Соңгы вакытларда укытучылар үзара сөйләшкәндә : ”Безгә мәктәптә эшләргә укучылар ирек бирми”, – дип шаярта башладылар…Шуны раслагандай Интернетта бер мәзәк язмага тап булдым.Иртән укучылар мәктәпкә киләләр.Класска керәләр.Ә анда тау кадәр кәгазь өеме,бүтән берни дә күренми.Шул вакыт кәгазьләр арасыннан укытучыларының таныш тавышы ишетелә:”Нигә кердегез? Сез миңа отчет язарга комачаулыйсыз!”Һәр шаяртуның нигезендә ачы чынбарлык ята.Бу сүзләргә мәктәпләрнең бүгенге аяныч хәле яшеренгән.Мәктәптәге эшнең төп максаты-укучыга төпле белем һәм тәрбия бирүдән тора.Ләкин бүгенге көндә бу максаттан шактый читләшелде,Төп бурыч-очсыз-кырыйсыз тикшерүләргә әзерләнүдән һәм төрле конкурсларга катнашудан гыйбарәт.Яхшы дәрес бирү өчен яхшылап хәзерләнергә кирәклеген һәркем белә.Ләкин һәр дәресеңә яхшылап хәзерләнеп утырсаң,тикшерүләр вакытында күрсәтү өчен матур тышлы папкаларың да,рәсемле ялтыравык дидактик материалларың да,китап калынлыгы дәрес эшкәртмәләрең дә булмаячак.Тикшерүчеләр өчен иң элек менә шулар кирәк.Күптән түгел аттестация үтүче бер укытучы белән очрашып сөйләшергә туры килде.Квалификациясен күтәрмиләр,эшләгән эшең юк әле дип әйтәләр ,ди.Ул физика укыта.Районда бүгенге көндә аның җиде укучысы укытучы һөнәре алып,физика укыталар, өчесе югары уку йортларында укып ята.Тагын нинди нәтиҗә кирәк? Бу укытучыга инде хәзер үк үз һөнәренә мәхәббәт тудырып, туган төбәкләренә җиде укытучы хәзерләп биргәне өчен атказанган укытучы исеме бирергә мөмкин.Ләкин укытучының эшен “күрсәткән” бер өем сертификатлары булмаса,кәнфит кәгазе җыйган шикелле мактау кәгазьләре,грамоталар,дипломнар тупламаса- хезмәте нольгә тигез.Шулай булгач, укытучы телиме-теләмиме белем бирү турында түгел,ә шушы макулатураны кайдан һәм ничек җыю турында уйлап,алдан ук хәстәрен күрергә тиеш була.Быел мин үзем дә шушы шаукымга эләгеп алдым. Кызыксынып кына “Земля моя-Татарстан” конкурсына катнашып киткән идем.Аңа материал хәзерләп җибәрү ике атна вакытымны алды.Ул арада “Мосты дружбы” конкурсы пәйда булды.Нигәдер юләрләнеп аңа да катнашасы иттем.Тагын ун көн вакытым сарыф ителде.Шулар белән мәж килеп йөргәндә Интернеттагы бер дустан ”Туган ягым-яшел бишек” конкурсына чакыру алдым.Укыту турында уйлаган юк,башта көне-төне шул конкурс шартлары гына бөтерелә.Шуннан уйлап куйдым.Тукта, мин әйтәм,җитәр,моннан миңа һәм укучыларга ни файда? Болар бит балаларның укый белүләрен яхшыртмый,язуларын матурайтмый.Кадерле вакытны юк-барга үткәргәнче,дәрес өчен кирәкле әйберләр хәзерләсәм,яхшырак булмасмы? Хуш,миңа ярый,катнашмасам да була,инде минем аттестация дигән сират күперен кичәсем юк.Ә эшләп торган укытучыларга катнашмыйча ярамый. Биш елдан биш елга булып торган укытучыларның һөнәри осталыкларын тикшерү гамәлен мәктәптә эшләү дәверендә күп күрергә туры килде.Мин алга таба андый тикшерүләр кимер һәм укытучының эше җиңеләер дип уйлап йөри идем.Бик нык ялгышканмын икән.Чөнки укытучының һөнәри осталыгын тикшерүнең (профпригодность) яңа стандартлары эшләнде һәм алар 2015нче елның 1нче гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.Яңа стандартларда укытучы һөнәренә коточкыч таләпләр куелган. Хөкүмәт әгәр дә укытучылар турында кайгыртса,аларга ышанса моның шикелле үк бурычлар йөкләмәс иде.Укытучылар инде бу яңа стандартлар белән таныштыр дип уйлыйм(әгәр тел сындырырлык җөмләләрне,баш мие эшкәртеп бетерә алмаслык фразаларны укып чыга алган булсалар,билгеле). Шуңа күрә аның эчтәлегенә тулысынча тукталмыйча, иң-иң дигәннәрен генә шәрехләп китәргә булдым.Шулары да тагын бер елдан бик күп укытучыларның урамда калачакларын күрсәтергә җитеп тора. Тулырак…
Уку елының соңгы чиреге бара.Мәктәпләрдә киләсе уку елына хәзерлек эшләре башланып китте:нәтиҗәләр ясала,мәктәп планнарына төзәтмәләр кертелә,яңа бурычлар билгеләнә.Ара-тирә “яңа закон” дигән сүзләр дә колакка чалына башлады.
1нче сентябрьдән мәктәпләр Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы яңа Законы буенча эшли башлаячак.Күпләр өчен бу закон әлегә ерак томан артында.Кайсы укытучы законны кулына алып,азагына кадәр укып-танышып чыкты икән? Һич югы аның нәрсә турында икәнен,аз гына булса да эчтәлеген чамалый микән?
“Мәгариф турында” яңа законның күләме 160 биттән артык. Бу уртача калынлыктагы бер китап дигән сүз.Аңларга кыен озын җөмләләрдән, телгә ятышсыз читен терминнар белән тулган хокукый документны төбенә төшеп, аңлап укып чыгу өчен зур түземлелек кирәк.. Тулырак…
Акча беркайчан да җитмәгән,җитми һәм җитмәячәк.Кешеләргә дә,илләргә дә.Шуның өчен салым дигән нәрсә уйлап табылган.Бенджамин Франклин:”Дөньяда кеше өчен котылгысыз ике әйбер бар,-дип әйтеп калдырган.-Берсе-үлем ,икенчесе-салымнар.” Мин үзем беренче тапкыр салым дигән нәрсә белән университетның беренче курсын тәмамлагач очраштым.Җәйге каникулда иптәш малайлар белән мәктәпкә урманнан утын ташыдык.Ялгышмасам,бер машина утынны төяп алып кайтып бушаткан өчен безгә мәктәп директоры 2 сум түләргә риза булды.Бер атнага якын эшләп һәрберебезгә 30 сумга якын акча төште.Акчаны авыл советы түләде һәм шунда бездән “бездетность” өчен шактый гына салым тотып калдылар.!8 яшьлек егеткә баласы булмаган өчен салына торган салым барлыгын мин шунда белдем. Ә безнең бер туган апабызның баласы булмады һәм ул гомер буе “бездетность” налогы түләп яшәде.Хәтерем ялгышмаса, дөньяның бүтән бер генә илендә дә булмаган бу салым (Монголиядән кала) 80нче еллар ахырында гына бетерелде.
Салымнар дәүләтләр барлыкка килү белән бергә туганнар.Борынгы Мисырда җирдән файдаланган өчен дәүләт башлыгына түләгәннәр.Гасырлар үткән,әмма бу салым әлегә кадәр аренда түләве буларак яшәвен дәвам итә. Халыктан акча җыюның нинди генә төрләрен уйлап тапмаганнар! Төрле-төрле экзотик салымнарга исең китәрлек.XIX-XX гасырларда Тибетта арыган юлчыга чирәмгә утырырга ярамаган,ул башта җир хуҗасына акча түләргә тиеш булган.
Тарихта калган салымнар…
Менә шундый мәгънәсез налоглар борынгы заманнарда ук барлыкка килгәннәр Мәсәлән,борынгы Византиядә һавага салым салынган.Һава- бөтенхалык байлыгы булып исәпләнгән һәм үзенә йорт салып шунда яшәгән кеше һаваның күпмедер өлешен үзенә алган өчен салым түләргә тиеш булган.Петр I нең сакал өчен салган салымы бөтен дөньяга билгеле. Ә менә шул патша вакытында мунча өчен салым да булганлыгын һәркем белеп бетермидер.Әйе,чисталык яраткан кешеләр мунчалары өчен елына 15тиеннән 3 сумга кадәр салым түләгәннәр.Безнең эраның 69-79нчы елларында Рим императоры булып торган Веспасиан туалетлар өчен салым кертә.Аның улы Тит атасының бу гамәленә ризасызлыгын белдергәч,император малаеның борын төбенә акча төртеп:”Мә,иснә,исе киләие?-ди.”Юк”,-ди Тит.”Бу акча бәдрәфтәге б…тан кергән акча”,-ди Веспасиан.Менә шулай “акчадан ис килми” дигән канатлы гыйбарә барлыкка килә.
Урта гасырларда Голландиядә тәрәзә салымы булган.Тәрәзәләре уннан арткан өйләргә салым түләткәннәр.
1926нчы елда Тибет ламасы үз армиясен тоту өчен колак налогы кертә.Сугышта бер колагын югалткан кешеләргә бәхет елмайган,алар салым акчасының яртысын гына түләгәннәр.
…хәзергеләр…
Бүгенге көннәрдә дә яшәп килгән кайбер салымнарга исең китәрлек.Венециядә күләгә салымы әле дә гамәлдә.Әгәр кафелар,рестораннар ишек төпләренә,тәрәзәләргә зонтиклар һәм төрле түбәчекләр куеп күләгә ясыйлар икән,мондый урыннарга кешеләр күбрәк килә дип аларга күләгә өчен салым салалар.АКШ та “чәйлек”алган өчен налог бар.Бу салым официант,гостиницада эшләүчеләргә,таксист,артист һәм парикмахерларга салына.Мисырда корсак биюе өчен салым салалар.Корсак биюен башкаручылардан кергән салым елына 264млн.доллар исәпләнә.
Австриядә “гипс налогы” таудан чаңгы шуып төшкән һәр кешегә салына.Альп тауларында ел саен 150мең чаңгычы травма ала,аларны дәвалау өчен якынча 1 млрд.шиллинг акча тотыла.Шуңа күрә “гипс налогы”акчалары тулысы белән хастаханәләргә бирелә.
Гвинея Республикасында “тынычлык налогы” бар.Сугышсыз үткән һәр ел өчен гражданнардан 700 бельгия франкысы түләтелә.
Бельгиядәге “секс налогы” да хөкүмәткә зур табышлар китерә.(4млн.франк).Аны “кызыл фонарь”лы тыкрыкларда фахишәләр басып торган витрина хуҗалары түли.
…һәм,киләчәктә булырга мөмкиннәр
АКШ тагы Йель университеты профессоры Стефан Картер илнең бурычларын каплауны …сексуаль активлыклары көчле булган кешеләр хисабына хәл итәргә җыена.Аның исәпләвенчә,әгәр АКШның 200 млн.сексуаль актив кешеләре һәр җенси мөнәсәбәт өчен 2 доллар гына түләсәләр дә,дәүләт бюджеты елына 10млрд.долларга калынаер иде.
Эстониянең Россиядәге элекке илчесе Март Хельме 2007нче елда рус телендә сөйләшкән өчен салым кертергә кирәк дип чыгыш ясаган иде.Эфирда яңгыраган,газетада басылган һәр русча сүз өчен өстәмә түләү булырга тиеш диде ул.
Америка порнойолдызы Мэри Кери Калифорниядә губернатор сайлаулары вакытында (Арнольд Шварцнеггер монда беренче унлыкка керә) силикон имиләр өчен салым кертергә тәкъдим итә.
Рәсәйлеләрне дә 2013нче елда яңа салым көтә. Ул-күп катлы йортлар янындагы җир кишәрлекләре өчен салым булачак.Менә шулай,салымнар кимеми,киресенчә,арта бара.Россия салым системасы буенча дөньяда 138нче урында тора.Иң камилләшмәгән,теләсә ничек әйләнеп үтәргә мөмкин кануннар безнең илдә.Ә менә иң гади салым системасы-Мальдивада.Анда 9%лы бер салым салына,аны рәсмиләштерү өчен ярты сәгать вакыт сарыф ителә.
Салымнар тирәсендә әледән-әле төрле шау-шулар еш чыгып тора.Соңгысы- Франциядә барлыкка килде.Танылган француз актеры Жерара Депардье хөкүмәтнең 75%лы налогына җавап итеп,илдән китүен белдерде һәм Россиядән сыену урыны сорады.Эш шунда:Француз президенты Франсуа Олланд кереме 1 млн.евродан арткан кешеләргә 75%күләмендә салым кертергә җыена.Бу уңайдан Герман Греф Россия гражданлыгын сорап озын чират барлыкка килергә мөмкин диде.Килер дә шул.Бездә бит фермада 4 меңгә тирес түгүчегә дә, миллионер-миллиардерларга да тигез салым салына: барыбыз да 13% налог түлибез.Россия бу яктан уникаль дәүләт.Хәер,бу яктан гына микән?…
“Т,Я.”нең 17 гыйнвар(№5) санында басылып чыкты.
Ришвәт аласы килә.Гәҗитләрдә язганча күп итеп,матур итеп.Аның хәзер күләме дә шактый бугай,ялгышмасам,100-150 мең тирәсе диләр.Остараклары 200-300 меңне дә кесәләренә шома гына салып куялар икән. Күргәнем юк,шулай язалар.Миңа ,әле алып өйрәнмәгән кешегә, ул кадәр булмаса да ярый.Алуның рәтен белеп бетермим бит әле, аның кадәр акча белән йә буталып бетәрсең, йә кесәңә сыймас.Кызык,ничегрәк итеп бирәләр икән аны: кәгазгә төрепме, Тулырак…
Хатын-кызлар колагына
1. Беркайчан да тормышыгызның иң матур елларын әрәм иттем дип әйтмәгез. Бу фикерне хәтта башыгызга да кертмәгез. Әгәр шул ук фикер ирегезнең башына керсә, аны берәр яшь көндәшегез белән бүлешергә туры киләчәген хәтерегездән чыгармагыз.
2. Аның туганнарына карата нәфрәтегезне тыярга тырышыгыз. Яратырлык бер генә яклары булмаса да, аларда кызыклы сыйфатлар табарга мөмкин. Алай гына да түгел, алардан шулай ук ирегезнең кечкенә чагында нинди булуын белә аласыз. Ә бу исә сезгә аңа балачагында җитешмәгән нәрсәләрне бирә алу мөмкинлеген өсти. Димәк, ул сезне беркайчан да ташлап китмәячәк.
3. Үпкәләшүләр вакытында үзегезнең хаклыкны расларга тырышмагыз. Чөнки ирләр өчен иң мөһиме – үзенең акыллылыгын тою. Ә давыл тынгач, ирегез каршында баш иеп, барысын да үзегезчә эшләгез.
4. Өегездә һәрвакыт чисталык булдырырга тырышыгыз. Бер генә ир дә моңа битараф түгел. Чиста өйле һәм ачык йөзле хуҗабикәнең ире булу ир-ат өчен үзе бер дәрәҗә.
5. Киемнәрнең ирегезгә ошаганын сайларга тырышыгыз. Модага карашларыгыз бер үк булмаса да, аның белән килешү ягын карагыз. Сезнең киенү рәвешегез аның ачуын чыгарырга тиеш түгел. Югыйсә аның ихтыяҗларын канәгатьләндерүче башка хатын табылуы бар.
6. Сюрпризлар ясау ягын карагыз. Авыр түгел бит ул. Мәсәлән, “Тәмле ашлар” китабын алып, берәр үзенчәлекле ризык пешерергә мөмкин.
7. Әгәр кисәк кенә аның башына кешеләрне ничек бәхетле итү турында уй килсә, игътибар белән тыңлагыз, фикерләрен уртаклашыгыз. Ялгыш кына елмая күрмәгез – ирегез аны үзеннән көлү дип кабул итәргә мөмкин.
8. Акча белән кыенлыклар килеп чыкканда бар гаепне ирегездән генә эзләмәгез. Бу очракта, киресенчә, сез аның төп таянычы булырга тиешсез. Икәүләшеп проблеманы хәл итү күпкә җайлырак һәм тизрәк. Ә аны “син булдыксыз” кебек сүзләр белән тиргәмәгез, ул үзе үк бу сүзләрнең дөреслегенә ышанырга мөмкин. Ә инде бу очракта сез беркайчан да бәхетле була алмассыз. Һәм моның бердәнбер гаеплесе – сез булырсыз.
9. Аның дусларын хөрмәт итегез. Сүзләрдә генә булса да. Дуслары белән очрашу – ир кешенең кәефен күтәрә. Бу факттан беркая да китү мөмкин түгел. Шуңа күрә, атнага бер тапкыр булса да, ирегез үзен иркен хис итсен. Бу берегезгә дә комачау итмәс.
Әллә нинди дөньяда яшибез.Вакыт җитми.Әле генә уку елын башлап җибәргән идек,ул арада беренче чирек үтеп тә китте. Эшлисе эшләр тау кебек,тегесенә тотынасың,монысына килеп ябышасың,карыйсың: берсе дә эшләнмәгән йә төгәлләнмәгән.Кем белән генә очрап сөйләшсәң дә бөтенесе вакыт җитмәүдән зарлана.Дүшәмбе эшкә киләсең, инде шимбәсе дә килеп җиткән була.Галимнәр хәзер җир шары тизрәк әйләнә диләр.Дөрестер,шулай булмаса,кеше бу кадәр кабаланмас ,бу кадәр чапмас иде Тулырак…






