26.02.2022

8нче Март – Әниләр бәйрәме. Әдәби -музыкаль кичә.


8нче март
   Татарстан   Республикасы   Азнакай   муниципаль  районы  Актүбә  ш.т.п.  3 нче гомуми  урта  белем  бирү мәктәбе  башлангыч  сыйныфлар  укытучысы  Таҗетдинова   Лилия  Миннулла   кызы. Тема:  «8нче март – Әниләр бәйрәме ». Әдәби-музыкаль кичә.

Җиһазлар: плакатлар, әниләргә багышлап язылган укучыларның хикәяләре, 8нче мартка ясаган рәсемнәре, проектор, экран,презентация.

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Талгын гына музыка уйный.   

 1 нче укучы:

Мәктәбебез  гөрләп тора,

Шаулап тора күрегез.

Без бит бәйрәмгә җыелдык,

Әллә шуны белмисез?

   2 нче укучы:

Газиз әниләрне котлап,

Җырларбыз да,биербез.

“Бәйрәм белән сине ,әни!

Бәхетле бул!”-диярбез.

   3 нче укучы:

Бүген әниләр бәйрәме! Тик бүген, 8нче Март, әниләр генә бәйрәме түгел – бүген әбиләр, апалар һәм сеңелләр бәйрәме дә.

  4 нче укучы:

Безнең газиз әниләр!

Чал чәчле  дәү әниләр!

Апалар һәм җиңгәйләр!

Бишектәге сеңелләр!

 5 нче укучы:

Шатланыгыз-көлегез,

Безнең белән җырлагыз.

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз.

        Укытучы:

   Хөрмәтле әниләр, апалар, әбиләр! Без бүген бәйрәм кичәсенә җыедык. Сезне язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез! Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез. Сезгә балалар матур җырлар, шигырьләр бүләк итәрләр.

   6 нчы укучы:

Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

 Җыр: “Яз килә”

   7 нче укучы:

Туган ил, Ана, Икмәк –

Бөекләрнең, бөеге.

Әнә шуларга сыенып,

Без яшибез сөенеп.

      8 нче укучы:

   Бу бәйрәмдәге җылылык

   Гасырларга җитәрлек.

   Сезнең назлы кулларыгыз

   Әкиятне чын итәрлек.

       9 нчы укучы:

    Бүген бездә әниләр бәйрәме,

    Шатлык җыры илем күгендә

    Әниләр бәйрәме белән котлап,

    Кошлар җырлый илем күгендә.

      10 нчы укучы:

    Иң гүзәл кеше –

    Әнием минем.

    Иң уңган кеше –

                     Әнием минем.

                     Иң матур кеше –

                     Әнием минем.

      11 нче  укучы:

                   Җылы иркә наз –

                    Әнидә генә.

                    Татлы, назлы сүз –

                    Әнидә, беләм!

                       12 нче укучы:

                   Яратам аны,

                    Һәрчак булышам,

                    Картайтмас өчен

                    Мин бик тырышам.

Җыр :”Һәрвакыт булсын кояш!”

  1 нче укучы:

Кояш  көлеп  уянды  да

Нурларын  сипте   мулдан.

Әбиләр  килде  мәктәпкә

Язгы  кояшлы  юлдан.

   2 нче укучы:

Бүген  гади  көн  түгел  бит,

Моны  беләбез  без.

Елмаеп  сәламләшәбез  без

Дәү  әни,  әби  белән.

   3 нче укучы:

Әбием,  әбекәем,  дип,

Дәшәмен  сиңа  кат-кат.

Бүген  синең  дә  бәйрәмең

Шуңа  безнең  күңел  шат.

   4 нче укучы: Тулырак…

Клара Булатованың тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби кичә


клара
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы  муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе  “Урманай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе”  укытучысы Сәмигуллина Гөлсем Малик кызы.Тема: Марс  уңган егет ул.
 

Клара Булатованың тууына 85 ел тулуга багышланган башлангыч сыйныф укучылары өчен әдәби- музыкаль кичә.

Катнашалар:

Алып баручы

Кыз

Малай

Марс

Әни кеше

Башлангыч сыйныф укучылары

Кичәнең максаты: Төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез К.Булатованың иҗаты белән таныштыру,кызыксыну уяту.Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, шигырьләрне аңларга һәм яратырга өйрәтү.

Җиһазлау: К.Булатова китапларыннан күргәзмә, презентация ,“ К.Булатова тормышта һәм иҗатта “ дип исемләнгән фоторәсемнәр стенды,”Шушы яктан,шушы туфрактан без”җыры язмасы.

Кичәнең барышы.

Йөгереп алга кечкенә генә бер малай чыга.

Малай.Мин зур инде ,дусларым,

Санарга да өйрәндем.

Бармакларны  турайтам ,аннан бөгәм

Унга кадәр сан беләм.

Алып баручы.Яле ,яле ,санале,

Ялгышмассынмы әле?!(Көлә)

Малай.“Әти белән әни,

Бабай белән әби,

Абый,үзем һәм апа,

Авылга кайткан чакта

Бәрән белән песи,

Алып баручы.Алай да җитешми,

Малай.Этемне дә син куш,

Унынчысы-Черныш,

Черныш-Черно-Ушкаем,

Кара колак дускаем”.

Алып баручы.Туктале,үскәнем,син миңа кемнедер хәтерләтәсең ич?(Уйлана)

Син бит,син бит….

Әйе шул,шикәр алырга ,диеп

Кибеткә киткән малай.

Онытып ник килгәнен

Бер басасын биш атлап

Аю кайттын кочаклап.(Көлә)

Малай.Әллә апа син мине беләсең? Сезгә дә ишетелдеме инде ул маҗарам минем?

Алып баручы.Ничек танымаска инде сине, Марс? Балалар да таныды.Шулай бит,балалар?

Кыз.Әйе,Марс,син бит безнең бик яраткан героебыз.

Малай.Сине безгә Клара апабыз Булатова бүләк итте.

Марс.Бик дөрес,Клара апабызның иҗатын,димәк сез дә яратасыз? Беләсегез килсә бу ел 18 мартта Клара Гариф кызы Булатовага 85 яшь тула.

Малай.Ансын да беләбез.Ничек яратмый ди, Марс, яратабыз.

Алып баручы.Кадерле балалар,без бүген Клара апабыз Булатованың иҗаты буенча сәяхәт итәргә булдык.Марс,бәлки син дә безгә кушылырсын?.

Марс.Бик кызык булырга ошап тора.Мин риза.Киттек. Тулырак…

“Тукай бәйрәме” (сценарий)


Тукай
Татарстан Республикасы Казан шәhәре 96 нчы гимназиянең туган тел укытучысы Самойлова Ләйлә Ахмадулла кызы. Тема «Тукай бәйрәме» (сценарий)

1 А.Б. Хәерле көн ! Укучылар, тыңлагыз әле! Нинди көй яңгырый? Нинди көй соң әле бу? Кемнең сүзләренә язылган соң бу җыр?

 – “Туган тел” җыры Г.Тукай сүзләренә.

2 А.Б. Әйе укучылар, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай туган.  Рус халкының Пушкин вә Лермонтовы кебек үк безнең Тукаебыз да үзенең кабатланмас иҗаты белән бөек һәм данлы.

1 А.Б. Тукай иҗаты – күпкырлы , халыкчан тамырлы , легендар рухлы , тирән моңлы һәм тылсымлы бер шигъри дөнья ул.

2 А.Б. Тукай һәм туган тел! Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер- берсеннән  аерылгысыз һәм  үзара мәгънәдәш яңгырый.  Тукай дигәндә , иң беренче безнең күз алдыбызга туган телебез һәм андагы нечкә төсмерләр килеп баса. Тукай – халык сөйләменә нигезләнгән милли әдәби телне үстереп җибәрүче иң күренекле шәхесләрнең берсе.

1  А.Б. Тукай нибары 7 ел гына иҗат итә һәм шул кыска мизгелдә татар әдәбиятының тиңсез , үз заманының киң карашлы фикер иясенә әверелә.

Г.Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган фильмнан өзек тәкъдим итәбез( фильмнан өзек күрсәтелә ) ………………………………………………………………………………………..

1 А.Б. Тарих бик күп исемнәрне белә.

Бөек исемнәргә дөнья бай,

Сәнгать дөньясында маяк булып,

Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!

2 А.Б. Шигырь. «Күбәләк һәм Бала». 2 нче сыйныф укучылары ………………………………                                                      башкаруында.

1 А.Б. Г.Тукай үзенең шигырьләрендә безне һөнәрле булырга, хайваннар, кошларны, Туган илне яратырга, белем алырга өнди.

2 А.Б. Сезнең игътибарыгызга 2 нче сыйныф укучылары …………………………………………………………………………………………………………………….“Кызыклы  шәкерт” шигырен сәхнәләштерделәр.

1 А.Б. Яраткан шагыйребез балаларны кечкенәдән вакытның кадерен белергә өйрәтә.

2 А.Б. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Иң элек эшне эшлә, соңыннан рәхәтләнеп уйнарсың, ди Г.Тукай. Туган телебезне, татар телен яратырга өнди.

1 А.Б. “Туган тел”. 6 Б сыйныфы  укучысы .Себегатова Вероника

1 А.Б.Тукай халык җырларын җыйган. Ул иҗат иткән шигырьләргә композиторлар көйләр язганнар.

2 А.Б. Ә хәзер “Туган авыл” җырын тыңлагыз.

1 А.Б. Тукай табигатьне бик яраткан. Һәр ел фасылының үз яме, матурлыгын күрә белгән.

 2 А.Б. “Җир йокысы” шигырен ……                               сыйныф укучысы……………………………………………………………башкара.

 1 А.Б. Шагыйребез балаларга язган шигырьләрендә кечкенә дусларга игътибарлы булырга, аларны яратырга өнди.

2 А.Б. … укучысы ……………………. башкаруында “Кошларга” шигырен тыңлагыз.

1А.Б. Тукай шигырьләр генә түгел, бик күп табышмаклар да язып калдырган. Әйдәгез әле, табышмакларның җавабын табыйк.

2А.Б. Ашлык үсте, башаклар пеште,

Кояш пешерә, тиргә төшерә.

Халык ашыга, китә басуга,

Урагын ура, бу кайчан була? (җәй)

1.А.Б. Кырлар буш кала, яңгырлар ява,

Җирләр дымлана – бу кайчак була? (көз)

2.А.Б. Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде,

Елап елгалар, яшьләр түгелде,

Көннәр озая, төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт? Я, әйтеп кара? (яз)

1А.Б. Һәр җир карланган, сулар бозланган,

Уйный җил-буран. Бу кайчак, туган ? (кыш)

  1. А.Б. Табышмакларны да бик тиз чиштегез. Ә хәзер сезнең игътибарыгызга тагын Г.Тукай шигырен тәкъдим итәбез. «Карлыгач» 6 нчы Г сыйныф укучысы Трофимов Данил башкаруында.

Низамова Әминә “Ана догасы” 6в сыйныф укучысы

1.А.Б. Тукай балаларга әти-әнине, әби-бабайны һәм башка кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтә, шулай ук һәрбер кош, хайван да кешегә файда китерәләр икәнлеген искәртә.

2А.Б. Хәзер сәхнәгә чыга 2 нче Г сыйныф укучысы  Карипов   Әмир. Аның башкаруында “Гали белән кәҗә ” шигырен тыңлагыз.

1А.Б. Сөекле шагыйребез шигырьләрен бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән, хәзер аларны без өйрәнәбез.

2 А.Б. Аның әсәрләре җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә ярату хисен тәрбияли.

1А.Б. Шигырь. “Эш”. 3нче Б сыйныф укучысы Степанов Константин башкаруында.

2,  А  Б    Шафранова Камилла 3 г  сыйныф укучысы “Кызыклы шәкерт”

1.А.Б.  Гарифзянова Даша  6 Б сыйныф  “Ялкау маэмай”

2.А.Б.    6 Бсыйныфы укучысы Садыков Эмиль   башкаруында “Шаян песи    шигыре

2.А.Б.   6 Б  сыйныфы укучысы Хәдиуллин Данияр “ Ак бабай ”

1.А.Б. Тукай балалар әдәбиятына нигез салучы икәнен бүгенге бәйрәмдә без тагын бер кат ишеттек. Әмма ул татар халкының тормышын төрле яктан сүрәтләгән.

2.А.Б. Сезнең игътибарыгызга Тукай шигырьләрен Казан сәхнә осталары башкаруында тыңлатасыбыз килә. Тукай шигырьләрен диск аша тыңлау (2-3 өзек).

А.Б. Бөек шагыйребез Г.Тукайга багышлап үзебезнең гимназия укучылары да шигырьләр иҗат итәләр. Үзләренең язган шигырьләре белән шәһәр күләмендә һәм Республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашып призлы урыннар алдылар. Ә хәзер әйдәгез бертуган апалы-сеңелле Хаерова Айсылу һәм Хаерова Энҗе башкаруында үзләре иҗат иткән шигырьләрен тыңлап үтик.

1А.Б. Өебезне нурландырып торган

Бу рәсемгә һаман баш иям.

Син бит халкыбызның горурлыгы

Бөек шагыйребез син! – диям.

2А.Б. “Туган телне” яттан сөйләп,

Үсеп җиткәнбез шулай.

Барлык татар балалары

Ярата сине, Тукай!

1.А.Б. Бүгенге бәйрәмебезне “Туган тел”  җырын бергәләшеп җырлап тәмамлыйк.

“Туган ягым гүзәле”  бәйгесе. 8мартта уздыру өчен.


туган ягым
Азнакай районы Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шаһгалиева Гөлназ Нәҗип кызы. Тема: 8 нче мартта уздыру өчен  “Туган ягым гүзәле”  бәйгесе.

Зал бәйрәмчә бизәлгән, акрын гына җыр яңгырый

Бәйге барышы:

Сәламләү

Хәерле көн телим барчагызга,

Хәерле эш телим һәркемгә.

Кылган гамәлебез изгелектән тора,

Изге эшләр кылыйк бүген дә.

Татар халкы зур шәхесләр белән

Танылган ул гомер-гомергә.

Бүген дә без асыл татар халкының

Җыр-моңнарын салыйк күңелгә.

Хәерле көн хөрмәтле дуслар, кадерле кунаклар, мөхтәрәм хөкемдарлар! Менә бүген без табигатьнең матур язгы бер көнендә сезнең белән бу якты залга бәйрәмгә килдек. Бүген бездә бәйрәм: Актүбә гүзәлләре көч сынаша.

Бәйгедә катнашу җиңел эш түгел. Билгеле инде, һәр бәйгегә нәтиҗә ясала. “Туган ягым гүзәле” исеменә лаек булырлык кызларны сайлап алу өчен хөкемдарлар белән танышып китик. (Хөкемдарлар белән таныштыру)

Һәр уен танышудан башлана, шулай бит. Әйдәгез үзләре белән таныштыру өчен сүзне эшкә уңган, телгә оста, тапкыр, җитез кызларыбызга бирик.

1нче бәйге “Үзең белән таныштыр”

Кызларның визит карточкасы белән танышу. Рәхим итегез, кызлар! (Кызлар үзләре белән таныштыралар.)

2нче бәйге “Сәламәтлек, саулык”

Хәзерге чорда  көн кадагы булып сәламәтлек темасы тора. Шуннан чыгып, икенче бәйге: сәламәтлек белән бәйле булган мәкальләр, әйтемнәр әйтергә. Кем күбрәк әйтә ала? Мәкальләр кабатланмаска тиеш. Бәйге биш балл белән бәяләнә. Иң күп әйткән кешегә биш балл куела. Башладык.

3нче бәйге «Эрудит»

«Сәламәтлек» сүзендәге хәрефләрдән 1 минут эчендә мөмкин кадәр күбрәк сүз язарга кирәк. Сүзләр исем сүз төркеме булырга тиеш. Һәр сүз 1 балл белән бәяләнә. (ат, лак, ак – күзгә ак төште, келәт, келә, келәм, мәк, мәл – вакыт, әмәл, тел, теләк, тәм, ләм…)

4нче бәйге. «Оста куллар»

Татар хатын-кызларында чәч толымнарын бизәү табигый саналган.

Кайберәүләр “чәч үрүләр модадан чыкты инде» дип карыйлар. Чәчне үстерү генә түгел, аны матур итеп йөртә дә белергә кирәк. Ә безнең кызларыбыз бу эштә үз осталыкларын күрсәтерләр. Чәч үрү остасын билгеләү.

Ш.Галиев сүзләре, И.Якупов көенә “Бииләр итек, читекләр” җыры башкарыла

5 нче бәйге “Интеллектуаллар”

  • Бу бәйгедә кызлар табышмакларның җавапларын әйтергә тиеш булалар. Сорау-табышмакның җавабын белгән кеше, кыңгырауга баса, аннан җавабын әйтә. Һәр дөрес җавапка 1 балл бирелә.
  • Нәрсә өстәл янында бигрәк кирәк? (авыз)
  • Нинди савыттан эчеп булмый? (буш)
  • Кай вакытта куян ите тәмле була? (ашаганда)
  • Бернәрсә дә ашамыйча, ничә йомырка ашап була? (1)
  • Кайсы ай календарьда юк? (күктәге ай)
  • Бер якта – поп өе, икенче якта – чәчтарашханәсе. Арада чыга алмаслык сазлык. Поп чәчен алдырырга аръякка ничек чыга? (поп чәчен алдырмый)
  • Кайсы елда кешеләр күбрәк ашый? (кәбисә елында, чөнки 1 көн артык)
  • Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була? (төш)
  • Баш чаклы таш белән тәрәзә ватып буламы? (Юк. Таш чебен башы кадәр генә булырга мөмкин.)
  • Кем үзенең туган көнен дүрт елга бер генә мәртәбә уздыра? (29 нчы февральдә туган кеше)
  • 6нчы бәйге “Муенса җый”

Савытларда токмач (макарон). Сезгә шуларны җепкә җыеп муенса ясарга кирәк. Кемнең муенсасы озынрак, шул – җиңүче.

7нче бәйге “Әкияттә кунакта”

Һәр кыз – булачак әни. Ул әкиятләр сөйли белергә, җырлый белергә тиеш. Сез татарча әкият сөйләргә яки “Бишек җыры” башкарырга тиеш.

8 нче бәйге “Яшь талантлар”.

Кызларның һәркайсына «Туп» дигән гади шигырь биреләчәк, әмма аны биремдә күрсәтелгәнчә укырга кирәк.

Әминә елый үкереп,

Тубым суга төште, дип.

– Чү, Әминә, елама,

Туп батмый ул елгада.

(Бирем: курыккан кеше, чит ил кешесе, кечкенә бала, карт әби кебек укырга)

Рәхмәт, кызлар. Сез ял итеп торыгыз. Безнең бәйгебез ахырына якынлаша. Хөкемдарлар нәтиҗә чыгара торалар, ә сәхнәдә  10 нчы сыйныф кызлары башкаруында бию. Каршы алыгыз.

Хөрмәтле тамашачылар! Бүгенге бәйге шуның белән ахырына якынлашып килә. Кызларыбызны сәхнәгә чакырабыз. Сүз бәйгене йомгаклау өчен хөкемдарларга бирелә. Кызларыбызның кайсысы уңганнардан да уңганрак, зирәкләрдән дә зирәгрәк икән. Кем “Актүбә гүзәле” исеменә лаек икән?  Рәхим итегез.

Кызларыбызны шулай бәяләгәнегез өчен, хөкемдарлар, бик зур рәхмәт. Киләчәктә уңышлар, сәламәтлек, шатлык һәм бәхет телибез. Сау булыгыз.

 

Әниләр бәйрәме. Әдәби кичә.


әниләр бәйрәме
ТР Балтач районы Смәел урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зиннәтуллина Гөлназ Рафис кызы. Тема: Әниләр бәйрәме (Әдәби кичә).

“Әни кирәк” җырының видеоклибы куела.

Укытучы. Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.

 Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез.

 Иминлекнең терәге сез.

 Һәркемнең кирәге сез.

 Сез чаялар, сез батырлар,

  Сез дөньяда иң матурлар.

 Сез булганга тормыш ямьле,

  Сез булганга яшәү гамьле.

1 ук. Әни… Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни… Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!      Мәдинә 

2 ук. Әни… Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.  Рүзәл

3 ук. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре… сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.     Нәфисә

4 ук. Ә авырсаң… авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.     Самат

5 ук. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.     Алисә

1.Әнием – син минем бердәнберем,

   Мин сине бик тә яратам.

   Синең күзләреңә карыйм да

   Барлык борчуларым таратам.      Мәдинә

  1. Булышсам, ничек шатланасың,

    Бүләк итеп кабул итәсең.

    Килә минем сиңа һәркөн шулай

    Гел шатлыклар бүләк итәсем!      Рүзәл

  1.   Әни сүзе – иң бөек сүз,

         Юк аңа һичбер алмаш.

         Иң – иң әйбәт кешеләр дә

         Әни кебек булалмас.     Алинә

  1. Учларымда кояш минем,

    Күңелемдә гел яз минем,

    Син булганда янәшәмдә,

    Бердәнберем, газиз әнием!    Булат

  1. Һәркемгә дә газиз әни

    Әни сүзе – изге сүз.

    Күпме наз һәм нур сибелә

    Бу гади сүз үлемсез.       Инзилә

  1. Әниләрнең назы белән

    Без керәбез һәр көнгә

    Кояш кирәк җир йөзенә,

    Әни кирәк һәркемгә.       Самат

  1. Дөньяда иң яхшы әни,

    Беләсезме, кемнеке?

    Белмәсәгез, үзем әйтәм,

    Ул әни бит – минеке.       Нәфисә

8.Күмәкләшеп, бергә , дуслар

   Җырлап алыйк, әйдәле.

   Котлы булсын, гөрләп торсын

   Әниләрнең бәйрәме.     Ильяс

Җыр башкарыла. “Әниләр бәйрәме” Тулырак…

Китап – серләр сандыгы. Әдәби чара.


китап  китап
    ТР Арча муниципаль районы “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең беренче квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучылары Әхмәдуллина Алсу Тәфкил кызы һәм Шагидуллина Рәйсә Сәйделхан кызы. Тема: “Китап – серләр сандыгы” (“Үз мәктәбеңә булыш” акциясе кысаларында уздырылган чара).

Максат. 1.Укучыларны танылган язучыларыбызның иҗат җимешләре белән таныштыру.

  1. Китап укуга карата кызыксыну уяту.
  2. Укучыларыбызда туган телебезгә, милләтебезгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

1 а.б.  Китап  – халык тарихының елъязмасы.

Шуның өчен дә язма һәм басма сүз халыкның үткәне, тарихы, мәдәнияте, халыкның дөньяга карашын һәм әдәбиятын өйрәнүдә алыштыргысыз чыганак.  Теге яки бу милләтнең дөньяда тоткан урыны, тарихи өлгергәнлеге аның үзенең милли китабына булган игътибары, хөрмәте белән бәяләнә. Үткәненә хөрмәте булмаган халыкның киләчәге өметсез.                                              2 а.б. Тормыш синең алга берсеннән-берсе четереклерәк сораулар китереп куйганда да, олы юлга кузгалыр алдыннан кая таба барырга аптырап калганда да, кем беләндер сереңне уртаклашасы, киңәш – табыш итешәсе килгәндә дә иң беренче газиз анаңа, аннан китапка мөрәҗәгать итәсең.

Г.Тукайның “Китап” шигыре укыла.

2 а.б. “Син кулыңа китап алдың. Анда ниләр язылган, ниләр барын белмисең әле. Беренче битен укыдың, 2 нчесен, 10 нчысын, 100 нчесен… Күп нәрсәләрне әле белеп җиткермәвең ачыкланды. Күп нәрсәне белдең, шатланып көлдең, моңландың, уйландың, нәфрәтләнергә һәм сокланырга өйрәндең. Күңелеңнең иң түрендә кинәт бер ут кабынды. Ул синең хыялың, идеалың иде… Һәм син сәйлән кебек җемелдәгән хыялыңа таба очар өчен көч таптың.

Син кулыңа китап алдың. Сиздеңме  – аның тышлыгын ачканда син гүзәл бер дөньяның ишеген ачтың.” (Гомәр Бәширов)

2 а.б.  Әйе, китап – киңәшче дә, ярдәмче дә, уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә.Китапларның була төрлесе: әдәбие, фәнние, фәнни-популяры, әдәби-публицистигы, тарихи, төрле һөнәрләргә өйрәтә торганы һәм тагын  күп-күп китаплар…

Җыр: (“Якын дус”, З.Хәбибуллин көе, Җ.Тәрҗеманов шигыре)
1 а.б.Бөек шагыйребез әйткәнчә: Дөньяда күп нәрсәне туган тел аша гына белеп була. Тел байлыгын өйрәнү өчен безгә  ярдәмгә китаплар килә. Менә без сезнең белән  бүген китапны зур­лау, хөрмәтләү чарасына җыелдык.

2 а.б.Шигърият  дөньясы серле, моңлы, көйле, көчле… Уеңны уйдырып сала белсәң генә, син шагыйрь дигән исемне күтәрә аласың; сүзең көчле, мәгънәле булса гына, тыңлаучыга барып ирешә. Шуңа күрә  “шигырь  –  күңелнең хаҗы, шигырь – сәнгатьнең таҗы”,  –  дип  язды Ф.Яруллин. Балалар тормышын белсәң генә, балалар күңеленә керәсең. Безнең татар шигърияте балалар өчен язучы талантлы шагыйрьләргә бай. Кайбер шагыйрьләрнең китап турында язган шигырьләрен тыңлап китик.

Х.Шабановның  «Кадерлә син китапны»  шигыре укыла.

2 а.б. “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”,  – дип язды Г.Тукай халык әдәбияты турында. “Халык җырлары – халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәүшан көзгеседер. Бу бертөрле сихри көзгедер… Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләсе әдәбиятыбызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр,” – дип тә әйткән бөек Тукаебыз. Ә тел, туган тел турында халкыбыз бик зирәк, акыллы сүзләр әйтә белгән. Тулырак…