Арча муниципаль районы МБГБУ “Галиәсгар Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе”нең I квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучылары Гөлгенә Заһидуллина, Алсу Гарипова. Тема: Яңа ел тамашасы “Юлбарыс елын каршылап” (Башлангыч сыйныф укучылары өчен бәйрәм чарасы)
Катнашалар:Үгез Әтәч, Тавык, Куяннар, Тиен, Аю, Төлке. Саескан
1 нче күренеш.
Таң ата. Әтәч иртән йокысыннан уяна: ”Кик-ри-кү-ү-үк!” дип бар җиһанга сөрән сала.
Саескан йөгереп керә.Тыңлагыз! Тыңлагыз! Ишетми калмагыз! Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә зур тамаша була! Хыялланырга яраткан,матур җырлар, шигырьләр белүче барлык балаларны мәктәпнең спорт залына гадәти булмаган Яңа елныкаршылау һәм Үгез елын озату тамашасы карарга чакырабыз!
Үгез.
Дуслар, чыгыгыз әле,
Саескан хәбәр салды.
Яңа елны каршыларга
Зур бәйрәмгә чакырды.
Әйдәгез, соңга калмыйк,
Без дә бәйрәмгә барыйк
Үгез елын озатып,
Арслан елын каршылыйк.
(Үгез, әтәч, тавык чыгып барганда Чебиләр килеп чыгалар.)
Бергәләп.
Сез кая киттегез?
Безне дә алыгыз.
Без сездән башка бит
Боегып калабыз.
Тавык.
Ах, наян, чебиләр!
Сез тары чүпләгез,
Хәйләкәр төлкегә
Юлыга күрмәгез!
Чебиләр.
Юк без дә барабыз,
Бәйрәмне күрергә.
Без дә бит телибез
Җырларга, биергә!
(Чебиләр “Чебиләр зарядкасы” җырын башкаралар.)
Әтәч.
Курыкмыйм ла мин төлкедән,
Мин үзем дә бик батыр.
Минем кебек кыю әтәч,
Тирә – юнендә юктыр!
Тавык.
Ә шулай да, Әтәчкәем,
Сак булу бик тә кирәк.
Балалар көтә әйдәгез,
Барып җитик тизрәк!
2нче күренеш.
(Чыршы яныннан Әтәч белән тавык, чебиләр каршысына куяннар чыга.)
1 нче Куян
Сез кемнәр? Кая барасыз болай?
Әтәч, тавык.
И, Куян дустым безне танымыйсыңмы?
Ишеттегезме әле? Саескан һәммә кешегә хәбәр салды бит. Сикертән мәктәбенә Яңа елны- Юлбарыс елын каршы алу тамашасына барабыз.
2 нче Куян.
Таныш түгел җирләрдә ничек курыкмыйча йөрисез әле сез? Төлкенең үзенә юлыга күрмәгез тагы.
Әтәч.(Кукыраеп)
Теләсә кемнән куркырга
Без бит син кылый түгел.
Почмакта посып ятарга
Без куркак малай түгел!
Бик беләсегез килсә:
Үгезхуҗа иде быел!
1 нче Куян.
Шулаен бик шулай да. Тик төлке бик хәйләкәр.Онытмас микән соң бу турыда?
2 нче Куян.
Ярар, без аңа ничек тә бу турыда исенә төшерербез
(Китәләр. Каршыларына тиен чыга.)
Тиен.
Куянкайлар, Үгез, Әтәчкая барасыз болай?
Үгез.
Тиен дус! Без Яңа ел бәйрәменә ашыгабыз. Мин үз вәкаләтләремнеЯңа ел хуҗасыЮлбарыс елынатапшырасым бар.
(Аю чыга.)
Аю.
Ник тавышланасыз болай? Йокыдан уяттыгыз бит. Әллә бер – бер хәл бармы?(Үгезгә күрсәтеп)Бусы нәрсә тагы?Үгез болай кая барасыз?
Үгез.
Минем ел бетеп килә
Тиздән Юлбарыс елы, агай,
Яңа ел бәйрәменә
Бергәләп барыйк, давай!
Аю.
Үземнең дә шул бәйрәм дигәннәрен бик күрәсем килә дә бит килүен. Тик йокым туймас дип куркам.
Үгез.
Йокларга өлгерерсең әле. Әйдә бергәләп бәйрәмгә барабыз.
(Алар янына җырлап, Төлке чыга.)
Төлке.
Кемнәр әле миннән башка гына бәйрәм ясарга җыена.
Аю.
Без Яңа ел каршыларга барабыз. Үгез елын озатып Юлбарыс елын каршылыйбыз.
Төлке. Дусларым, мин юлбарыстан куркам бит.
Үгез
Курыкма Төлке дус! Яңа елда барлык җәнлекләр, кош – кортлар бер – берсе белән дус – тату яшәячәкләр икән. Кыш бабай әнә шундый фәрман чыгарган.
Төлке.
Ә Кыш бабай дигәнегез кем була соң?
Әтәч.
Ә менә анысын балалардан сорарга кирәк.
(Залга балалар керә)
Куян.
Исәнмесез, балалар! Без дә сезнең бәйрәмегездә калыйк әле.
Алып баручы.
Рәхим итегез, хөрмәтле җәнлекләр!
Әйдәгез, Кыш бабай һәм Кар кызы килгәнче күңел ача торыйк, җырлап алыйк.
(“Чыршыкай” җыры (М.Минһаҗев көе,Җ.Тәрҗманов сүзләре) башкарыла. )
(Чыршыда утлар кабына.)
Алып баручы.
Балалар карагыз әле, чыршыга сезнең җырыгыз ничек ошады, аның утлары яна башлады.
2нче бала.
Күрегез бу чыршыны!
Чыршының да чып-чыны.
Нинди төз, матур, биек-
Тора түшәмгә тиеп!
Балкып яна утлары,
Матур уенчыклары. Тулырак…










