Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе 9 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зиязова Айгөл Рәшит кызы. Тема: Г.Тукайга багышланган әдәби кичә.Үпкәнеңнән бирле, әнкәй… Сайтка яңартып куелды.
Максат: укучыларны халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукайның тормыш юлы белән таныштыруны дәвам итү, балаларда Г.тукайга карата ихтирам, горурлык хисе, туган илгә, әти-әниләргә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: Г.Тукай портреты, компьютер, интерактив такта, Г.тукайга багышланган китаплар күргәзмәсе, «Күренекле шәхесләр» фонохрестоматиясе, «Габдулла Тукай» дисклар коллекциясе, Г.Тукайга электрон дәреслек.
Укытучы. Әни, әнием, әнкәй… Һәркем өчен бик кадерле, назлы сүз бу. Күңелебездә булган бөтен матурлыкны, рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән мәрхәмәтле әниебезгә дәшәбез.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай да әнисенә шулай назлап эндәшкәндер. Тик, кызганычка каршы, мондый бәхетле минутлары озакка баргмаган. Г.Тукайга ятимлек ачысын татырга туры килә. Бүгенге кичәне бөек шагыйрьнең сөекле әнисе Бибимәмдүдәгә багышларбыз. Булачак шагыйрьне дөньяга тудырган, аңа күкрәк сөте имезеп, яшәү көче биргән һәм, ниһаять, баласына шагыйрьлек таланты бүләк иткән изге ана турында белемнәребезне тирәнәйтербез.
1 слайд (Г.Тукайның әнисе Мәмдүдә рәсеме. Аны шагыйрьнең апасы Газизә Зәбированың истәлекләре буенча Әлфия Зәбирова-Белостоцкая ясаган)
1 укучы. Бибимәмдүдә – Зиннәтулла мулла белән Камилә кызы. Өчиледә туган. Әнисе Камилә иртә үлеп, үги ана кулында үскән. Укымышлы булган, шигырьләр язган, кул эшләре белән шөгыльләнгән, калфак чиккән. Төскә матур булган. Мәмдүдә озынчарак йөзле, сызылып киткән кара кыйгач кашлы, матур кылыч борынлы, төскә-биткә чибәр, матур буй-сынлы, кирәк чакта шигырь белән җавап бирә торган, сүзгә-телгә оста хатын булган. Истәлек авторлары Тукайда әнисе чалымнары күренүен әйтәләр. Улы Габдулланы ул: “Җан Габдуллам, якутым, гәүһәрем!” – дип, күкрәгенә кысып сөяргә яраткан. Г.Тукайның шигъри таланты әнисе һәм бабасы Зиннәтулла ягыннан килә.
2 слайд (Өчиле авылының элеккеге һәм хәзерге күренеше)
2 укучы. Зиннәтулла — Зиннәтулла Зәйнелбәшир улы Әмиров (1829— 1909) — Өчиле авылы имамы. Ул китап күчерү белән дә шөгыльләнгән, шигырьләр дә язган. Кызы Мәмдүдә үлгәннән соң чыгарган «Шагыйрьнең тормыш сәхифәләреннән» дигән шигыре Тукайның Саҗидә апасы истәлегендә дә урнаштырылган. (М.Укмасый. Сайланма әсәрләр. Казан, 1958, 105 б.) Зиннәтулла Өчилегә (Татарстанның хәзерге Әтнә районы) Кышкар мәдрәсәсен тәмамлап килгән. Чыгышы белән хәзерге Пермь өлкәсенә керә торган Барда районы Коҗмакты исемле татар авылыннан булган. Ерак бабалары Төмән ягына Татарстан җиреннән күчеп киткәннәр.
3 укучы. Зиннатулла үзенең яраткан беренче кызы Мәмдүдәнең яшьләй үлеп китүе уңае белән дә, аңа багышлап, шигырь чыгарган.
Нуры газизем кызымның төрбәседер бу мәзар,
Әйләмеш назик вөҗүден хак дәүре рузек яр.
Исме Бибимәмдүдәдер гаилә ирде гаян,
Дынлап ирде тәшкилә вәгазь мөсәгыль һәм мәган.
Ни сәбәптер, и ходая, ризкы аз, гомре тәмам.
Күрмәдем күзем туйганчы, улды бәңа кальбәнам.
Даре михнәт, даре хәсрәт, даре залим бу мәкам,
Шунда мөхбүбә мөрәссагы дөрне укылды инкыйзам.
4 укучы. Мәмдүдә, ире Мөхәммәтгариф үлгәннән соң, әтисе йортына кайткан. Болай да ачлы-туклы гына яшәгән, ишле балалы бу гаиләдә Мәмдүдә апа озак кала алмый. Шуның өстенә үги ана да нәни баласы белән кайтып кергән Мәмдүдә апага якты чырай күрсәтми. Икенчедән, муллалар, бер-берләре белән тыгыз бәйләнгән булып, еш кына элемтәләрен кыз бирү – кыз алу белән дә ныгытканнар. Хәрмәтле хәзрәт кызы, тирә-якта билгеле Гариф мулла җәмәгате яшҗ һәм чибәр Мәмдүдә остабикәне дә игътибардан читтә калдырмаганнар, әлбәттә. Шулчак Сосна авылының тол калган Шакир мулла Өчилегә яучы җибәрә. Ашарына такы-токы булган күп балалы әлеге гаиләдә үги ананың авыр карашыннан басылып яшәгән Мәмдүдәгә бу тәкъдимне кабул итүдән бүтән чара калмаган. Никях мәҗлесе Өчиледә, әтисе Зиннәтулла йортында үтә. Мөхәммәтшакир Мәмдүдә өчен 30 тәңкә мәһәр бирә.
5 укучы. Булачак иренең балага карата мөнәсәбәтен ачык белмәгәнгә күрә, Мәмдүдә нәни Габдулланы вакытлыча кешедә калдырып торырга карар кыла. Әмма кемдә калдырырга? Үги ана бу турыда ишетергә дә теләми, риза булса да, Мәмдүдә йөрәк парәсен бу җәһәннәмдә калдырмас иде. Булачак шагыйрьнең Өчиледән яңадан Кушлавычка кайтып, Шәрифә карчык кулына эләгү тарихы әнә шулай булган.
(Г.Тукайның “Исемдә калганнар” әсәреннән өзекне сәхнәләштерү)
6 укучы. Тукайның әнисе Мәмдүдә, үзенең әтисе кебек үк җырлар чыгарырга, шигырьләр әйтергә оста, ягъни анда да бер ни тиклем поэтик талант булган булырга тиеш. Кушлавычта торып калган баласы – нәни генә Тукай турында сагынып җырлар җырлаган, шигырьләр әйткән.
Өй турында бакчада бер сандугач сайрый.
Нигә сайрый бу сандугач кагынып?
Шуны сайрый:
Минем елаганымны белеп – баламны сагынып.
Нигә сайрый бу сандугач, сайрый үсеп беткәнне,
Шуны сайрый:
Мине күреп, баламнан аерылып киткәнне.
Нигә сайрый бу сандугач кич белән?
Шуны сайрый:
Күрде бәнем ике күзне яшь белән,
Нигә сайрый бу сандугач сызланып,
Шуны сайрый:
Минем елаганны күреп, баламны кызганып”.
1 укучы. Күпмедер көннәрдән соң, яңа иренә ияләшеп җиткәч, Мәмдүдә апа улын үзе янына Соснага алдыра. Нәни Габдуллага да дөнья ничектер яктырып, ямьләнеп киткәндәй була.
3 слайд (фотографиясе ипи ашап утыра)
Әмма сыбыйның “кара сакалы” үзеннән калмый йөри икән. Тамагы икмәккә туярга, сабый җаны ана шәфкатен татырга да өлгерә алмый, тагын әҗәл ыржаеп килеп баса.
Каты авырып, Мәмдүдә урын өстендә, хәл эчендә ята, көннәр үткән саен хәле начарлана бара. Соңгы көннәре килеп җитүен сизенеп, әледән-әле Габдулланы янына чакыртып ала. Баласының башыннан сыйпап, көчсезләнгән куллары белән күкрәгенә кыса, күзләреннән үбә. Бала күңеле сизмәсен, дип күпме генә тырышса да, яшерә алмый, күзләреннән мөлдерәп яшь ага… Булмады, бердәнбер баласын үзе үстерә алмады, нинди ятлар кулына гына калыр бу нарасый, сабый бала… Тулырак…











