02.05.2017

Зат алмашлыклары.3 сыйныф


Зат алмашлыклары.3 сыйныф
Әгерҗе шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхуллина Гөлгенә Алмаз кызы . Рус мәктәбенең 3нче сыйныфында (татар төркеме) татар теле дәресенең план-конспекты.
Тема: Зат алмашлыклары Максат: 1. Зат алмашлыкларын өйрәнү. 2. Зат алмашлыкларын җөмләләрдән табу һәм диалогик сөйләмдә дөрес куллана белү осталыгына ирешү. 3. Туган телдә аралашуга омтылыш тәрбияләү. Дәрес тибы: Яңа белем ачу дәресе. Җиһазлау: Компьютер, экран, дәреслек, музыка. Технология: Эшчәнлекле метод технологиясе, сингапурча “Плейсмэт консенсус (Килешү картасы)”, “Микс-фриз групп”, “Раунд тэйбл” структуралары. Дәрес планы. I. Мотивлаштыру, ориентлаштыру. 1. Дәреснең темасын, максатын билгеләү. 2. Уку мәсьәләсен кую. II. Уку мәсьәләсен чишү. 3. Аңлауны беренчел тикшерү. 4. Белемнәрне ныгыту. 5. Үз-үзеңне тикшерү. III. Рефлексия. 6. Йомгаклау. 7. Өй эше бирү. Дәрес барышы. – Хәерле көн, укучылар! – Исәнмесез, укытучы апа, хәерле көн сезгә! – Ә хәзер биткә-бит, җилкә парларын сәламлибез. – Бүген сыйныфта кем кизү? (Кизү укучы чыгышы). Мотивлаштыру 1. Экранда 1нче слайд. УК. Рәсемнәрне игътибар белән карагыз әле. Без кемнәрне күрәбез? Укучы. Алсу, Булат, Руслан, Фәрит абый (балалар). УК. Алсу әйткән сүзләр кайсы сүзләрне алмаштырган? Алсу үзен кем дип атый? Укучы. Мин. УК. Алсу Булатка кем дип эндәшә? Укучы. Син. УК. Алсу янына Руслан килеп баса. Ул аңа кем ди? Укучы. Ул. УК. Син һәм ул икесе бергә кем була? Укучы.Без. УК. Алсу Булат белән Русланга кем дип дәшә? Укучы. Сез. УК. Калганнарга кем дип әйтәбез? Булат, Руслан,Фәрит абый – барысы бергә кем булалар? Укучы. Алар. УК. Укучылар, Алсу, Булат, Руслан, Фәрит абый сүзләренә сораулар куеп карыйк әле? Тулысы белән

Мәхәббәттән җырлар кала


мәхәббәт
Казан шәһәре Идел буе районының “114нче гомуми урта белем бирү мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрәфетдинова Ләйсән Вазыйх кызы. Тема: Мәхәббәттән җырлар кала. 11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.
Бүлек темасы  (Әсәр исеме, авторы) М. Кәбировның “Мәхәббәттән җырлар кала” повесте: сәгатьләр саны 3 сәгать. Планлаштырылган дәресләрнең темалары: 1нче дәрес темасы: М. Кәбировның “Мәхәббәттән җырлар кала” повестеның сюжеты. 2нче дәрес темасы:  “Мәхәббәттән җырлар кала” повестена анализ. 3нче дәрес темасы:  “Мәхәббәттән җырлар кала” повестенда бүгенге көннең хатын-кыз образы. Максатлар 1) дидактик: Укытучы белән укучы мөнәсәбәте аша эчтәлекне үзләштерү (сюжет сызыгы буенча вакыйгаларны аерып алу, уку мәсьәләсен куеп, повестька анализ ясарга өйрәнү. Күтәрелгән проблеманы, идеяне, чишелешне укучылардан таптыру. Өйрәнелгән әсәрдә бүгенге көннең хатын-кыз образының бирелешен аңлау). М. Кәбировның биграфиясе белән танышу; 2)  үстерешле: фикер эшчәнлеге өчен гомуми җирлек булдыру (анализ вакытында туган фикерләрне таркатырга, чагыштырыга өйрәнү. Иҗади фикерләүне үстерү); 3) тәрбияви: тормыш тәҗрибәсе туплау, геройларның гамәлләренә бәя биреп, яшәү фәлсәфәсе турында уйлануны булдыру. Тугрылык, хөрмәт хисләрен үстерү, бер-береңнең кадерен белергә өйрәнү. Сәнгать әсәре тудырган М. Кәбировка ихтирам хисләре тудыру. Планлаштырылган нәтиҗәлелек Предмет  буенча: Әсәргә анализ ясау ысулларын үзләштерү, әсәрнең сюжетын синтезлый белү, автор кулланган алымнарны табарга өйрәнү, әсәрнең темасын,идеясен, проблемасын, автор фикерен билгеләргә өйрәнү. Әсәрне укый белү, укыганны үз сүзләре белән сөйләп бирү һәм әсәрнең катнашучыларын табу,  персонажларын, төп персонажны   аерып ала белү күнекмәләрен үстерү. Метапредмет: Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу. Дөрестән дөрес түгелне аера белү, нәтиҗәләр формалаштыру, укыганны анализлау. Шәхескә кагылышлы:  Тормыш тәҗрибәсе туплау, геройларның гамәлләренә бәя биреп, яшәү фәлсәфәсе турында уйлануны булдыру. Тугрылык, хөрмәт хисләрен үстерү, бер-береңнең кадерен белергә өйрәнү.

 

Йомры икмәкнең юлдагы маҗаралары


йомры икмәк
Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе гомуми үсеш төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Фәррәхетдинова Люция Рафаэль кызы.
Тема: “Йомры икмәкнең юлдагы маҗаралары”. Танып белү өлкәсе буенча юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен заманча төзелгән борынгы әкият. (Уртанчылар төркемендәге балалар өчен ачык шөгыль конспекты). Максат: юл йөрү кагыйдаләре һәм юл билгеләре турындагы белемнәрен киңәйтү. – җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне искә төшерү һәм ныгыту; – юл билгеләрен төрләре буенча танып белүне ныгыту һәм камилләштерү; – балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлелек тәрбияләү; – урамда, машина хәрәкәте урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту; – фикеләү сәләтен үстерү; – светофорның әһәмиятен искә төшерү. Җиһазлар: юл билгеләре, светофор, биремле карточкалар, биремнәр, магнитофон.у.м.к. Алдан эшләнгән эш: куркынычсызлык турында әңгәмә үткәрү, шигырьләр ятлау, җырлар тыңлау. Сүзлек өстендә эш:транспорт, җир асты, җир өсте чыгу юлы.светофор,җәяүле сукмагы,тротуар. Балалар бүлмәгә керәләр, исәнләшәләр, тәрбияче янына түгәрәккә басалар. Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә! Сәламәтлек миңа, сезгә һәм барлык кешегә. Тәрбияче: Балалар, безнең эшчәнлегебезгә кунаклар килде. Әйдәгез, исәнләшик. Балалар: Исәнмесез! Хәерле иртә! – Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? (Әйе) – Ә нинди әкиятләр беләсез? (Балаларның җавабы) – Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез аның җавабын әйтерсез: “Амбар төбеннән себерелгән, Иләктән иләнгән, мичтә пешерелгән, Тәрәз төбендә суытылган” . Балалар: Йомры икмәк. Тәрбияче: Күрәм, сез беләсез бу әкиятне. Йомры икмәкнең юлында нәрсәләр очраган? Балалар: Куян, бүре, аю, төлке. Тәрбияче: Бүген мин сезне яраткан йомры икмәк турында яңа әкият белән таныштырам… слайдны карау. Борын-борын заманнарда яшәгәннәр ди урман кырыендагы авылда бер әби белән бабай .Алар икесе генә яшәгәннәр. Бабай: Әллә соң миңа камырдан Кабартма ясап бирәсеңме дип сораган Әби:И атасы, үзем дә гел шул уйны уйлап йөрим. Бабайга – Бар әле, атасы, он кертеп бир әле дип әйткән әби.

Исем.Кабатлау


Исем
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Кукмара З нче номерлы урта мәктәбе» нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗмиева Вәсилә Госман кызы. Тема: Исем. Кабатлау дәресе. 6нчы сыйныф
Тема: Исем. Кабатлау дәресе. Максат:  Исем турында алган белемнәрен искә төшерү һәм күнегүләр өстендә ныгыту; алган белемнәрен камилләштерү; укучыларның сөйләм телен, дөрес язу күнекмәләрен үстерү; туган якка, туган җиргә карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү  Җиһаз: биремле карточкалар, төбәк күренеше рәсемнәре Дәрес барышы: Оештыру – мотивлаштыру Укучылар барлау, дәрескә әзерлекләрен тикшерү. Уңай психологик халәт тудыру. ΙΙ. Белемнәрне актуальләштерү  Әңгәмә. -Укучылар, сез сәяхәткә йөрергә яратасызмы? -Әле генә үткән матур җәйдә кайларда булдыгыз? -Әйдәгез әле, укучылар, хыял дөньясына чумып алыйк әле. Мин сезгә шигырь укып китәм, ә сез шул вакытта үзегезне кайда итеп хис итәрсез икән? Яшел нарат чайкалган Ак томанлы үрләрем, Мәмрәп пешкән җиләкле Туган үскән җирләрем. (Р.Бәшәр) Я, әйтеп карагыз әле, үзегезне кайда итеп хис иттегез? Сез үзегезне табигатьнең бик матур почмагында итеп хис иткәнсез. Әйе, безнең Кукмара тауларга, елга-урманнарга бик бай. Аның табигате бик матур. Ләкин шулардан тыш, үзләренә җәлеп итеп торучы бик матур биналарыбыз да бар бит әле.Шулар буенча сәяхәткә чыгабызмы? ΙΙΙ. Уку мәсьәләсен кую.

Ул үксез бала шул!


Ул үксез бала шул!
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Нурия Равил кызы. Тема: Фатих Әмирхан. Ул үксез бала шул! 7 сыйныф
Максат: 1) Әсәрең идеясын һәм эчтәлеген ачу, текстның эчтәлегенә анализ ясап, аны өлешләргә бүлү, вакыйганы кыскартып сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү. 2) Балаларның йөгерек, сәнгатьле һәм дөрес уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләмтелен үстерү. 3) Балаларны ярдәмчел, мөрхәмәтле булырга, кимсетелгәннәрне яклый белергә өйрәтү. Дәрес барышы: I.ОМЭ (ориентлашу мотивация этабы) 5мин. 1) өй эшен тикшерү. Укучылар без сезнең белән үткән дәрестә  Фатих Әмирханның“Ул үксез бала шул!” дигән искиткеч матур хикәясенең 1 нче кисәге  белән таныштык. Сезгә өй эше булып  сүзлек эшенә бирелгән сүзләрне истә калдырырга һәм әсәрнең эчтәлеген өйрәнергә иде. 1)Сүзлек эшенә бирелгән сүзләрне кабатлау. Гает бәйрәме –мөселманнарның иң олы бәйрәме.Ул ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач билгеләп үтелә Кәләпүш – түбәтәй Казаки –җиңсез өс киеме Купшыланганнар –матур итеп киенгәннәр Былтыр – узган ел Бичараның – мескеннең 2) План буенча эчтәлек сөйләү.

 

Урман серләре


Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе гомуми үсеш төрендәге 3 нче «Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Калимуллина Флүзә Риф кызы. Тема:«Урман серләре». (икенче кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль).
Максат: -балаларны бозның узенчәлекләре белән таныштыру; -төсләрне тану һәм әйтә белүне ныгыту; -авазларны дөрес әйтүне, артикуляцияне һәм гәудә, кул, бармак хәрәкәтләрен устеру; -актив сөйләмдә “салкын”, “юеш”, “шуа”, “җылы”, “йомшак”, “эреде” сузләрен куллану; -урман җәнлекләренә сакчыл караш тәрбияләу. Кулланма материал:  куян, төлке уенчыклары, җәнлекләрне сыйлау өчен кәрҗиндә кәбестә, кишер, чикләвек, конфетлар.Боздан ясалган төрле төстәге төймә, төрле формада зур төймәләр, бау,соры куян рәсеме. Шөгыль барышы: Балалар, карагыз әле, мин бер төймә таптым. Нинди матур ул, үзе ялтырый.Тотып карагыз эле.Алар нинди?(салкын,юеш,шуалар).Төймә нәрсәдән ясалган? -Боздан. -Дөрес.Бу төймә боздан ясалган. Әйдәгез, бергәләп әйтик әле: -боздан. -Бу төймә кемнеке икән? Балалар, сезнеке тугелме?Аның хуҗасы кем икән? Әйдәгез, балалар, хуҗасын эзлик.Ул үзе дә эзли торгандыр төймәсен.Без төймәне тәрәзә төбенә куеп торыйк, югалмасын.Әйдәгез, киттек. Аяклар атлап китте Тып-тып-тып-тып. Без сукмак буйлап киттек Тып-тып-тып-тып. Тып-тып-тып-тып Менә без килеп җиттек. Балалар, карагыз әле, без урманга килеп җиттек.Куаклар артында нәрсә утыра?( куян).Әйдәгез, куянны монда чакырабыз әкрен генә.