fbpx
26.04.2022

Мин Тукайны беләм кечкенәдән. Әдәби кичә.


Тукайны сөям
Балтач муниципаль  районы муниципаль бюджет белем учреждениесе “Сосна төп гомуми белем мәктәбе”нең башлангыч сыйныфлар укытучысы Насруллина Гөлсөя Рәшит кызы. Тема: Мин Тукайны беләм кечкенәдән (әдәби кичә).

Материал: Г.Тукай әкиятләре.

Җиһазлау: язучының портреты, китапларыннан күргәзмә.

Максат: укучыларны  Г.Тукай иҗаты белән таныштыру,язучының әкиятләренә кызыксыну уяту, аңлап укуларына, фикер йөртә белүләренә ирешү.

Кичәнең барышы

  1. Оештыру өлеше.
  2. Дәреснең максаты белән таныштыру.

Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар. Апрель ае – табигатьтә яз. Бөек шагыйребез туган ай. Тукай язы – Тукай бәйрәме. Габдулла Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән. Шулай булса да, ул гаятъ зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлыгын калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң яхшы, иң изге сәхифәләребезнең берсе.

Без дә бүген аның тормыш юлы, иҗаты буенча уенга җыелдык. Сез Габдулла Тукай иҗаты белән балалар бакчасыннан ук таныш инде. Менә хәзер инде сезнең белемнәрегезне тикшерәбез. Сезгә барлык белемнәрегезне, игътибарыгызны , фикерләү сәләтен бергә тупларга кирәк булачак.

  1. Төп өлеш.
  • Укучылар, Г.Тукай кечкенәдән үк бик моңлы бала булган, , шигырьләр , бәетләр, халкыбызның җырларын, әкиятләрен тыңлап үскән.

Бирем. Түбәндәге өзек кайсы әкияттән?

“Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым.

“Йә, иясе юк!”- дип, әйберләргә тими башладым.(Су анасы)

-“ Су анасы” әкияте нинди булырга өйрәтә?

-“ Су анасы” әкияте безне алдашмаска, кеше әйберләренә тимәскә өйрәтә.

Бирем. Түбәндәге өзек кайсы әкияттән?

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл –Кырлай диләр.

Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр.(Шүрәле)

-“Шүрәле “әкияте балаларны нинди булырга өйрәтә?

– Табигатькә  сак караш тәрбияли, кыю булырга, бернәрсәдән дә курыкмаска, эшчән булырга өйрәтә.

Бирем. Бу юллар кайсы әкияттән алынган?

“Китте болар. Бара, һаман бара – бара,-

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар. Күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башын таба.(“Кәҗә белән сарык”)

-“ Суы бик аз, безнең ботка пешәр коры” дип кайсы бүре суга китә?(Өлкән)

“Кәҗә белән сарык”  әкияте балаларны нәрсәгә өйрәтә?

– Авырлыклар килсә, куркып калмаска, тапкыр, үткен булырга өйрәтә.

Бирем. Күбәләк ясау бәйгесе.(Кем тизрәк һәм матуррак  итеп күбәләк рәсемен ясый.

“Бала белән Күбәләк” шигырен яттан сөйләү.

-“Бала белән Күбәләк” шигыре аша шагыйрь ни әйтергә тели? (Кешелекле, шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга, кешеләрне, табигатьне рәнҗетмәскә, сак һәм игътибарлы булырга )

Бирем. Бу юллар кайсы шигырдән алынган?

                                     Бик матур бер җәйге көн:

                                     Өстәл янында бер сабый.

                                     Ян тәрәзә каршысында

                                     Иртәнге дәресен карый.(“Эш беткәч, уйнарга ярый”)

-Баланы үз янына нәрсәләр чакыра? ( Кояш, Сандугач, Алмагач)

– Шагыйрь нинди бала турында язган? (Үз сүзендә нык торучан, акыллы, инсафлы, тырыш)

– Сезнең нинди бала булып үсәсегез килә? (Мәрхәмәтле, ярдәмчел, миһербанлы, эшчән)

  • Бирем. “Кызыклы шәкерт”, “Эшкә өндәү” шигырьләре белән шагыйрь ни әйтергә тели? (Ялкауланмаска, тырыш булырга өйрәтә. Кечкенәдән тырыш булсаң, картайгач җиңел булуын кисәтә.)
  • Сез шул турыда нинди мәкальләр беләсез? (Балалар җавабы)

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза.

Эшләп үлмәссең, чирләп үләрсен.

Калган эшкә кар ява.

Эш беткәч, уйнарга ярый.

Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы.

Аз сөйлә, күп эшлә.

Бүгенге эшне иртәгә калдырма.

Ашаганда колагың селкенсен, эшләгәндә йөрәгең җилкенсен.

Хезмәт төбе-хәзинә.

Бирем.  Әйтеп бетер.

  • Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп … (ай)ялтырый.
  • Гәрчә анда тумасам да, мин …( бераз ) торган идем.
  • Күптән түгел, безнең тәрәзә капкачын

Оя итте минем сөйгән …..( карлыгачым)

  • Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,

Минем уйныйсым килә

Шул болыннарда ….(ятасым),

Шунда ауныйсым килә.

  • Арба әйтә:”Җәй көне мин һич тә рәхәт күрмимен,

Көн-төн эштә ….(йөрим), бер җигелми тормыймын. Тулырак…

Гаилә – бәхет ачкычы. Ата-аналар җыелышы.


Гаилә
Татарстан республикасы Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе гомуми үсеш төрендәге 1нче  “Кояшкай”  балалар бакчасы тәрбиячеләре:  Мавлявиева Гүзәл Данияр кызы, Зиятдинова Земфира Анвар кызы. Тема:“Гаилә – бәхет ачкычы”(зурлар төркемендә ата-аналар җыелышы)   

Максат: гаиләләрне бергә туплау, ата-аналар белән балаларның бердәмлеккә омтылу теләген тудыру, дус-тату төркем туплау.

Хәерле кич, Хөрмәтле әти-әниләр,килгән кунаклар җюри әгъзалары.

Бер күрешү үзе бер гомер,-дип

Бабайлар бит юкка әйтмәгән

Бер очрашып, серләр белешү

Бу гадәтләр әле бетмәгән.

Татарстанда, Россиядә дә 15  Май – Гаилә көне дип игълан ителде, чөнки гаиләне дәүләтнең нигезе диләр. Гаилә нык булса, дәүләт тә нык була. Гаилә кеше тормышындагы иң мөһим, иң кирәкле нәрсә.

Буген без зурлар төркеме әти-әниләре белән үзенчәлекле җыелыш ярыш-бәйгегә җыелдык.

Безнең гаиләләр җыелган

Ял итәр өчен бүген

Сүзләрнең матурын

Әйтмичә мөмкин түгел.

Һәрвакыт кешегә пар канат, кайтып сыеныр җылы учак, тыныч почмак кирәк. Ул почмак – гаилә учагы. Бәхетле гаиләләргә карап без сокланабыз, үрнәк алырга тырышабыз.

Бәйрәм- ярышны бәйләп бару өчен җюри әгъзаләре өчен тәкъдим итәбез.(Җюри сайланыла)

Килгән кунакларыбызга татулык, саулык, бәхет, өмет теләп бәйгебезне башлыйбыз.

1 нче бәйге. “Нәрсә ул гаилә?” Гаилә ул…

“Ике командага ватман, фломастер бирелә.

2 нче бәйге.

Кем тапкыр, кем зирәк

Безнең сорауларга

Җавап бирсен ул тизерәк.

-Бер – береңне белер өчен бер пот тоз ашарга кирәк диләр. Әйдәгез әле гаиләдә ир, хатын бер-берсен беләләр микән?

  1 нче парга сорау

Иргә.

  1. Хатыныгыз нинди төс ярата?
  2. Хатыныгызның аяк киеме үлчәме?

Хатынга.

  1. Ирегезнең яраткан ашы?
  2. Ирегезнең күз төсе?

2 нче парга сорау.

Иргә.

  1. Хатыныгызның яраткан җыры?
  2. Хатыныгызның әнисенең исеме?

Хатынга.

  1. Ирегезнең авырлыгы ничә кг?
  2. Ирегезнең туган көне, туган елы?

3 нче парга сорау.

Иргә.

  1. Хатыныгызның буй озынлыгы?
  2. Хатыныгыз нәрсә пешерергә ярата?

Хатынга.

  1. Язылышу көнегез?
  2. Ирегез иртән ничек уята?

  4 нче парга сорау.

Иргә.

  1. Хатыныгызның туган көне,елы?
  2. Яраткан җырчысы?

Хатынга.

  1. Ирегезнең яратып карый торган телевизион тапшыруы?
  2. Ирегезнең яраткан төсе?

    5 нче парга сорау.

Иргә:

  1. Хатының яраткан чәчәк?
  2. Хатының яраткан ризык?

Хатынга.

  1. Ирегезнең яраткан ел фасылы?
  2. Каенатагызның исеме?

6 нчы парга сорау

Иргә.

  1. Хатыныгыз ничәнче размер кием кия?
  2. Әбиегезнең туган көне?

Хатынга.

  1. Ирегезгә ничә яшь?
  2. Каенанагызның туган көне?

3 нче бәйге.

Эстафета: – Гаилә төрле буын кешеләрен берләштерә, аларның көч сынауларын эстафета уены белән сынап китик әле. Әти-әниләр ике командага бүленә. (6 әти, 6 әни)

4 нче бәйге.

Бантик кую. Әниләргә,әтиләр бантик куя.

5 нче бәйге.

Туган авыл тарихы.

  1. “Сарман”- исеме нәрсәне аңлата?
  2. Җирле үзидара җитәкчесе кем?
  3. Сарманнан чыккан шәхерләр?
  4. Безнең район нәрсә белән шөгыльләнә?
  5. Сармандагы чишмә исемнәре?
  6. Сарман турында җыр. (күмәкләшеп җырлау)

6 нчы бәйге.

Милли йолалар (йөзек салыш) уены. Татар халкының яратып уйнала торган уены.

7 нче бәйге.

Әниләр галстук бәйли.

8 нче бәйге.

Мәкальләр әйтәбез.

  1. Тату гаиләгә – кайгы килми.
  2. Ул ояты – атага- кыз ояты – анага.
  3. Атасы барның – бәхете бар.
  4. Атасы кем – углы шул.
  5. Ата – ананы тыңлаган әдәм булган – тыңламаган әрәм булган.
  6. Оясында ни күрсә – очкынында шул.
  7. Гаилә – гомер чишмәсе.
  8. Киләчәккә нигез – гаиләдә салына.

9 нчы бәйге.

Әтиләр бәйгесе. Әтиләр акчаны эшләп таба, ә менә саный белә микән?

Әйдәгез “ Баш һисапчы” – банкир номинациясендә җиңүчене билгелик. Моның өчен акча саный саный, сорауларга җавап бирергә кирәк. (вак кәгазь акча бирелә)

  1. Балаң кайсы төркемгә йөри?
  2. Аңа ничә яшь?
  3. Туган көне кайчан?
  4. Тәрбиячеләре кем исемле?
  5. Буген ничәсе?
  6. Басмада чәчен тараучы хатын кем ул?
  7. Кәҗә белән дус малайның исеме ничек?
  8. Тубы суга төшкәч, кем елый?

Җиңучегә (алтын акча бирелә) 

10 нчы бәйге.

Уйныйк әле,җырлыйк әле

Биик әле күп итеп,

Безнең бәйрәм кичәбезне

Сагынып сөйләрлек итеп.

11 нче бәйге.

Төшергән рәсемгә анализ – аңлату ясала. Гаилә ул …

Җюрига сүз бирелә…

Бу доньяда ничек яшәсәң дә

Агым судай вакыт тиз үтә

Уфтанмаслык булсын гомер юлы

Татулыкка җирдә ни җитә?

Сезгә тыныч, матур гаилә тормышы теләп калабыз.

 

 

 

Йөрәк җылым сиңа, әнием. Әдәби-музыкаль кичә.


йөрәк
Балтач муниципаль  районы муниципаль бюджет белем учреждениесе “Сосна төп гомуми белем мәктәбе”нең башлангыч сыйныфлар укытучысы Насруллина Гөлсөя Рәшит кызы. Тема: Йөрәк җылым сина, әнием. (Әдәби музыкаль кичә)

Максат:  әниләрнең газиз,  кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү; балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре тәрбияләү; гаилә белән мәктәп арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгыту.

Кичәнең барышы

  • Исәнмесез, кадерле әниләр! Хәерле кич. Бүгенге кичәбез сезгә багышлана. Сезне бәйрәм белән котлыйбыз.
  • Әни, әнием, әнкәй. Кадерләп, назлап әйтәбез, күнелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз. Һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер телиез., һәрвакыт шат, сөйкемле булыгыз.

1 нче укучы.

Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез,

Иминлекнең терәге сез,

Һәркемнең кирәге сез.

2 нче укучы.

Сез чаялар, сез батырлар,

Сез дөньяда иң матурлар.

Сез булганга тормыш ямьле,

Сез булганга яшәү гамьле.

3 нче укучы.

Тузаннарны сөртеп чыктым,

Коедан су китердем.

Әни эштән кайтканчы дип

Бөтен эшне бетердем.

4 нче укучы.

Бүлмәләрне җыештырдым

Бар җир ялт итсен әле.

Үзенең бәйрәмендә бер

Әни ял итсен әле.

5 нче укучы.

Мин әнине яратуны

Эшем белән белдерәм.

Гөлләргә су сибеп куям,

Идәннәрне себерәм.

6 нчы укучы.

Ә мин әни күлмәгенең

Тагып куйдым төймәсен.

И куанды соң әнием:

-Рәхмәт,-ди, – күз тимәсен.

7 нче укучы.

Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,

Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик

Бүләк итик матур биюләр.

8 нче укучы.

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр.

9 нчы укучы.

Иң-иң әйбәт балаң булып

Яшәсәм ярар иде.

Әниемнең ышанычын

Акласам ярар иде.

10 нчы укучы.

Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр.

Әниләрне кадерләсәк

Тыныч булыр ил-көннәр.

11 нче укучы.

Безнең әниләргә карап

Кояш гел нурлар чәчсен.

Нинди матур әниләр дип

Сандугачлар көнләшсен.

  • Кемнәр соң ул әниләр?
  • Иртән назлап уятучы
  • Мәктәпкә озатучы
  • Кичен каршы алучы
  • Назлы карашы
  • Кояштай балкыган нурлы йөзе
  • Ягымлы күзләре
  • Тәмле сүзләре
  • Йомшак нәфис куллары белән иркәләүчеләр алар.

12 нче укучы.

Ана күнеле мәңге күләгәсез

Ана күнеле мәңге бозланмый.

Кирәк икән, ул баласы өчен

Яшьлеген дә, саулыгын да

Гомерен дә хәтта кызганмый.

13 нче укучы.

Коштай очып яныңа анаң килер

Кайда булсаң, кайда йөрсәң дә.

Ул юатыр, тыңлар, киңәш бирер,

Куркынычлы төшләр күрсәң дә.

14 нче укучы.

Башка беркем эндәшмәгән кебек

Син генә тик дәшә аласың.

Синең кебек тагын кем генә соң

Сөя ала икән баласын.

  • Бәйрәмебезне иң акыллы малайлар дәвам итә. Алар нидер турында кызып-кызып бәхәсләшә. Тыңлап карыйк әле аларны.

Минем әни пәрәмәчне

Шундый тәмле пешерә.

Телеңне йотарсың, малай,

Ашап карасаң, менә.

      Өчпочмакка җитми инде

      Ни генә әйтсәгез дә.

      Әнием кебек берәү дә

      Пешерә белмидер лә. Тулырак…

8 Март иртәсе. Балалар бакчалары өчен.


8 Март
ТР Сарман муниципаль районы  “Гомуми үсеш төрендәге 4 нче “Сандугач” балалар бакчасы”  мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе  тәрбиячесе Гыйлметдинова Эльза Фоат кызы. Тема: 8 нче март иртәсе.  

Тәрбияче:-Хәерле көн безнең иң кадерле кунакларыбыз- хөрмәтле әниләр, әбиләр, кызлар! Сезне ихлас күңелдән ямьле яз бәйрәме 8нче март белән котлыйбыз! Яз сулышы гаиләгезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәннәрегезгә саулык китерсен. Ходай сезне үз рәхим-шәфкатеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын!

Дөньяда иң матур сүз-ул Әни.

Дөньяда иң татлы сүз-ул Әни!

Дөньяда иң изге сүз-ул Әни!

Дөньяда иң затлы сүз-ул Әни!

    Барыгызны котлыйбыз.

-Әниләрне, әбиләрне,

тәрбияче апаларны,

үзебезнең кызларны!

Хөрмәтлибез, зурлыйбыз!

Бу бүләкләр сезнең өчен,

Без үзебез ясадык.

Балачакның истәлеге

Булыр диеп уйладык.

Кояшлы язны каршылап,

Әйдәгез, җырлыйк әле.

Безнең җырлаганны күреп

Әниләр сөенсен әле.

    Җыр  «Бәйрәм бүген!»

1.Хөрмәтле әниләр, әбиләр, кунаклар. Бүгенге 8нче март бәйрәм көнендә безнең “Сандугач” балалар бакчасының “Кояшкай” төркемендә “Яз-ТВ” телеканалы эшли башлады. Хәзер сезгә бәйрәмгә багышланган тапшырулар тәкьдим итәбез. Эфирда “Сарман: Сандугач иң яңа хәбәрләр”  Тәрәзәдән кояш карый, кочакта чәчәкләр, йөзләрдә елмаю. Бүген барлык җирдә  язның беренче бәйрәме 8 март халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәләр.

Безнең кадерлеләребезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә эшегездә, тормышыгызда уңышлар, сәламәтлек, бәхет, озын гомер телибез!

Төркемебез бик дус тату. Әти-әниләребез безгә һәрчак ярдәм итеп торалар, алар белән тыгыз элемтәдә. Хәзер бирегә Абдикаирова Р.,  Ашрафуллина Э., Айгөл Габдрахманова , Файзелхакова М., Тузеева Р., Шамилова Г., Юсупова А., Шакурова Рамина, Гараева Айлина, Султанова Эльза, Габдрахманова Язиля, Ризатдинов Нариманны чакырабыз. Әниләргә бакча тормышында актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатлары тапшырабыз, ә балалар конкурста катнашканнары өчен диплом белән бүләкләнәләр.

Әлегә шундый яңалыклар иде. 8нче март бәйрәмегез күңелле үтсен. Исән-имин булыгыз.

Алга таба һава  торышына күзәтү. Синоптикларның  фаразларын гүзәл кызлар җиткерәләр.

Яз  килгәне   күренеп  тора,

Карлар  эреп  баралар

Сөңге  бозлар  тамчы  булып,

Гөрләвекләр  агалар.

Кошлар  килә  җылы  яктан,

Гөр-гөр,  чыр-чу  киләләр,

Язны  китерәбез,  диеп

Хәбәр-сәлам бирәләр.

  Яз   тәрәзәләргә  шакый,

Юмарт  кояш  җылыта.

Кар  чәчәге-умырзая

Татлы  йокыдан  тора.

Хатын-кызлар  бәйрәм көнне.

Һава  торышы  әйбәт.

Табигать  тә  безнең  яклы

Әниләргә   зур  рәхмәт!

  1. Программаны бәйрәм чыгарылышы “Сиңа миннән сәлам…”тапшыруы дәвам итә. Тапшыруыбызның беренче хаты “Сандугач” балалар бакчасының  “Кояшкай” төркеменә йөрүче балаларның әниләренә  юллана.  Төркемгә йөрүче балалар 8нче март уңае белән үзләренең сәламнәрен җиткерәләр.

   Әни, әни әнием,

Бүген бит синең бәйрәм.

Миңа рәхәт, күңелле

Әнием, синең белән!

Әниемне кочаклыйм да

Битеннән үбеп алам.

Әни, әни, әнием,

Мин сине бик яратам.

Иртә җырлыйм. Кич җырлыйм,

Көне буе мин җырлыйм.

Әниемне, әбиемне

Бәйрәм белән мин котлыйм!

   Әниләр, Әниләр!

Безнең якын кешеләр.

Сез кадерле, сез изгеләр,

Чөнки , безнең ӘНИЛӘР! Тулырак…

Нәүрүз бәйрәме. Рус төркемнәре өчен.


нәүрүз
Азнакай районы Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гаскәрова Эльвира Мәхмүт кызы. Тема: Рус мәктәбенең рус төркемнәрендә белем алучы укучылар катнашлыгында үткәрелгән “Нәүрүз бәйрәме”

Максат:

  1. Балаларны язгы табигать һәм язгы бәйрәм йолаларының берсе булган “Нәүрүз” бәйрәме белән таныштыру.
  2. Халык авыз иҗаты, матур әдәбият үрнәкләре аша сөйләм телен үстерү.
  3. Бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбызның йолаларына, туган табигатенә сак караш, хөрмәт тәрбияләү.

Бурычлар:

– балаларны проблемалы ситуациягә кую, яз, язгы бәйрәмнәр, кошлар тормышы турында белемнәрен ачыклау;

– балаларда комуникативлык сәләтен, иҗади активлыкны үстерү, коллектив эшендә катнашу теләген уяту;

– балаларның хәтер сәләтен һәм иҗади күзаллауларын үстерү, сөйләм культурасын тәрбияләү;

– үткәрелгән чаралар аша балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә, табигатенә, аның кош-кортларына карата мәхәббәт тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Бәйрәм барышы:

1нче укучы: Исәнмесез хөрмәтле кунаклар. Без бүген Язны – Нәүрүзбикәне каршыларга җыелдык.

2нче укучы: Сегодня у нас большой праздник – Навруз. Это праздник дружбы и весны. Навруз Байрам – один из самых древних праздников на Земле – он символизирует начало новой жизни. В переводе с фарси “навруз” означает “новый день”, а тюркское слово “байрам” – “праздник”. Навруз – сугубо народный праздник, связанный с пробуждением природы, наступлением тепла и началом сельскохозяйственных работ. В России как и во всем мире этот день празднуют 21 марта. Это день весеннего равноденствия.

“Хәерле иртә” җыры башкарыла (4А  сыйныфы укучылары )

1нче укучы: Дуслар, Нәүрүзбикәне чакырыр вакыт җитте.

Балалар: (барысы бергә). Нәүрүзбикә! Нәүрүзбикә!

(Кошлар тавышы ишетелә. Залга башына чәчәк – такыя, өстенә яшел күлмәк кигән, кулына кәрҗин тоткан Нәүрүзбикә керә)

Нәүрүзбикә: Исәнмесез, кадерле балалар! Здравствуйте дорогие ребята. Вот и я, Нәүрүзбикә.

Балалар: Исәнмесез  Нәүрүзбикә!

Нәүрүзбикә:

Теплыми шагами по земле прошла

Привела я солнышко, жаркое, лучистое.

И оно гуляет по небу чистому.

Рады мне ребята, рады или нет?

Я хочу услышать, дети, ваш ответ.

2нче укучы: Мы очень рады тебе Нәүрүзбикә. МЫ приготовили для тебя весёлую песню о дружбе

“Чын дустым” җыры (4 Б сыйныфы укучылары)

2нче укучы: Дружно мы Навруз встречаем,    Праздник наш мы продолжаем. Нәүрүзбикә, а что это у тебя в корзиночке?

Нәүрүзбикә. В моей волшебной корзиночке принесла я вам загадки .
табышмак әйтәм, җавабын тап. (Загадки про птиц)

1.Спереди у птички шильце,
Позади у птички вильце!
Сама птичка мала,
А за морем была. (ласточка – карлыгач)

  1. Җәй тукылдый бу чүкеч.

Кыш тукылдый бу чүкеч.

Ничек чыдый бу чүкеч? (дятел – тукран)
3.Чёрный, проворный,
Кричит: «Кряк»,
Червякам враг. (грач – кара карга)

4.Гөлдер-гөлдер гөлдер бу,

Кызыл тәпи – кемдер бу? (голубькүгәрчен)
5. На шесте – дворец,
Во дворце – певец. (скворец – сыерчык)

  1. Чырык-чырык чыркылдый,

Бер җиргә дә ул китми,

Безнең белән дус яши,

Әйтегез. Ул ни?  (воробей – чыпчык)

1нче укучы: Спасибо за загадки Нәүрүзбикә. А мы знаем весёлую игру про птиц. Ты тоже с нами поиграй.

1.“ Очты-очты ” уены. (Уен тәмамланганнан сон,  кулына зур алма тоткан Шурәле килеп керә.)

Шүрәле:  Туктагыз әле, нишләп  мине Нәүрүз бәйрәменә  чакырмадыгыз .

2 нче укучы: Нәрсә бар, Шүрәле, нишләп болай ямьсез тавыш белән кычкырасың?

Шүрәле:    Мин бер үзем урманда калганмын, барлык урман  җәнлекләре Нәүрүз бәйрәменә киткәннәр. Нәүрүз минем турында бөтенләй оныткан .

(Упкәләп, әйләнеп баса).

Нәүрүзбикә :    (Шүрәлене сыйпап) Ярый, Шүрәле, гафу ит мине.  Әйдә

әле үпкәләп торма, син бит бик матур итеп җырлый  беләсең, безгә җырлап күрсәт әле. Тулырак…

8нче Март – Әниләр бәйрәме. Әдәби -музыкаль кичә.


8нче март
   Татарстан   Республикасы   Азнакай   муниципаль  районы  Актүбә  ш.т.п.  3 нче гомуми  урта  белем  бирү мәктәбе  башлангыч  сыйныфлар  укытучысы  Таҗетдинова   Лилия  Миннулла   кызы. Тема:  «8нче март – Әниләр бәйрәме ». Әдәби-музыкаль кичә.

Җиһазлар: плакатлар, әниләргә багышлап язылган укучыларның хикәяләре, 8нче мартка ясаган рәсемнәре, проектор, экран,презентация.

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Талгын гына музыка уйный.   

 1 нче укучы:

Мәктәбебез  гөрләп тора,

Шаулап тора күрегез.

Без бит бәйрәмгә җыелдык,

Әллә шуны белмисез?

   2 нче укучы:

Газиз әниләрне котлап,

Җырларбыз да,биербез.

“Бәйрәм белән сине ,әни!

Бәхетле бул!”-диярбез.

   3 нче укучы:

Бүген әниләр бәйрәме! Тик бүген, 8нче Март, әниләр генә бәйрәме түгел – бүген әбиләр, апалар һәм сеңелләр бәйрәме дә.

  4 нче укучы:

Безнең газиз әниләр!

Чал чәчле  дәү әниләр!

Апалар һәм җиңгәйләр!

Бишектәге сеңелләр!

 5 нче укучы:

Шатланыгыз-көлегез,

Безнең белән җырлагыз.

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз.

        Укытучы:

   Хөрмәтле әниләр, апалар, әбиләр! Без бүген бәйрәм кичәсенә җыедык. Сезне язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез! Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез. Сезгә балалар матур җырлар, шигырьләр бүләк итәрләр.

   6 нчы укучы:

Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

 Җыр: “Яз килә”

   7 нче укучы:

Туган ил, Ана, Икмәк –

Бөекләрнең, бөеге.

Әнә шуларга сыенып,

Без яшибез сөенеп.

      8 нче укучы:

   Бу бәйрәмдәге җылылык

   Гасырларга җитәрлек.

   Сезнең назлы кулларыгыз

   Әкиятне чын итәрлек.

       9 нчы укучы:

    Бүген бездә әниләр бәйрәме,

    Шатлык җыры илем күгендә

    Әниләр бәйрәме белән котлап,

    Кошлар җырлый илем күгендә.

      10 нчы укучы:

    Иң гүзәл кеше –

    Әнием минем.

    Иң уңган кеше –

                     Әнием минем.

                     Иң матур кеше –

                     Әнием минем.

      11 нче  укучы:

                   Җылы иркә наз –

                    Әнидә генә.

                    Татлы, назлы сүз –

                    Әнидә, беләм!

                       12 нче укучы:

                   Яратам аны,

                    Һәрчак булышам,

                    Картайтмас өчен

                    Мин бик тырышам.

Җыр :”Һәрвакыт булсын кояш!”

  1 нче укучы:

Кояш  көлеп  уянды  да

Нурларын  сипте   мулдан.

Әбиләр  килде  мәктәпкә

Язгы  кояшлы  юлдан.

   2 нче укучы:

Бүген  гади  көн  түгел  бит,

Моны  беләбез  без.

Елмаеп  сәламләшәбез  без

Дәү  әни,  әби  белән.

   3 нче укучы:

Әбием,  әбекәем,  дип,

Дәшәмен  сиңа  кат-кат.

Бүген  синең  дә  бәйрәмең

Шуңа  безнең  күңел  шат.

   4 нче укучы: Тулырак…