15.05.2020

Телем минем – рухи байлыгым. Халыкара туган тел көненә багышлана.


телем минем

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Бакый Урманче исемендәге  “2 нче гимназия” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең югары квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Әнисә Газизулла кызы.  Халыкара туган тел көненә багышланган кичә

 

Тема: Телем минем – рухи байлыгым.

 Максат: 1999 нчы елның 21 нче февралендә Бангладеш тәкъдиме белән  ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителүне билгеләп үтү.

 Укучыларда дөнья халыклары телләренә, әдәбиятына, сәнгатенә карата кызыксыну уяту, аларда милли үзаң, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру.

         Кичә  «Әллүки» көе белән башланып китә.

1 нче алып баручы:

Ишеттем мин читтә «Әллүки»не

Халкым: нинди моңлы көең бар…

Тукаемны йотылып тыңлаганда,

Тамагымда кайнар төер бар.

2 нче алып баручы:

Кем ничектер, әмма мин бу җырны

Тыңлыйм да гына тыңлыйм, туялмыйм

Әсәрләнәм сабый бала кебек,

Ир булсам да яшем тыялмыйм (Ш. Галиев).

1 нче алып баручы:

 Хәерле көн хөрмәтле кунаклар, кадерле укытучыларыбыз! Бүгенге кичәбез «Телем минем – рухи байлыгым» дип атала. 1999 нчы елның 21 нче февраль көнне Бангладеш тәкъдиме белән ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.

2 нче алып баручы:

  Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе – тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. «Бу – безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле”, — ди ЮНЕСКО ның Генераль директоры Контиро Мацуура үзенең махсус мөрәҗәгатендә.

1 нче алып баручы:

 Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора, һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.

И. Юзеевнең  «Туган тел» шигыре башкарыла

1 нче алып баручы:

  Мәгълүм булганча, Татарстанда татар теленең рус теле белән бертигез дәрәҗәдәге дәүләт теле булуы 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясендә дә беркетелде.

2 нче алып баручы:

 Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев безнең гимназиябездә булганда, телләр турында мондый фикер әйткән иде: (видеофрагмент) «Хәзерге заман укучылары үз ана телләрен камил белеп, рус һәм инглиз телләрендә дә аралаша белергә тиешләр». «Туган җирем -Татарстан»җыры башкарыла

1 нче алып баручы:

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел,

Безгә газиз булган тел

Ата-анаң, әби-бабаң

Сине сөя торган тел.

2 нче алып баручы:

Бу телдә рух байлыгың

Һәм йөрәк кайнарлыгың

Җырлаган бу телдә безгә

Сөекле Тукай моңын.

Тел кешене дус итә,

Бер-береңә беркетә.

Бел, балам, син рус телен

Һәм онытма үз телең!

Русской народноя песня «Во сыром бару тропинка».

         Татарча да биибез,

         Русча да биибез,

         Илебездә, җиребездә

         Дус һәм тату яшибез,

         Биибез дә, җырлыйбыз да,

         Гөрләп күңел ачабыз.

1 нче алып баручы:

  «Русский перепляс» исполняет детский образцовый коллектив Российской Федерации, театр танца «Навруз». (Рус халык биюе).

2 нче алып баручы:

   Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән.

1 нче алып баручы:

Татар җыры… Ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен.

Оялчан ул, инсафлы, ягымлы ул –

Үзе салмак, үзе әкрен.

Мин хәзер дә, үзәк өзелгәндә,

Җырлар канатында тирбәләм;

Кайгы килеп, башым иелсә дә,

Сөенсәм дә – җырлап җибәрәм.

-Татар халык җыры «Гөлҗамал».

2 нче алып баручы:

Туган җирең Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Г. Афзалның  «Ана теле» шигыре сөйләнә

          «Язгы ташкын» биюе башкарыла Тулырак…

Муса Җәлилгә багышлана Җыры белән җиңде дошманны


Муса Җəлилгə багышланган әдәби-музыкаль композиция.

                      Җыры белəн җиңде дошманны…

Муса Җəлилнең зур портреты. Аңа тере чəчəклəр куелган.Муса Җәлилгә

Сəхнəнең сул ягында Муса Җәлилнең «Җырларым» шигыреннəн:

Җыр ɵйрəтте мине хɵр яшəргə,

Һəм үлəргə кыю ир булып.

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дə яңгырар җыр булып, – дигəн сүзлəр язылган.

Уңъякта компьютер экраны. Ул кичə барышында кинофрагментлар, сурəтлəр күрсəтү ɵчен кирəк.

Залны Муса Җәлилнең тормышы һəм иҗаты турында сɵйлəүче стендлар, фотолар, альбомнар, китаплар күргəзмəсе белəн бизəргə мɵмкин.

Пəрдə ачык. Сəхнə ярым караңгы. Акрын гына татар халык кɵе ишетелə.

 

Башлам. 

Экранда Берлин эчендəге сугышлар, рейхстагны штурмлау фрагментлары күрсəтелə. «День Победы» (Д.Тухманов) җыры яңгырый.

Диктор тавышы:  Бүген совет гаскəрлəре Германиянең башкаласы – Берлин шəһəрен камалышка алуны тɵгəллəделəр. Сугышлар шəһəр урамнарында бара…

Сугыш күренешлəре барган экран артыннан солдатлар чыга. Музыка акрыная. Прожектор утлары солдатларны яктырта.

1 нче солдат. 1945 елның язында, без, Берлинны штурмлаучы солдатлар, фашистлар тɵрмəсе Моабит ишегалдында чəчелеп яткан китаплар арасында читенə кулдан нидер язылган китап бите күреп алдык. Анда менə нəрсəлəр язылган иде.

2 нче солдат. (Укый) «Мин, күренекле шагыйрь Муса Җəлил, политик яктан гаеплəнгəн əсир буларак, Моабит тɵрмəсенə ябылдым. Мɵгаен, мине тиздəн атарлар. Əгəр дə бу язу руслардан берəрсенə элəксə, ул Мəскəүдəге язучы иптəшлəремə миннəн сəлам тапшырсын иде…»

 

Җəлил шигырьлəрен укучы (Ул һəрвакыт Җəлил портреты янында басып тора)

Үлгəндə дə йɵрəк туры калыр

Шигъремдəге изге антыма.

Бар җырымны илгə багышладым,

Гомремне дə бирəм халкыма.

Җырлап үттем данлы кɵрəш кырын,

Җырлап килдем тормыш языма.

Соңгы җырым палач балтасына

Башны тоткан килеш языла.

(«Җырларым»)

3 нче солдат. Палач балтасы астында шундый зирəк, Туган илне чиксез ярату һəм фашистларга чиксез нəфрəт хисе белəн сугарылган юллар язу ɵчен тимердəй нык ихтыярлы, олы җанлы, кайнар йɵрəкле булырга кирəк. Муса Җəлилнең бɵтен дɵньяга мəгълүм «Моабит дəфтəрлəре» халык күңелендə батырлык һəм югары поэзия үрнəге булып мəңге яши.

4 нче солдат. Муса Җəлил 1941 елның 13 июлендə ил саклаучылар сафына баса.

Җəлил шигырьлəрен укучы.

                     Калəмемне салдым юл сумкама,

Автоматым тактым аркама.

Фашистларга каршы пуля һəм җыр

Бил каешымда бергə саклана.

Əйдə, җырым, батыр җиңү дəртен

                     Алып керик ялкын эченə.

Мин калмасам җирдə, син калырсың

Һəйкəл булып үлмəс эшемə.

(«Əйдə, җырым»)

5 нче солдат. Алар чолганып алынган хəлдə бик каты һəм озак сугыш алып барганнар. Тиңдəшсез кɵрəштə Муса Җəлил берничə тапкыр яраланган һəм 1942 нче елның 28 нче июнендə, аңын югалткан хəлдə фашистлар əсирлегенə элəккəн.

Җəлил шигырьлəрен укучы.

Кичер мине, илем, синең бɵек

Исемең белəн килеп сугышка,

Данлы үлем белəн күмəлмəдем

Бу тəнемне соңгы сулышта.

Нишлим, сугыш дустым – пистолетым

Соңгы сүздəн кинəт баш тартты.

Богау салды дошман кулларыма

Һəм хурлыклы юлдан атлатты.

(«Кичер, илем»)

Шигырь сɵйлəү барышында экранда «Моабит дəфтəрлəре» фильмыннан кадрлар күрсəтелə.

6 нчы солдат. Муса Җəлил Варшава, Берлинның Моабит, Тегель, Шпандау тɵрмəлəрендə утыра.

(Экранда тɵрмə камерасы, рəшəткəле тəрəзə проекциясе. Тəрəзə артында богаулы куллар).

Җəлил шигырьлəрен укучы.

Кая гына башым куйсам да,

Кайгы талый йɵрəк итемне.

Кич ятсам да, иртə торсам да,

Əллə нəрсə җитми шикелле.

(«Ирек»)

1 нче солдат. 791 кɵн. Ачлык, яралардан жəфа чигү, рухи газап һəм əрнеш белəн тулган əсирлек кɵннəре була бу. Əсирлектə шагыйрь бəгырен кимерə торган тойгылар, ташны эретерлек күз яшьлəре белəн тулган 791 кɵнен үткəрə.

2 нче солдат. 1944 елның 25 нче августында Муса Җəлил һəм аның кɵрəштəшлəрен Плетцензее тɵрмəсенə алып килəлəр һəм гильотинода башларын чабып ɵзəлəр. Тулырак…

8 Мартка багышланган  “Гүзәлләрнең гүзәле”  бәйге-уены.


8 Март
8 Мартка багышланган  “Гүзәлләрнең гүзәле”  бәйге-уены. “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең биология укытучысы    Файзрахманова Ленара  Ильбик кызы һәм  дефектолог- психолог  Таюпова Флюра Җәлил кызы.

 Алып баручы: 8 Март белән, хөрмәтле тамашачылар!

Кышның инде күз яшьләре тама,

Беткән  димәк горурлыгы сүнеп.

Урамда яз әнә күкрәк кага,

Түбәләргә боз сөңгеләре элеп.

Бар тарафта кояш түккән балкыш,

Рәхимлеккә язын ул юмарт .

Түбәләргә  элгән  бәллүрләрдә

Күз яуларын  алып  җемелди  Март!

Хөрмәтле  хатын-кыз укытучылар, тәрбиячеләр, апалар, кызлар!

Сезне барыгызны да якынлашып килүче 8 март халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән тәбриклибез. Сезгә, яз ничек ашкынулы-дәртле  –   шундый ук дәртле мәхәббәт, яз сулары ничек ярларына сыеша алмыйча ташый   – шундый ташып торган үлчәмсез бәхет, язгы кояш  үзенең җылысы белән барлык табигатьне уятырлык көчле   – шул җылылыкны саклаучы ир-егетләрегез һәрвакыт  янәшә булып, тигез канатта, гомерләрегез озын- озак , сәламәтлектә яшәргә насыйп итсен дип теләп калабыз.

8 март көннәрен тагын да матурлап, нур өстәп, безнең интернат-мәктәбебезнең иң булган, иң тырыш, иң чибәр кызлары катнашуында

“Гүзәлләрнең гүзәле” бәйгесен карарга рәхим итегез.

Бәйгебезне башлыйбыз.

  1. Һәрбер бәйге танышудан башлана. Без дә “Таныш булыйк!” ягъни

“Визит карточкасы”   бәйгесен башлыйбыз.

Һәрбер уйнаучы кыз үзе белән таныштырырга тиеш.

  1. Серле сандык “ конкурсы.

Менә таныштык та , ә хәзер менә шушы  серле сандыкта  нәрсә икәнен белү  өчен , безгә текстны укырга кирәк.  Сез игътибар белән тыңлап, җавабын кул күтәреп әйтергә кирәк.

“ Хәзерге безнең кызларыбыз шикелле , бу предметка элек-электән  кызлар карарга яратканнар. Иң беренче бу предметны Борынгы Венециядә ясаганнар.  Аңарчы җыелып торган  сулар  бу предметны алыштырган.  Хәзерге заманда бу предмет һәрбер өйдә  дә бар.”

Аңа карап үзеңнең төс-кыяфәтеңне күрәсен.

3.Көзгегә карап , без үзебезнең төс-кыяфәтебезне күрдек, уңган кызлар төз гәүдәле, зифа буйлы да  булырга тиеш. Матур итеп йөри дә белергә кирәк. Чираттага конкурсыбыз “Зифа буй” дип атала. Кызлар баш өстенә китап куеп әйләнергә тиеш.

4 Уңган кызлар һәр яктан да уңган-булган булырга тиеш. Чираттагы конкурсыбыз “Остабикә” дип атала.

1) Ак фасольбелән кызыл фасольне  араларга.

*  5а класс  укучылары бәйрәм белән тәбрикләп  җыр башкара. 

2) Кем күбрәк “Татар халык ашларын белә икән.”  Чираттан беренче кыз башлый икенчесе дәвам итә.

3) Борщ пешерү өчен нинди яшелчәләрне кулланалар.   Яшелчә рәсемнәре төшкән кирәкле карточкаларны сайлап алырга кирәк.

4) Ашарга  пешергәч,  савыт-сабаны юа да  белергә кирәк. Пластик тәлинкәләрне бетергеч  белән ышкып юарга кирәк. Кемнеке чистарак һәм тизрәк булыр икән?( Алдан тәлинкәләрне карандаш белән сызгалап әзерләргә кирәк)

* Тамашачылар белән уен. (Лента чорнау) Тулырак…

Кошлар безнең дусларыбыз.Дәрестән тыш чара. Уен-викторина


 кошлар

“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең биология укытучысы Файзрахманова Ленара Ильбик кызы. Уен- викторина ”Кошлар безнең дусларыбыз”.

Максат: 1.Кошлар турында балаларның белемнәрен тирәнәйтү.

2.Балаларның сөйләм телен үстерү һәм коррекцияләү.

3)Кошларга мәхәббәт, игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлау: ”Кошлар-безнең дусларыбыз”, ”Кошларны саклагыз!”, ”Исәнмесез,канатлы дусларыбыз” дигән плакатлар, кош оясы макеты, кош рәсемнәре, кошлар тавышы.

Актуальләштерү. (кошлар тавышы)

Алып баручы: Җәелә бөре, сибелә хуш ис, сайрый кошлар.

Сузыла ал таң, бүлмәләрдә нур уйнатып.

Алтын җирнең, кояшлы саф язы – дуслар

Күңелләрдә яңа хис һәм җыр уятып.

Җыр:”Яз җыры”

Алып баручы: Без бүген кошларга багышланган бәйге-КВН үткәрәбез. Ике команда көч сынашачак. Без кошларны бик яратабыз. Алар табигатькә, кешегә бик зур файда китерәләр. Шуңа күрә без кошларны сакларга, аларга ярдәм итәргә тиешбез. Хәзер КВН ны башлыйбыз һәм командаларга сүзне бирәбез.

Сәламләү. 1 нче команда – ”Сыерчык”

                   2 нче команда – ”Карлыгач”.

1нче бирем: Тапкырлар бәйгесе. Командалар табышмаклар әйтешә.

1.Башы тарак, койрыгы урак,

   Кычкыртып быргысын, уята барысын. (Әтәч)

2.Үзе озын,чабуы кыска. (Торна)

3.Соскы борын-бакылдык, күп сөйләшә такылдык.(Үрдәк)

  1. Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)

  1. Төнлә очарга ярата

Көндез очмый, йокларга ята. (Ябалак)

6.Үзе йомырка басмый,баласын да бакмый.(Күке)

2 нче бирем: ”Кайсы кош икәнен билгелә” уены.  Алып баручы кошлар тормышы турында җөмләләр укый. Уенда катнашучылар кайсы кош турында сүз барганлыгын ачыклыйлар.

1) Кошның корсак асты һәм баш арты кып-кызыл. Кара канатлары аркылыга берничә рәт ак сызыклар белән бизәлгән. Ул озынча кара койрыгын кәүсәгә тери дә томшыгы белән җиргә кечкенә каера кисәкләре очыра,агачтан корт эзли. Урман докторы диләр аның турында.(Тукран)

2) Бу кошлар кешеләр янәшәсендә яши. Алар төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар, оялары-тәрәзә башында, йорт кырыенда, ташландык сыерчык оясында, абзарда, агач куышында. Ул җәенә өч тапкыр бала чыгыра. Җиләк-бимеш агачларындагы бөҗәкләр, чүп үлән орлыклары белән туклана.(Чыпчык)

3 нче бирем: Капитаннарга биремнәр (вакытка). Төрлечә киселгән фигуралардан кош рәсеме төзү.

4 нче бирем: ”Кем күбрәк ”уены.  Кош исемнәрен язарга.

Җыр.”Сыерчык җыры”

5 нче бирем: ”Әйтеп бетер” уены.

а) Бар нәрсә йокыга талгач, бакчалар тынып калгач

   Куактан куакка кунып,сайрый сары……….(сандугач)

б) Арыш кыры белән бу кош,аерылмас дус бугай.

Башаклар җырга кушыла,сайрап җибәрсә………..(тургай)

6 нчы бирем: Ике укучы күзләрен бәйләп кош рәсемен ясыйлар. (Шул арада ”Очты-очты” уены уйнала).

7 нче бирем: Сынамышлар әйтешү.

 -Кошлар кар өстенә төшсә, көн җылыта.

 -Чыпчыклар кыш көне җыелышып бер урында чыркылдашсалар, җылы булып кар явар.

 – Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.

 – Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.

– Әгәр торналар берәм-берәм килсәләр, җәй яхшы булыр. Тулырак…

Витаминнар белән дуслаш.(Уңыш бәйрәме өчен сценарий).


витаминнар
Әтнә муниципаль районы муниципаль  бюджет  белем учреждениесе  Бәрәскә  урта  гомуми  белем  бирү  мәктәбе  укытучысы  Әхмәтҗанова  Роза  Рәфкать  кызы .  Тема: ”Витаминнар  белән  дуслаш”. ( Уңыш  бәйрәменә 5 сыйныф  укучылары  өчен  әзерләнгән  чыгыш  эшкәртмәсе. Балалар  бакчаларында  да  кулланырга  мөмкин).

Көзге  яфраклар  белән  ”Витаминнар  белән  дуслаш” бәйрәме өчен бизәлгән  зал. Укучылар  чөгендер  уңышын  җыю  күренешен  күрсәтәләр. Барысы  да тырышып эшли,  ләкин  Ирек  һич  кенә  дә  эшли  алмый,  аның хәле  бетә,  ул  бертуктаусыз  бара  да  утыра.  Иптәшләре  күпме  генә  чакырса  да,  малайның  эшләргә  көче  юк.  Кинәт  яңгыр  ява  башлый.  Барысы  да  яңгырдан кача,  ә  Ирек  селкенә алмыйча  урынында  утырып  кала. Зонтик  тотып   Радик  җырлап  чыга.

Тәрәзәгә көзге яңгыр сибәли,

Күңелләрне  сагыш билгәли.

Безнең эшләгәнне яңгыр күрмиме?

Күпме эш барлыкны әллә белмиме?

Кушымта.Тукта ,яңгыр , тукта ,яңгыр, яумале.

                Бакча тулы яшелчәләр,  аңлале.

                 Син туктасаң ,

                 Без эшләрбез тырышып,

                 Тукта инде, тукта ,яңгыр, туктале.

Җәй буена эшләдек без тырышып:

Суын сиптек, чүпләрен дә  утадык .

Яшелчәләр үсте быел зур булып,

Җыеп алыйк инде без бердәм булып.

Кушымта. (кабатлана)

Радик   авыр  сулап  утырган  иптәше  янына  килә.

Радик.Ирек,  син  нишләп  яңгыр  астында  утырасың?   Бар мәктәпкә  кер.

Ирек. Керергә  хәлем  юк  минем.

Радик.Авырыйсың  мәллә?

Ирек. Юк,  хәлем  генә  юк минем.

Радик Кичекмәстән  доктор  чакырырга  кирәк  сиңа.(телефоннан  шалтырата)

Музыка  астында  ашыгып,  ак  халат  кигән  укучы  кыз  керә.Ул  Ирекнең башын  тотып карый,  температурасын  үлчи,  йөрәген  тыңлый.Авыру  сәбәпләрен  тапмагач, сораша  башлый.

Врач.Ирек,син кишер ашыйсыңмы?

Ирек. Нәрсә? Мин бит куян түгел.

Врач.Ә кәбестә яратасыңмы?

Ирек. Кәбестәне кәҗә   генә  ашый.Мин  бит  кәҗә  түгел.

Врач.Ә син нәрсә яратасың соң?

 Ирек. Чипсы, кириешки, тәмле су, мороженое…

Врач.Аңлашылды. Сиңа витаминнар җитми. Шуңа хәлең  дә  юк. Кичекмәстән дәваланырга кирәк! Менә сиңа рецепт.

“Витаминнар белән дуслаш,

Һәркөн яшелчә аша-

Кәеф керер, көчең артыр,

Үзең булырсың таза.”

Рецепт  биргән  вакытта   залга  төрле  яшелчәләр  булып  киенгән  укучылар    керәләр

Кәбестә.

Кәбестәне үстердек

Көн саен күп су сибеп.

Укырга килгәч шак каттык

Зур кәбестәләр күреп.

Кыяр.

Көн саен чиләкләп кенә

Җыйдык кыяр уңышын.

Күпме банка тозладылар

Авыз итәргә кышын.

Кабак.

Т әгәрәп усте бакчада

Зур-зур файдалы кабак.

Күтәреп дә булмаслыклар

Һәркайсы берәр табак.

Помидор

Помидорны күрсәнә

Өзеп авыз  итсәнә.

Мондый татлы помидорлар

Үсә фәкать мәктәптә.

Татлы борыч

Февральдә үк тәрәз төбен

Татлы борыч бизәде.

Уңышы  да  мулдан  булды,

Хезмәт бушка китмәде.

Кишер.

Витаминнар  патшасы бит

Бакча  күрке  ул  кишер.

Һич  иренми аша  аны,

Ашыңа  салып  пешер. Тулырак…

Әни – тәүге сүзебез. Әниләр көненә багышланган бәйрәм.


Әни

Әгерҗе районы Салагыш урта гомумбелем  мәктәбе укытучылары Гафурова Диләрә Мирхафизан кызы, Нуриева Флюра Бәдри кызы. Башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрү өчен Әниләр көненә багышланган бәйрәм. Әни-тәүге сүзебез. Сайтка яңартып куелды.

Максат: укучыларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату,  хисләре булдыру,  кадерле кеше булуларын төшендерү, гаилә белән мәктәп арасындагы элемтәне ныгыту, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Кичәнең барышы.

Кичә якташыбыз Рәмзия Җиһангәрәева язган шигырь юллары белән башланып китә

(Азалия   )                   Ана хакы

Җир йөзендә һичбер дәрәҗә юк

Ана исеменә торырлык.

“Балам, дип өзгәләнеп баскан

Һәр эзенә башың орырлык.

Бала утта янса -үзе яна,

Суга төшсә-ана чылана.

Тән авыртуына түзеп була

Җан авыртуына юк дәва.

Канат куйган Һәрбер баласын ул

Хәерле юл теләп озата.

Башкаенда уйлар өермәсе,

Киткән тарафларга күз ата.

“Өс -башылары бөтен, җылы микән,

Ризыклары хәләл, тулы микән,

Урын-җире йомшак, коры микән,

Йөргән юлы имин, туры микән…”

Җилләрдән дә  җитез ана уе,

Күңел кошы бигрәк йөгерек.

Үз хәсрәтен , уен читкә куеп,

Балаларын уйлый иң элек

Учларыңда тәбә куырсаң да,

Ана хакын түли алмассың.

Җылы бер сүз кирәк аналарга,

Ихлас сөю, назлы карашың.

Иң изге сүз табыйк аналарга,

Дәваларга йөрәк ярасын.

Еллар узып, гомер үтеп киткәч,

Үкенечкә берүк калмасын.

1 нче укучы:   Россиядә 1998 нче елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесе. Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә әниләргә багышлана.

“Әни турында җыр”В.Хәйруллина сүләре, А.Мөхәммәтдинова көе

Иделия  Шигырь “Әни!” — беренче сүзем.

 Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” — беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.
Әнием куллары тигән
Ашны ашау күңелле.
Әни кебек аңламыйдыр
Бүтән кеше күңелне.
Бәхетле булсын, балам, дип
Әни бик нык тырыша.
Үпкәләмим, кайчагында
Әз-мәз генә орышса.
Әнием, тик син булганга
Бәхетле көлүләрем.
Кояшлы якты дөньяда
Очынып йөрүләрем.
Гади дә син һәм гадел дә
Син — тормыш гүзәллеге.
Йомшак булсаң да, үзеңдә
Әтиләр түземлеге.
Иртән уянгач йокымнан
Әни!” — беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.                                       ( Люция Аблеева)

2 нче укучы:Тиккә генә халык әйтми, кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле. Чыннан да дөньяда һәр баланың да әти-әни канаты астында назланып, иркәләнеп үсәсе килә. Ә газиз баланы кирәк чакта иркәләгән. Вакытында шелтәләгән, еласаң юаткан, безнең өчен төн йокыларын калдырган, өйләрне –ямьле, ашларны тәмле иткән Әни бит ул! Аннан да изгерәк кем бар тагын?!

Татар халкының «Өч кыз» әкиятен сәхнәләштерү

Әни   (Наилә) башкаруында «Бишек җыры».( Г. Тукай шигыре, Татар халык көе).

Әни   (Наилә) Кызларымның тамаклары тук, өсләре бөтен булсын дип көне-төне эшләдем.

Уяндыгызмы, балакайларым, Әйдәгез әле, битләрегезне юып килик. Аннан мәм-мәм ашарбыз.(Курчакларны алып кереп китә.)

 Айлар, еллар узды.Теләкләрем кабул булды.

Кызларым бик сылу, бик уңган, чибәр булып үсеп җиттеләр. Бер-бер артлы кияүгә дә киттеләр…..

(Өч кыз башкраруында бию)

Бер ел үтте, ике ел үтте, өч ел үтте. Кызларым хәлемне белергә кайта алмады. Шулай балаларымны көтеп сәламәтлегем дә какшады. Авырып торам. Хәлем көннән көн авырая. (Әни чыга һәм караватка ята, ыңгыраша.)

Тиен җыры.Алмаз

Ашыкмыйча һәрбер таңда

Чикләвек ватам оямда.

Чарт – чорт, чарт – чорт

Шатланамын да уйныймын

Күңелсез булса җырлыймын

Лә – лә – лә, лә –лә – лә.

Күз генә миңа өлгерә

Ябалдаш буйлап йөгерәм.

Трәм – трәм – трәм.

Ап – ак кар булып киенәм,

Яшел нараттан җилдерәм.

Рәм – рәм – рәм.инем киемем ак булганга миңа Акбикә дип исем куштылар.Уйнап йөреп, онытып та җибәргәнмен, дустымның хәлен белеп чыгыйм әле. (Ишек шакый.) Тук – тук – тук. (Берәү дә дәшми.) Кая соң бу әбекәй? Ишегалдында да күренми. (Әби янына килә.)

Әби.Рәхмәт, Акбикә. Үзем дә сине көтеп ята идем. Тиен дустым килми калмас, хәлемне белми калмас дигән идем. Сиңа үтенечем бар иде, тиенкәем. Мин бик нык авырып киттем шул. Зинһар өчен, кызларыма барып әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче.

Тиен. Ярар, ярар, дускаем,

Җилдән җитез булырмын.

Хәзер барып әйтермен.

Иң элек олы кыз яши торган йортка  барыйм (Тиен чыгып йөгерә.)

 (Олы кыз бии – бии ләгәннәр чистарта.)

 Тиен. Тук – тук – тук.

Олы кыз. Кем бар анда? (Тәрәзәдән карый.)

Тиен. Бу мин – Акбикә. Әниең бик нык авырый, сине чакыра.

 Олы кыз. Һай, бик барыр идем дә, ләгәннәремне чистартып бетерәсем бар шул. Тулырак…