fbpx
29.03.2021

Туган телем-төсле сүзләр теле. Түгәрәккә йөрүчеләр чыгышы.


туган телем
Сарман муниципаль районы БГББУ “Сарман гимназиясе”нең башлангыч сыйныфлар укытучысы Һадиуллина Гөлнара Әкмәлетдин кызы.Тема: Туган телем-төсле сүзләр теле  (әдәби түгәрәккә йөрүче балалар өчен .4 нче сыйныф)

 

Максат : туган телебез –татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, тәэсир итү көче буенча сүзләрне төркемнәргә булеп карау.

Планлаштырылган  нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы: Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләренә хөрмәт тәрбияләү, әйтәсе сүзеңне уйлап әйтергә кирәклегенә төшенү.

Танып-белү УУГ: тыңлап аңлау, аңлап уку, нәтиҗә чыгару, гомумиләштерүләр ясый белү;

Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшеңне тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне җиткерә белү, диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү

Регулятив УУГ: сөйләшүнең темасын һәм максатын формалаштыру, укытучы һәм сыйныфташлар белән уртак эшчәнлек булдыру.

Предметара бәйләнеш: урыс әдәбияты, тарих, сәнгать.

Алымнар: мәгълүмат бирү,  эзләнү, модельләштерү, монолог.

Эш формалары: фронталь, төркемнәрдә эшләү, парларда эшләү,  индивидуаль.

Җиһазлау: презентация, М.Маликованың  “Егетлеккә бер адым” китабы (3-4 данә), синонимнар , антонимнар язу өчен таблицалар (15 данә),

Чара барышы

  1. Оештыру өлеше.
  2. Мотивлаштыру.

      -Хәерле көн, исәнмесез, балалар! Бүгенге Туган телгә багышланган әдәби кичәбезне   күренекле татар шагыйре Гамил Афвазның түбәндәге шигыре белән башлар идем (Слайд 2)

Хак сүз, нык сүз тамырларга үтә,

Тимер иман кебек була сүз.

Күп сөйләгән сүзнең кадере китә,

Иске чүпрәк кебек уңа сүз.

  1. “Туган телем-төсле сүзләр теле” дигән кичәнең темасын билгеләү, максат кую. (Слайд 3)

      –  Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез? Әйе,  СҮЗ турында сөйләшербез.

       2021 нче ел- Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Татарстанда йөздән артык милләт кешесе яши. (Слайд 4) Һәр халыкның үз туган теле. Шул тел аша ул әйләнә-тирәне өйрәнгән, бишек җырларын тыңлаган. Шуңа күрә дә һәр халыкка үз туган теле кадерле, якын. Безнең туган телебез – татар теле. Ул дөньядагы иң дәрәҗәле 14 телнең берсе. Татар телен белгән кеше 30 дан артык төрле халык белән аралаша, аларның телен аңлый ала. Татар теле – бик бай тел. Бүгенге кичәбездә  туган телебезне тагын да тирәнрәк өйрәнербез, якташ язучыбыз иҗатына да мөрәҗәгать итербез.

      III. Белемнәрне актуальләштерү

     Кайсы гына телдә сөйләшсәк тә, сүз әйтеп бетергесез көчкә ия икәнлеген барыбыз да беләбез. Сүз  ул – дару да, чәчәк букеты да, җылы түшәк тә, шул ук вакытта пычак та була ала. Дөньякүләм танылган галимнәр сүзнең хәтта су малекуласына да тәэсире барлыгын ачыклаганнар. Шундыйларның берсе-профессор Константин Коротков. (Слайд 5)

Аның фикеренчә, нинди мәгънәдәге сүз ишетүләренә карап, су малекулалары төрле формага керә икән.

 “Яратам” “Рәхмәт” ”Әйбәт”

     “Син җүләр”   “Син мине туйдырдың”

Бу фактлардан күренгәнчә, сүзнең көче гаять зур.  Галимнәр фикеренчә, кеше көне буена 4 мең ярым сүз әйтә, ә хатын – кызлар –күбрәк тә. Ләкин күп сөйләү сөйләмнең матурлыгын, сыйфатын күрсәтми. Безнең телебез бай, матур, аңлаешлы булырга тиеш.

  1. Яңа белемнәр бирү

         Сүзләрнең мәгънәләре булган кебек, төсләре дә булырга мөмкин икән. Кызык бит, әйеме? (Слайд 7) Сүзләрне, төсләренә карап, шартлы рәвештә төркемнәргә  бүлеп була.  Кайсы гына телне алсак та, кайсы гына язучының иҗатына  мөрәҗәгать итсәк тә, мондый бүленешне табып була. Ә бүген без үзебезнең  якташыбыз, күренекле язучы, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Мәдинә Маликова иҗатында элеге төркемнәрне  карап үтәрбез.(Слайд 8)

       Беренче төркем сүзләрне табу өчен рәсемнәргә карагыз әле. (Слайд 9 )

Нинди сүзләр турында сөйләшербез һәм алар нинди төстә булыр? (Фикерләр тыңлана) Ана елаган баласын юату өчен нинди сүзләр әйтә? Теш табибы авыруны ничек тынычландыра?

                                       Җылы сүзләр – сары сүзләр

 (Сары- чөнки кояш нурларының җылысы белән чагыштырып була)

  1. Яңа белемнәрне ныгыту.

 Мэдинә апа Маликованың “Нигә ул җыр искә төшә икән?” әсәреннән җылы (сары ) сүзләрне эзләү (төркемнәрдә эш)

Игелекле бул, балакаем            Рәнҗеп китмә инде        Исәнмесез

Укырга ярдәм итәрбез             Мең-мең рәхмәт әйтеп яшә

       Нәтиҗә: Чынлап та, сөйләмебездә матур сүзләрне кызганмыйк.

Икенче төркем сүзләрне шулай ук рәсем аша табарга кирәк булачак.(Слайд 10)

Нинди сүзләр турында сөйләшербез? Алар нинди төстә булыр?

        Әйе, борынгы әби- бабаларыбыз әйтеп калдырган канатлы сүзләр –мәкальләр турында сөйләшербез. Татарстаныбызда яшәүче барлык халыкларда да бар андый тылсымлы сүзләр. Мин аларны кызыл сүзләр дип атар идем. Чөнки  кан түгеп җыйган тәҗрибәләре аша әйтелгән сүзләр бит алар! Гасырлар үтсә дә, бу сүзләрнең дөреслеге кабат-кабат исбатлана.

              “Ахырын тап”уены –фронталь оештыру (Слайд 11)

Иле барның – теле бар.

Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

Теле барлар-халык булган, теле юклар балык булган.

      Әйдәгез әле, Мәдинә апа иҗатына тагын мөрәҗәгать итик. Бу әсәрендә ул нинди мәкаль һәм әйтемнәр кулланды икән? (төркемнәрдә эш)

Үги бозау асрасаң, авызың-борының май булыр, үги бала асрасаң, авызың-борының кан булыр.

Ятимнең авызы ашка тисә, борыны каный.

Ятимнең догасы изге була.

     Нәтиҗә: кечкенә генә бер әсәрдә дә күпме кызыл сүзләр таптык.

      Өченче  төркем – кара сүзләр

-Ничек уйлыйсыз, нинди сүзләр  кара төстә булыр? (Фикерләр тыңлана- ямьсез, начар, сүгенү сүзләре һ.б.)   (Слайд 12)

Алдан таратылган таблицалар белән парларда эш. Кара сүзләр дигән төшенчәгә синонимнар һәм антонимнар уйлыйлар

Кара сүз
синонимнарантонимнар
Ямьсез сүзләр

Начар сүзләр

Ишетәсе килми торган сүзләр

Сүгенү сүзләре

  Матур сүзләр

Йөрәккә ятышлы сүзләр        Ишетәсе килеп тора торган сүзләр

Ягымлы сүзләр

       Тормыш булгач, менә шундый кара сүзләр кулланган очраклар да була шул. Алар телебездә күп булмасын иде! Кара сүзләрне мин авыру таратучы вирус белән тиңләр идем.Вирус кергән организм сәламәт булмаган кебек, кара сүзләр булган сөйләм дә авыру була.

Текст белән эшләвебезне дәвам итәбез. Автор кара сүзләрне кулланганмы?          (Группаларда эш-тексттан кара сүзләрне табу.)

                     Томана                         Надан

-Ни өчен автор Мәдинә апа Маликова бу сүзләрне кулланды икән?(Фикерләр тыңлана- Рәйсәнең үзен өстенрәк, акыллырак итеп күрсәтәсе килә)

       Кара , ягъни начар сүзне халык элек-электән сөймәгән. Әйдәгез, аларның әйткән сүзләрен, мәкальләрне искә төшерик әле.

  1. Ял минуты. (“Ахырын әйт “уены-татар бию көе астында кулъяулык йөртү)

Теле пычракның- күңеле пычрак

Тозсыз сүздән тозлы ботка тәмлерәк

Яхшыны ишетәсең килсә, яман сөйләмә

VII. Әдәби кичәгә йомгак.

Телебезне кара сүзләр белән бозмыйк! Болай да кыска гомерне начар сүзләр әйтешеп ямьсезләмик. Күпмилләтле илдә яшибез икән, барлык халыкларның да телләренә, гореф- гадәтләренә, бәйрәмнәренә, диннәренә  хөрмәт белән карыйк.

      Дәресебез  ахырында Г.Шәрипова шигырен укып үтәсем килә:

Рәнҗетмәгез усал сүзләр әйтеп,

Авыр сүзне күңел күтәрмәс

Бер нахаксыз кеше рәнҗеткәннәр,

Бер абыныр, ерак китә алмас!

Сүзне әйтү җиңел, тик соңыннан,

Үкенергә сезгә язмасын.

Рәнҗү катыш тамган күз яшеннән

Бер Ходаем үзе сакласын…

Тормыш булгач, беркөн үзеңә дә,

Тимәс димә нахак сүзләрне.

Бәгыръләрне телә кайчакларда

Чит-ятларның әйткән сүзләре…

Әйтеләчәк сүзне уйлап әйтик,

Онытылмый сүзнең ярасы.

Аткан чакта бик тиз тидерсәң дә,

Җанда кала диләр карасы.

    VII. Рефлексия

     Кадерле балалар! Сөйләшүебездән  үзегез өчен яңалыклар алдыгызмы? Ягез әле, сезнең фикерләрне тыңлап китик.(Фикерләр тыңлана)

Балалар, минем сезгә бер киңәш бирәсем килә: кара сүзләрдән арынасыгыз килсә, шундый кагыйдә буенча яшәргә кирәк: Нәрсә әйткәнеңне, кемгә әйткәнеңне, кайчан әйткәнеңне, кайда әйткәнеңне, нинди сүз әйткәнеңне уйлап әйт. Сүзнең чыпчык түгеллеген дә онытмагыз! Татар телебезне саклыйк, аның белән горурланыйк!  (Слайд 13)

Кулланылган чыганаклар:

1.М.Маликова  “Егетлеккә бер адым”,1978

2.Н.Исәнбәт “Балалар фольклоры”

3.ru.wikipedia.org  сайты

Әлеге материалда чит автор хокуклары бозылмады. Моның өчен закон каршында бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам.

Телем минем – рухи байлыгым

Шәрехләү