнәрен ныгыту. Тәрбия бурычлары: балаларда мөстәкыйльлек, барлык тереклек ияләренә карата шәфкатьлелек, табигатькә сак караш тәрбияләү. Үстерү бурычлары: күзәтүчәнлек, уй-фикерләү сәләтләрен үстерү; фикер йөртү осталыгын һәм нәтиҗә ясау белемнәрен камилләштерү. Төп белем бирү өлкәләре: танып белү, коммуникация, социальләштерү. Интеграль белем бирү өлкәләре: физкультура, аралашу, хезмәт, социальләштерү, сәламәтлек, коммуникация, музыка, куркынычсызлык. Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, сөенчел мизгел, сорау-җавап, аңлату, рәсем күрсәтү, уен, мактау. Алдан үткәрелгән эш: бүлмә гөлләре сурәтләнгән рәсем карау, күрсәтмә материаллар әзерләү, ял минутын, дидактик уенын, методиканы өйрәнү Җиһазлау: Магнитофон, такта, бүлмә гөле (герань- яран гөл-песи гөле) рәсемнәре, үсемлекләрне тәрбияләү өчен кирәк әйберләр (табак, таякчыклар, су сиптергеч, чүпрәкләр, песи гөленең контуры, кызыл, куе сары, ал, ак битләр, җилем). Шөгельнең барышы: Тәрбияче: Бүген иртән Ленар һәм Илнар безгә хат алып килгәннәр. Әйдәгез хатны ачыйк. (Хат ачу. Анда открытка.) Тулысы

Максат: Гаиләләрне бергә туплау. Ата-аналар белән балаларның бердәмлеккә омтылу теләген ныныту, дус-тату төркем туплау.
1.Кереш өлеш. -Хәерле кич, хөрмәтле әти- әниләр, килгән канаклар, җюри әгъзалары! Бер күрешү-үзе бер гөмер, -дип Бабайлар бит юкка әйтмәгән. Бер очрашып, серләр белешү Бу гадәтләр әле бетмәгән.
2.Төп өлеш. -Һәр баланың семьясы бар. Анда аны яраталар, аның турында кайгырталар. Гаилә – дәүләтнең нигезе диләр. Ул нык булса, дәүләт тә нык була.Кешегә һәрвакыт пар канат,кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак кирәк..Ул почмак- гаилә учагы.Бәхетле гаиләләргә карап без сокланабыз, үрнәк алырга тырышабыз. Гаилә кеше тормышында иң мөһим, иң кирәкле нәрсә. Бүген без зурлар төркеме әти- әниләре белән үзенчәлекле ярыш- бәйгегә җыелдык.
I тур. “Нәрсә ул гаилә” Ул… Ике командага ватман,фломастер бирәбез. Һәрбер команда гаиләне ничек тасвирлавын ватманда рәсем белән күрсәтә.
II тур Туган авыл тарихы. 1.”Сарман” исеме нәрсә аңлата?(Сарман бабай исеме белән бәйле). 2.Сарман авылы ничәнче елда төзелгән?(1737) 3.Сарманнан чыккын шәхесләрне санагыз(А.Гыйләҗев,Х.Хәйруллин…) 4.Безнең район нәрсә белән шөгыльләнә?(Игенчелек, терлекчелек,нефть…)
III тур Мәкальләр әйтәбез.”Ахырын әйтеп бетер!” Гаилә – гомер…(чишмәсе) Атасы кем-…(улы шул)
IV тур Әтиләр акчаны эшләп таба, ә менә аны санау- безнең эш. Без, әниләр , акчаны саный беләбез микән?Акча саный-саный, сорауларга җавап бирик. -Балаң кайсы төркемгә йөри? -Аңа ничә яшь ?…
V тур Рәсем буенча әнгәмә, анализ.
3 Йомгаклау. Бу дөньяда ничек яшәсең дә Агымсудай вакыт тиз үтә Уфтанмаслык булсын гомер юлы Татулыкка җирдә ни җитә? Сезгә тыныч,матур тормыш теләп калабыз! Күчереп алырга
Тагын бер планны карагыз: Гаилә бәйрәме.
Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе гомум үсеш төрендәге 3нче “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Фәсхетдинова Гөлфинә Алмас кызы Тема: “Тату гаилә – бәхет башы” (Уртанчылар төркемендә ана теле эшчәнлеге)Максат: “Гаилә” төшенчәсенең тирәнлеген аңлау ,үз гаиләсе әгъзаларына ихтирам тәрбияләү өчен җирлек тудыру.Балаларның сөйләм телләрен,иҗади мөмкинлекләрен,үзара аралашу күнекмәләрен үстерү.Гаилә турында күзаллау формалаштыру. Кереш өлеш: -Балалар,кәефләрегез ничек? Сез бүген аеруча шат,матур күренәсез,сәбәбе нәрсәдә икән? (матур күлмәк кидем,көн матур,дусларым күп,эти-энием бар….)Ә минем кәефемне бер матур җыр күтәрде.Әйдәгез аны бергәләп тыңлыйк әле. Аудио язмада “Безнең гаилә” җырын тыңлау. -Балалар җырны кем башкара? -Ничек уйлыйсыз-нәрсә ул гаилә? -Гаилә ни өчен кирәк? -Без гаиләләребез белән кайда яшибез? Гаилә – ул тормышның нигезе.Безнең барыбызга да әти-әни гомер биргән,безне әти-әниләребез тату,матур гаиләдә тәрбиялиләр.Ләкин гаиләләрнең төрлесе була. (Экранда ике төрле йорт рәсеме.) -Әйтегез әле сез бу йортларның кайсысында яшәр идегез? Ни өчен бу йортны сайладагыз? Ничек уйлыйсыз,бу йорт ни өчен шулай матур? Аннан җылылык бөркелеп тора.Анда нинди гаилә яши? (Тату,Эшчән,ярдәмчел,ягымлы….).Ә икенче йорт ник ошамады? Ул нинди? Нигә ул шундый ташландык хэлдә?(Балалар җаваплары: ялкау,тәртипсез, гаугалы..) Балалар,бу йортта өлкән яшьтәге кешеләр дә яшәргә мөмкин бит.Нигә аларның өйләре шулай җимерек хәлдә ?Аларга кем ярдәм итәргә тиеш соң? (Балалары,туганнары,күршеләре,без…) Бу йортта яшәүче гаиләгә сез нинди киңәшләр бирер идегез?Әйдәгез үзебезнең теләкләребезне кояш нурларына кушып бирик,Һәрберегез берәр теләк әйтеп кояшка нурлар ябыштырыйк.Кояшыбыз сезнең теләк-киңәшләрегездән елмаеп үзенең җылысын тирә-юньгә сипте.Хәзер бу кояш нурларының бу йортта яшәүче гаилә әгъзаларына барып җитүен телик.Түгәрәккә басып кулны -кулга тотышып күзләрне йомыйк,теләкләребезне янадан кабатлыйк.(Экранда яңартылган йорт рәсеме ) Балалар ә сез үзегез нинди гаиләдә яшисез? (сорау-җавап) Тулысынча








